Бүген Әдипләр: Рәис Сәмигуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәис Сәмигуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рәис Сәмигуллин
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Рәис Сәмигуллин
(1929-1991)

Коелы тауда эзләре

Рәис Сәмигулла улы Сәмигуллин 1929 елның 7 ноябрендә хәзерге Азнакай районы Сәпәй авылында туа. Соңыннан, Зирекле Елга авылы аерылып яңа урынга күчеп утырганда, бу гаилә дә йорт җиткереп шунда килә. Рәис Сәмигулла улының балалык еллары, яшьлеге һәм гаилә корып яшәү чорлары да Зирекле Елга авылында уза.
Авыл кырында, урман арасына Коелы тау күмелеп утырган. Малай чагыннан ук аның итәгендә аунап үсү, өстендә җәен җиләк җыю, кышын тау шуулар... Үсә төшкәч, үзе ясаган чаңгысының да эзләре беренче мәртәбә шул тауда салынган, тәүге мәхәббәт серләре дә андагы каеннарга гына сөйләнгән. Бу авылда яшәгән кешеләрнең бар шатлыгы-хәсрәте, куанычлары шул гүзәл тау белән бәйләнгәндер төсле. Ул төбәктә беренче мәртәбә нефть бәреп чыга башлаган көнне шушы тау итәгендә, бөтенесе бергә карага чумып бетеп, бер-берсен коендыра-коендыра, шатланышып, нефть белән юынганнарын әле дә булса хәтерлиләр.
Авыл кешеләренә хас булган ныклык, эш сөючәнлек, кешелеклелек сыйфатларына өстәп, табигать Рәис Сәмигулла улына сихри матурлыкны күрә белү, аны шигъри сүзләр белән кәгазьгә төшерә алу сәләтен дә биргән. Әбиләре Бибиҗиһаннан да күчкәндер ул моң, дигән фикердә аның балалары.
Тормыш четереклекләре Сәмигуллин-ны да читләтеп үтмәгән. Ятим балачак. Үсмер еллары — Бөек Ватан сугышы афәте, сугыш арты еллары ачлыгы. Соңыннан инде ул яза:
Мең тугыз йөз кырык сигездә 
ФЗӨгә мине алдылар. 
Шуннан башлап минем балачаклар 
Еракларда — артта калдылар...
Ул еллардагы җәберләнүләре, «Себер, кайгы далалары»на дучар иткән ачы язмышы турында аның «Исемдәгеләр» дигән язмаларыннан укып була. Р.Сәмигуллин гомеренең күп өлеше «Азнакайнефть» идарәсендә нефтьче-опе-ратор булып эшләп үтә. Өлкән оператор була, ул вакыттагы иптәшләр судының рәисе булып та эшләргә туры килә аңа. Тыйнак кына язган бер шигыре дә бар:
Мин гади бер оператор булдым. 
Зур ачышлар кулдан килмәде. 
Зирәкледә үсеп кеше булдым. 
Хыялсыз гына гомер үтмәде.
«Искиткеч кешелекле булуы белән бик күпләрнең хөрмәтенә лаек булып яшәде», дип искә ала аны авылдашлары. Беркайчан кешене рәнҗетергә теләмәс, аның эчке матурлыгын күрә белер.
— Кешеләрне яратырга, туганнар килүенә куанырга да без әтидән өйрәнгәнбездер, — дип сөйли балалары да. — Ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне үтәргә тырышу, туган-тумачаны хөрмәтләү әти тырышлыгы белән безнең башка сеңде, — дип аңлаталар алар әтиләре язганча яшәргә теләүләрен.
Туганнарың килеп хәлең белсә, 
Нинди борчу алсын ди сине, 
Тормышың да татуланып китә — 
Оҗмах үзе шушы бит инде.
Туганнарга, дус-ишләргә, әнисенә дә хатларны ул гел шигъри юллар белән яза торган булган. Аның шәхси архивында хат алышу үрнәкләре булырлык бик күп язмалары калган.
Сагынасың икән,
Хатлар яз син!
Үзең килсәң, бигрәк күңелле.
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Әйтче, дустым, шулай түгелме?! —
дип дәшә ул бер язмасында. Әтисе Сәмигулланың төрле кул һөнәрләренә һәвәслеге ике яшьтән әтисез калган улына ничек күчкәндер — кулыннан һәр эш тә килгән бит улының. Ул белгән бизәкләп йорт җиһазлары ясау, мич чыгару кебек һөнәрләр халык арасында инде онытылып бара.
Р.Сәмигуллинның язмалары арасында «Ни уйлады икән әнкәй» дип исемләнгән шигырь бар. Менә аның өч кенә строфасы:
Гомереңдә соңгы тапкыр капка кергәндә, 
Вулкан күрешергә алгы тәпиләрен биргәндә, 
Ни уйлады икән, әнкәй, синең күңелләр? 
Әйткәнсеңдер шунда, бәлки, үтте гомерләр...

Кабат торып йөрмәдең. Урын өстендә 
Яткан килеш булды безгә җырлар әйткәнең. 
Сорашмадың, әнкәй, никтер, беребезне дә. 
Әйтмәдең сүз, үгет-нәсихәтләр бирмәдең.

Күтәреп урын күчергәндә бервакыт 
Үбеп алдың хәлсез генә мине яңактан.
Рәхмәтең идеме ул, әнкәй, хушлашумы, 
Шуларны уйлап йөрим хәзер, азактан.
Р.Сәмигуллинның бик тә хисле кеше булуы, Ходай Тәгалә биргән олы җанлылыгы, тормыш сөючәнлеге һәм шуларны халыкка да җиткерергә тырышуы турында аның эшкә барганда, юл йөргәндә, язның кояшлы матур көннәрендә, җәйнең җылысында, җил-яңгырлы көзләрдә, кар-буранлы кышның озын кичләрендә утырып язган шигырь юллары сөйлиләр.
Ул 1991 елның 11 мартында озакка сузылган каты авырудан вафат була. Әдипнең кызлары Әлфия Хазишина Азнакайда шәһәр хастаханәсендә шәфкатьлелек итә, Гөлназ Ибраһимова «Тат-нефть» һәм уллары Сирин Сәмигуллин «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятьләрендә, Рәфис Сәмигуллин Яр Чаллыда «Новые Технологии» ябык акционерлык җәмгыятендә эшлиләр. Бу көннәрдә алар әтиләренең 75 еллык юбилеена аның язмаларыннан төзелгән китабын бастырып чыгару максаты белән яшиләр.
«Әтиебез язмалары аның турындагы хатирәләрне безнең күңелләрдә һаман саен яңартып торыр. Әтиебез язып та, әйтеп тә безгә күп киңәшләр калдырган көчле рухлы олы шәхес. Аның һәйкәле — аның шигырьләре һәм нәселенә тап төшерми тормышны дәвам иттерүче без — балаларыдыр», — ди аның кызы Гөлназ.

Фәния ХАММАТОВА.

"Мәйдан" № 11, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018