Бүген Әдипләр: Сания Әхмәтҗанова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сания Әхмәтҗанова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Алинә ӘКМАЛОВА
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1981-1986 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала.
Хезмәт юлын 1981 елда Казандагы 84 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1991-1994 елларда балалар бакчасында тәрбияче, 1994-2000 елларда мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2000 елдан мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. Бүген дә милли мәгарифтәге хезмәтен әдәби эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара.
Мәктәптә укыганда, беренче шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары район һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Р. Фәизов җитәкләгән «Тукай якташы» әдәби түгәрәгенә йөри һәм күпмедер дәрәҗәдә иҗади чыныгу ала.
Сания Әхмәтҗанова туксанынчы елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка танылды. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Р. Закиров, А. Галимов, А. Хисамиева, Э. Хәйруллина, А. Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкара. Җырчы һәм композитор З. Хәйретдинов белән иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган «Пар алма», «Кура җиләк», «Дәшмә миңа, соң инде», «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Сары кашкарыйлар», «Ялгыз әнкәй» кебек җырлар дөнья күрде. Аның башка композиторлар белән иҗат иткән уңышлы җырлары да шактыйга җыйнала.
«Идел-Пресс» нәшрияты 2002 елда С. Әхмәтҗанованың «Оч иреккә, җырым» исемле беренче китабын бастырып чыгарды.
Соңгы елларда Сания Әхмәтҗанованың иҗади активлыгы көчәйде. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе турында яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара.
С. Әхмәтҗанованың яшәешебезнең актуаль темаларына багышланган публицистик мәкаләләре дә укучыларда һәм әдәби җәмәгатьчелектә мәгълүм бер кызыксыну уятты, уңай бәя алды. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Пар алма» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Кереш сүзне күренекле шагыйрь Г. Морат язган.
Татарстан Язучыларының 27 майда үткән Идарә утырышында, Берлекнең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә, Әхмәтҗанова Сания Юныс кызы (тәкъдимнамә бирүчеләр – Рафаэль Мостафин, Рашат Низами, Шаһинур Мостафин) Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы итеп кабул ителде
Казан утлары

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018