Бүген Әдипләр: Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Руслан Айсин
Миләүшә Айтуганова
Илгизәр Акмал
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Гали Акыш
Наил Алан
Дулат Али
Рушания АЛТАЙ
Дамир АСЫЛОВ
Сәләх Атнагулов
Римма Афзалова
Рамис Аширов
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА

Чәшелем – асыл илем

Табигатьнең гүзәл бер почмагында – Шөгер төбәгендә өч гасырга якын тереклек итүче Лениногорск районының Югары Чыршылы авылы (борынгы исеме Чәшеле) 2004 елда үзенең 280 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм район гына түгел, Татарстанның көньяк-көнчыгышы күләмендә, төрле яклардан килгән мәртәбәле кунаклар катнашында узды.

Авылның барлыкка килү чоры 1724 елга, урыс патшасының халкыбызны  хрис-тианлаштыруга багышланган указы чыккан елга туры килә. Урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру чоры. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз, нәсел башыбыз чын көрәшчеләр, затлы кешеләр булган. Телебезне, динебезне саклап калыр өчен алар туып-үскән, яшәгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Шуларның өчесе – безнең Чәшеле авылына нигез салучылар. Кара урманнар эчендә, хәзерге Югары Чыршылы авылы урнашкан гүзәл почмакта өч чәше куеп тормыш башлап җибәргәннәр.

Авылыбызның милләтпәрвәр, зыялы кешесе булган Зиннәтулла ага Насыйбуллин изге ният белән, ерак әби-бабаларыбызның язмышлары аша авылыбызның тарихын язып калдырган. Бу язмаларны тагын да тулыландырып, бүген шунда  яшәүче нәселләрнең шәҗәрәсен ясап, шул еллардагы вакыйгаларны тасвирлаган йөзләрчә фотосурәтләр туплап, зур күләмле, бик сыйфатлы, бай эчтәлекле "Чәшелем – асыл илем" дигән  авылның 280 еллык тарихын чагылдырган китап бастырылды. Зиннәтулла аганың вафат булуыннан соң унҗиде ел вакыт узгач, без – авылдашлары, төрле һөнәр ияләре, аның язмаларына нигезләнеп чыгарылган шушы китап-альбомны авыл бәйрәме көнне (26 июнь, 2004 ел) халыкка өләштек. Ә авыл бәйрәменә кайткан халыкның иге-чиге юк иде, әйтерсең лә район Сабантуена җыелганнар. Ул көнне Чәшеле авылы үзенең 100 еллар элек булган чорын хәтерләтте. Чөнки 1900-1910 елларда (Югары Чыршылының иң зур авыл булу чоры) биредә 408 хуҗалык, 1239 кеше булган. (Патша хөкүмәтенең соңгы ревизия материалларында    Югары Чыршылы авылы турындагы мәгълүматлардан чыгып язылды.)

Бүгенге көндә авылда 112 хуҗалык булып, барлыгы 250 кеше яши. Авылыбыз төзек, халык мул, җитешле тормышта яши, яшьләр изге урын булган ата-баба нигезен ташламый. Яңа йортлар салалар, хәтта әти-әниләре вафат булып, өйләрендә торучы булмаганнары да һәрдаим кайтып, нигез-ләрен саклап, йорт-ихата тирәсен, зиратларны карап торалар. Чөнки алар яхшы тәрбия алып, әби-бабалары, әти-әниләренең үрнәгендә үскән балалар. Ата-баба васыятенә тугрылар. Гомер-гомергә авылыбыз кечкенә генә дәүләт булып, әдәп, әхлак кагыйдәләрен саклап, тормыш кануннарын үтәп яшәп килде. Һәркем кулыннан килгән һөнәрен башкарып, ярдәмләшеп, күмәкләшеп яшәде. Без үскәндә, сугыштан соңгы елларда авылыбызның җитәкчеләре шулай ук монда туып-үскән, булдыклылыгы, оештыру сәләтенә ия булу, зирәк акыллы булулары белән мөхтәрәмлек дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр: Зыятдинов Әхтәм, Ямаев Мөхтәрәм, Исхаков Гатуф, Сабиров Газимҗан, Шиһапов Ибраһим һәм башкалар. Аларны Әхмәтҗанов Фоат, Гаделшиннар, Сәгъдиев Мифтах, Хәсәншин Фәндәс, Исхаков Гамир һ.б. алмаштырды. Авылда һәрчак "авыл халкы ни әйтер" дигән төшенчә яшәп, начарлык кылудан тыелып яшәделәр. Шуңа күрә дә безнең Югары Чыршылы (Чәшеле) авылында татарлыкның чын йөзе, милләтебезнең күркәм гореф-гадәтләре сакланып калган, һәр буын дәвам итеп килә.

