Бүген Әдипләр: Саяди (Кылыч бине Сәйяд)
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Саяди (Кылыч бине Сәйяд)


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Саяди (Кылыч бине Сәйяд)
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова

«Дастаны Бабахан»

Сайядинең (Кылыч бине Сәйяд) «Дастаны Бабахан» әсәре татар әдәбияты тарихында да үзенчәлекле урын алып тора. Бу үзенчәлек иң әүвәл әсәрнең халык иҗаты белән тыгыз багланышларына кайтып кала. «Дастаны Бабахан» — төрки халыкларның һәммәсендә диярлек язма һәм телдән, борынгыдан бирле һәм хәзер яратып сөйләнә килгән Таһир һәм Зөһрә турындагы сюжетка корылган поэма. Таһир белән Зөһрә гыйшкы сюжеты төрле төбәкләрдә яшәгән татарлар арасында бик таралган. Бу сюжет нигезендәге госманлы әсәрләренә таянып, Әхмәт Уразаев-Кормаши XIX йөзнең икенче яртысында «Таһир илә Зөһрә» дастанын иҗат итә. 1917 елда Ф. Бурнаш «Таһир-Зөһрә» драмасын яза. Таһир һәм Зөһрә гыйшкы халык телендә сөйләнә, җырларда җырлана. Г. Тукай, Г, Газиз һәм Г. Рәхим Таһир һәм Зөһрә турындагы әсәрнең киң катлау халык арасында бик таралган булып, сөелеп укылуы хакында яздылар.
Әзәрбайҗан, татар, комык, казакъ, төрек версияләрен якынча берләштергән әсәрне татар әдәбиятында Ә. Уразаев-Кормаши «Таһир-3өһрә»се дип карасак, бу дастанның борынгырак төрдәше татар әдәбияты тарихында шундый ук әһәмиятле һәм үзенчәлекле урын алып тора. Ул — әйткәнебезчә, Сайядинең «Дастаны Бабахан» әсәре. Сайядине Урта Азия һәм Казахстан галимнәре XVII—XVIII гасыр үзбәк шагыйре дип саныйлар. Әсәрнең Бәлхтә язылуы, кулъязмаларының күбрәк шул төбәкләрдә таралуы һәм телендәге кайбер үзенчәлекләр моңа нигез бирсә кирәк. Дастанның язылу вакытына килгәндә, кайбер галимнәр әсәрдә Көнчыгышның мәхәббәт каһарманы булган Сәйфелмөлекнең телгә алынуын дәлил итеп файдаланалар. Мәгълүм булганча, Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек» дастаны XVI гасырда иҗат ителгән. Хәлбуки, аның каһарманы «Мең дә бер кичә» әкиятләрендә үк очрый. Шунлыктан ул Сайяди әсәренең язылу вакытын кистереп әйтү өчен нигез була алмый.
Шагыйрь бу легендар каһарманны, дәвере якын булудан бигрәк, интегүле маҗаралары белән үз каһарманы Таһирга якын булганы өчен телгә ала.
Әсәрнең татар әдәбияты тарихында да өйрәнелүе шулай үк закончалыклы күренеш. Беренчедән, «Дастаны Бабахан»ның сюжет нигезе кыпчак халыклары иҗатына барып тоташа. Казакъ, башкорт, алтайлыларда, шулай ук Себер татарларында киң таралган «Кузы Көрпә белән Баян сылу» дастанының Таһир-Зөһрә маҗаралары белән аваздаш яклары күп. Сайяди үзе дә әсәренең язма чыганаклары хакында сүз йөртергә нигез калдырмый, «легендаларының һиндстаннан Шамгача (Сүрия) таралганлыгын» яза. Бер урында ул шушы темага беренче дастанны язуын искәртеп, үз-үзенә болай эндәшә:

Бу дастан әүвәлени сүзи берлән
Сән үткәрмә бу сүзни базы берлән.

