Бүген Әдипләр: Сара Садыйкова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сара Садыйкова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәфисә Сабирҗанова
Бибинур Сабирова
Раилә Сабирова
Ләйсәнә Садретдинова
Сәрия Садрисламова
Әмир Садыйков
Ким Садыйков
Нәсимә Садыйкова
Сара Садыйкова
Зәйфә САЛИХОВА
Мәгъфүрә Саматова
Фәндәс САФИУЛЛИН
Әминә Сафиуллина
Фәвия Сафиуллина
Тәүфыйк Сәгыйтов
Гүзәл Сәгыйтова
Камил Сәгъдәтшин
Ләйсән Сәгъдиева
Рәзинә Сәетгәрәева
Фәрит Сәйфелмөлеков
Айдар Сәлимгәрәев
Гөлфинә Сәрвәрова
Мингазыйм Сәфәров
Әдилә Сәфәрова
Искәндәр СИРАҖИ
Дифгат Сирай
Индус Сирматов
Гариф Солтан
Илшат Солтанов
Әнвәр Сөләйманов
Булат Сруров
Сара Садыйкова
(1906-1986)
Сара Гариф кызы Садыйкова 1906 елның 1 нояберендә туган, Казанда 1986 елның 7 июнендә вафат булды.

1 ноябрь көнне бөтен татар халкы сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкованың туган көнен билгеләп үтә. Сара апа композитор, җырчы гына түгел иде. Ул – шагыйрь дә, журналист та. Шуңа да газета-журнал­ларны үз итеп яшәде. Бигрәк тә яшьләргә әйтер сүзе күп иде аның. Ни гаҗәп, язмаларының кайсын гына алып карасаң да, актуальлеген бүген дә югалтмаган. Бүген без сезнең хөкемгә Сара апаның яшь композиторларга васыятен тәкъдим итәбез.

(Материаллар Сара Садыйкова иҗтимагый фонды ярдәме белән әзерләнде.)

 

Безнең музыкабыз икмәк кебек, ул арыш-бодай кебек, чәчәк кебек, ул үз җиребездә туа. Аны туган җиреннән тамыры белән йолкып чыгару һәм танып булмаслык хәлгә китерү вәхшиләрчә мәсхәрә итү булыр иде.

Без халык иҗатына сак һәм яратып карарга тиешбез. Безгә халыктан өйрәнергә кирәк. Халык җыр иҗатын баетып, тәэсирле музыкаль чаралар белән көчәйтеп, аны халыкка камилрәк сыйфатта кайтару – безнең бурычыбыз.

Безнең яшь һәм иҗат эшен башлап кына килүче композиторларыбыз җыр иҗаты­бызның колоритын, үзәген яратып сакларга тырышсыннар, музыкада яхшы традицияләрне дәвам иттерсеннәр иде. Мелизмнардан гына торган музыка язу мәҗбүри түгел. Алардан башка да күңелне кузгатырлык бик яхшы җырлар язарга мөмкин. Сүзләре тирән мәгъ­нәле, матур төсмерле, моңлы, заман рухына туры килә торган ягымлы һәм уйчан җыр­лар кешеләр күңеленә ләззәт бирә, кешеләрдә әйбәт фи­керләр уята. Җыр фикерсез була алмый.

Кайчакта яшь композиторлар, моңга аз игътибар бире­п, аккордлар төзелеше (гармония) белән генә мавыгалар. Ә җыр моңнан, лирикадан башка була алмый бит. Кайчакта, гармониянең артык муллыгы нәтиҗәсендә, җырның моңын, ягъни музы­каның асылын тоюы кыен. Шулай ук җырны, ягъни му­зыканы Ватаныннан, халкыннан мәхрүм итәргә ярамый, ми­немчә. Мон­да инде автор-композиторлар җыр музыкасына әдәпле һәм сизгер мө­нәсә­бәттә булырга тиеш. Әгәр яшь композитор халык иҗаты белән өстән-өстән ге­нә таныш яки бөтенләй таныш тү­гел икән, ул, музыка­сының халык лиризмына бай, күңелгә ятышлы, мәгънәле, тәэсирле булуы өчен, иң башлап – әсәр язарга алынганчы – халык иҗатын өйрәнергә тиеш. Тормышыбызның һәр олы вакыйгасына мөнәсәбә­тен белдерү, югары максатлар өчен игелек-матурлык өчен көрә­шү, кешенең изге әхлакый сыйфатларын чагылдыру – музыка авторының буры­чы шулардан гыйбарәт. Башкача әйтсәк, үз әсәреңне төрле юллар белән “төртү-этәрү” турында, төрле бүләк, исем­нәр турында уйламыйча, чын мәгънәсендә эшлекле композитор – үзеңнең файдалы һәм кирәкле әсәрләрең белән эшлекле композитор булырга тиешсең. Шул чакта синең иҗатыңны халык үзе хак сүз белән бәяләр.

Хәзер үзешчән композиторлар активрак һәм алар җырчылар өчен күбрәк язалар, аларның көйләре, профессиональ композиторлар әсәрләренә караганда ешрак яңгырый.

