Бүген Әдипләр: Наил Салихов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наил Салихов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
Наил Салихов
Сәламәтлек сагында
Наил Салих улы яшьли ятим калып хезмәт юлын бик иртә башлаган кеше. Кемнәргәдер бик җиңел бирелә торган тормыш аны безнең күз алдында гына да катлы-катлы бертуктаусыз сынады, Эштән аерылмыйча кичке мәктәп тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керде. Журналистика бүлеген тәмамлауның авырлыгын ашыгыч ярдәм шоферы үзе генә белгәндер. Чөнки машина һәрчак төзек, чиста булырга тиеш. Ашыгыч чакыру килгәндә, гомумән, барлык чакыруларга да машина дүрт минутта чыгып китәргә, унбиш минут авыру янында булырга тиеш, носилканың бер башы синдә булырга тиеш.
Кай арада фикер тупларга, кай арада язарга җитешкәндер язмаларын? Шигырьләрен, юморескаларын безнең профессияне үзенә генә хас җор шаяру белән күрсәтә белә. Озак еллар буе Азнакай ашыгыч ярдәм станциясендә җаны-тәне белән хезмәт итүе өчен, күңеле белән иҗади уйлануларда тукталып калмаганы өчен мин аңа рәхмәтлемен. Безнең өчен көтеп алынган нәни генә бу җыентык төкле аягы белән булсын, тагы да иҗади уңышлар алып килсен.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенең баш табибы, халык депутатларының Азнакай берләштерелгән Советы депутаты Р.М.ХУҖИН.
Юлларыңа яшел ут - шофер-шагыирь!
Дөньяда гаҗәеп кызыклы очрашулар була... Кайчандыр исем-фамилиясе шигырьләре, юморескалары аша колагыма "эленеп" калган Наил Салихов белән дә шулай булды.
Көннәрдән бер көнне "Аврора" балалар һәм яшүсмерләр клубына кырыс йөзле, зур гына гәүдәле ир-егет килеп керде. "Мине, балта остасы буларак, сезгә ярдәм итәргә җибәрделәр",-диде ул.
- Ярый, бик рәхмәт, изге юлда йөрисез икән,- дидем мин ярым шаяртып. Ишекне төзәткәләгән арада; "Мин дә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамладым, шигырьләр, юморескалар язам, 2001 нче елда "Ишеттеңме, Нургали?" исемле китабым басылып чыкты",- дип сөйләп китте ул. Азнакай язучыларын-шагыйрьләрен яхшы белсәм дә: "Кем соң Сез?" - дигәнемне сизми дә калдым.
- Наил Салихов.
- Ә, әйе, беләм, беләм. Әсәрләрегез аша Сез миңа яхшы таныш. Үзегезне генә күреп белми идем. Инде менә китабыгыз белән дә танышып чыгармын. Карап торуга җитди кыяфәтле, олпат гәүдәле кеше -юмористик хикәяләр авторы дип башыңа да килмәс. Хәер, бәлки тормышны, кешеләрне яратуга корылган эчке хиссияте, җан-рухияте бик байдыр аның...
Әсәрләре җиңел укыла, бер укуда истә кала, ничә еллар бергә-бергә кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәттәшләре турында рухланып язган шигырьләре күңелдә зур соклану тудыра. Йөргән юлларында көн саен, сәгать саен зәңгәр офыкларга, таң атуына, Азнакай шәһәренең матурлыгына гашыйк булган, илһам алган язучы-юмор остасы бертуктаусыз яза, иҗади киңлеккә омтыла. Миңа тәэсир иткән нәрсә: Наилнең укучыга тәкъдим итәрдәй үз фикере бар, ул беркемне дә кабатламый, сүз агышы гади, аңлаешлы, иң мөһиме: тормышының авыр минутларында да елмаерга мәҗбүр итә торган самими, ихлас, җор теле бар.
Кеше матурлык, мәхәббәт җимеше буларак дөньяга яралса да, шагыйрь-язучы, юморист каләме чагылдырырдай ямьсез күренешләр, "гарип" җанлылар ай-һай күп шул әле әйләнә-тирәбездә. Ә бер яктан, гомере буена ашыгыч ярдәм машинасында эшләп, күпме кешеләрне үлемнән коткарган, рухи дөньясы белән әдәбиятка, кешеләр җанын дәвалауга, изгелеккә омтылган Наил Салихов күңелдә зур соклану тудыра.
"Яз, иҗат ит, йөрәгең белән һаман матурлыкка омтыл",- диясе килә аңа. "Каләм" дигән "изге корал" тоткан һәр язучының бүгенге көндәге бурычы - кеше җанының рухи гариплеген дәвалау. Язучы, китап авторы бу максатны бик яхшы аңлый, минемчә.