Шагыйрь кыйссаның китапларда булмаганлыгын, үз хезмәте нәтиҗәсендә генә китапка кергәнлеген әйтә:

Бу китаб үзрә йук ирди ушбу гөфтар,
Китаб үзрә табтым, булды таййар.

Кыскасы, әсәрнең нигезендә фольклор сюжеты ята, һәм аның борынгы чыганагы — һичшиксез, Себер, Алтай, «Һиндстаннан Шамгача таралган» дигәндә дә, сюжетның төрки халыкларда популярлыгы күздә тотыла.
Әсәрнең телендә гарәп-фарсы сүзләре һәм гыйбарәләре шактый күп булса да, ул нигездә гади халык теленә якын. Аны бүгенге татар укучысы да кыенлыксыз укый ала. Моны бер генә нәрсә .белән аңлатырга мөмкин: Сайяди фольклор материалын эшкәрткәндә халыкның сөйләм теленнән ерак китә алмаган.
Икенчедән, дастанда күтәрелгән проблемалар урта гасыр Идел буе төрки әдәбиятына да шул дәрәҗәдә бәйләнгән ки, аны татар халкының рухи мирасыннан аерып кую мөмкин түгел. Хөкемдар һәм халык, аксөякчелек гореф-гадәте һәм кешенең бәхеткә хокукы мәсьәләләре үзләренең үткен куелышы белән XIV—XV һәм XVI йөзләр Идел буе әдәбиятының логик дәвамы булып тора. Ниһаять, әсәрдә легендар топоним буларак телгә алынган «Татар иле»дә тикмәгә генә түгел, һәрхәлдә, татар халкы арасыннан дастанның кулъязмасы табылу, халык телендә әсәрнең һәм борынгы, һәм язма сюжет нигезендәге фольклор вариантлары йөрү Сайядинең «Дастаны Бабахан» әсәрен татар әдәбияты тарихында өйрәнүне зарури итеп куя.
Сайяди версиясе В. В. Радлов тарафыннан себер татарларыннан, Г. Ракути тарафыннан уйгурлардан һәм Г. Вамбере тарафыннан үзбәкләрдән язып алынган фольклор вариантларына бик якын. Кулъязма нөсхәләреннән Куян исемле татар авылы мелла Йосыф кызы Бибигамбәр күчермәсе, Әфганстанның Бәлх шәһәрендә күчерелгән нөсхәсе, Ташкентта Голәм Арифҗанов; литографиясендә басылган һәм кайда язылганы ачык булмаган бер нөсхә билгеле. Кайда күчерелгәне билгесез булган нөсхәләре һәм Бәлх вариантлары нигезендә эшләнгән җыелма текст 1960 елда Ташкентта китап булып басылды. Төркмән шагыйре Молланепес (1810—1861) шушы версия мотивларына нигезләнеп «Таһир-Зөһрә» романын язган.
Бибигамбәр күчермәсе—1703 строфадан торган иң тулы нөсхә. Берникадәр кыскартылып, ул беренче мәртәбә «Борынгы татар әдәбияты» (1963) китабында басылды. Әсәрне халык теленнән язып алынган дастаннар белән чагыштырып караганда, бу версиядә әдәбият-фольклор багланышлары җәһәтеннән архаиклык аеруча нык сакланганлыгы күренә.
