Бүген Әдипләр: Ибраһим Салахов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ибраһим Салахов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Ибраһим Салахов
Дауд Саксини-Сувари
Ибраһим Салахов
(1911-1998)

Шагыйрь һәм прозаик Ибраһим Низами улы Салахов 1911 елның 30 августында хәзерге Казакъстан ССРның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Башта мәдрәсәдә, аннары туган шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбендә белем алганнан соң, 1928—1931 елларда Казан педагогия техникумында укый. Шунда укыганда шигырьләре, әдәби парчалары белән яшьләр-балалар матбугатында катнаша башлый. Техникумны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге — «Ялкын») журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, 1932 елда, армиягә алынып, өч елга якын Беренче татар укчы полкында башта рядовой, соңыннан «Укчы» исемле полк газетасы редакторы булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1935—1937 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Бу чорда әдип «Ярату» исемле пьесасын, армия тормышына багышланган «Дуэль», «Мәхәббәт һәм өмет» исемле повестьларын яза, 1937 елда исә «Посттай исемле лирик шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара.
1938 елдан башлап И. Салаховка озак еллар дәвамында әдәбияттан читтә яшәргә туры килә. Аның чираттагы дүртенче китабы — «Дала дулкыннары» дигән шигъри җыентыгы 1957 елда дөнья күрә.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда әдип аеруча проза жанрында нәтиҗәле эшли. 1965 елда аның чирәм җирләрне күтәрүчеләрнең тормышын һәм хезмәтен чагылдырган «Күкчәтау далаларында» исемле романы басылып чыга. Әсәр укучылар тарафыннан яратып каршы алына һәм әдәби тәнкыйтьтә авторның бер уңышы итеп бәяләнә. Бу чорда ул шулай ук күп кенә хикәяләр («Төн кызы» җыентыгы), очерклар, «Мәхәббәт картаямы?» исемле повестен яза. И. Салахов әсәрләре тел-стиль җәһәтеннән һәм сурәтләнгән тормыш материалының үзенчәлекле булуы белән дә кызыклы. Алар-да дала табигатен, тугандаш казакъ халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тасвирлауга зур урын биоелә. Казакъ жырлары-үләңнәре, легендалары, мәкальләре, әсәр тукымасына нык керешеп, авторның хикәяләү стиленә дә үзгә бер яңгыраш алып киләләр.
И. Салахов, Татарстаннан еракта яшәвенә кармастан, Казанда чыга торган матбугат органнары, бигрәк тә балалар матбугаты белән даими элемтәдә тора. «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә басылып чыккан «Яшел йортның тарихы», «Серле мәгарә», «Ат җене» кебек маҗаралы хикәя-повестьлар — әнә шул хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә активлык күрсәтә: Рабиндранат Тагор, М. Светлов, А. Прокофьев, казакъ шагыйрьләреннән С. Сәйфуллин, И. Җан-согырев һәм башкаларның аерым шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте. Әдипнең үз әсәрләре дә илебезнең кайбер милли телләренә тәрҗемә ителгән. 1961—1982 еллар арасында казакъ телендә аның аерым китап булып «Күкчәтау далаларында» исемле романы һәм шигырь-поэмалары тупланган өч җыентыгы дөнья күрде.
Сиксәненче еллар башында әдип үзенең озак еллар буе мавыгып эшләгән күләмле әсәрен — Күкчәтау якларындагы революция хәрәкәтләренә багышланган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле тарихи романын төгәлләде.
Ибраһим Салахов—1962 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яpату: Пьеса 4 пәрдәдә.—Казан: Татгосиздат, 1936.—55 б. 3000.
Дуэль: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1937.—102 б. 10 000.
Постта: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1937.—44 б. 3120.
Дала дулкыннары: [Шигырьләр].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—48 б. 2500.
Күкчәтау далаларында: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1965.—296 б. 15 000. Рец.: Әдһәмова С—Казан утлары, 1967, № 4, 146—147 б.
Төн кызы: Хикәяләр, легендалар, очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1971.— 120 б. 9000.
Мәхәббәт картаямы?: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—103 б. 15 000.
Песни Кокчетау: Стихи.—Алма-Ата, Казгосиздат, 1961.—56 с.10 000.— На казах. яз. Рец.: Миңнул Г. Күкчәтау җырлары казах телендә.—Сов. әдәбияты, 1962, № 5, 152—153 б.

Аның турында

Тарасов А. Дала җырчысы: [И. Сәләхов].—Соц. Татарстан, 1964, 25 окт. Рафиков С. Үрләргә кыю атлап: Язучы Ибраһим Салаховка 60 яшь.— Казан утлары, 1971, № 8, 90—91 б. Арсланоз Н. Ибраһим Салаховка 70 яшь.—Казан утлары, 1981,№ 8, 177—178 б. Миңнул Г. Комсомол үстергән язучы.—Татарстан яшьләре, 1981, 8 сент.


©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018