"Изгелек җирдә ятмый" дигән халык. Чынлап та бу шулай. Динебезне, милләтебезне саклап калу өчен кеше аяк басмаган кара урманнар эчендә чәше куеп тормыш башлаган, барлык мал-мөлкәтен, яшәгән җирен ташлап китәргә тәвәккәллек иткән борынгы затлы әби-бабаларыбызның кылган изге гамәлләренең нәтиҗәседер ул. Безнең Чәшеле халкын ниндидер сихри көч саклап, изге эшләр кылырга юнәлдереп тора, ярдәмләшә.

Буталчык, шомлы елларда да авылыбызның мәчете, хәтта манарасы да сакланып калган; авылга ямь биреп, нур чәчеп, мәһабәт бинасы 100 ел торды. Нинди генә тотрыксыз елларда да, үзгәртеп кору чорларында да авыл таркалмады, кешеләр рухи мирасны саклап кала алдылар. 

Чәшеленең 280 еллыгын бәйрәм иткәч, авылыбызга кемнәр генә кайтмады, китапны кемнәр генә сорап мөрәҗәгать итмәде икән?! Хәтта ерак бабалар-әбиләре Чәшеледән икәнен ишетеп белгәннәре генә дә, гомерләре буе чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булып, сагынып-сагышланып искә алган изге туфракка, нәсел тамырлары шунда булуын ишеткәннәре дә кайтып зиярәт кылалар, туганнарын барлыйлар, каберләрен эзләп табып, дога кылалар. Иске, күптәнге, исемсез каберләр өстендә мәрмәр ташларга язылып куелган исемнәр пәйда була башлады. Шундый изгелек кылучыларның берсе  – "Әлмәтнефть" идарәсенең бер тармагында җитәкче булып эшләүче Илгизәр Латыйпов. Аның бабасы ул туганчы ук инде вафат булган, үзе Әлмәттә туып-үскән. Авылда бер кешесе дә юк, ата-бабасының шул авылдан икәнлеген ишетеп кенә белә. Быел җәй көнендә авылга кайтып, бабасының каберен сорашып табып, кыйммәтле таш яздырып, чардуган белән уратып куйган. Башкаларга да, үзенең балаларына да нинди үрнәк бит бу.

Чәшеленең мөхтәрәм кешеләре бу китапны "Авылыбызның Коръәне" дип атыйлар. Шунысы куандыра – халык үткән тарихы белән кызыксына, кем булуын барлый башлады, милли горурлык үсеш алды. Бигрәк тә яшь буын уку, белем алуга омтыла. Авылыбыз мәчетендә уздырыла торган Корбан бәйрәмендә бик күп яшьләр катнаша, ел саен җыелышып кайтып бөтен авыл халкы белән бәйрәм итәбез. Гомер-гомергә Чәшеле халкы Әлмәт каласына тартылды, бүген дә шулай дәвам итә. Бәлки Әлмәт төбәгендә милләтебезнең рухы көчлерәк булудандыр, йә булмаса ерак нәсел тамырларыбыз бер үк заттан башланганга кан тартадыр, күрәсең.

Үткәннәребезне, чын тарихыбызны белергә илебездә гел үзгәреп торган дәүләт системасы, төрле реформалар, үзгәртеп корулар, гомумән, сәясәт нык комачаулык иткән, бик күп укымышлы кешеләребезне югалтуга дучар иткән, милләтебезнең алтын тамырына балта белән чапканнар. Моның мисалы булып 1930-1939 елларда кергән яңа әлифчә укыту тора. Искечә, гарәп, фарсы телләрендә язылган дөнья-күләм әһәмияткә ия булган әдәби әсәр-ләрне, галимнәрнең, шул чорның һәм аңа кадәр яшәгән татар, төрки шагыйрьләрнең – Низами, Нәваи кебек язучы, тел белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани кебек бөек шәхесләрнең хезмәтләрен, әсәрләрен утка якканнар. "Гарәп графикасы "милләтчеләр графикасы" булды, ул хәрефләр белән туган-тумачага хат та язарга ярамады хәтта, "халык дошманы" исемлегенә керүдән Аллам сакласын", – дип язган Наилә Бикчурина истәлекләрендә. Шулай ук Түбән Чәшеле мәдрәсәсендә дә бик күп галимнәребезнең, язучыларыбызның әсәрләре белән тулы бай китапханә була. Төркия, Иран, Гарәбстан илләреннән килгән китаплар да булган.

