Бүген Әдипләр: Лилия Садриева
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лилия Садриева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
Лилия Садриева
Л.Садриева Мөслим районының Дусай авылында 1962 елның 14 апрелендә туа. Дусайда – башлангыч, Баек мәктәбендә урта белем алып, Казан Дәүләт Культура институтына – режиссерлык факультетына укырга керә.
1982 елда Баек авылы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. 1985 елда “Авыл утлары” газетасы редакциясендә эшли башлый, ә 1986 елдан аңа район мәдәният йортына инспектор вазыйфасы йөкләнә.
2002 елның җәендә Лилия үзенең беренче шигырьләр китабын чыгара – “Өр яңа яз” исемле китабына аның йөздән артык шигыре, дистәгә якын җыры һәм багышлаулары урын алган. 2012 елда "Күңелләр чәчәк тели" исемләнгән китабы чыкты. Районның үзәк китапханәсе директоры булып эшли.

"AК МОҢГА ТӨРЕР ИДЕМ!.."

Бер шигырьдәге ике юлны укыгач, йөрәк дертләп куйды: "Ыкта боз киткән, диләр... Юраучы булды микән?' Чү, миңа бик тә таныш, якын халәт, ләбаса, бу! И туган як... Язларың челтери синең, көзләрең саргая, кышларың буранлый... Минсез генә... Миннән башка әнә шул могҗизаларны иминлеккә-бәхеткә юраучылар әле дә бармы? Гомумән, табигатьне кеше күңеленә юраучылар бармы әле?
Бар, әлбәттә. Андый юрамышларны, әдәби сүз белән, шигырь дип атыйлар. Юраучының да әдәби исеме бар - шагыйрь.
Якташым — Мөслим кызы, яшь шагыйрә ЛИЛИЯ САДРИЕВАның каләменнән төшкән сүзләр энә шул хакта уйландырды мине.
Моннан берничә ел гына элегрәк Мөслим үзешчәннәре Казанны гөрләтеп киткәннәр иде. К. Тинчурин театры сәхнәсеннән әнә шул чакта Лилиядә шигырь укыды. Үз ягымның әдәбиятка мөкиббән кешеләре минем өчен һәрвакыт куаныч. Бигрәк тә, коммерция дигән замана шаукымы адәм балаларын шигърияттән биздерергә, үз колы итәргә тырышкан чорда күңелендә шигырь уты талпынган яшь кеше минем өчен кадерле. Лилия үзенең шул чакта укыган шигырьләрендәге ямь һәм гамь белән сөендерде мине.
Иң куанычлысы шул: Лилиянең кайсы төбәк баласы икәнен, кайсы як былбылларын тыңлап, кайсы чишмәләрнең суын эчеп үскәнен, яшәгәнен шигырьләреннән сизенеп, тоеп була. Шагыйрь өчен бу - ифрат та мөһим сыйфат. Чын шагыйрьләрнең акылы да, тормыш юлы да, тормыш фәлсәфәсе дә, фаҗигасе һәм тантанасы да - барысы да шигырьләрендә.
Дусай авылы кызы, үз авылын уйлап, болайди: "Каеннары бигрәк якын миңа... Әллә бергә-бергә үскәнгә?" Мин аны аңлыйм. Ак каеннар аның өчен матур агач кына түгел, авылдаш, чордаш, хистәш-күңелдәш үк икән, ләбаса! Йә, ак каенның үзе белән авылдаш булу бәхет түгелмени! Мин үземдә, авылыма кайткач, балачагыма шаһит агачлар белән: "Нихәл, авылдашлар!" - дип күрешеп-исәнләшеп йөрим.
Ә, югыйсә, тормыш ак каеннары белән генә түгел, үзенең реаль тетрәнүләре, кырыс гамәлләре белән дә күңелгә кагыла, хәтта, кыйнарга-имгәтергә тели. һәм шагыйрә көрсенеп, уфтанып ала:
"Әй язмыш, җанымны кыйнама...
Мин кунак бу кыргый дөньяда!
Әнә, күр, таң ата... Өр-яңа...
Ә җанда - соңарган хыяллар.
...Мин кунак бу кыргый дөньяда?

Менә тагын бер моңсу шигырь: "Кар төшә уйлана-уйлана,
Тәүге кар - ак шатлык дөньяга...
Тик нигә күңелгә ямансу?
Ап-ак кар ник болай карасу?"

Менә шулай... Дөнья а чык ак йэки а чык кара төстән генә тормый. Полутоннар да бар әле. Катнаш төсле, күчешле төсләр бар. Менә шуны тойган шагыйрь генә хиснең нәзбереген - карасу ак карын күрә ала.
Болгавыр чорга юлыккан күңелләрнең халәте борчый шагыйрәне. Алар исеменнән сөйли, алар өчен ачына ул.
"Әллә ничек кенә үтә гомер...
Бер урында тора тулганып.
Ни күрербез - тик бер Ходай белә!..
Әллә нинди генә дөнья бу! "

Әйе, замана үзгәрә, табигать үзгәрә... Ямьле балачакны уйлап: "Моңнарына уралдырган сандугач киткән инде..." -дип көрсенәсең. "Үткән дәверләрнең җан авазы - тышауланган атның тавышы", - дип тынып, туктап, уйланып каласың.
Лилия өчен безнең Мөслим - "җаным яралган илем..." һәм аның теләге шагыйрьләрчә садә, саф, изге:
"Туганымдай газиз, якын
Авылдашларым минем,
Былбыл булып Дусаемны
Ак моңга төрер идем..."

Мөслимнең без каршылаган язлары бар иде. һәм, әлбәттә, Мөслимнең Лилия таныган, Лилия татыган язлары - өр-яңа язлары бар:
"Туган якны төреп, кинәндереп
Илаһи бер назлы төсмергә.
Яшәү дәрте өстәп кешеләргә
Өр-яна яз килә Мөслимгә!.." Бирсен Ходай, гел шулай була күрсен. Беркемнең дә язы кабатланмый, һәм һәркемнең дә язы - өр-яңа. Өр-яңа яз ул - табигатьнең шагыйрьләнеп-илһамланып шаулап алган бер мәле. Беренче китабына фатиха биреп, мин шагыйрәгә өр-яңа язлардан дәртләнеп яшәрлек иҗат гомере телим.
"Яз" сүзе үзе үк "яз!" дип тора, ләбаса. Яз, Лилия! Гел өр-яңа бул! Гамьле һәм ямьле бул!

ЗӨЛФӘТ, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Татарстанның Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018