Әсәрнең кыскача сюжеты болай. «Шәһренең шәһре Татар» булган бер җирдә Бабахан дигән шаһ яши. Аның кызы Зөһрә — вәзир (Баһир) улы Таһирны, ә Таһир Зөһрәне ярата. Атасы кызын вәзир улына бирмәс өчен Таһирны сандыкка салып зур дәрьяга агыза. Дәрьядан аны биниһая зур кошлар күтәреп алып китә, җил-давыл ярдәмендә кошлар кулыннан котылып, Таһир Багдад патшасы кызы Маһым кулына барып эләгә. Маһымга өйләнсә дә, Таһир Зөһрәгә тугрылыклы булып кала, җиде елдан соң Зө1фә хәбәрен ишетеп, аның янына кайта. Шаһ Таһирның башын кистерә. Зөһрә, аны яраткан Кара Баһадир һәм Таһирны яраткан Маһым дөнья куялар. Аларның каберләреннән гөл, тигәнәк үсеп чыгып, я былбыллар булып әле Багдад, әле «Татар илләрендә» очып йөриләр.
Бабахан — көчле, каты сүзле хөкемдар, «нәчә күп дошман ирсә, басар ирде». Аның кайгысы — «Китабе Коркыт», «Манас», «Алпамыш» һ. б. кебек төрки дастаннардагы, «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Фәрһад вә Ширин» һ. б. кебек Шәрекъ әдәбияты әсәрлә-ләрендәге, яисә фарсы-гарәп чыганакларыннан таралган «Сәйфелмөлек», «Гөл вә Санубәр» һ. б. әсәрләрдәге һәм «Кузы Көрпә», «Кара Күккел» кебек Себер дастаннарындагы шикелле — баласызлык. Бик таралган бу мотив шулай ук борынгылыкка дәлил. Ул патриархаль-ыру үсеше белән бәйләнгән вазифа» ларны үти. Аның эстетик Вазыйфасы — геройны могҗизалы рәвештә тууын күрсәтүдән, ягъни эпоска хас идеаллаштырудан, каһарманлаштырудан гыйбарәт.
Бабаханның вәзире Баһир шулай ук баласыз. Ходайның шаһ белән үзенә бала бирәчәген ул төшендә күреп, шаһка сөйли. Бала туасын төштә күрү — геройның могҗизалы рәвештә тууын алдан ук белдереп кую ул. Төштә ниндидер җимеш (гадәттә, алма) ашаганнан, изге чишмә суыннан, чәчәк исеннән, кояш нурыннан һ. б. балага узу мотивлары дөнья фольклорында күп таралган (Кир, Чыңгыз-хан, Манас һ. б.). «Алтаин Саин Сүмә», «Кузы Көрпә» кебек Себер дастаннарында, «Таһир-3өһрә»нең Кормаши версиясендә төштә түгел, өндә дәрвиш (дивана) алма биреп ашатканнан балалар туа. Бу мотив (әдәбиятта ул партеногенезис дип атала) генетик яктан аналар ыруы заманнарына барып тоташа.
Бабаханның зар елап ялварулары, ходага күп дога, мөнаҗәт кылып «күзенең яше берлә йөзен юып» гарзын әйтү һәм бала теләве хакында дастан керешендә шактый күп языла. Әмма Баһир төшенең үзенә бик әз, дүрт кенә юл багышлана.
Ул, бизәнеп, солтаны белән бер астанәгә кергәнен һәм астанә «җөмлә морады фәрзәндкә» — балага юравы табигый һәм аңлаешлы булса, биредә аңлатырдай сүз бары астанә кала.
Астанә яисә ханәкә — изге саналган кешеләрнең кабере өстенә яисә аның янында корылган, дәрвишләр җыйнала торган бина. Баһир төшендәге астанәнең әнә шундый изге урын булганлыгына ишарә ясала.
Баһирның төшен юрау, балалары тугач аларны дуслаштырачаклары хакында сөйләү эмоциональ-җанлы рәвештә, татар халык иҗатының бәетләре стилендәрәк бара:

