Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Габделгафур бине Габделмәннан
Вахит Галиев
Гөлнур Галимова
Фарида Гарипова
Сания Гарифуллина

Сания Гарифуллина 1963 елның 1 гыйнварында туган, Башкортстанның Бакалы районы Камышлы Тамак авылында яши.
Авылым .

Авылыма кайтып барам әле ,
Якынайтып юллар арасын.
hаман әни көтеп тора сыман,
Ерактагы гәзиз баласын.

Күрше -клүән,таныш сукмак ...
Йөркәләргә кереп уйылган.
Әни дә юк инде,утлар сүнгән ..
Капка бикле,эзләр суынган.

Авылыма кайтып барам әле.
Якынайтып юллар арасын.
Ничек итим,ничек басыйм..
Күңелемнең олы ярасын..

* * *
Ничек яратмыйсың сары көзне, 
Алтын яфрак тагын кайда бар? 
Ялкынланып торган баланнары, 
Сагышларга бүген күңелем тар. 

Ничек сокланмыйсың урманына, 
Нинди генә анда төсләр юк? 
Күкрәп утыра бодай басулары, 
Ак болытлар йөзгән зәңгәр күк. 

Ничек моңланмыйсың кыр казлары, 
Каңгылдашып илдән киткәндә? 
Күз талганчы юлларына карап, 
Теләк теләп озатып калганда. 

Ничек үз итмисең моңлы көздә, 
Саф сөюдәй пешә миләше? 
Сары шәлле, зифа каеннары, 
Гомрем буе йөрәк сердәше. 

Яратамын елның һәр мизгелен, 
Салкын кышын, ямьле язларын. 
Җиләк исе килгән җәй айларын, 
Минем күңел төсле көзләрен. 


https://ok.ru/profile/530163258697/statuses/66717818465097

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013