Бүген Әдипләр: Фоат Садриев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фоат Садриев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Фоат Садриев

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963—1970 елларда башта Сарман, соңыннан Мөслим районы газеталарында әдәби хезмәткәр, -бүлек мөдире, Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли. 1970—1972 елларда Ф. Садриев Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның октябреннән 1981 елның көзенә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район газетасының редакторы хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981 —1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф. Садриев—1962 елдан КПСС члены.

Фоат Садриевның «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле беренче комедиясе 1970 елда «Идел» әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң...», «Кондырлы кодачасы» исемле пьесаларын яза. 1976—1980 елларда аларның өчесе дә Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы каршы алына. 1981—1982 елларда автор авыл тормышыннан «Иртәгә нидер булачак» һәм «Тозлы бал» исемле драмаларын төгәлләде. Ф. Садриев хикәяләр дә яза. Аның хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан образлары, йөгерек теле һәм халыкчан юморы белән җәлеп итә.

Ф. Садриев—1981 елдан СССР Язучылар союзы члены.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

Аның турында

НАМУСЛЫ КЕШЕЛӘР

"...Аны кемнәр генә нинди генә хурлыклы сүзләр белән тамгаласалар да, кемнәр генә нинди генә ачулы күз карашлары белән чәнчесәләр дә, Нуриасма үзенең алар өчен буй җитмәс биеклектә торуын аңлады".
Ф. Садриев, "Таң җиле".

Бу язмабызга исем итеп алынган "намус" төшенчәсен күргәч бәлки күпләр, бигрәк тә яшь буын вәкилләре, сәерсенеп китәр, аптырашта калыр. Чөнки соңгы елларда без ул сүзне, ул төшенчәне онытып ук барабыз бугай инде. "Яңа икътисади һәм сәяси шартларга бәйле рәвештә", ягъни җәмгыятьтә капиталистик мөнәсәбәтләр урнаша бару сәбәпле, без хәзер үзебезгә яңа юнәлеш, яңа кыйбла табарга телибез, ахрысы.

Ләкин ныклап уйлаганда бу мөмкин эшме икән соң? Без моңарчы озак еллар буе үз күңелләребездә йөрткән рухи идеалларны тиз генә бүтәнгә алыштыра алабыз микән?

Танылган прозаик Фоат Садриевның романнары һәм повестьлары безгә бу хакта уйлану өчен гаять мул азык бирә, чөнки аларда җәмгыятебезнең соңгы егерме елдагы тормышы үзенең бик тә типик чагылышын таба.

Язучының "Казан утлары"нда басылган "Таң җиле" романы турында 1993 ел буена журнал битләрендә зур сөйләшү барды. Бу сөйләшүгә инде унбиш еллап гомер үтсә дә һәм шул сәбәпле байтак фикерләр онытылган булса да, аның бөтен барышын, эчтәлеген хәзер яңартып торасы килми. Бары тик безнең менә хәзерге тормыш, бүгенге әдәбият өчен ул әсәрнең һәм шуңа бәйле рәвештә әлеге сөйләшүнең әһәмиятен генә ачыклап китәсе килә. Ул рухи-әхлакый яктан "искермәде" микән? Хәзерге тормыш, димәк, капиталистик мөнәсәбәтләр урнашкан яңа яшәеш өчен, әлеге романның әһәмияте нәрсәдә? Унбиш ел вакыт узганнан соң без ул романга ничек карыйбыз, аны ничек аңлыйбыз, ничек кабул итәбез? "Читтән караганда аны фәрештә дип кабул итәргә мөмкин иде: кардай ак озын күлмәк, кардай ак яулык астыннан кардай ак чәчләр күренеп тора... Әнә ул, ак фәрештә сыман, ямь-яшел Ык буена килеп басты, чыкка юешләнгән чүәкләрен янәшә китерде, йөзе илаһи кыяфәткә керде..."

Романның иң беренче юлларында ук укучыга әнә шундый фәрештә сыман тәкъдим ителгән Нуриасма, чыннан да, әсәр дәвамында да шул югарылыкта торып кала. Уллар һәм оныклар үстергән гап-гади бер авыл әбие Нуриасма әсәрдә ялганга, алдауга, хәйләгә каршы куела. "Ә ялган үзе, аңа төртеп күрсәтеп торуга карамастан, кимемәде, көчәйде генә. Ялганлаучылар тагын да хәйләкәррәк була бара... Мизхәте дә шундый булыр микәнни?"

Ләкин Нуриасманың үзенең ныклы карашы менә мондый. Безнең хәтергә бик озакка сеңеп калачак әлеге җавап аның килене Мәдинәгә әйткән сүзләрендә чагыла:

—"Их, кызым, кызым,—диде ул аның бирчәеп беткән кулларын сыпырып.— Күзгә күренмәс әйберләр җимерелә шул... Син бүген бернинди начарлык эшләмәдем дип уйлыйсың. Булса да, әз генә, энә очы кадәр генә гаебем бардыр дип уйлыйсың. Ялгышасын, кызым. Өрфия калынлыгы гына түбән төш—син беттем дип уйла. Ә өрфия калынлыгы күтәрелү өчен каймакта бер кеше гомере дә җитми. Кем белә, моның өчен берничә буын тормышы кирәктер..."

Нуриасма холкы-табигатенең асылын ачып салган бу сүзләр әлеге әңгәмәдә шактый урынлы килеп чыга чыгуын, ләкин шулай да, без укучылар аларда күбрәк авторның фәлсәфи уйлануы чагыла дип саныйбыз. Һәм моннан романга һич тә зыян килгән дип булмый. Чөнки образлы фикерләү шартлылыгы иҗатчының моның ише алымнарына киң юл ача ул.

Әйе, кешелек җәмгыятенең рухи-әхлакый үсеше бик тә акырын бара. Үтә дә авырлык белән бара ул. Ә кайсыбер чорларда—мисалга без яшәгән елларны алырга мөмкин—ул үсеш тукталып ук кала, җәмгыять аска таба да тәгәри башлый. Мондый елларда акча һәм тамак колына әверелгән кешеләр "намус", "иман", "гаделлек" дигән иң төп ориентирларны—яшәеш кыйбласын бөтенләй оныталар, кирәкмәгән нәрсәгә санап аларны юл читенә үк атып бәрәләр.

Андый вакытларда Нуриасма кебек намуслы кешеләр күңелендә менә мондый кичерешләр туа: "...Әйтерсең лә аның өстенә коточкыч стена акрын гына ава иде. Аны аудармый калу мөмкин түгел, ул берүзе, янында ярдәмгә беркем дә юк иде... Дөрес, бу күренмәс стенаның теге ягына чыгып, үзеңне сытылудан коткарып була. Бәлкем шулай итәргәдер?"

