Бүген Әдипләр: Әхмәт Сәхапов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Сәхапов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зидә Садыйкова
Әхмәд Сараи
Мәхмүд Сараи
Гомәр Саттар-Мулилле
Факил Сафин
Флера Сафиуллина
Суфиян Сафуанов
Габдрахман Сәгъди
Илдус Сәгъдиев
Мансур Сәгъдиев
Фатих Сәйфи-Казанлы
Рубин Сәйфуллин
Рафис Сәлимҗанов
Риф Салихов
Камил Сәмигуллин
Әхмәт Сәхапов
Әхмәт Сәхапов Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм журналист Миңнәхмәт Җәмил улы Сәхапов (әдәби псевдонимы — Әхмәт Сәхапов) 1957 елның 12 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Абдул авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. Урта белемне Елхово мәктәбендә ала, аннан, Казанга килеп, 1974—1975 елларда һөнәри-техник училищеда укый. Училищены дүртенче разрядлы арматурчы — электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы сыйфатында тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Казанның «Сантехдеталь» заводында үз белгечлеге буенча эшли. 1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында, укуыннан аерылмыйча, «Татарстан яшьләре» газетасы белән хезмәттәшлек итә, газета редакциясендә спорт һәм оборона эшләре бүлеген җитәкли.
1980 елда университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, М. Сәхапов ике ел Биектау район газетасында һәм район комсомол комитеты аппаратында, 1982—1984 елларда « Казан -промстрой» тресты профкомында һәм Татарстан республика китап сөючеләр җәмгыятендә төрле вазифалар башкара. 1984—1991 елларда ул — Татарстан китап нәшриятында, әүвәл пропаганда һәм реклама бүлеге мөдире, соңга таба яшь-ләр-балалар әдәбияты һәм иҗтимагый-сәяси әдәбият редакцияләре мөхәррире хезмәтләрендә.
Мәктәп елларыннан ук каләм тибрәтә башлаган М. Сәхапов бу елларда әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре, журналистик язмалары белән матбугатта даими катнашып килә. 1986 елда РСФСР Язучылар берлеге идарәсе һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариаты Дубултыда (Латвия) оештырган яшь тәнкыйтьчеләрнең Бөтенроссия семинарында катнаша, 1987 елда исә Татарстан Язучылар берлеге белән «Казан утлары» журналы тарафыннан уздырылган әдәби рецензияләр конкурсында җиңүче була. Бер үк вакытта ул, төп эшеннән аерылмыйча, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый һәм 1995 елда «Аяз Гыйләҗев иҗаты: дөньяга карашы һәм иҗат методы» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Үткән гасырның туксанынчы елларында татар халкының тарихи-мәдәни мирасын кайтару өчен уңай шартлар туа башлагач, М.Сәхапов бер төркем милләтпәрвәр фикердәшләре белән берлектә 1991 елда иҗтимагый-матди «Татар мирас фонды»н оештыру эшенә якыннан катнаша һәм бу фондның вице-президенты итеп сайлана. Шул ук елның апрель аенда фондның матди ярдәме белән «Мирас» журналы чыга башлый, М. Сәхапов журналның редакция советы рәисе һәм баш мөхәррире итеп раслана. 1994 елда аның нашир-леге-мөхәррирлегендә нәниләр өчен татар һәм рус телләрендә «Сабыйга» исемле төсле рәсемле журналга нигез салына. Атаклы филантроп Джордж Сорос оештырган һәм финанслаган «Ачык җәмгыять» халыкара институтының Россиядәге вәкиллеге тарафыннан 1997—2002 еллар арасында «Журналист һәм журналистика» программасы кысаларында уздырылган Бөтенроссия конкурсында «Сабыйга» журналы илдә нәшер ителә торган өч йөздән артык балалар басмалары арасында беренче урынны яулый һәм «Сорос фонды»ның гранты белән бүләкләнә. М. Сәхапов инициативасы белән «Татар мирас фонды» каршында 1993 елда китап нәшрияты булдырылуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Инде унбиш елга якын чыга килгән һәм укучылар, галим-голәма арасында абруй казанган «Мирас» журналы исә, ЮНЕСКО һәм ТӨРЕКСОЙ кебек халыкара оешмаларның реестрына теркәлеп, халыкара әһәмияткә ия булган үзенчәлекле милли-рухи һәм мәдәни-интеллектуаль басма статусын алды.