Шофер һәм шагыйрь. Бу ике һөнәр - икесе дә бердәй дәрәҗәдә сиңа иҗат шатлыгы бирә икән, берүк шулай була күрсен, юлларың шикелле, әсәрләрең, юморескаларыңда озын гомерле булып, халык йөрәгенә юл алсын!
Хәерле юл сиңа, шофер-шагыйрь!
Флера Мансурова,
Үзем турында үзем
Дүрт елымны армиягә бирдем
Төрле милләт тату яшәдек...
Үлгәннәргә тыныч йокы телим
Ә исәннәр - имин яшәгез.
Мин якты дөньяга машина руле тотып килгән кешедер, мөгаен.
Җитмәсә, журналист аламасы да. Чөнки бу эшкә юньле кеше яшьрәк чакта чума, йон коелганда түгел. Алай әйтү дә бик үк дөрес булмас. Ни өчен дисәң, 4-5 кә укысам да, ялгыз әнигә бер генә малай булгач өй, ихата тирәсендә кирәгем ныграк булгандыр. Тискәрелек тә миндә үлчәүсез. Шул ук вакытта үз-үземә таләпчәнлек тә җанны кыңгыраулый башлагач бер фикергә килдем: "Әйдә, Наил, Мөслимнең Ык буенда ялан тәпи чаптың, Азнакайга килдең, гаилә кордың. Юморың бар, тагы да үстер, янәсе!" Һәм китеп тә бардым, Казанның 19 катлы университетның журналистика бүлегенә ачлы-туклы юл капчыгын асып, Укып йөрибез. Группада 28 студент. Җәйге эссе белән аралашып кайбер фәннәр арканы тирләтә. Шуның өчен милиция күлмәге киеп йөрим. (Чалбарга кыстырып кия торган күлмәкне гомергә өнәмәдем). Татар әдәбияты тарихыннан (мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) Мөхәммәт ага Мәһдиев укыта иде. Миңа "мент" дигән кушамат та такты. "Ярый, мәйтәм, мент булгач мент булыйм дидем дә, бер лекциясенә киң каешка кобура асып бардым. Мөхәммәт агам күзлеге астыннан бөтен кыяфәтемне айкады да: "Ул нәрсәңне йөртмә, балаларны куркытырсың" - ди. (Группада иң өлкәне мин идем). Тагын әллә ниләр әйтеп бетерде. Ә мин бер үк сүзне кабатлыйм: "Ризыгым ул минем". Лекциясен тәмамлагач, мин кобурамнан ипи кисәге белән кәкре кыяр чыгаргач кына Мөхәммәт ага һәм бөтен группа рәхәтләнеп көлештек.
Тагын бер фәннән (кышкы сессиядә) лекциядә өч кенә студент булдык. Йокы аралаш гырлаган кебек сөйли гыйлем иясе. Гипнозлаган кебек безнең дә йокыны китерә. Бары шунысы гына аңлашылды, имеш, җәйге сессиядә иманыгызны киям. Ниһаять, җәй! Тагын җыелдык калага. Теге кешенең кышкы лекциясендә булмаган студентлар минем арттан калмый: "Наил абый, күрсәт зинһар, нинди кеше ул, таныр идек, сыйлар идек үзен",- янәсе. Ни әйтергә дә белмим боларга. Ярар, мәйтәм, үз-үземә, алга, Наил! Икенче көнне шәрә маңгай, кәттә мыеклы авылдашым Атлас алынды бу эшкә. Кыяфәт, менә дигән доцент! Менә, мәйтәм, сыйлагыз үзен, Безгә кирәк кешенең нәкъ үзе. Нәтиҗә ачык иде. Авылдашым сый-хөрмәттән соң өч көн маемлап йөрде (ул да студент, тик башка бүлектән). Аллага шөкер, бу номер да бәла-казасыз төгәлләнде. Студентлар белән көлештек тә вәссәлам! Чын доцент та шулай ук каты бәрелмәде.
Гомер - падишаһ, көмеш кебек ага да китә. 47 яшьне тутырып, сатира-юмор буенча иҗади диплом яклап (анысы да 47 битлек) өйгә атлыйм...
Эш алмаштыру буенча мактана алмыйм. Кем әйтмешли, ике генә тучкы булды: 1971-86 га кадәр УАД һәм 1986 дан бүгенге көнгә кадәр шул ук рульне ашыгыч ярдәм станциясендә боргалыйм. Язган әйберләрне көлкелерәк, гадирәк, халык күңеленә хуш килерлек итеп әвәләргә тырышам. Ирен чите белән елмаеп куйсаң да, укучым, бу синең өчен дә, минем өчен дә зур бәхет. Шунысы тагы да куанычлы - елмаю кесәгә сукмый. Аның өчен берәү дә акча сорамый. Бу мөмкинлекне ычкындырма, укучым!
Наил Салихов.
"Көлү - сихәт билгесе" китабыннан.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018