Колхоз рәисенә каршы бармас өчен роман геройларының барысы да диярлек милиция тикшерүчесенә ялган күрсәтмә биргәч, "бу якта" бер ялгызы торып калган Нуриасмада әнә шундый уйлар туа. Әйе, "Таң җиле" романы героинясы Нуриасма бүтәнрәк холыкка ия шул. Ул көтүдәге малларның берсе кебек кенә түгел. Ул—олы хәреф белән Кеше дип языла һәм горур итеп әйтелә торган зат. Шуңа күрә Нуриасма күңеленә килгән менә бу уйлар әсәрнең бөтен барышы белән аклана. Аннан соң алар без күрергә, без ишетергә теләгән уйлар да бит әле:

"Юк, диде ул үз-үзенә. Стенаны аудармыйча тотып торучылар кирәк. Нуриасма ак нур булып аларны чакырачак. Ул үзе хәзер кирәкми. Бөтен өмет аларда, аны күрүчеләрдә, аңа иярүчеләрдә..."

"Фәрештә кебек" дигән чагыштырудан башланган романның уртасындагы "ак нур булып" дигән сүзләр, чыннан да, Нуриасма образының бөтен әһәмиятен, рухи-эстетик кыйммәтен ачып сала.

Сүз уңаенда әйтеп китсәк, Нуриәсманың әлеге фикере безнең моңа кадәрге әдәбиятыбызның да асылы, төп максаты иде бит ул. Чыннан да, моңа кадәр иҗат ителеп халкыбыз күңеленә яткан, аның күңеленә хуш килгән иң яхшы әсәрләребез алар нәкъ менә шундый "ак нур" кебек көчле тәэсир итүләре, аклык-пакьлек, сафлык, гаделлек үрнәге булулары белән көчле һәм кадерле иделәр. Нәкъ шушы мәсьәләдә үткән гасырның җитмешенче елларында әдипләр арасында фикер каршылыгы да килеп чыккан иде. Бер иш язучылар әдәби әсәр геройларының укучыга үрнәк булырга тиешлеген хуплады (Г. Әпсәләмов һ.б.), ә икенчеләре исә образлар гыйбрәтле язмышка ия булса яхшырак дигән фикер үткәрде (А. Гыйләҗев һ.б).

Аннан соң күп еллар үтте. Әдәбиятыбызда гыйбрәтле геройлар шул кадәр күп үрчеде ки, хәтта хәзер әдәбиятыбызның тәрбияви көче турында сүз йөртүе дә авырлашты. Тулаем әдәби әсәрләр, бигрәк тә проза әсәрләре, тормышка шулкадәр дә нык якынайды, хәтта аларны күп чагында чынбарлыкның турыдан-туры копиясе дә дип карарга мөмкин кебек. Ягъни әйләнә-тирәдә без нәрсә күрсәк, әдәби әсәр дә еш кына шуны тәкъдим итә башлады. Бу хәл соңгы елларда бигрәк тә уртакул талантка ия язучылар иҗатында күзәтелә.

Әнә шундый әсәрләргә каршы итеп Фоат Садриевның икенче бер әсәрен—1987 елда язылган "Шаһзаманов эше"—повестен куясы килә. Бу әсәрнең башланып китүе үк инде бүтән рухта, башка аһәңдә:

"Мондый хәл килеп чыгар дип колхозда беркем дә уйламаган иде..."

"Илһамның дөп-дөп басып, бик сәер кыяфәттә килүен күреп, барысы да аңа таба борылдылар. Бригадир Латыйпов, унга тайпылып уртадан юл бирде. Илһамның йодрыклары гына түгел, иреннәре, күзләре дә ачу белән кысылды, уң як яңагы дерт-дерт тартышты. Яхъя, нәрсәдер сизенеп, көлүеннән туктап калды, аның күзләре киерелеп ачылды. Ләкин инде соң иде: Илһам тимердәй йодрыгы белән аның яңагына китереп кундырды. Бу шулкадәр тиз, шулкадәр көтмәгәндә булды ки, барысы да аяз көнне яшен суккандай катып калды. Яхъя мәтәлеп китте һәм чәчәк түтәлен әйләндереп алган тимерчыбык рәшәткәгә башы белән төртелеп, туктап калды. Читтәрәк торучылар да бу якка борылдылар, идарә алды "аһ" итте".

Юк, без хәзер экраннарда һәм китапларда күпләп очрата торган чираттагы "боевик" түгел бу. Повестьның башына ук урнаштырылса да ул—әсәрдәге бердәнбер шундый күренеш. Ә аның бөтен калган өлеше әнә шул вакыйганы тикшерүгә багышлана. Әсәр иң тәүге биттә үк җитди интрига тудырып, укучыны соңгы битләргә кадәр киеренке халәттә, кызыксыну, җавап табасы килү халәтендә тота. Ә җавап ул чынлап та нинди соң?

Матур гына гаиләсе булган, хатыны белән бергәләп балалар үстергән, колхозда да алдынгы саналган, яхшы колхозчы һәм әйбәт кеше буларак партиядә торган Илһамның әлеге гамәленең сере бик тирәндә ята. Ул сергә бару дәвамында без, укучылар, баштарак ялгыш (яисә тулы булмаган) жавапка да килеп юлыгабыз. Чөнки Илһам яшь чагында әлеге Яхъя исемле агрономның хатыны белән йөргән була. Чын сөю утында яна-яна! Тикшерүче башта Илһам әнә шуның өчен Яхъядан үч алган дип тә уйлый. Әмма Илһам мондый җавапны расламый: "Юк, мин аның өчен сукмадым!"—ди.

Бу уңайдан повестьтагы бер бик хикмәтле эпизодны искә алмый үтү һич мөмкин түгел. Илһам белән бик яратышып йөресә дә, Гөлзада Яхъяга кияүгә чыккан бит инде, алар бергә яшәп яталар. Күпмедер вакыт үткәч Илһам да өйләнергә була һәм нәрсә эшли дисез? Ул шушы адымга рөхсәт сорап Гөлзада янына килә. "Син рөхсәт итсәң, мин өйләнер идем..."—ди!

Белмим, бу эпизодны язучының иҗади фантазиясе тудырдымы икән, әллә автор чыннан да тормышта булган шундый бер очракны күреп, ишетеп алганмы—әмма ул Илһамның холкын, табигатен, аның бөтен барлыгын шуның кадәр төгәл ачып бирә—шаклар катарсың! Менә шуннан соң инде син Илһамны алдагы роман героинясы Нуриасмага иш түгел дип әйтеп кара!

