Бүген Әдипләр: Сәмигулла Хәйретдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәмигулла Хәйретдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Сәмигулла Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди

Онытмадык сине, Сәмигулла!


Әй, бу гомер дигәннәрең... Талантлы каләм иясе, озак еллар “Ватаным Татарстан” газетасының хатлар бүлеге мөдире һәм баш редактор урынбасары булып эшләгән Сәмигулла Хәйретдиновның арабыздан китүенә дә 23 ел вакыт узып киткән. Исән булса, аның 70 яшьлеген бәйрәм иткән булыр идек. Хәер, күңеле гел игелектә булган каләмдәшебезне без моңарчы да онытмадык. Боерган булса, киләчәктә дә искә алып яшәрбез.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге мәртәбәле бүләге иясе, тарих фәннәре кандидаты Сәмигулла Хәйретдинов борынгы Болгар якларының Иске Рәҗәп авылында туып үсә. Аның бөтен тормышы минем күз алдымда узганга, ышандырып әйтә алам: туган авылын, якташларын аның кебек мөкиббән китеп яратучылар мәңгелектә аерым урын биләргә хаклы.
Яңарак кына нәшер ителгән “Күңелем синдә, авылым” китабындагы “Бәрәнҗәрләр” тарихи романында, повесть һәм хикәяләрендә, күп санлы мәкаләләрендә дә ул туган авылының борынгы тарихын, фаҗигале үткәнен һәм бүгенгесен күңеле аша үткәреп яза. Авторның: “Җир-суы бар – җирен сөйләр, ил-йорты бар – илен сөйләр, ил йорты юк – ниен сөйләр?” – дигән тирән мәгънәле сүзләренә сыйган фәлсәфә китапның беренче юлларыннан алып ахыргача дәвам итә.
Сәмигулла Хәйретдиновның иҗади мирасында “Бәрәнҗәрләр” дип исемләнгән роман Бөек Болгар төбәгендәге иң борынгы чорларда яшәгән ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күз алдында тотып язылган. “Бәрәнҗәрне җиңгән батыр”, “Ак бүре ыруыннан”, “Ибне Фадланның бәрәнҗәрләр белән очрашуы”, “Утка табынучылар”, “Бараҗ хан һәм Бәрән каласы”, “Алтын кораб”, “Көмеш беләзек” һәм башка язмаларда моннан меңнәрчә ел элек булган вакыйгалар тасвирлана. Тарихи дөреслекне чагылдыру өчен авторга озак вакытлар дәвамында төрле архивларда булырга, Татарстанда гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка калаларда сакланып калган төрле документларны өйрәнергә туры килә.
Иҗатына рух өстәүче тагын бер чыганак бар: автор Шәһри Болгар, Шәм-Суар, Биләр төбәгендәге һәр авылда диярлек булып, буыннан-буынга күчеп сакланып калган төрле тарихи вакыйгалар, легендалар, риваятьләрне дә өйрәнә. “Беренче куыш”, “Сәфәр”, “Күченү” һәм башка кыйссаларында тарихи вакыйгалар авторның иҗат чишмәсе нәкъ менә шулар ярдәмендә тулылана баруны раслый.
Казан ханлыгына кадәрге чорда тарихи җирлегебездәге үзгәрешләр, Болгар, Биләр, Шәм-Суар төбәкләрендә халыкның яшәү рәвеше, дошманнарга каршы аяусыз көрәштә ныгый баруын да автор төрле вакыйгалар белән аралаштырып, мавыктыргыч итеп тасвирлый алган.
Казан ханлыгы басып алынганнан соң, Болгар төбәгендә яшәүчеләр дә озак еллар дәвамында тетрәндергеч язмыш кичергән. Әмма Бөек Болгар чорының рухы сакланып калган: халкыбыз беркайчан сынмаган, сыгылмаган. Бу кадәресе авторның “Петр патшага үтенеч”, “Губернаторның хафага төшүе”, “Рәҗәпләр сүзенә ойдың”, “Сәид Вахиди хәзинә эзли” һәм башка әсәрләрендә дә урын алган.
Октябрь инкыйлабының шаукымы, Бөек Ватан сугышы да Болгар авыллары тарихында тирән эз калдырган. Авторның шул чорны чагылдырган “Җил еламый – ил елый”, “Зарлы еллар”, “Шәүләләр югалганда” язмалары да укучыны уйландырырлык. Аларны укыгач, күңелгә, бүгенге тормышыбызның кадерен күбрәк беләсе иде, дигән уйлар килә.