1909 елларда инде заманында Р.Фәхреддин хәлфәлек иткән Чәшеле мәдрәсәсе дә үз көчен югалта, яңа ысул белән укыткан җәдит мәктәпләр арту сәбәпле шәкертләр саны азая, илдә дә болганчык еллар башлана. Бернигә дә карамас-тан, Түбән Чәшеле авылы мәдрәсәсе, аннан соң булган мәктәбе дә абруен югалтмыйлар, чөнки аның җитәкчеләре, хәзрәтләре Бикчурахан нәселеннән килгән укымышлы, заманасы кушканча фикер йөртүче, дөньяви фәннәр белән кызыксынучы Гыйсмәтулла, аның уллары Габделкаюм, оныклары Габделфәттах, Габделсамат, Сәлахетдин, Ризаэддин Фәхреддин, Чапаев Сабирҗан, Сараҗ мулла кебек абруйлы шәхесләр булалар. Габдулла Тукай белән аралашып, хат алышып тора Сараҗ мулла, Тукайның фотосурәтләре дә сакланган. Ишан хәзрәт Габделфәттах, энесе Габделсаматлар да Шиһабетдин Мәрҗани белән аралашып, Казанда очрашып, кунакка йөрешәләр. Шулай ук Һади Атласов –Габделфәттах ишан кызы Хөсникамалның ире, Чәшеледә һәрдаим булып, авылның укытучылар төбәге булуында аның Бөгелмә педагогия техникумы укытучысы булып эшләвенең дә зур әһәмияте бар.

Менә шушы авылда 1925 елда Түбән Чәшеленең данлыклы мәдрәсәсендә дин әһелләренең зур корылтае була. 300ләп делегат җыелган, алар Казан, Самара, Уфа якларыннан килгәннәр. Корылтайда катнашучылар чорның иң җитди мәсьәләсе булган – татар милләтен саклау, динне саклап, рухи байлыгыбыз булган гореф-гадәтләребезне дәвам итүне төп проблема итеп куйганнар. Корылтай 3 көн буена барган, кунаклар авылда яшәүчеләрнең өйләрендә торып, кунак булып киткәннәр. Гәрчә аның указы булмаса да, Сараҗ муллага бу корылтайны оештыру эшләре йөкләнгән булган.

Уфадан Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы – мөфти Ризаэддин Фәхреддин үзе һәм аның ярдәмчесе дә килә. Менә нинди зур тарихи вакыйга була. Әлегә кадәр без бернинди мәгълүмат та алмадык. Бу турыда Сараҗ мулла кызы Наилә апа Бикчурина язмаларыннан белдек. Ә бит аларның нәселенең һәр буыны көндәлек, тарихи вакыйгалар, гаиләләре һ.б. турында елъязмалар язып барганнар. Шул язмалар Бикчура ханның үзеннән үк килгән. аның Оренбург янындагы Каргалы авылыннан күчеп килүе турында да язылган була. 1930 елларда "халык дошманы" булудан куркып Сараҗ мулла (Сираҗетдин Сәлахетдин улы Бикчурин) язмаларны юк итә. Бәлки яшереп куйсыннар өчен шәкертләренә биргәндер. Нинди зур хәзинә булган бит. Бик күп кешеләр, ераклардан килеп, Түбән Чәшеле (Чыршылы) мәдрәсәсендә белем, гыйлем алганнар. Дөнья буйлап таралганнар. Аларның балалары, оныклары, әгәр дә бу авыл белән  кызыксынсалар,  тарихын  чагылдырган "Чәшелем – асыл илем" дигән тарихи китап-альбом барлыгын белсеннәр иде. Түбән Чыршылы мәктәбе директоры Розалия Сафина җитәкчелегендә Ризаэддин Фәхреддингә багышланган музей бүлмәсе ачылды. Шактый гына материал, авыл тарихын чагылдырган әйберләр тупланган анда. Чәшеле халкы элеккеге абруен югалтмады. Авылыбызның тарихы зур, бай, ләкин бик күп сер ачылмаган, язылмаган әле. Зиратларда хәзергә беркем дә укый алмаган язулы борынгы кабер ташлары күп. Югары Чәшеледә бик карт, мәһабәт чыршы да үзенә җәлеп итеп, сер саклап үсеп утыра "мишәрләр зиратында". Чәшеленең изге туфрагыннан яралган балалар без, төрле җиргә таралсак та, авылыбызны онытмыйбыз. Һәр елны җәй көнендә авыл бәйрәменә, июнь аенда, җыелырбыз дип торабыз, алла боерса. Шундый сүзләр белән тәмамлыйсым килә: бик күп гасырлар буена мәгърифәт учагы булып торган Чәшеле авылында туып-үскәннәр, йә булмаса нәсел тамырлары шуннан булып, бүгенге көндә чит җирләрдә яшәүчеләр, язмышлары Чәшеле авылы белән бәйле булган, хәтта бу авыл белән кызыксынучылар гына булса да, кайтыгыз, кунакчыл Чәшеле халкы сезне шатланып каршы алыр.

Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
"Ватаным Татарстан", 30 август 2012 ел, җомга.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013