Утырган йирдин сачрады, купты,
Бу Баһир кулыны вә тотты, үпте.

Ир балалар туса дус, «икәве бер тән, бер пүст булсын», әгәр кыз булсалар җан дуслар булдыру («бер-беригә булгайлар җананә») турында шарт куеп, сүз беркетәләр.
Әмма иң мөһим деталь: берсенең улы, икенчесенең кызы туган очракта өйләндерергә тиеш булулары «Дастаны Баба-хан»да («Угыл-кыз булсалар, һәмдәрд булсун») да, Радлов «Таһир-3өһрә»се белән «Кузы Көрпә» вариантларында да сюжет төйнәлешен хан белән вәзир, яисә ике хан тәшкил итә, яки дус аталар, хатыннары йөкле икәнен белгәч үк, балаларын уллар, я кызлар булганда дус итәргә («ул булсалар, ук-санай-лары бер булыр, кыз булсалар, орчык-энәләре бер булыр»), берсенең ул, икенчесенең кыз булганда өйләндерергә вәгъдә бирешәләр. Кормаши версиясендә алма биргән дәрвишнең шарты ук шушы була: Таһир белән Зөһрәне «бер-береннән аерса-ңыз, башларына Фәрһад илә Ширин, Ләйлә илә Мәҗнүн, Арзу илә Канбәр, Вамикъ илә Гарәр, Вака илән Гөлшан башларына килгән хәлләр шикелле гаҗәп хәлләр килеп, кыямәткәчә телләрдә хикәят улып сөйләнер»,— ди дәрвиш.
Бабахан, кызы Зөһрә тугач ук, вәзирнең улы туса ни булыр.,, дип пошына башлый, угыл туса,

...аңа бер фикер итәрмен,
Йәтимдер ки, башига мин йитәрмен,—

дип карар кыла.
Алга таба Таһир ул шарт турында әнисеннән сорап белә:

Атаң берлән Бабахан кылды пәйман,
Әҗәл йитте, атаң тапмады дәрман.

Таһирның әнисе Хубаншаһ Бабаханга да шул сүзләрне әйтә::

Бу Баһир берлә кылдың гаһде-пәйман,
Ки шартың шул иде, и вәгъдә — йалган!

Таһир да Бабаханга:

Ки гайеб кылма мине, и Бабахан!
Үзең кылдың атамга гаһде-пәйман,—

дип белдерә.
«Дастаны Бабахан»да «Таһир-3өһрә»нең һәммә вариантларындагыча Таһирның атасы (биредә Баһир) вафат була. Сюжет үсеше өчен бу мөһим эпизод. Радлов вариантында ул, «Кузы Көрпә» дастанындагы кебек, экспозициядә үк бирелә. Шунлыктан Таһир үзенең атасын һәм аның Зөһрә атасы белән булган шартын белми үсә. «Дастаны Бабахан»да ул атасыннан биш яшендә кала. Кормаши версиясендә исә Таһирның әтисе шактый соң, улы кайгысыннан гына үлә. Димәк, анда шарт кую мотивы үстерелми, егет белән кыз мәхәббәтенә каршы булуда урта гасыр шәрекъ әдәбияты традицияләрендәге социаль, деспотик мотивлар калкурак күренә. «Дастаны Бабахан»да бу урында Радлов варианты, «Кузы Көрпә»нең татар һәм башкорт вариантларындагы, шулай ук Себер татарларының кайбер әкиятләрендәгечә куырмач — (ягъни курмач) мотивы килеп керә.
Таһир, шаярып, бер карый хатынга ашык белән ата. Хатын рәнҗи һәм бер сер чишкәндәй итеп, Таһирның Зөһрә белән шаярырга тиешлеген әйтә. Бу сернең дәвамын Таһир анасыннан белергә тиеш була. Моның өчен орлык куыртып, кызган курмачны әнисе учында кысып тотып, әтисе нәрсә васыять иткәнен сорый» Кулы көйгәч, әнисе Баһир белән Бабахан арасында сүз беркетү булганын әйтеп бирергә мәҗбүр була.
Баланың ана белән ни өчендер каты мөгамәләдә булуын күрсәткән бу мотив, әлбәттә, үтә архаик мөнәсәбәтләрне чагылдырырга тиеш. Җәмгыять үсешендә патриархальлек мөнәсәбәтләре өстенлек ала башлаган дәвергә илтеп бәйләмичә, аны аңлатуы да читен. Курмач мотивы Себер татарларының «Алпамша» версиясендә дә очрый: Алып Мәмшән (Себердә Алпамшаны шулай атыйлар) өйдән китеп югалгач, энесе Ирнәк Алыпның, әнисеннән абыйсы турында шулай ук курмач белән учын пешереп сер ала. Кузы Көрпә дә ярәшелгән кызы Баян Сылу хакында әнисе кулын орлык белән кысып сораган. Ниһаять, Рад-ловның «Таһир-Зөһрә» вариантында Таһир бер баланың алтын ашыгын алып кыерсыта. Баланың әнисе, рәнҗеп, Зөһрә турындагы серне чишеп ташлый. Әнисеннән курмач куыртып сер агач, ана улын җибәрмәс өчен төрле киртәләр корырга тырыша. «Дастаны Бабахан»да Таһирның әнисе Хубаншаһ та улының күңелен Зөһрәдән суытырга тели:

