Бүген Әдипләр: Мансур Сафин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мансур Сафин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Мансур Сафин
Шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Габдулла улы Сафин (әдәби тәхәллүсе — Мансур Булгари, Михаил Загорский) 1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Суд-женск шәһәрендә шахтер гаиләсендә туа. Балачак һәм мәктәп еллары Мамадыш шәһәрендә уза. М.Сафин Мамадышта ун сыйныф тәмамлагач, 1966 елда Оренбургка китеп Зенит артиллериясе училищесында хәрби белем ала һәм армия сафында офицер булып хезмәт итә башлый. Ләкин, күп тә үтми, гаилә хәлләре аркасында, ул армиядән китәргә мәҗбүр була. 1970 елда кыска мөддәтле педагогик курслар тәмамлап, Мансур берникадәр вакыт мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, аннары Казан дәүләт университетына укырга керә. Студент елларында матбугатта языша башлый, шигырьләрен, хикәяләрен, татар шагыйрьләре иҗатыннан рус теленә шигъри тәрҗемәләрен бастыра.
1975 елда университетны тәмамлагач, М.Сафин Казанда — инженер-геофизик, Мамадышта партия райкомы инструкторы, Сергиев Посадта — рота һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары, Чаллыда КамАЗ заводларында штаб башлыгы булып эшли. Берничә ел Чаллы дәүләт педагогия институтының татар филологиясе факультетында укыта, шунда эшләгәндә «Татар поэзиясендә пейзаж образлары системасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Сиксәненче-туксанынчы елларда Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бюросы директоры, вузара әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, «Аргамак» әдәби-нәфис журналының баш мөхәррир урынбасары, «Бизнес-класс» газетасының мөхәррире дә була. Ул «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исем йөртә. Хәзерге вакытта М.Сафин профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Мансур Сафин татар һәм рус телләрендә яза, тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. Ул — ике дистәдән артык шигырь һәм проза җыентыклары, тәрҗемә китаплары авторы. Алар арасында «Мамадыш таңнары» (1992), «Хәерле иртә» (1994), «Надежда, Вера и Любовь» (1994, рус телендә) исемле лирик шигырь тупланмалары, «Кәнфиттән дә тәмлерәк» (1996), «Сер-бакчага сәяхәт» (1997), «Сыерчык бураны» (2004) исемле балалар китаплары, тәрҗемә бабында рус шигъриятеннән М.Цветаева һәм Н.Рубцов җыентыклары бар. Татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә ул аеруча нәтиҗәле эшли. Көндәлек матбугат битләрендә, үз вакытында бигрәк тә «Аргамак» журналы сәхифәләрендә (русча өлешендә) аның тәрҗемәсендә Кол Шәриф, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Габделҗәббар Кандалый, Зыя Ярмәки, Нур Баян, Гамил Афзал, Нәҗип Мадьяров, Газиз Кашапов, Габдулла Шәрәфи, Гакыйль Сәгыйрев һ.б. каләм ияләре иҗатыннан күп кенә тезмә һәм чәчмә әсәрләр, ә Эдуард Касыймов, Мәгъсүм Насыйбуллин, Заһирә Гомәрева, Рәшит Бәшәр, Галимҗан Гыйльмановларның аерым китаплары басылып чыга.
М.Сафин газета-журналларда, күмәк җыентыкларда, махсус басмаларда дөнья күргән төбәк тарихына, археологиягә, әдәби процесска кагылышлы язмалары, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре, очерклары белән дә укучыларга яхшы таныш. Ул берничә тапкыр «Ел китабы» бәйгеләрендә призлы урыннар яулый, балалар әдәбияты өлкәсендәге уңышлары өчен Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
М.Сафин — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мамадыш таңнары: шигырьләр. — Мамадыш, 1992. — 46 б. — 4000 д.
Хәерле иртә: шигырьләр. — Чаллы: КамАЗ, 1994. — 64 б. — 2000 д.
Кәнфиттән дә тәмлерәк: балалар өчен шигырьләр. — Чаллы: КамАЗ, 1996. — 186. —2000 д.
Сербакчага сәяхәт: табышмаклар. — Чаллы: КамАЗ, 1997. — 166. — 2000 д.
Сербакчага сәяхәт: табышмаклар. — Казан: Татар. кит. нөшр., 2000. — 24 б. — 5000 д.
Сыерчык бураны: шигырьләр, табышмаклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 48 б. — 2000 д.
Челнинские эпиграммы ишаржи: стихотворения. — Наб. Челны, 1993. — 20 с. — 500 экз.
Надежда. Вера и Любовь: стихотворения. — Наб. Челны, 1994. — 64 с. — 2000 экз.
Край былинный, Мамадышский: краеведческий сборник. — Вып. 1. — Наб. Челны, 1994. — 64 с. — 2000 экз.
В огонь — во имя жизни: краеведческий сборник. — Наб. Челны, 1998. — 48 с. — 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хисмәтуллин Р. Тыйнак матурлык // Нур (Чаллы). — 1995. — 26 гыйнв.
Газизов М. Өлгер каләм иясе // Аргамак. — 1995. — №8. — 113-115 б.
Гомәрева 3. Чаллы язучысы бенефисы // Шәһри Чаллы. — 1996. — 20 дек.
Ә с ә н о в Г. Унөч сорау Мансур Сафинга // Заман. — 2002. — № 1 (гыйнв.).
Сираҗи И. Песиләр дә кешеләр шикелле... // Мәдәни җомга. — 2002. — 25 окт.

* * *
Сафин Л. Марина Цветаева — на татарском языке // Аргамак. — 1997. — №12. — С. 198-199.
Прихожан П. Пространство ожидания добра // Аргамак. — 1999. — № 5-6.a — С. 116-117.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018