Әйе, алар икесе дә—Нуриәсма да, Илһам да—намуслы кешеләр. Беренчесе колхоз рәисен яклар өчен генә ялган сөйли алмый, ялган адым атлый алмый, ә бусы—үзен ялганга этәргән агроном Яхъяга сугып җибәрә. Чөнки Яхъя, төнлә тракторчы Илһамның басуны бик үк төгәл күрмәвеннән файдаланып, анда үскән менә дигән борчакны юк иттергән! Тикшерергә киләсе түрәләргә үзе яхшы булып күренер өчен! Әнә шундый пычрак максат белән!

Яхъяның әнә шул әшәке ялганын, үзенең бик тә нык алданганын иртән көн яктыргач кына аңлаган Илһам иңде нәрсә эшләргә дә белмичә, ярсый-ярсый авылга кайта, өенә кереп тынычлану өчен дип байтак кына хәмер каба. Әмма алай да тынычлана алмагач, идарә янына китә... Ә анда Яхъя исә, үч иткәндәй, рәхәтләнеп көлә-көлә басып тора! Шул вакыттагы Илһамның халәте безгә бик тә аңлашыла: теге вакытта аның сөйгәнен тартып алган әлеге нахал Яхъя аны тагын бер мәртәбә алдады бит! Әле җитмәсә, хәзер Илһам килгәндә, башларын артка ташлый-ташлый көлеп тора! Тантана итә!

Шуңа күрә әсәрдә намуслы Илһамның Яхъяга саллы гына итеп берне кундыруы, тегесенең исә мәтәлеп үк китүе—укучы көткән, теләгән гамәл буларак кабул ителә.

Илһамны партиядән чыгарырга теләүләре һәм шуның өчен аның бик нык борчылуы уңаеннан биредә мәрхүм әдибебез Тәүфикъ Әйди фикере искә төшә. "Партиядән чыгарылу—шундый зур кайгымыни -соң ул?"—дигән шик белдергән иде ул бер язмасында. Аның бу фикере белән килешәсе килми. Чөнки бит Илһам партиягә чын күңелдән ышанып кергән. Иң намуслы кешеләр партиясе дип кергән. Һәм андый кешеләр партиядә чыннан да бик күп иде алар! Менә шундый дип уйланылган партиядән чыгарылу, ул—әлбәттә—рәхәт түгел! Конкрет чор һәм намуслы, ихлас кеше табигате эченә кереп карый алсак—без моны яхшы аңлыйбыз. Шул ук вакытта, Илһамның әлеге хис-кичерешләре, "искергән" һәм безнең чор өчен һичнинди дә әһәмияте булмаган кичерешләр дә түгел. Чөнки биредә үзенә күрә бер коллективның, бер җәмгыятьнең аерым шәхесне читкә тибәрүе, үзеннән кууы турында бара. Ә бу хәл теләсә кайсы чорда да кешегә зур психологик киеренкелек алып килә.

Югарыда телгә алынган "Таң җиле" һәм "Шаһзаманов эше" әсәрләре турында сүз алып барганда, бу реалистик проза әсәрләрендәге романтик агымның да көчле, булуын әйтмичә мөмкин түгел. Ә романтик-күтәренке хис-кичерешләргә аеруча игътибарлы булу һәм аларга әсәрдә зур урын бирү—белгәнебезчә укучыга тәэсир көчен бик тә арттыра.

"Алар җир куенындагы бөртекләрнең шытуын, карындагы баласының тәүге тибүен ана кеше ничек сизсә, шулай сизәләр. Шушы басуларда талгын җил кайнар рәшә белән кочаклашып, иген басулары өстендә ауный-тәгәри уйнаса, аларга артыгы кирәкми. Алар башаклар белән талгын җилләрнең кыз белән егет кебек серле пышылдашканын аңлыйлар, шуны җыр итеп күңелләрендә йөртәләр, мирас итеп балаларына тапшыралар...

Илһам белән Габделхәй шушы уйларны уйлап утырдылар да утырдылар. Сүзләр кирәкми иде, һәммәсе—авыл урамнары, ындырлар, бакчалар, басулар, болыннар, сулар, әрәмәләр—аларның аяк астында җәйрәп ята, төсләр булып күзгә, исләр булып борынга тула, җил булып битләрдән сыйпый, кыскасы, табигать үзе сөйли, ул сөйләгәндә сүзләр артык, дәшмичә тыңларга гына кирәк иде. Бөтенесе садә, аңлаешлы, саф, ачык, якты, гади, матур, моңлы һәм тантаналы иде. Бернинди тавыш та, сүз дә, дәшү дә, кушу да, кисәтү дә, әйдәкләү дә кирәкми; шушылай тып-тын, дәшми аңлашудан да ләззәтлерәк һәм бөегрәк нәрсә юк иде..."

Без югарыда сүз алып барган әсәрләрдән тыш Ф. Садриевның тагын биш повесте бар. Иң элек аларның "Көлми торган кеше" исемлесенә тукталыйк. Әсәрнең төп герое—шулай ук авыл кешесе, шулай ук механизатор һәм шулай ук үтә дә намуслы кеше.

Әмма биредә инде автор үзенең героен бүтәнрәк яссылыкта, башкарак мөхиттә күзәтә. Гаилә мөхитендә.

Газизҗан яшьлегендә яратып өйләнгән чая һәм чибәр Каҗәр соңга таба авылның "яңа татары"—халыкка ялган аракы сатып баеп киткән Халит белән чуала башлый. Армиядә авариягә эләккән, аннары авылда эшләп йөргәндә "Беларусь" тракторы белән кышкы салкын төндә юлда кунган һәм үпкәсенә салкын тидергән Газизҗан исә еш кына авыргалап ала... Менә шушындый хәлдә калган намуслы ир... Күргәнебезчә, ситуация бер дә гади түгел. Хатынын аерып кына да мәсьәләне хәл итәм димә: чөнки Газизҗанның яраткан малае да бар, аннары соң ул хатынын чынлап та көчле сөю белән сөя.

Алайса ул нишләргә тиеш соң? Менә шушындый авыр хәлдә калган, бик күпләрнең (бигрәк тә авылда) аннан чыгу юлын таба алмаенча иң соңгы адымга барулары—үз-үзләренә кул салулары— мәгълүм. Әмма Газизҗан алай эшли алмый. Бу чактагы геройның психологик халәте повестьта менә мондый тәэсирле юллар аша бирелә:

"Малаен өзелеп яратмаса, аны ятим итмим диеп җан атмаса, ул ике дә уйламас, йә Һаҗәрне аерып җибәрер, йә үзе өйдән чыгып китәр иде. Боларның берсен дә эшли аямаганлыгын аңлагач, ул коточкыч карарга килде. Бу карар үзенең хурлыклыгы белән төрмәдән дә хәтәррәк иде: малаен кеше иткәнчегә кадәр хатынының хыянәтен күтәреп йөрергә, төртеп күрсәтеп көлсәләр, мыскылласалар да—түзәргә. Бу хурлык Газизҗанның төн йокыларын качырды, яшәү ямен суындырды, аны төртмә теллегә әверелдерде, бөтенләй елмаймас-көлмәс итте. Ул хәзер авылда берүзе бөтен кешедән аерылып торучы түбәнсетелгән зат иде. Ләкин Газизҗан, ир буларак түбәнсетелсә дә, баш ияргә теләмәде, эштә өстен калды, алдап-йолдап, селәгәй белән майлап йөрүчеләрне, кемнең кем булуына карамастан, усал быжан кебек рәхимсез чакты, кайчакта якаларыннан алды".

