Бүген Әдипләр: Әбрар Сәгыйди
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әбрар Сәгыйди


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
Әбрар Сәгыйди

(1895-1939)

Революциягә кадәр үк матбугатта шигъри әсәрләре белән исеме күренгән һәм егерменче еллар татар совет поэзиясендә актив эшләгән шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтев) 1895 елның 14 апрелендә Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан АССРның Апас районы) Кече Кошман авылында туа. 1912—1916 елларда Казанның «Мәрҗания» мәдрәсәсендә һәм Учительская семинариядә белем ала, соңыннан мөгаллим булып эшли. Романтизм рухында язылган беренче шигырьләре 1914 елда «Кояш» газетасында басылып чыга. 1915— 1916 елларда шигырьләре һәм поэмалары («Кыр әбие», «Абыем хатлары») «Шура», «Сөембикә», «Ак юл» журналларында, «Тормыш», «Йолдыз» газеталарында еш басыла, 1916 һәм 1917 елда исә «Сугыштан абыем хатлары», «Ирек азаны» исемле ике шигъри җыентыгы дөнья күрә.
Октябрь революциясеннән соң, 1918—1920 елларда, Ә. Сәгыйди Казанда «Эшче» һәм «Татарстан хәбәрләре» газеталарында әдәби хезмәткәр, секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире булып эшли. Журналист буларак, күренекле партия һәм совет эшлеклеләре (Г. Ибраһимов, В. Шәфигуллин, Б. Мансуров һ. б.) белән якыннан танышу-аралашу, хезмәт ияләре белән тыгыз бәйләнештә яшәү Ә. Сәгыйдинең иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә: аның идея-эстетик карашлары тирәнәя, әдәби осталыгы үсә һәм иҗатының тематикасы байый. Аның бу чор поэзиясендә азат хезмәт, эшче-крестьян союзы, бөтен дөнья эшчеләренең интернациональ бердәмлеге идеяләре төп мотив булып әверелә. Шушы ук елларда язучы әдәби тәрҗемә һәм драматургия жанрында да каләмен сынап карый. Рабиндранат Тагор, Уолт Уитмен һәм пролетар шагыйре Демьян Бедныйның аерым шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, «Сахра кызы», «Ишан улы», «Кызыл тау» исемле пьесаларын яза. «Сахра кызы» драмасы 1928 елны Татар дәүләт академия театрында, аннан соң Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә уйнала.
Ә. Сәгыйдинең Октябрь революциясеннән соңгы публицистик эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. 1919—1921 еллар арасында «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында аның агымдагы төрле иҗтимагый-политик, хуҗалык һәм культура-агарту мәсьәләләрен яктырткан кырыклап мәкаләсе басыла.
1925—1927 елларда Ә. Сәгыйди Зөя кантонының Башкарма комитетында консультант-тәрҗемәче һәм татар телен гамәлгә ашыру инструкторы булып эшли. 1927 елның көзеннән ул мәгариф системасына эшкә күчә: Норлат район бүлегендә инспектор була, Зөя, Ослан, Кошман, Карауҗа һәм Кайбыч мәктәпләрендә укыта.
Әбрар Сәгыйди каты авырудан соң 1939 елның 1 апрелендә туган авылы Кече Кошманда вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ирек азаны: (Хөррият шигырьләре мәҗмугасы).— Казан: Мәгариф, 1917.—31 б. Сугыштан абыем хатлары: [Шигырь белән язылган].—2-басма.— Казан: Шәмсетдин Хөсәенов варәсәсе, 1917.— 16 б.
Яшьләр иле: [Шигырьләр].— Казан: Шәрекъ яшь коммунистлары мәркәз бюросы нәшр., 1921.— 24 б. 10000.— Кит. авт.: Әбү Сәгыйть.
Умарта бакчасы: [Шигырь].— Казан: Татгосиздат, 1930.—15 б. 5000.— Кит. авт.: Әбү Сәгыйть.
Эш курае: [Шигырь]. (III—уку елы өчен).—Казан: Татиздат, 1930.— 12 б. 10000. (Укучы к-ханәсе).— Кит. авт.: Әбү Сәгыйть.

Әсәрләре
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018