Оныттык без, тәкый сән һәм оныткыл,
Нә сәүдадер, балам, күңлең суыткыл.
Алар ханзадәдер, ханнарга лайык,
Күңел берлә аларга булма гашыйк.

Ә инде Радлов «Таһир»ы һәм «Кузы Көрпә» вариантларында егетнең әнисе карурманнарга, бүреләргә әверелеп, улының юлына каршы төшүе, шулай итеп, ярәшелгән кызын эзләмәскә өндәве әсәрләрнең иң шигъриятле урыннарын тәшкил итә. Аларның күп өлеше чәчмәгә әйләнгән булса да, бу урында күп вакыт (таркалганрак хәлдә) тезмә назым саклана.
Радлов вариантында Таһирның әнисе утырып елый да Зөһрәне эзләп киткән улын өер биясенә атланып куа китә:

Кайт, балам, кайт, балам,
Бу юлдан син кайтмасаң,
Мин сине тагы күрмәсәм,
Бу өемдә тормаем,—
ди.

Улын ул кырык бүре, таулар, диңгезләр, тычкан үтмәс чытырманнар белән куркыта.

Тычкан үтмәс чытырман,
Алмас салып үтәрмен,
Агынып нитмәс ала таудан
Киртмә салып чыгармын,
Кыелып яткан диңгезне
Агачтан сал ясап чыгармын