Ф. Садриев үзенең менә шушы намуслы героеның тормышын бик күп төрле ситуацияләрдә күзәтә. Менә Газизҗан, Казанга дәваланырга дип килгәч, авылдашы, ялгызы гына яшәп ятучы Фирдәүсәне очрата. Алар Фирдәүсәнең фатирына кайталар.

"—Синең өчен миңа кыен бит, Газизҗан.
—Нишләп?
—Шулкадәр куркып, куырылып утырасың..."

Автор төзегән менә шушы кыска гына сөйләшү үзе тулы бер күренешне күз алдына китереп бастыра. Биредә гомер буена авылда яшәгән кешенең яп-якты һәм чиста-пөхтә (ялгыз хатын бит!) бүлмәдә бөтенләй югалып калуы да, Фирдәүсәнең исә үз авылдашын һәм чордашын чын күңелдән кызгануы, аңа бу моментта ярдәм итәргә теләве дә, соңгы араларда үтә күп хәлләр кичергән Газизҗанның байтак еллар очрашмаган кыз алдында үтә кыенсынуы да—һәммәсе дә күренә, чагыла.

Ә инде бергә утыра-утыра аралар җылынып киткәч, Фирдәүсә аның җырлавын үтенә—чөнки ул аның яшь чакта матур җырлаганын белә. Шул чакта Газизҗан җырлаган җыр аның бар язмышын ачып сала:

Җәйгә чыксам, бар йөргәнем 
Урман белән кыр гына...а-ай... 
Нигә миңа җырламаска, 
Бар шатлыгым җыр гына-а-ай...
Ә җырлаучы шушы ирне язучы менә болай тасвирлый: "...аның һәр күзәнәге агып торучы кайнар моңга әверелгән. Бу моң кеше гомеренә йомгак ясый, адәм баласының чиксез газиз нәрсәдән мәңгегә аерылу ачысын сөйли, бер үк вакытта аны ниндидер илаһи бөек җиһан белән куша..."

Шушындый шигъри юллар, чыннан да, прозаик Ф. Садриев каләменең үтә тирән, үтә четерекле халәтләрне дә психологик яктан төгәл итеп, ә без укучылар өчен хисле, тәэсирле итеп ача, җанландыра алуын раслый.

Бу повестьны укыганда без төп герой Газизҗан белән Фирдәүсәнең бергә булуын, кавышуын өмет итә башлыйбыз, һәм бу табигый да булыр иде кебек. Әмма... әмма Газизҗан барыбер намуслы Газизҗан булып кала шул! Әсәрнең иң ахыргы битендә—Фирдәүсә машина белән аны алырга дип авылга кайткач: "...Ул Фирдәүсәнең күзләренә ярдәм сорагандай төбәлде, теле әйләнмәде, яргаланган иреннәре кызганыч дерелдәп бер ачылды, бер ябылды, тамак төбе белән еш-еш сулап алды. Ахырда ул бөтен барлыгы белән этеп бер сүз чыгара алды:

—Бул... мый..."

Үзенең ни өчен Фирдәүсә белән бергә яшәргә шәһәргә китә алмавын Газизҗан сүзләр белән әйтә алмый. Әмма биредә язучы икенче бер отышлы алым куллана— ул Фирдәүсә күзләре белән Газизҗанны күзәтә: "Газизҗанның кулы коточкыч авыр, имән кайрысыдай кытыршы иде, аңардан туфрак, май һәм җир исе килә иде. Әйтерсең лә бу кул түгел, ә бәлки мәңге шушы җирдә үсүче, ләкин күзгә күренмәс пәһлеван агачның бер тере тамыры иде".

Әйе, биредә Газизҗанны авылда калдырып автор һич тә конъюнктур гамәл кылмый, ягъни әсәр герое әйбәт адымнар гына ясасын дип тырышмый. Биредә образның объектив эчтәлеге, асылы шундый. Газизҗан—чынлапла шәһәр җирендә яши дә, түзә дә алмас иде. Без үзебез дә—кичәге миллионлаган авыл кешеләре, бүген шәһәрдә яшәп ятучылар—хәзер яңадан җиргә тартылабыз түгелме соң?! Димәк, Газизҗан—безнең күңелебез теләгәнне чынга ашыручы әдәби герой, әдәби образ ул.

Алдарак карап үтелгән өч әсәрнең геройлары: Нуриасма, Илһам Шаһзаманов һәм менә Газизҗан... Алар соң тормышчан образмы? Әйе, без моны бик тә ышанычлы итеп раслый алабыз—чөнки бу персонажларда реаль чордашларыбызньщ байтак сыйфатлары, типик яклары күренә. Һәм шул ук вакытта әлеге образлар безнең реаль тормыштагы байтак шәхесләрдән күпкә калкурак булып, югарырак та торалар. Бу хәл аларның тормышчанлыгына һич тә зыян китерми. Чөнки, беренчедән, әйләнә-тирә яшәешебездә сирәк булса да андый көчле рухлы кешеләр дә очрый, ә икенчедән, әдәби образ, уңай образ логикасы биредә аларга киң мөмкинлекләр тудыра. Әдәбиятның тәрбияви роле турында сүз алып барганда без нәкъ менә Нуриасма, Илһам, Газизҗан кебек көчле рухлы һәм шул ук вакытта намуслы, кешелекле шәхесләргә таянабыз.

Фоат Садриев язган роман һәм повестьлар арасында үзенең тәэсир көче белән аеруча күзгә ташланып торган бер әсәр бар. Ул—"Рәхмәт, әтием!" повесте. Күләм ягыннан алып караганда арада иң кечкенәсе булып саналырга лаек әлеге әсәр тәүге юлларыннан ук үзәк өзгеч аһәңнәрдә башланып китә.

"Кеше! Мин моны синең өчен язам, син ялгышма, минем фаҗигане кабатлый күрмә, дип язам... Бу аклану өчен язылмады, мин беркемнән дә гафу сорамыйм, минем моңа бернинди хакым да юк. Кичерергә теләүче табылса да, мин ул кешегә нәфрәтләнер генә идем... Ник дисәң, мин үз-үземне күрә алмыйм, ә андый кеше гафу ителергә тиеш түгел".