Татар халкының күп гасырлык бай тарихи-мәдәни мирасын кайтару, «Мирас» журналы белән «Сабыйга» балалар журналын һәм «Мирас» китап нәшриятын оештыру, «Татар мирас фонды »н җитди иҗтимагый-гыйльми үзәккә әверелдерү юлында күрсәткән хезмәтләре өчен М. Сәхапов 1993 елда Кол Гали исемендәге халыкара премиягә лаек була.
Милли матбугатта актив эшләү белән беррәттән, М.Сәхапов әдәбият өлкәсендәге гыйльми тикшеренүләрен дә уңышлы дәвам иттерә. Кандидатлык диссертациясеннән соң өч ел узар-узмас, 1998 елда, ул «Исхакый иҗаты һәм XX йөз татар әдәбияты» дигән темага докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. Диссертация темасы буенча гына да галим биш монография бастырып чыгара. Шуларның берсе («Яңарыш хәбәрчесе» дигәне) ТӨРЕКСОЙ линиясе буенча 2003 елда Төркиядә төрек телендә, икенчесе («Гаяз Исхакый» дигәне) Мәскәүнең «Логос» инновацион технологияләр үзәге тарафыннан инглиз телендә нәшер ителә. Гомумән, галимнең җентекле гыйльми тикшеренүләр һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән «Исхакый иҗаты» (1997), «Исхакый һәм XX гасыр татар әдәбияты» (1997) исемле күләмле хезмәтләре татар әдәбияты тарихын һәм аның зур вәкиле Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүгә керткән җитди казаныш буларак тәкъдир ителәләр.
М. Сәхаповның педагоглык эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул Татарстан укытучыларының белемен күтәрү һәм камилләштерү институтының татар әдәбияты кафедрасында егерменче йөз татар әдәбияты курсыннан студентларга лекцияләр укый һәм алар белән махсус семинар дәресләре алып бара. 2000 елда аңа профессор дигән исем бирелә. Ул шулай ук 2000 елдан Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә.
М. Сәхапов — иҗтимагый тормышның, татар әдәбиятының агымдагы төрле мәсьәләләренә, язучыларның иҗатларына, аерым әсәрләргә багышланган һәм республика матбугатында гына түгел, үзәк газета-журналларда, чит илләрдә дөнья күргән өч йөзгә якын әдәби һәм журналистик язмалар авторьь Аларның бер өлеше әдип-галимнең «Тынлыкка эндәшү» (1995) исемле җыентыгында урын алган. М. Сәхапов Татарстан, Россия һәм чит илләрдәге бик күп гыйльми-мәдәни оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора һәм хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, ул — Россия гуманитар фәннәр академиясенең (1999), «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясенең (2000), Нью-Йорк Фәннәр академиясенең (2001) хакыйкый әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият буенча гыйльми советы әгъзасы. Ул чит илләрдә гыйльми командировкаларда була, гыйльми-мәдәни форумнарда, конференцияләрдә катнаша. 1995 елда ул Германиянең Эрфурт шәһәрендә Халыкара коммерция академиясендә белемен арттырып кайта. Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) М. Сәхаповны дөньяның «1995 елгы мәшһүр шәхесләр»е исемлегенә кертеп, аның турында үз энциклопедиясенең егерме дүртенче томында мәгълүмат урнаштыра.
М.Сәхапов — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге, 2001 елдан Россия Язучылар союзы әгъзасы.

