Бүген Әдипләр: Сәгыйдулла Зарипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәгыйдулла Зарипов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Исхак Закиров
Рифкат Закиров
Мөхәммәтдин Закиров
Риф Закиров
Шакир Закиров
Айгөл Закирова
Гөлүсә Закирова
Зөләйха Закирова
Мөслиха Закирова
Рубис Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов
Сәгыйдулла Зарипов

Шигъри җанлы Сәгыйдулла

Әмәкәй авылыннан Сәгыйдулла Зариповның “Авыл утлары” битләрендә чыккалап торган авылча гади, укырга җиңел, самими шигырьләре белән күпләр таныштыр.
Сәгыйдулла Зарипов җәйнең иң матур чорында, Сабантуйлар үтә торган июньнең нәкъ уртасында дөньяга килеп (1921 елның 15 июне), быел 90 яшен тутырды. Әйтергә генә ансат, 90 яшь! Борылып карасаң, үткәнеңне барласаң... Аның дөньяга килүе дә егерме беренче – дәһшәтле ачлык елына туры килә. Утыз алтынчы елгысы да үзәгенә үтәрлек булды.
Унсигез яшендә ул Комсомольск шәһәре төзелешенә китә. Ковровта хәрби заводта да эшләргә өлгерә. 1941 елның декабрь башында фронтка алына. Казанда бераз өйрәнү үткәч, Брянск урманнарында 59 укчы полкында хезмәт итә. Разведчик була. Аларга “тел” алырга кушыла. Баралар, дошманның оясына кереп “тел” не эләктерәләр дә кайтыр юлга чыгалар. “Инде әйбәт кенә булды”, – дип сөенсәләр, иртәрәк булган. Немецлар сизенә дә, боларга ут ача. Пулялар өлгеррәк шул, Сәгыйдулланың ике аягы яралана. Аңын югалта. Госпитальдә генә аңына килә. Аны командиры, удмурт егете Алексей Зайцев үлемнән коткара. Моңа кадәр дә ул бер тапкыр тән җәрәхәте алып, терелә, янә сугышка керә. Бу юлы озак кына ятып, култык таяклары белән авылына кайтарыла. Бераз хәлләнүгә, эшкә керешә. Гаилә кора. Рәшидәсе белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Беркая да китми, бәхет эзләп йөрми. “Хатыннан да уңдым”, – ди. Балаларының да үз гаиләләре, үз бәхетләре белән яшәвенә, һәрдаим хәл белеп, ярдәм итеп торуларына сөенә. Үз кирәгенә, күрше-күләнгә, якыннарына үз аягында йөри. Эшләп йөргәндә Сәгыйдуллада шигырь кайгылары булмый. Күңелендә кайнаса да, алны-ялны белми, бер көн дә эштән калмый. Учет эшләрен дә алып бара, колхозда җитәкче постларда да хезмәт куя. Төгәллекне ярата, таләпчән була.
Ә менә лаеклы ялга чыккач, шигъри киңлеккә ирек бирә. Узган ел “Яшик әле” дигән китабы да дөнья күрде. Шигырьләренең кайберләре белән сезне дә таныштырыйк әле, хөрмәтле укучылар! Сәгыйдулла бабагызның күчтәнәче булсын ул. Ягымлы, матур бит аның шигырьләре. Аларда авылга, хезмәткә, табигатькә, кешеләргә мәдхия җырлана, хөрмәт, олылау ярылып ята.

Әхсән Шәрипов,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Һич үкенмим

Җаным- тәнем белән гашыйк 
		авылга мин,
Берәр адым читкә бассам, 
		абынамын.
Үрелмәдем алыйм, диеп 
		олы телем,
Өстен күрдем, бар телдән дә, 
		ана телен.
Күрә алмадым институт, 
		ВУЗларны да,
Кыерсытмый гына сөйдем 
		кызларны да.
Табигатем кабул итми хәмерне дә, 
Мин-минлекне, куштанлыкны, җәберне дә.
Сокланмыймын көмешкә һәм 
		алтынга да,
Халкым өчен керә алам 
		ялкынга да.
Һич үкенмим шундый кеше
		булганыма,
Өлге булыйм, кызларыма, 
		улларыма.