Шулай гафу итә алмаслык нәрсә булган икән соң? Повестьны укый-укый алга таба киткәч, безгә очраган менә бу юллар инде күпмедер дәрәҗәдә серне ача төшә: "Минем дөньядагы барлык нәрсәләрдән дә ныграк яраткан улым—куанычым һәм юанычым—корып кипкән хәлдә диспансер баскычында басып тора".

Әсәрдә "мин" дип сүз алып баручы кеше үзе колхоз бригадиры, хуҗалыкның бөтен эше-мәшәкате аның өстендә, аның җилкәсендә. Бу яктан караганда ул алда карап үткән әсәр геройлары язмышын дәвам итә дә кебек. Әмма биредә әлеге эш кешесен яңа төрле сынау көтә... Үзе көн-төн колхоз эше белән мәш килеп йөргән ата кеше иртән малаена ишек алдындагы саламны арбага төяп куярга кушып китә. Көне буе нервланып йөреп кич ачуы да басылмаган көе ишек алдына кайтып керсә—салам һаман төялмәгән! Үч иткәндәй, нәкъ шул чакта бер бәйләм тал чыбыгы күтәргән малае да кайтып кермәсенме!

"—Ник төямәдең?—дидем, ярсуымны көчкә тыеп. Аның мине беренче мәртәбә шушындый хәлдә күрүе булгандыр. Йөзендәге елмаюы качты, бер сүз дә әйтә алмады. "Без... малайлар белән..."—дип нидер әйтмәкче иде, мин аны кинәт этеп җибәрдем. Әллә таллары авыр иде, ул тигезлеген саклый алмады. Ничектер борылып китте дә, сырты белән арбаны тракторга тага торган кырлы тимергә барып төште. Башыннан бүреге очты, талчыбыклары чәчелеп китте... Мин Сәгадәтнең сынсыз булып катуын күрдем..."

Баштарак бу вакыйга эзсез генә узган сыман тоелса да, бераздан Сәгадәтнең хәле бетә, ул җитди авырып китә... Соңга таба исә ата кешенең яраткан малаенда әлеге каһәр суккан яман чир килеп чыгуы мәгълүм була.

Повесть беренче битеннән алып ахырына кадәр ата кешенең тирән психологик кичерешләренә багышланган. Гүяки без—әсәрне укучылар—баштан ахырга кадәр бер моңлы скрипканың үзәкләрне өзгеч сызлануын, сыкравын, әрнүен, газаплануын ишетәбез, шул фаҗигане кат-кат үз бәгыребез аркылы үткәрәбез.

Әсәрдә күздән яшь китерердәй күренешләр бик күп. Чөнки ата кеше үз малаеның тиздән, бик тиздән якты дөнья белән хушлашасын белеп тора. Менә шушы күренешләрне тасвирлаган вакытта язучының бер үк вакытта нечкә күңелле кеше дә, оста психолог та булуына һәм геройларның халәтен-портретын чын рәссамнарча күрсәтә алу сәләтенә дә шаһит булабыз. Менә диспансердагы бер күренеш:

"Шул чак аның кулы дерелдәп китте, ул күз яшьләренә буылып, минем муенымнан кочаклап алды. Мин аның ябык аркасын сыпырдым, икебез дә мышык-мышык еладык.
—Әтием... китмә әтием...—диде ул бертуктаусыз". Соңгы елларның күбрәк бандитлар белән тулган әдәби әсәрләрендә менә мондый тәэсирле, күңелне кузгатучан күренешләр бик аз очрый шул.

Ф. Садриевның әле тагын "Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән", "Кыргый алма әчесе" һәм "Адәм әүлиясе" дигән повестьлары да бар. Аларның беренчесе бүгенге шәһәр тормышы шартларында яшь йөрәкләргә бер-берсен табу кыенлыгын төрле-төрле язмышларны, шәхесләрне күрсәтү аша тасвирласа, икенчесе яшь артистка Әнвәрәнең мәхәббәт газапларын гаять тә тирәннән ачуы, укучыга көчле тәэсир итүе белән кыйммәтле. "Бер секунд эчендә рәнҗеш-үпкәләрне кубарып, каяндыр төптән әче өзгәләнү бәреп чыга, йөрәгеңне тибүдән туктата, зиһенеңне ала, тәнеңне көйдерә башлый, дөнья юкка чыга, нибары икәүдән-икәү—син һәм өзгәләнү генә кала..." Әнә шундый киеренке психологик халәтләр байтак ул әсәрләрдә.

"Адәм әүлиясе" исә безне үзенең сатира көче белән сокландыра, аны укыганда без күпләгән комедияләр язган һәм сәхнәдә куйдырган драматург Фоат Садриев таланты белән яңадан очрашабыз. Әле бит бу авторның көндәлек матбугатта һәм китапларында басылган байтак кына хикәяләре дә бар. Аларның кайберләре ("Авыш басу икмәге") "Казан утлары" уздырган конкурста җиңүче булды, ә кайсысы ("Гадәти иртә") матбугатта сүз кузгатты.

Мисалга "Гадәти иртә"не алыйк. Бу әсәрнең үзәгендә дә эш кешесе тора. "Эш кешесе" дигән төшенчә совет чорында безне шактый куркыта иде. Чөнки җитештерү, производство процессы турында кайберәүләр редакцияләргә калын-калын кулъязмалар күтәреп килделәр дә әнә шуны "Эш кешесе турында роман" дип укучыга тәкъдим итмәкче булдылар. Аларның кайберләре басылып та чыкты, әмма укучы йөрәгенә үтә алмады. Ни өчен? Чөнки аларда тере, җанлы кеше юк иде.

Ә "Гадәти иртә" хикәясенең герое Вәли Гаязович—никадәр генә эш фидакаре булса да, ул барыннан да бигрәк—кеше.

Ул иртән урыныннан кузгала алмыйча да азаплана, эшкә барыр вакыт җиткәч, йоклап яткан хатынын иркәлисе дә килеп китә аның, кешеләргә карата фикердә дә кайчак ялгышкалап куя ул...

Әмма, барыннан да бигрәк ул—совхоз директоры, әнә шул зур йөкне тартып' баручы. Үз урынбасары, беркайчан да бернәрсәгә дә исе китмәүчән Гайнетдиновка карата үз фикерен менә нинди ялкынлы сүзләр белән белдерә ул:

"—Мин синең илне сатарына да ышанам. Чөнки синең өчен бернинди дә изге нәрсә юк. Һәм соңгысы: бәлкем син бездән егерме ел артыграк яшәрсең. Тик шуны бел: үз чордашларың белән яшәп, алар күргәннәрне күреп, алар белән бергә елап, бергә үлмәгән кешедән дә бәхетсез кеше юк... Кызганыч кеше син!"

