Бүген Әдипләр: Сәгадәт Әхмәтшин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәгадәт Әхмәтшин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Флорид Әгъзамов
Шамил Әләветдинов
Тәүфикъ Әйди
Илшат Әминов
Кәүсәр ӘМИНЕВ
Илдус Әмирхан
Марат Әмирханов
Хәмит Әскәров
Рәдиф Әхмәдиев
Шәһит Әхмәдиев
Нәфис Әхмәт
Мөдәмил Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Алтынай Әхмәтова
Ислам Әхмәтҗанов
Мәхмүт Әхмәтҗанов
Фәния Әхмәтҗанова
Сәгадәт Әхмәтшин
Әскыя Әхмәтшина
Харис Әшрәфҗанов
Рәфгать Әһлиуллин

(1952-2014)
Сәгадәт Газиз улы Әхмәтшин 1952 елның 25 сентябрендә Ютазы районының Иске Урыссу авылында туган. Байтак еллар «Баулынефть» идарәсендә бизәүче-рәссам булып эшләгән. Хәзерге вакытта Баулы районының «Хезмәткә дан» газетасында тәрҗемәче. «Миңа алтмыш яшь - дөнья гаме турында уйлану, иҗат итү өчен иң кулай чор», — ди ул үзе.
Аның хезмәттәшләре "Хезмәткә дан", "Слава труду" район газетасы хезмәткәрләре язалар: “29 ел гомерен редакциягә багышлаган Сәгадәт Газиз улы озак еллар җаваплы сәркәтип булып эшләде, соңгы елларда тәрҗемәче вазифасын башкарды. Мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле хезмәттәшебез бик талантлы да иде - оста баянчы, җырчы, рәссам булу өстенә сыннар ясау белән дә мавыкты, шигырьләр, хикәяләр, юморескалар иҗат итте. Шул ук вакытта Сәгадәт Газиз улы бик тыйнак булды, дан-шөһрәт дип тырышмады, иҗат җимешләренең күбесен газетабызда Фәррух псевдонимы белән бирүне хуп күрде. Гомеренең рәхәтләнеп иҗат итәр чорында арабыздан китүе бик кызганыч, урыны оҗмахта булсын”.

Кырау төшкән

Көзге җилдән алма исе килә, 
Әле көзнең шундый халәте. 
Тал-тирәкләр җиргә иелгәндә, 
Күкне кисә кошлар канаты. 

Көн кызуы җанга тимәс инде, 
Иртәләрен кырлар - кырауда. 
Көз турында, әнкәй, синең кебек 
Җырлый алмас инде берәү дә. 

Талгын җилдән әрем исе килә, 
Күз карашың җанга уелган. 
Кырау төшкән көзнең йөрәгенә, 
Алмалары җиргә коелган.

Сулар гына ага...

Яшен булып күккә таралдымы 
Бу заманның сагыш-ярсулары. 
Мин язларны инде үтеп барам... 
Ә күңелдә... ташый кар сулары. 

Яз җилләре чаба юл өстеннән, 
Еллар дәшә ерак офыкларга. 
Таш гасырдан качып китеп барам, 
Чал кылганнар үксеп елап кала.

Гомер түгел, ага сулар гына, 
Яшьлек үтми, кала еллар гына..

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013