Бүген Әдипләр: Суфиян Сафуанов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Суфиян Сафуанов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зидә Садыйкова
Әхмәд Сараи
Мәхмүд Сараи
Гомәр Саттар-Мулилле
Факил Сафин
Флера Сафиуллина
Суфиян Сафуанов
Суфиян Сафуанов

(1934-2009)

Башкортстандагы күренекле татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Сафуанов үзенең күркәм юбилеен билгели - 3 октябрь көнне 75 яшь тулды аңа. Шушы уңайдан 6 октябрь көнне туган ягы – Туймазы районында аны хөрмәтләү чарасы – юбилей кичәсе үтте.
Суфиян Сафуанов Башкортстанда яшәп татарга да, башкортка да бердәй җимешле хезмәт иткән татар галимнәренең берсе. Төрки тамырдан булган шушы ике халыкның әдәбиятын, аларның атаклы әдипләренең әсәрләрен өйрәнүгә бар гомерен багышлады ул.
Башкортстанның Туймазы районындагы Бикмәт авылында туып үскән Суфиян, мәктәпне тәмамлагач, башта Бөгелмә педагогия училищесында укый. Аннан соң, 1950-1954 елларда, Казан дәүләт педагогия институтында, Хисам Камалов, Илдар Юзеев, Суфиян Поварисов, Ләбиб Айтуганов кебек билгеле шәхесләр белән бергә, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Шул елларда ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә ул.
Студент елларында ук фәнгә ныклы тартылган егет институтта аспирантурада укырга кала. Ә 1957 елда Уфага кайтып, СССР Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып хезмәт юлын башлый. 1960 елда яшь галимнең “Али Карнай. Тормыш һәм иҗат юлы” исемле беренче монографиясе бысылып чыга. 1962 елда С. Сафуанов кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
Суфиян Гаяз улы 1952 елдан башлап әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә башлый. Башкортстан һәм Татарстан матбугатында әдәбият тарихы, әдәби бәйләнешләр, заман прозасы хакында һәрдаим мәкаләләре басылып тора аның. 1966 елда Суфиян Сафуанов Башкортстан сүз осталарының Г. Тукайга багышланган әсәрләре, алардан өзекләр тупланган “Тукай Башкортстанда” дигән җыентык чыгарды. Аннан соң да танылган галимнең дистәдән артык китабы, төрле монографияләре дөнья күрде.
Фән өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, С. Сафуанов “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1963 елдан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, иҗади оешманың эшчәнлегендә дә актив катнашып килде ул. Бүгенге көндә БР Язучылар берлеге каршындагы татар язучылары берләшмәсе идарәсе әгъзасы да Суфиян ага.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018