Әйе, талантлы каләм игътибарына эләксә тормыш-яшәешнең байтак күренеше истә калырдай тәэсирле мизгелгә әйләнеп китә. Укучылар бүген юкка гына үткән сугышка, яисә разведчикларга багышланган әсәрләрне мавыгып укымыйлар шул! Киеренке мизгелләр күп булганга шулай ул! Югарыда күренгәнчә, намуслы хезмәт процессы да еш кына әнә шундый ситуациягә—кешеләрне сыный торган киеренке мизгелгә—әверелеп китә ала икән.

Фоат Садриевның югарыда без күзәтеп узган проза әсәрләренә карата гомуми фикер рәвешендә шуны билгеләп үтәсе килә: алар, һичшиксез, татар реалистик прозасының соңгы еллардагы үсеш-үзгәреш юлында истә калырдай казаныш булып торалар. Образларның-характерларның әсәрләрдә күпьяклы һәм тулы канлы итеп, укучы күз алдына тере кеше кебек килеп басарлык дәрәҗәдә, үтә дә көчле тәэсир калдырырдай эстетик энергия белән сурәтләнүе дисеңме; конфликтларның реаль тормыш үзәгеннән "суырып" алынуы һәм бүгенге көн өчен дә, ерак перспектива өчен дә гаять мөһим һәм актуаль булуын әйтәсенме; табигать күренешләрен тасвирлаганда әдипнең иң оста пейзажчы булган рәссамнар сыман төгәл һәм ачык буяулар-сүзләр таба алуы дисеңме; әсәр геройларының күңел-җан карурманнарына кереп киткән очракларда әдипнең иң нечкә һәм сизгер күңел кылларында уйнавы һәм шул чагында кешенең үзәгенә үтәрдәй аһәңнәр тудыруын искә аласыңмы— менә болар барысы да Фоат Садриевның әдәбиятта "реализм" дигән ышанычлы юлдан баручы прозаик буларак зур талантын, күп еллар буе дәвам иткән иҗади хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән осталыгын раслап торалар. Һич шикләнмичә әйтергә мөмкин: аның әсәрләре XX гасыр ахырында татар прозасының югары дәрәҗәсен күрсәтүче ышанычлы дәлил алар.

Ул әсәрләрнең кайберләрең хәтта талантлы шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән драматик поэмалар дип әйтергә дә мөмкин булыр иде кебек. Тел-стильнең үтә дә нәфислеге, нәзакәтлелеге, нечкәлеге; хис-кичереш дөньясының мәгърур музыкаль симфонияләрдәге шикелле бөек бер гармония һәм драматизм белән агышы; вакыты-вакыты белән югары романтиканың, ә кайчак иң-иң трагик аһәңнәр өскә калкып кеше рухиятенең гаять киң диапазонда һәм тирәнлектә-биеклектә чагылу—болар барысы бергә проза әсәрләрен шигърият белән якынайта, алар арасындагы чикне җуйдыра. Хәер, әдәбиятта "нәсер" ("стихи в прозе") дигән жанр да бар бит әле!

Фоат Садриев прозасының кайбер урыннары (бигрәк тә геройларның эчке кичерешләрен биргәндә, яисә табигать күренешләрен тасвирлаганда, яки автор үзе хисләнеп лирик чигенешләргә кереп китсә) нәкъ менә шундый—зур күләмле әсәрдән аерып алып шигъри әсәр кебек кулланырлык дәрәҗәдә сәнгатьлеләр.

Русның атаклы язучысы М. Шолохов гомер буена Дон буенда яшәп иҗат иткән шикелле безнең Фоат Садриев та әле дә булса үзенең Мөслимендә яшәп ята (сүз уңаеннан мәрхүм шагыйребез Мөдәррис Әгъләмнең бу яктан чыккан талант ияләренең күплегенә сокланып: "Уңдым мин Мөслимнәремнән!" диюе искә килеп төшә). Һәм бу авторыбыз шулай ук Шолоховтан һич калышмыйча роман арты роман, повесть арты повесть биреп бара. Яңа гасырга кергәч инде ул "Бәхетсезләр бәхете" дип исемләнгән һәм саллы-саллы өч китаптан торган трилогия бастырды.

Бу трилогиянең журнал варианты белән безнең укучылар яхшы таныш, әсәр турында аерым фикерләр дә булды. Шуңа күрә биредә әлеге трилогиягә тулаем бәя бирү, аның әһәмиятен ачыклау белән генә чикләнергә туры килә.

Кыскача гына әйткәндә, бу трилогияне безнең җәмгыятьнең бер иҗтимагый формациядән икенчесенә күчү чоры панорамасын чагылдыра дип әйтергә мөмкин. Чыннан да, трилогиянең бик тә уңышлы табылган исеме үк—"Бәхетсезләр бәхете"— шуңа ишарә ясый түгелме соң?!

Юк, трилогиянең исеме генә түгел, ә андагы геройларның исемнәре дә тирән аллегорик мәгънәгә ия. Мәсәлән, төп герой—Ирек. (Безнең Азнакайдагы бер авторыбызның әле соңгы елларда гына "Кол Ирек" псевдонимы куеп республика матбугатында кызыклы гына язмалар бастыруын да искә алып үтик). Ходай тарафыннан иҗатчы итеп яратылган бу егет партия райкомы аппаратында эшли башлагач үз-үзен тәмам югалта, механизмдагы бер шөрепкә әйләнеп кала. Ә бит ул партиянең үзенә ихластан ышанып кергән иде! Партия аппаратында эшләгәндә аның үз сөйгәне Зәнфирә белән бозылышуы да юктан гына түгел. Чөнки Зәнфирә хатын-кыз күңеле белән Ирекнең бүтән төрле затка әверелеп баруын, алар арасында зур упкын килеп чыкканын тоя, анлый башлый.

Татар халкы өчен изге булган Сөембикә исемле героиняның язмышы да укучыны тирән уйга сала. Бердән, ул яшь Ирекнең башын әйләндереп, аны чын мәхәббәтеннән аерса, икенчедән, Иреккә кияүгә чыккач та ул райком түрәләренә наз өләшүдән туктамый. Трилогияне укыганда бу героиняның исеме һәм җисеме арасындагы кискен аерма һәрвакыт искә төшеп тора.