ди Таһир Һәм юлын дәвам итә.
Курмач мотивы «Дастаны Бабахан» әсәренең тирән тамырларын халык эпосы һәм әкиятләренә илтеп тоташтыра, аның эчтәлеге бик борынгы икәнен күрсәтә. Бу мотив башкорт хикәятләрендә дә очрый. Профессор К. Мәргән аны «матриархатка каршы булган тенденция чагылышы» дип карый.
Чыннан да гаилә-ыру мөнәсәбәтләре прогрессив үсешенең алдагы формацияне, ягъни бирешергә теләмәгән матрилокаль күренешләрне, җиңүен болай шигъриятле чагылдырган эпизодлар башка эпосларда очрамый.
Биредә Ф. Энгельсның Бахофен тарафыннан Эсхил Орестеясен «һәлак була барган аналар хокукы белән героик эпохада туа һәм җиңә килгән аталар хокукы арасындагы көрәшнең драматик тасвирламасы» дип бәяләвен искә төшерү урынлы булыр. Татар дастаннарында мондый матрилокаль күренешләр, ягъни хатын-кызларның «ул вакыттан бирле бүтән беркайчан да күтәрелмәгән югары дәрәҗәсе» чагылган урыннар күп түгел. «Дастаны Бабахан» шундый мотивларның берсен язма рәвештә саклап калуы белән дә кыйммәтле.
Борынгылыкны күрсәткән тагы бер мөһим эпизодка тукталыйк. «Дастаны Бабахан»да Таһир Гыйрак патшасы кызы Маһым кулына төшеп, аңа өйләнергә тиеш. Туй була. Ләкин Таһирны төшендә күреп гашыйк булган Маһым аның җиде ел буе дус булып, ике арага кылыч куеп яшәү тәкъдимен кабул итә. Шулай итеп, бу дастанда шактый катлаулы булса да, бер никяхлылык мәсьәләсе хәл ителә: Таһирның Маһым белән туе да була, әмма ул Зөһрәгә тугры булып кала. Маһымнан китеп, Зөһрәнең үзе белән кушыла, ләкин никяхка ирешә алмыйлар. Кормаши версиясендә сандыктан коткарган кызларга да өйләнми, Зөһрә белән дә «морадларына җитә алмый китмешләрдер». Радлов вариантында Зөһрәгә дә өйләнгән, сандыктан коткаручы кызларның да берсенә өйләнеп патша була.
Мәгъшукасына тугры калып, юлында очраган башка кызга өйләнмәү «Сәйфелмөлек» һәм башка әсәрләрнең геройларына да хас. Гомумән андый никяхны моногамия күренешләре белән аңлатып, X. Г. Күроглы һәм Н. Ш. Хисамов «борынгы төрки эпоска хас бер никяхлылык» дип саныйлар. Монда инде урта гасыр шәрекъ ортодоксальлеге дә үз ролен уйный. Кормаши версиясе, «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Фәрһад вә Ширин» һ. б. Шәрекъ әдәбиятында саф, нечкә хисләрне чагылдырсалар, угыз героик эпосы «Дәдәм Коркыт» кебек үк, архаиклыкны күп саклаган Себер дастаннары шактый соңгы чор әкиятләре белән контаминация кичерәләр. Биредә алып кешеләр үзләренә тиң алып, я дошманнары белән сугышып, аларның мал һәм хатыннарын үзләре белән алып китәләр. Әле Манаска да, ике хатыны була торып, әтисе аңа хатын эзли. Йертөшлек, Алтаин Саин Сүмә һ. б. — мәхәббәт каһарманнары түгел, алып кешеләр. Алар үз заманы кешеләре. Аларның заманнары инде патриархаль ыручылык төзелеше таркала башлаган дәвер, хәрбе демократиянең югары баскычы. Ул вакытта «сугыш һәм аның өчен оешу халык тормышының даими Вазыйфасына, ...кәсепкә әйләнә». Хатын алу, өйләнү һәр сугыштан мал-ганимәт алуга әверелә. Менә шуңа күрә Радлов Таһиры, Себер әкият-дастаннарындагыча, күп никяхлы итеп бирелә, ә «Дастаны Бабахан»дагы бер никяхлылык трагизмны көчәйтә, әдәбиятка хас күп сюжетлыкка хезмәт итә.
Мәгъшукларның үлемен тасвирлаганда ислам дине йогынтысы сизелә. Кормаши версиясендә Таһир да, Зөһрә дә үз үлемнәре белән үләләр: Корьән буенча кеше үтерү, бигрәк тә үзен үзе үтерү гөнаһ. «Дастаны Бабахан»да Маһым (мөселман иле Гыйрак патшасы кызы булгангадыр) үлемне ходайдан сорап ала.

Ходайа, мән разыймын, ал бу җаным,
Кәрәкмәстер мәңа дөнйада малым.

