Бүген Әдипләр: Сания Хәйретдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сания Хәйретдинова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Сания Хәйретдинова
Сания Гыйльмулла кызы Хәйретдинова 1951 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасының Зәй районы Бура-Киртә авылында туа. «Алтын күпер» (1999), «Гомер - мизгел» (2005) дип исемләнгән шигырь китаплары авторы. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә.
"Төзүчеләр күңеле" китабыннан. Чаллы, 1994 ел

Бура-Киртә – изге нигезем

Татарстан Республикасында урнашкан авыллар тарихын өйрәнү программасы бик күпләрне шушы эшкә җәлеп итте. Якташыбыз, шагыйрә Сания Хәйретдинова да – шундыйларның берсе. Ул үзе Зәй районы Бура- Киртә авылында дөньяга килгән.Туган нигез ул – безгә дәрт һәм көч биреп торучы сихерле урын.
Сания ханым да башлангыч сыйныфларны авыл мәктәбендә укый. Аннан укуын җиде чакрым ераклыкта урнашкан Түбән Биш авылында дәвам итә. Бу мәктәптә яшь кызга татар һәм рус телләренең бөтен матурлыгын шигырьләр аша аңлата белүче авыл укытучысы Михаил Куприянов шигъри иҗат күзәнәкләре сала. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: татар халкының танылган олпат шагыйре Мөдәррис Әгъләмов та әлеге мәктәпне тәмамлаган.
Сания ханым урта белемне Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбендә ала. Хыялы химия фәне буенча югары белем алу һәм Түбән Кама “Нефтехим” оешмасында хезмәт итү була.
Адәм баласы ниятли, әмма Алла боера, дигән сүзләр дөрестер, күрәсең. Сәламәтлеге какшап китә дә, югары уку йортына керү насыйп булмый. Кыз үзенең яшьлек хыялын күңеленең ерак почмагына салып куя. Бер ел буе Казанның 9 нчы хәрби заводында эшли, аннан яңа гына төзелә башлаган автомобиль төзүчеләр башкаласындагы төзелеш оешмасына эшкә керә. Шунда Башкортстаннан килгән Хәнәфи белән тормыш корып җибәрә. Сания ханым озак еллар буе измә бетон заводында цех башлыгы һәм профсоюз рәисе булып эшли. Аның күңелендә Михаил Ильич салган иҗади күзәнәкләр тишелеп чыга һәм шул чорда ул “Алтын күпер” һәм “Гомер – мизгел”, “Төзүчеләр күңеле” шигырьләр җыентыкларын бастырып чыгара. Соңгы елларда ул Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналында җаваплы урыннарда эшли.
Вакыт үтә. Сания ханымның олы улы Илдар хәрби хезмәткә алына. Күпмедер вакыттан соң, Төньяк Кавказдагы хәрби конфликт үзәгенә җибәрелә. Бераздан егеттән хәбәр килми башлый. Бу билгесезлектән ана тынычлыгын югалта. Гаҗиз булган Сания ханым Чаллы шәһәрендәге ”Россия солдат аналары” иҗтимагый оешмасында җиң сызганып эшкә тотына. Туксанынчы еллар уртасында Мәскәүдә оешманың башкарма комитеты җыелышында да катнаша. Аның ярдәме белән кайсы солдатның кайда һәм кайчан хезмәт иткәнлеген даими белеп тору өчен мәгълүмат үзәге оештырыла. Тик бу үзәкне булдыруга хәрбиләр бик каршы торалар, чөнки алар күзлегеннән караганда, бу эш үз вакыты өчен хәрби серләрне халык алдында ачып бирү була. Сания ханым Төньяк Кавказда булганда андагы хәрбиләр һәм гади халык белән уртак тел таба ала, һәм башка әниләр белән Чаллы шәһәреннән шунда хәрби хезмәткә китеп, хәбәрсез югалган 72 егетне эзләп таба.
Яшь солдатлар язмышы, ата-ана хәсрәте, аларның фаҗигасе иҗатында да чагылыш тапмый калмый. Улларын Әфганстан һәм Чечня сугышларында югалткан аналарның кара кайгысын үз йөрәге аша үткәреп, “Һәр өзелгән гомер – өзелгән җыр” шигырен яза. Аналарның бөеклеге, бетмәс-төкәнмәс сабырлыгы, олы җанлылыгы аның “Дөнья яме – әнкәй”, “Әнкәй”, ”Ышана алмыйм”, “Югалту”, ”Әнкәм тавышы”, ”Ташлама, әни!” шигырьләрендә сурәтләнгән.
“Балачагым нигезе”, “Туган авылым. Бура-Киртәм” шигырьләрендә дан җырлаган туган ягы тарихына мөрәҗәгать итә. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк дигән гыйбарәне истә тотып, ул, якташлары белән берлектә, туган авылының тарихын яктыртучы “Бура-Киртә: Иң серле, иң изге нигезем” китабын нәшер итә. Моның өчен аңа кирәкле белешмәләрне бөртекләп җыярга, архивларда тарих тузаннарын күп суларга һәм бөтен җыелган мәгълүматны үзенең күңеле аша үткәрергә туры килә.
Китапның нигезе Сания ханымның туган авылы Бура-Киртә авылында яшәгән шәхесләр турында мәгълүматлардан гыйбарәт. Ул хезмәтен Кашшаф бабасының шәҗәрәсен өйрәнүдән башлый. 1826 нчы елдан алып, авылында яшәгән нәселләрнең шәҗәрәсен төзи, сугыш кырларында ятып калган авылдашларының исемнәрен архивлардан язып ала. Әлеге хезмәттә татар халкының йөз аклыгы, аның горурлыгы булган, болгар бабаларыбыз чорында Зәй төбәгендә яшәгән атаклы шагыйрь Кол Галинең тормышына кагылган фаразлар, XVIII гасыр язучысы Таҗетдин Ялчыгол турында да мәгълүматлар бирелгән. Сания ханым әтисе һәм әнисе ягыннан үзенең нәселен дә тикшереп чыга. Аларның нәселе ярты авылга таралган. Сания ханымның әтисе Гыйлмулла карт узган гасырның илленче елларыннан сиксәненче елларына кадәр мулла вазыйфасын башкара. Заманы өчен үзенә күрә батырлык була аның бу эше. Җомга көн саен намазга чакырып, кешеләрне дингә тартырга тырышып яши ул. Хәзерге көнне аның игелекле эшләрен Сания ханым дәвам итә. Бу эштә аңа дин өчен корбан булган Колшәриф мулла васыяте дә ярдәм итә.

Фәридә Әхмәтҗанова, Чаллы, 21 нче мәктәп укучысы
(“Ватаным Татарстан”, /№ 94, 02.07.2014/)

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013