Ирекнең абыйсы Мэлска бәйле сюжет сызыгы да истә кала. Аның исеме (Маркс, Энгельс, Ленин, Сталиннан алынган) әтиләре Хәйретдин агайның чын большевик булуын, тормышта бөтен кешедән намуслы, гадел эшләр, гамәлләр генә таләп итүен искәртсә, совхозга һәм хатыны Нәфисәгә бәйле күренешләр исә аны шул ук вакытта эшкә чумган яңа заман эшлеклесе буларак та ача.

Райкомның беренче секретаре Арсланов, аның азгын малае Рашат образлары шулай ук чорыбызның байтак "күренекле" әһелләренең тормышын гәүдәләндерә.

Фоат Садриев үз трилогиясенең өченче китабында шундый бер кызыклы алым куллана: бүтән әсәрләрендәге геройларның улларын, оныкларын (Нуриәсманыкылар, Илһам Шаһзамановныкылар һ.б.) бергә очраштыра. Аларны бергә туплау укучы күз алдында "Намус" дигән дәүләт көчләренең бергә оешуы, үзара берләшүе кебегрәк тойгы калдыра. Әйе, бу—намуслы кешеләрнең, намуслы нәселләр вәкилләренең бер сафка басуы.

Трилогиянең башында Ирек саф мәхәббәткә һәм кешеләргә, партиягә ихластан ышанган булса, ахырда да әсәр тормышка, намуслы кешеләргә, мәхәббәткә зур ышаныч белән тәмамлана.

"Бәхетсезләр бәхете" трилогиясе—әлбәттә, прозаикның чираттагы уңышы, киң колачлы эпик жанр мөмкинлекләрен үзләштерүдәге яңа бер иҗади казанышы. Трилогия дөнья күрү уңаеннан вакытлы матбугатта басылган язмаларда да әлеге фикер хаклы рәвештә билгеләп үтелде.

Ләкин, шул ук вакытта, авторның яңа әсәре уңаеннан күңелгә килгән бер уйны да әйтми үтү мөмкин түгел. Әлеге трилогиядә соңгы еллар тормышының үзенә күрә бер чиренә әйләнеп киткән телесериаллар шаукымы үзен шактый ук сиздереп ала кебек. Ягъни бу—тормыш күренешләрен аларның табигый дәвамчанлыгында һәм бераз чама хисен оныта төшеп, озак һәм күп итеп күрсәтү дигән сүз. Болай эшләгәндә инде сәнгатьчәнлек һәм образлылык шактый кими, тормыш күбрәк үзенең натураль хәлендә ага, геройларның хис-кичереш киеренкелеге дә йомшара. Кыскасы: нәкъ телесериаллардагы кебек—кара да кара, укы да укы.

Әнә шул ягы белән "Бәхетсезләр бәхете" авторның югары сыйфат дәрәҗәсендәге "Таң җиле", "Шаһзаманов эше" кебек әсәрләреннән бераз аерылып тора.

Ә Фоат Садриевның проза әсәрләре турында тулаем фикер йөртүгә күчсәк һәм аның роман-повестьларындагы геройларны барысын бергә күздән кичерсәк шуны күрербез. Алар—яшәештә гаделлек тантана итсен өчен көрәшүче, ихлас күңелле, намуслы кешеләр. Соңгы елларда тормышыбызның "капитализм" дигән дөньяга барып керүе андый геройларның, әйләнә-тирәбездәге андый кешеләрнең бөек миссиясен үзгәртә аламы соң? Һәм иң мөһиме: безнең аларга мөнәсәбәтебез үзгәрә аламы?

Юк, алмый! Чөнки "капитализм" инде ул кешелек җәмгыяте өчен бик тә таныш күренеш. Әдәбият һәм сәнгать өчен дә үтә таныш дөнья ул. Классик әдәбияттан О. Бальзак, В. Гюго, Д. Лондон, А. Чехов, М. Горький, үзебездән Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ.б. язучыларның геройларын гына алып карагыз. Алар бит—шул ук акчага гына табыну җәмгыятендә яшәгән геройлар. Алар да үзләренең саф күңелле, ихлас, намуслы булуы белән көчлеләр һәм алар әйләнә-тирәдә гадел мөнәсәбәтләр булсын өчен көрәшәләр. Әнә шундый бөек миссия башкарулары белән алар кешелек дөньясының прогрессив көчләре ихтирамын казанды, соклану белән үзләренә баш идерделәр!

Безнең танылган әдибебез Фоат Садриев геройлары да дөнья әдәбиятындагы әнә шундый саф күңелле, көчле рухлы уңай геройлар плеядасын дәвам иттерә. Алар җирдә матди мәнфәгатьләр белән генә, акчага табынып кына яшәп адашкан җаннарга якты бер маяк кебек булып балкыйлар. Җирдә байлык туплау өчен, яки хакимлеккә ирешү өчен төрле ялганнарга барган һәм ахыр чиктә, барыбер, шуның пычрак эш икәнен тоеп, шул пычраклык, шул әшәкелек кортын үз психологиясендә, үз эчендә сиз башлаган җаннар янәшәсендә алар, барыбер, әллә ничә башка югарырак күренәләр. Әнә шунлыктан алар—намуслы кешеләр— кешелек җәмгыяте өчен гаять тә кадерле. Алар—үзләренчә бер рухи юлбашчылар кебек, алар—рухи үсеш юлының маяклары.

Һәм мондый геройлар, тормышыбыздагы әнә шундый кешеләр турындагы уйлануларыбызны йомгаклый төшеп тагын шуны да әйтәсе килә.

Әйе, алар—әлеге геройлар, әлеге кешеләр—хәзергә "капиталистик мөнәсәбәтләр" һәм әнә шул иманга, шул кыйблага баш июче кешеләр чолганышында яшиләр. Ләкин шунысы да бар бит әле: ә соң җирдә бары тик акчага табынган җәмгыять кенә озын гомерле дип, ул гына җирдә мәңгелек дип кем кистереп әйтә ала?! Үзара ызгыш-талашны, сугышны һәм басып алуларны гадәти хәл дип санаган, әнә шул бәла-казалар килеп чыгуга үзе үк сәбәпче дә булган әлеге җәмгыять, андый мөнәсәбәтләр мәңгелек була аламы? Акыл дәрәҗәсе үсә барган саен кешелек җәмгыяте бу хәл белән килешә алачакмы? Кешеләрдәге рухи омтылышларның матди мәнфәгатьләргә караганда өстенрәк булуын, рухилыкның беренчел булуын соңгы елларда без иңде.аңлый, тоя башладык бугай. Шулай икән, димәк киләчәк тормыш та рухи яктан көчле кешеләр, рухи яктан матур кешеләр ягында булачак дигән сүз! Намуслы кешеләр бүген әнә шуңа бик тә ышаналар.

Мансур Вәли-Барҗылы
"Казан утлары" № 1, 2008.

