Бүген Әдипләр: Әсгать Салах
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әсгать Салах


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Әсгать Салах
Прозаик һәм публицист Әсгать Салах (Әсгать Сәхап улы Салахов) — әдәбиятыбызга узган гасыр азагында килеп кергән язучыларның берсе. Күпләрне гаҗәпләндереп һәм сокландырып, туксанынчы еллар азагында һәм гасыр башында республика вакытлы матбугатында бер-бер артлы аның хикәяләре һәм повестьлары, әдәби очерклары, публицистик язмалары күренә башлады.
Бернәрсә дә юктан бар булмаган кебек, автор, икътисади, мәдәни тармакларда эшләп, гади эшчеләр һәм күренекле шәхесләр, язучылар һәм хезмәт каһарманнары белән аралашып, әдәбиятка шактый тормыш тәҗрибәсе туплап килгән шәхесләребездән икән. Ул 1935 елның 5 гыйнварында Татарстанның Беренче Май районы (хәзер Әлмәт районы) Елховой авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Язмышы шул чор кешеләренекенә хас булганча, фаҗигале дә, катлаулы да. Күпләрнеке кебек әрнү-сыкрау белән үткән балачак, үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән белем алу, туган халкына хезмәт итү юлына басу. 1938 елда гаиләнең төп терәге — бабасы Салах «колхозлашуга каршы агитация алып барганы өчен» репрессия корбаны була, «өчлек» карары нигезендә Бөгелмә төрмәсендә атып үтерелә. Әтисе 1941 елның көзендә бөтен Европаны изгән Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Авылның башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрендә укыгач, Әсгать егерме чакрымдагы Лашман урта мәктәбенә йөреп урта белем ала, аннары Елховой сельпосында хисапчы булып эшли, Әлмәткә китеп бораулаучылар әзерләүче мәктәптә укый, аннан Баулыга китеп буровойда эшли башлый. Әсгать өч ел армиядә хезмәт итә. Булачак язучы Татарстандагы кара алтын ятмаларын чыгаручылар арасында кешеләр язмышын өйрәнә, киләчәктә язылачак әсәрләренең каһарманнары белән иңгә-иң торып эшли.
Егерме биш елга якын Әлмәттә рус телендә чыгучы «Знамя труда» газетасында сәнәгать бүлеге мөдире, редактор урынбасары булып эшли, Татарстанда милли яңарыш башлангач, нефтьчеләр башкаласында, ниһаять, татар телендә беренче мөстәкыйль «Әлмәт таңнары» газетасын оештыра һәм, лаеклы ялга киткәнче, аның баш мөхәррире була.
Ә. Салах — Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт төбәгенең Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты.
Газетада бер-бер артлы хикәяләре, очерклары, хатирәләре дөнья күрә. 1997 елда «Мирас» журналында «Аккан сулар» дигән хатирә-повесте басылып чыга. Аннан соң язучы иҗатына «Казан утлары» да игътибар итә, бу журнал аның «Балыкчы малайлар» хикәясен (1998, №11), «Соңгы вальс» (2002, №10), «Каеннар юлы» (2003, №6), «Көт син мине...» (2005, №1) повестьларын киң катлам укучыларга ирештерә. Язучы буларак танылуны Әсгать Салахка нәкъ әнә шул әсәрләр алып килде дә инде. 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.

Казан утлары №1, 2005.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018