Игенче уе

Назлый безне гүзәл табигатьнең
Шаулы таңы, назлы кичләре,
Киң кырларда дулкынланып үскән
Арыш-бодайларның исләре.
Охшый икән кеше йөрәгенә
Игеннәрнең тирән тамыры,
Кемгә генә гомер, көч бирмәгән,
Арыш-бодайларның камыры.
Күрче, әнә, кырга дәшә кебек
Игеннәрнең алтын чуклары.
Җилләр искән саен җиргә тама,
Җемелдәшеп көмеш чыклары.
Гашыйк та мин җиргә, бурычлы да
Атам, Анам, Ватан хакында,
Яшим шуңа туган авылымда,
Тугры калып, биргән антыма.
Киң кырларым, туган басуларым, 
Сезгә көн-төн хезмәт итәмен.
Хезмәт җимешем, дип бүләк итәм
Күпереп пешкән авыл икмәген.
Уңыш мул булыр, диләр
Күңел күзе күккә үрли
Җир парына ияреп.
Хыялларым ары үтә –
Болытларга тиярлек.
Китә дә ул урап кайта
Хуҗалык кырларына.
Гашыйк булгач үз җиренә,
Сандугач җырларына.
Челтерәп аккан чишмәнең
Саф, көмеш суларына.
Җылы парлар бөркеп торган
Иген басуларына.
Табигатьнең шушы мәле
Шатлык өсти җаннарга.
Уяналар урман-кырлар,
Бөреләнә таллар да.
Басуларда киң колачлы
Язгы эшләр башлана
Берәү тырмый, берәү чәчә,
Берсе сала ашлама.
Дәртле җанга фәрман өстәп,
Кешенли корыч атлар.
Бер көн елны туйдыра дип,
Белми әйтмәгән картлар.
Бу сүзләрнең асылына
Төшенеп игенчеләр:
Уңар иген, Алла боерса,
Уңыш мул булыр, диләр.
Авыл гына, димик
Авыл үзе –олы дәүләт.
Бар чикләре, ширкәте,
Бар хозурлык, бар горурлык,
Иманасы, мөлкәте.
Бар анда да татлы таңнар,
Тынгысыз хезмәт шавы,
Барыннан да кадерлесе –
Бөртекле ашлык тавы.
Яши авыл эшчәннәре
Җирнең җылысын тоеп,
Ил табыны мул булсын, дип,
Гадел хезмәтен куеп.
Алышмас алар авылны 
Иң гүзәл калага да.
Шау чәчәкле гөлбакчага,
Кылганлы далага да.
Чөнки игенче тәнендә 
Кайный ата-ана каны.
Табигать шушы җирлектә
Дөньяга биргән аны.
Алтыныбыз
Алтын була төрле төстә:
Сарысы, карасы да.
Иң кыйммәте – алтын башак,
Игенче баласына.
Безнең өчен менә алар –
Иң кыйммәтле алтыннар.
Үзебездән арта икән,
Дуслар килеп алсыннар.

Яшик әле

Уфтанмыйбыз, гомер үтте, диеп.
Юк үтмәде гомер заяга.
Саклап калдык илнең күркәм 
			данын,
Нәселебез кала маяга.
Яшик әле изге өмет белән,
Баш очына кәккүк кунганчы,
Тартыйк бергә тормыш кылын,
Соңгы җәябез дә сынганчы.
Көтеп алыйк елның һәр мизгелен,
Урап килсен ап- ак кышлар да.
Без утырткан гөлләр чәчәк атсын, 
Кайтсын көзен киткән кошлар да.
Тартыйк бергә, тартыйк тормыш 			
			кылын
Тәмам күңелебез булганчы.
Яшик әле сиксән, туксангача
Яшик әле йөзгә тулганчы!
Мөслим районы "Авыл утлары" газетасы.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013