Бу әсәр борынгырак версия булганга, анда һәм аның Радлов вариантында Таһирның башы киселә. Зөһрә һәм Кара Баһадир үзләрен чәнчеп үтерәләр. Биредә әле ортодокс үзен сиздерми.
«Дастаны Бабахан» әсәренең кайчан язылганлыгын хәзергә кистереп әйтеп булмаган кебек, Таһир һәм Зөһрә турындагы сюжетның кай вакытта барлыкка килүен билгеләү дә кыен. Чөнки фольклор, ягъни коллектив әсәрләрнең күбесенең барлыкка килү вакытын төгәл билгеләп булмый. «Әлбәттә, Казанны алу турындагы җырлар 1552 ел тирәсендә туганнар,— дип яза В.Я. Пропп.— Ләкин Добрыня-Змееборец турында җыр кайчан барлыкка килгәнен без әйтә алмыйбыз... чөнки эпик героик җырлар ясалу проңессы йөзәр елга сузыла».
Таһир һәм Зөһрә турындагы легенда сюжетының барлыкка килүе һәм таралуы белән дә эш шулай. Әмма Радлов вариантының Сайяди версиясенә якын булуын һич тә инкяр итеп булмый.
Төрекмән галиме Аман Кекилов Молланепесның «Таһир-Зөһрә» романы да халык легендаларына таянып язылган 3, ди.. Бу легенданың төрекмәннәр арасында таралуына, бәлки, Сайяди әсәре дә ярдәм иткәндер, һәрхәлдә, «Молланепес шул сюжетка таянып яңа әсәр иҗат иткән, һәм аның бу әсәрендә төркмәннәр арасындагы иҗтимагый көрәш тә чагылмый калмаган».
Татар әдәбият Һәм фольклор багланышларын тикшерүдә соңгы вакытта мондыйрак бер фикер дә әйтелде. Н. Хисамов Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы халыкта таралуын теоретик һәм практик яктан күп еллар буе тәфсилләп тикшергәннән соң бу сюжет уңае белән «әдәби эшкәртмәләрдән элек халык вариантлары барлыкка килә алмый иде»,— дигән нәтиҗә ясады. Бу төрки халыкларда Коръәннән һәм Тәүраттан кергән сюжетларга карата дәрес. Хәлбуки, без «сүз сәнгатенең башы — фольклорда» дигән М. Горький сүзләрен дә онытмаска тиешбез. Таһир-Зөһрә сюжетына ул бигрәк тә туры килә.
Молланепес эшкәрткәнгә хәтле Сайяди дастанын мулла Сәед Мөхәммәт (Күк Тимер Хуҗа мөрите, шәех), Куян авылы кызы Бибигамбәр һ. б. күчереп язган. Аларның барысын да чагыштырып тәфсилләп тикшерү, бәлкем, киләчәктә Сайядинең әдәби йөзен, туган җирен һәм яшәгән вакытын Котб, Сәйф Сарай, Кол Гали һ. б. кебек үк күпмедер дәрәҗәдә татар әдәбияты җирлегенә бәйләп билгеләргә ярдәм итәр. Чөнки архаиклык үзе әсәрнең мөстәкыйльлеген күрсәтә. Шул ук вакытта урта гасыр Шәрекъ әдәбияты кануннары буенча, «Дастаны Бабахан» әсәре үзенең элгәрләре һәм халык иҗаты традиция җепләре белән бәйләнгән. Мәсәлән, «Ләйлә вә Мәҗнүн» галереясендә Физули әсәре гөлтаҗ булган кебек, «Таһир-Зөһрә» версияләре арасында Сайяди «Дастаны Бабахан»ы да язма индивидуаль иҗат буларак иң камил һәм иң борынгы вариант булырга тиеш.
«Дастаны Бабахан» әсәренең теле, урта гасыр төрки әдәбиятына хас булганча, шактый чуар. Ләкин гарәп-фарсы алынмаларын, хәзерге татар әдәби телендә очрамый торган борынгы төрки сүзләрне санамаганда, әсәрнең теле бүгенге татар укучысына нигездә аңлаешлы. Ә ул борынгы төрки сүзләр һәм грамматик формалар татар теленең көнчыгыш диалектында әле дә саклану әсәрнең халыкчан икәнлеген дә күрсәтеп тора. Мәсәлән, «Дастаны Бабахан»да: йиткел, ишеткел, бөтең, торалы, күрәле, тапшыраен, яшерәен, тотыпмән, күрепмән, җуш кәхлде, кәлтер һ. б. фигыль формалары; өстигә, башига, кашида, йөзидә, минең кебек архаик зат һәм килеш формалары; ярук дөнья (якты дөнья), кыя бакмак (кырын карау), җан үртәү (яну-көю), юкары чыкмак, җан түңкелмәк (өмет өзү), чапык купты (җитез күтәрелде) шикелле кушма сүзләр; борынгы төрки (кайберләре гарәп-фарсы) лексикасы: астанә, өстехван, йәккә, сәелгяһ, арман, шәрмәндә, кавырмач, инәкә, чарлау (кычкыру), яңылу (ялгышу), кылык, карендәш һ. б.
Чит телдән алынмалар автор хикәяләвендә азрак, газәлләрдә исә күбрәк. Бигрәк тә автор исеменнән бәян ителгән вакыйгалар (хикәят) яңадан герой сүзләрендә (газәл) әйтелүе шуңа ишарә итә.