Әйтергә кирәк, авторның Тәтеш районына иҗади командировкага барган җирендә йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булуы сәбәпле, “Бәрәнҗәрләр” романы күпмедер күләмдә тәмамланмаган хәлдә калган. Әмма язылган кадәресендә дә эчтәлеге һәм вакыйгаларның мавыктыргыч итеп тасвирлануы аерым игътибарга лаек.
Сәмигулла Хәйретдиновның вакытлы матбугатта басылып чыккан хикәяләре китапта аерым бүлек алып тора. “Корыган яфрак”, “Рәхмәт, улым”, “Җимешле алмагач” кебек хикәяләре авторның инде язучы буларак остара баруын дәлилли.
Олпат язучыбыз Барлас ага Камалов истәлекләрендә язганча, “Сәмигулла Хәйретдинов тарихчы гына булып калмыйча, матур әдәбиятка да үз кеше, талантлы иҗатчы булып кергән иде. Аяусыз әҗәл гомерен иртә кисмәсә, бүген без аның тормышчан роман-повестьларын, күп санлы хикәяләрен укып, сөенгән булыр идек”.
Йолдыз сүнгәч тә, аның нурлары Җиргә озак еллар буе сирпелеп тора, дибез. Якты күңелле, саф йөрәкле, булдыклы, уңган кеше дөньядан киткәч тә, аның Хатирә шәменең нуры гаиләсенең, авылдашларының, хезмәттәшләренең, сабакташларының күңелен яктырта. Аның кыска гына гомерен текә таудан тырышып-тырмашып һаман югарыга үрмәләү белән чагыштырасы килә. Баштарак Мамадыш районы газетасында, аннары “Татарстан яшьләре”ндә, тора-бара “Ватаным Татарстан” редакциясендә эшләп, үзенең каләмен чарлады ул.
Әйтергә кирәк, “Ватаным Татарстан” газетасының хатлар бүлеге мөдире һәм баш редактор урынбасары булып эшләгән чорында, Сәмигулла Кәрим улының иҗади сәләте тагын да ачылыбрак китте. Аның хикәяләре, кызыклы язмышлы кешеләр турындагы очерклары һәм язмалары көн саен диярлек дөнья күрә, меңнәрчә укучыларыбызның күңел кылларын тибрәтә, рух күтәренкелеге өсти иде.
Ул якташ-авылдашлары, хезмәттәшләре, якыннары-туганнарына гына түгел, чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә үзенә күрә бер рухи терәк була алды. Газетада әледән-әле басылып килүче “Милләттәшләребез авазы” сәхифәләрен Россиянең иң ерак төбәкләрендә яшәүче татарлар да яхшы хәтерли. Хезмәттәшебез, хатлар бүлеге корреспонденты Миләүшә Исмәгыйлева әйтүенчә, аны сорап, әле бүген дә редакциягә килүчеләр булгалый.
Безнең халык – хәтерле халык. Яхшысын да, яманын да онытмый. Сәмигулла Хәйретдиновның игелекле гамәлләре дә халык күңелендә. Аның 70 еллыгына багышлап, махсус китап нәшер итәргә җыенганыбызны белгәч, ярдәм итәргә теләүчеләрне санап бетерерлек булмады. Арада кемнәр генә юк: “Татагрохимсервис” берләшмәсе директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллин, Россия Федерациясенең Татарстан буенча ветеринария лабораториясе җитәкчесе Рәис Кәримов, Татарстан Югары суды судьясы Рәис Абдуллин, Чүпрәле районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров, Татарстанның атказанган юристы Рәфыйк Гыйниятуллин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәфыйк Игъламов һәм башка бик күпләр авторның иҗатын халыкка җиткерү буенча башлап йөрүчеләр булды.
Сәмигулла Хәйретдиновның бер язмасында мондый юллар бар: “Бәхет ул – үзеңнең кешеләргә, илгә, халыкка кирәклегеңне тоеп яшәү. Тормышта үз урыныңны табып, бөтен көчеңә, тулы егәреңә эшли алудан да зуррак бәхет юктыр”. Ул шулай яшәде. Ә андыйларның мәңгелектә үз урыны бар.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 110, 28.07.2017/)

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013