Бүген Әдипләр: Юныс Сафиуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Юныс Сафиуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Юныс Сафиуллин Драматург Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елның 18 октябрендә Татарстанның Зеленодольск районы Бакырчы авылында туган. Башта үз авылларындагы башлангыч мәктәптә, аннан күршедәге Акҗегет авылы сигезьеллык мәктәбендә укый. 1962 елда Казан театр училищесына кабул ителә. Анда укыганда беренче курслардан ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрендә актер булып катнаша башлый, җәйге айларда театр белән Татарстан районнарына һәм Урта Азия республикаларына гастрольләргә чыгып йөрм. 1966 елда театр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны Республика күчмә театрына (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә билгелиләр. Шул ук елда Совет Армиясенә хезмәткә алына, хезмәтен тутырып кайткач, янәдән Күчмә театрда актер булып эшли. 1976 елда А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршында режиссерлар хәзерләүче икееллык Югары курсларны тәмамлый һәм 1981 елга хәтле Казан драма һәм комедия театрында актерлык эшен дәвам иттерә. 1981 елның февраленнән бирле ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башта актер, аннары театрның әдәби бүлек мөдире булып эшли.

Ю. Сафиуллин — җитмешенче елларда татар драматургиясенә килгән сәләтле яшьләрнең берсе. Ул — ике дистәдән артык пьеса авторы. Аларның әле берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардай «Әллә өйләнергә инде?!» (Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1977), «Менә без дә үсеп җиттек...» (Әлмәт драма театры, 1979), «Ни булган бу ирләргә?!.» (Әлмәт драма театры, 1981), «Әбидә кунак егетләр» (Минзәлә драма театры, 1981), «Алмазбулат» (Татар дәүләт академия театры, 1981) кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла. 1983 елда Татарстан китап нәшриятында драматургның пьесалар җыентыгы («Менә без дә үсеп җиттек...») басылып чыкты.

Ю. Сафиуллин—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Менә без дә үсеп җиттек...: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—176 б., портр. 11000.
Билет на завтра: (Вторая встреча): Пьеса в 2-х д. /Пер. с татар, и ред. Р. Назарова.—М.: ВААП, 1979.—73 л. 75.

Аның турында

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. РУХИ БИЕКЛЕК
Ханзафаров Н. Кешеләр матур булсын: («Әллә өйләнергә инде?!» комедиясенең Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә).— Соц. Татарстан, 1978, 8 янв.
Габиди Ә. Көлдерә дә, уйландыра да: («Менә без дә үсеп җиттек...» комедиясе Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә].— Соц. Татарстан, 1980, 24-февр.
Поварисов С. «Менә без дә үсеп җиттек...» [Әлмәт драма театры сохнәсендә. Башкортстанда гастроль].—Соц. Татарстан, 1980, 9 апр.
Ханзафаров Н. «Алмазбулатз». [Татар дәүләт акад. театрында].— Соц. Татарстан, 1982, 28 март.
Исхакова И. Дебют драматурга: Пьеса «Жениться что ли?» на сцене Татарского театра драмы и комедии.—Сов. Татария, 1978, 5 февр.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018