Төп әдәби-гыйльми хезмәтләре

Алтын тамырлар: Монография.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 160 б.
Кырыс чынбарлык: Монография.— Казан: «Мирас» кит. нәшр., 1995.— 144 б.
Тынлыкка эндәшү: Эсселар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗат портретлары, рецензияләр, әдәби һәм сәяси әңгәмәләр.— Казан: «Мирас» кит. нәшр., 1995.— 320 б.
Исхакый иҗаты: Монография.— Казан: «Мирас» кит. нәшр., 1997.— 368 б.
Исхакый һәм XX гасыр татар әдәбияты: Монография.— Казан: «Мирас» кит. нәшр., 1997.— 528 б.
Яңарыш хәбәрчесе: Монография.— Казан: «Мәгариф» кит. нәшр., 2002.— 367 б.

Кыскача библиография

Галимуллин Ф. Тынлыкка эндәшүче!//Мирас.— 1997.— № 8.— 147—151 б. Әхмәтҗанов Марсель. Тарих берлә туган бай мирас // Шәһри Казан.— 1998.— 23 гыйнв. Әхмәтҗанов Мәхмүт. Гасыр юлдашлары//Мирас.— 1998.— № 8.— 132 —158 б. Миңнегулов X. Заман рухы белән сугарылган//Шәһри Казан.— 1998.— 20 февр. Айдар Хәлим. Игелекле хезмәт // Мирас.— 1998.— № 3.— 153—154 б. Ганиева Р. Милли ренессанс җәүһәре // Фән һәм мәктәп.— 1999.— № 5—6.— 156—159 б. М у с и н Ф. Бөек мирасны фәнни бәяләү // Фәнни Татарстан.— 2000.— № 1.— 90—91 б. БакировМ. Гаяз Исхакый иҗаты нәрсәгә өнди, яки Милли яңарыш һәм милләтне саклап калу идеясе // Мирас.— 2001.— №10.— 65—706. Хәсәнов Мансур. Милләтебезне берләштерүче әдип // Мирас.— 2002.— № 8.— 62—66 б. ӘхмәдуллинА. Милләтебезнең бөек сакчысы // Та1;аг 11е.— 2003.— № 49 (декабрь).

Иҗаты турыңда галимнәрнең һәм әдипләрнең фикерләре

Ә. Сәхаповның хезмәте («Яңарыш хәбәрчесе», Казан, 2002) новаторлар рухында язылган. Анда, татар әдәбияты белемендә беренчеләрдән булып, яңа методология таләпләреннән чыгып, Г.Исхакыйның әдәби иҗатының идея-эстетик байлыгына, күпгасырлы һәм бай публицистик, сәяси эшчәнлегенә комплекслы анализ бирелгән, XX гасыр милли әдәбияты үсешенә әдип йогынтысының төп юнәлешләре билгеләнгән, аның иҗат мирасының бәяләп бетергесез әһәмияте күрсәтелгән.

Мансур Хәсәнов, әдәбият галиме, дәүләт эшлеклесе. 2002

Күренекле галим, талантлы журналист, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, академик Миңнәхмәт Сәхапов татар халкының милли горурлыгы булган каһарман язучы, изелгән милләтләрнең азатлыгы өчен бөтен гомере буенча көрәшкән Гаяз Исхакыйның фикерләрен дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерү буенча язучының тиңдәшсез талантына лаек була ала торган гаять тә игелекле эшләр башкарды.

Полад Был-Был оглы,
ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы генераль директоры,
Азәрбайҗан Республикасы мәдәният министры. 2003

Әхмәт Сәхаповның мөһим казанышы шунда: ул, беренчеләрдән булып, Гаяз Исхакыйның күпкырлы һәм төрле идея-эстетик төсмерле мирасын биографиясендәге, дөньяга карашындагы чынбарлыкка мөнәсәбәтле эволюцион үзгәрешләргә бәйләп тикшерә һәм аның иҗатында мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм методларының үзара үрелүенә нигезләнгән милли реализм юнәлеше кулланылганлыгын ача.

Марсель Бакиров, әдәбият галиме. 2002

Әхмәт Сәхаповның Гаяз Исхакый турындагы өч томнан торган монографиясе һәм докторлык диссертациясе — укучылар, студентлар, укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, гомумән, халкыбыз өчен бик тә кирәкле һәм файдалы хезмәт.

Резеда Ганиева, әдәбият галиме. 1999

Әхмәт Сәхапов монографияләре боек әдипнең милләтебез тарихында тоткан урынын киңкырлы, бай һәм бүгенге заманның актуаль милли проблемалары белән тыгыз бәйләнештә сурәтли. Монографияләрнең авторы гаять зур һәм катлаулы теманы ачып, үзен сәләтле әдәбият белгече һәм әдәбият тарихчысы буларак бу хезмәте белән раслады.

Марсель Әхмәтҗанов, әдәбият галиме, археограф. 1998
Әхмәт Сәхапов

Үзем турыңда үзем

Мин беренче тапкыр кулыма каләмне 1968 елда, унбер яшемдә алдым. Ул вакытта мин дүртенче класста укый идем әле. Марк Твенның татарча дөнья күргән маҗаралы әсәрләрен бик яратып укып чыккач, күңелемдә язучы булу теләге туды. Җәйге айларның берсендә (хәтерем ялгышмаса, июнь ахыры иде бугай) кулыма каләм, кәгазь һәм бер китап алдым да мунча эченә кереп, ләүкәгә менеп утырдым һәм маҗаралы әсәр язарга тотындым. Якынча дүрт сәгать буе яздым мин бу әсәрне. «Дошман тылында» дип аталган әлеге хикәяне мин псевдоним белән радиога һәм «Яшь ленинчы» газетасына җибәрдем. Ул радио аша да яңгырады, газетада да басылып чыкты. Бу вакыйга миңа илһам бирде һәм шул вакыттан бирле әдәбиятка, иҗат эшенә мәхәббәтемне арттырды.
2002
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018