Бере гөлдәк булып утдәк йанадыр,
Бере былбыл булып очып кунадыр.
Бере Зөһрә ирер, бересе Таһир,
Диде Багбан бу сүзне, кылды ахир...

«Газәле Багбан»да шул ук фикер:

Гүзәл шуридә былбыл дәк
Фиган әйләр шаһым, Таһир,
Газиз җаным фида әйләр,
Күреп ул Зөһрә дилдари.

Әсәр бөтенләй тезмә белән язылса да, төп геройлар Таһир, Зөһрә, Баһир, Хубаншаһ, Маһым һ. б. авызыннан әйтелгән газәлләр шигърияте төзегрәк, саф. 11-11 иҗекле строфалар шактый күп.

Тотып китерделәр Таһирны ханга,
Гүйә ут салдылар ушбу җиһанга.

10-10 һәм иҗекләр саны бозылган юллар да бар. Ә 14-14 иҗекле дип исәпләнгән строфаны 7-7-7-7 иҗекле дип карарга урын бар:

Рәхман игәм үзеңдин
Морадымны теләрмен,
Йуктыр сабри карарым,
Хәсрәтеңдә үләрмен.

Татар әдәбиятында Кол Галидән алып хәзерге көн шагыйрьләре иҗатына хәтле яратып кулланыла торган традицион поэтик образ «саба йил» «Дастаны Бабахан»да да кулланыла:

Саба, сәңа дидем халемне изһар,
Мәни бидел, мән монда грифтар,

«Дастаны Бабахан»ның башыннан ахырынача, аеруча драматик урыннарда, автор Сайяди образы күз алдына баса: аның күңеле борчулы (дил әфгяри), хәсрәте соңгы чигенә җиткән (интиһаи дәрди дил); әйтерсең, ул үзе бер кайгы йорты (көлбәи әхзан), мескин бер зат.
һәрхәлдә, «Дастаны Бабахан»дагы турылыклы геройларның социаль җирлек белән бәйләнгән фаҗигале тормышлары — шагыйрь Сайядинең дә фаҗигасе булып баса.
Әдәби әсәр кануннары буенча образлар индивидуальләште-реләләр: Бабахан — көчле хөкемдар, Баһир һәм Хубаншаһ — балаларын яратучы бәхетсез ата-ана. Таһирның Кормаши версиясе һәм Радлов вариантындагыча батырлыклары биредә юк. Ул — мәхәббәтенә һәм вәгъдәсенә тугры гашыйк. Зөһрә һәм Маһым — айдай йөзле, моңсу күзле, саф, гүзәл мәхәббәт ияләре. Алар үз тормышларын корбан итү белән деспотиягә һәм гаделсезлеккә, катылык һәм вәгъдәсезлеккә каршы чыгалар.

Ф.В.Әхмәтова.

©Татар әдәбияты тарихы, 1нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018