Бүген Әдипләр: Галия Сәетшина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Галия Сәетшина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй

Галия Заһир кызы Сәетшина 1940 елның 16 маенда Азнакай районы Зур Сукаеш авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә махсус курслар узып, гомере буе сәүдә өлкәсендә бер урында эшли, хезмәт ветераны. Әтисе Заһир бик оста гармунчы (ул сугышта һәлак була), әнисе бик матур җырлый торган булган, шуңа күрәдер, Галия җырга-моңга гашыйк булып үсә. Укыган вакытта концертларда җырлый, бии. Яшьтән үк такмаклар чыгарырга ярата. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Чатыр тауны йөрәк сагына

Язлар җитү белән, кәккүк моңы 
Тагын кайта Чатыр тавына. 
Бөдрә каеннарны иркәләгән 
Чатыр тауны йөрәк сагына.

Тау битендә аның кылганнары: 
- Хуш килдегез! - диеп утыра. 
Итәгендә челтер-челтер чишмә 
Саф сулары белән чакыра.

Бу якларга килгән һәрбер кеше 
Менеп карый Чатыр тавына. 
Гүзәллеген күреп, күңелендә 
Алып китә әллә канларга.

Кай җирләрдә генә йөрсәк тә, 
Туган якка һәрчак тартабыз. 
Гүзәл табигатен, чишмә суын, 
Чатыр тауны сагынып кайтабыз.

Рәхмәт, ветераннар!

Җиңү көне. Рәхмәт, ветераннар, 
Сез лаеклы моны күрергә. 
Баш иябез сугыш кырларында 
Ятып калганнарга мәңгегә.

Кырык бернең ямьле июнь ае 
Күпме канатларны каерган. 
Туган җирдән, газиз баласыннан 
Мәрхәмәтсез сугыш аерган.

Авыр еллар, кара кайгылардан 
Сызлагандыр сезнең йөрәкләр. 
Мул тормышта гомер кичерегез, 
Бездән сезгә - изге теләкләр.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018