Ачу кабарткыч бер хәл бар һәм аны, һичшиксез, бе­терергә кирәк. Кайбер яшь композиторлар халык җыр­ла­рын, анда-монда аз-маз үзгәрт­кәләп, үз җырлары итеп күрсәтәләр. Халык җырын үзең­неке итеп атагач, музыкаль хәзинәсе булмагач, мондый композиторларның музыкаль фикерләре һәм музыкаль рухияте була аламы соң? Радио-телевидениедән шундый тапшырулар тыңлагач, аптырап каласың да, үзенең чын иҗаты булмагач, композитор түгел инде ул дип уйлыйсың.

Кадерлеләрем минем! Мин сезгә мәдәният эшлеклесе, мәдәниятнең иң әһәмиятле һәм җаваплы тармагы – үзем алтмыш ел буена хезмәт ит­кән күп миллионлы татар халкының музыкаль тормышы вә­киле буларак мөрәҗә­гать итәм. Безнең композиторлар (сүз яшь композиторлар һәм башлап иҗат итү­челәр турында), халкыбыз өчен музыка язарга һәм музы­када данлы традицияләрне дәвам итәргә тырышуларына карамастан, туган телне, халкыбыз мәдә­нияте тарихын һәм бигрәк тә халыкның музыкаль сәнгатен начар белә­ләр. Һәр халыкның шәхси, рухи югары, тарихи гадел, бай һәм аның тәгъбирле үз милли музыкаль мәдәнияте бар. Шулай булгач, безгә музыкаль сәнгатьнең заманыбызны чагылдыручы чаралары бе­лән баетылган халык традиция­ләрен сакларга ки­рәк. Үз халкыңның мәдә­нияте тарихын җентекләп өйрәнү шарт. Без­нең яшьләребез Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Әмирхан, Шәехзадә Бабич, Гомәр Бә­широв, Әмирхан Еники әсәрләрен беләләрме соң?.. Нә­кый Исәнбәтнең халык иҗаты­ның иң яхшы үрнәкләрен җыю, өйрәнү буенча соклангыч хезмәт башкаруын белә­ләрме соң? Үз ана телеңне белмичә торып, ничек инде әсәр язарга мөмкин?

Кадерле яшь коллегаларым! Милли музыкаль сәнга­тебезнең киләчәге турындагы шушы уй-фикерләремне сезнең белән уртаклашасым килде. Игелекле хезмәтегезгә лаеклы булыгыз – күтәренке көчле музыка иҗат итегез. Туган туфрактан аерылмагыз, һәркем­нең йөрәгенә чиртеп, халык күңеленә сукмак эзләгез – ялгышмассыз.

Мин дә имею право!

Заманында композитор Сара апа белән шагыйрь Мәхмүт абый Хөсәен, филармония автобусына утырып, авыл­ларга гастроль­гә чыгып китәләр.

Башта тату гына йөри болар, тик берничә көннән низаг чыга. Сәбәбе шул: Мәхмүт абыйның алама бер гадәте бар икән. алгы эскәмиягә утыра да аякларын автобус ишеге янындагы тимер култыксага күтәреп куя. Шулай ял иттерә, янәсе. Ә Сара апа автобуска кергәндә әлеге култыксага тотынып менә.

– Нинди гадәтсезлек бу, Мәхмүт? Нишләп аякларыңны теләсә кая сузасың? – дип тузына Сара апа.

Ә Мәхмүт Хөсәен көлә генә:

– Мин – фронтовик шагыйрь, нишләргә дә имею право!

– Мин дә ветеран композитор, аңа калса!.. – ди Сара апа. – Мин дә сине тәртипкә чакырырга имею право!

Беркөнне юлга чыгар алдыннан карасалар, автобус ишеге янындагы култыкса юкка чыккан. “Кая киткән бу җайлы нәмәрсә?” – дип аптырыйлар.

– Аны мин алып куйдым, – ди шофер егет.

– Нишләп алдың? Кем кушты сиңа? – диләр Сара апа белән Мәхмүт абый беравыздан.

Шофер мыек астыннан гына елмая да болай ди:

– Сезнең праволарыгыз булган кебек, минем дә пра­во бар...

 

Татар җыры сине юксына...

Үлгәннәргә хәтта моң кирәк...

Сибгат Хәким

Изге урын бушап калмас, дигән

Гыйбарәсе бар бит халыкның.

Сәйдәштән соң моңнар дөньясында

Сара Садыйкова калыкты.

Милләтебез моңга сусаганда,

Тыны кысыла дигән көннәрдә

Горький клубының тәрәзеннән

Җыр агылды милли көйләргә.

Танымаска сине маташтылар,

“Милли моңнар, имеш, искерде...”

Бирешмәдең, барын кичердең...

“Өченче көн тоташ кар яуганда”,

“Бөркет” булып очты җырларың.

Кыйтгаларга сибелешкән татар

Көтеп алды синең моңнарың.

Җырга гашыйк шагыйрь һәм җырчылар

Җан дусларың булды гомергә.

Кайнап торды һәрчак татар рухы

Бер бүлмәле якты өеңдә...

Шәкертләрең дәвам итә бүген

Чын халыкчан изге юлыңны.

Торган саен ныграк аңлый дөнья

Синең нинди даһи булуыңны.

Җырчыларга хәзер һич кытлык юк,

Көй язучылар да күп сыман,

Ләкин торган саен, Сара апа,

Татар җыры сине юксына шул,

Татар җыры сине юксына...

Шамил Маннапов

www.Vatantat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013