Яшәү көче табарсың

Сагынып көтеп алган якын кешең китеп барса, күңелдә ниндидер бушлык хасил була, юксындыра, моңсуландыра. Хөрмәтле авылдашыбыз, олуг язучыбыз драматург, прозаик Фоат Садриевның «Казан утлары»ның 8, 8,10 саннарында басылган «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясенең өченче романнын укып чыккач, үземдә әнә шундый халәт барлыкка килде. Укып чыктым да аерыласы килмичә шул журналларга, карап утырам. Саранрак язгансың, Фоат әфәнде, әзрәк булган, тиз бетте. Бу әсәр басылган журналларны җыеп бардым да, әллә картлык, әллә ялкаулык басты, дөнья мәшәкатьләре дә арага кергәндер, кулыма ала алмый йөрдем. Ә алгач, укып чыкмый туктый алмадым, Үземә күрә тәҗел, шушы минутта эшләргә тиешле шөгылем дә бар иде. Менә шушы бер генә абзацын укыйм да шул эшкә тотынам дип үземә үзем вәгъдә дә биргән идем. Кая ди ул абзац, бит арты бит укылган, тәҗел эш тә онытылган.

Бер карасаң, Фоат Садриев әсәрләрендә артык бер нәрсә дә юк кебек. Кичәге, бүгенге, үзебезнең тормыш... Геройлары, персонажлары, вакыйга барган урыннары да көн саен аралашкан, очрашкан, ачуланышкан, дуслашкан үз кешеләребез, урамнарын таптаган авылларыбыз, күнегеп беткән, исебез дә китми торган үз мохитебез. Ә шулар ничек итеп тасвирланган, ничек матур нәкышләп сурәтләнгән. Моны шулай эшләү өчен кешене бөтен нечкәлекләре белән, бөтен төсе бите белән күрә белергә, тоя белергә, күзәтә белергә кирәк. Моның өчен талант кирәк. Ә ул Фоат Садриевта бар, күршегә керәсе түгел.

«Булсын телең шундый шәфкатьле: Саңгыраулар аны һәрчак ишетсен, ә чукраклар исә сөйләшсен».
Королина Бови, инглиз шагыйрәсе.

Бер үк буяулар белән бер үк күренешне бер рәссам ясый — аны караган саен карыйсы, үзеңнең дә шунда буласың килә, ә икенчесенекен исә бер карыйсың һәм... онытасың да. Фоат Садриев телебез хазинәсеннән оста файдалана белә. Іәр төсен, һәр гаммасын урынлы кулланып, вакыйгаларны, хисләрне, күңел кичерешләрен, психологик күренешләрне, персонажларның характерларын матур-матур чагыштырулар, башка әдәби алымнар белән гади генә, аңлаешлы итеп укучысына җиткерә ала.

Күптән түгел аның «Көлми торган кеше» исемле китабы дөнья күрде. Шул китаптагы шул ук исемдәге повестенда төп персонажы Газизҗан чиргә юлыга. Кендеге белән авылга береккән, нинди авырлыклар, кыенлыкларга карамастан шул тормыштан аерыла алмаган Газизҗанны, тычкан тураклап, әче сидек исе килеп торган, кирәге калмаган иске салам эскерте белән чагыштыра. Тупас кебек, әмма хакыйкать. Газизҗан дәваланырга дип шәһәргә килә. Кич була. Кая барырга аптырап тора. Хатынының апасы бар, анда барасы килми. Іич көтмәгәндә авылдашы, сабакташы Фирдәүсә очрый, үзенә кайтырга әйди,анда барырга кыенсына.

— Мин хатынның апаларына барырмын дигән идем, — ди Газизҗан. Бу сүзләрне ул авызына эләккән бик тәмсез әйберне чәйнәгәндәй генә әйтте, дип аңлата автор. Менә шушы чагыштыруда хатынның апасы ниндирәк кеше булуы бик әйбәт аңлашыла. Яки менә Фирдәүсәгә характеристика.

— Үзен бик мул яшисең, акчаны күп аласыңдыр, Газизҗан.

— Хезмәт хакы түбән безнең (ул инженер Ә.Ш.). Ә шулай да бер нигә дә интеккәнем юк. Серен әйтимме?

— Әйт.

— Әйбер дип җанымны корытмадым, булганын исраф итмәдем. Билемә бәйләгән алъяпкычымны да, тузып бетмичә, ташланагым юк минем. Сыңар валчык ипине дә әрәм итмим. Аларга бит кемнәрнең дә күкрәк көче кергән». Бу саранлык түгел — кешелеклелек, әдәплелек, сакчыллык. Фирдәүсәнең тормыш принцибына, аның кем булуына үтемле сурәт. Ятим үскән, туя ипи, юньлн кием күрмәгән авыл малае Фоат Садриевның үз персонажы аша ипинең дә, кеше көче белән җитештерелгән башка әйберләрнең дә кадерен белегез, әрәм-шәрәм итмәгез дип әйтүе, өндәве, җан авазы бу.

Шушы ук китапта «Рәхмәт, әтием» повестын укый башлауга күңелдә ниндидер сагыш дулкыны туа, йотып булмый торган төер барлыкка килә, күздән яшь тәгәри. Бер мизгелдә сабырлыгын җуйган әти кеше, үсмер улын мәңгегә югалтып, гомерлек, тетрәнерлек үкенү кичерә. Тикмәгә генә ата-бабаларыбыз сабырлыкны сары алтынга тиңләмәгәннәрдер.

«Балта сабы чәчәк аткач» хикәясендә язмышлары белән рәнҗетелгән, физик мөмкинлекләре чикләнгән, шуның өстенә җәмгыять тарафыннан да түбәнсетелгән шәхесләр тормышы, көн-күрешләре, шушы рәвешкә үзләре гаепле сыман кыенсынулары, рәхимсез гаделсезлеккә каршы тигез булмаган көрәше тасвирланган. Бу әсәрне укыганда да тирән дулкынлану кичерәсең.

«Печән» хикәясе — бүгенге авыл тормышы. Гомерен балалар тәрбияләүгә, багышлаган озак еллар мәктәп директоры булган, шуның өстенә бик күп төрле җәмәгать эшләре башкарып, авыл халкының ихтирамын яулаган, тыйнак, әдәпле, итагатьле, сәламәтлеге дә шактый какшаган инде күптән пенсиядә булган Афзал Хөрмәтуллин (фамилиясен дә таба белгән бит!) авылы сулышы белән яши. Анда мин-минлек юк, авторитеты белән кизәнми. Мал туарына печән кайтару мәшәкате белән янып-көеп, кая, кемгә сугылырга белми йөри. Үзенең укучысы Фәндүс әлле-мәлле тракторы белән ярдәмгә килә. Шул бер-ике сәгатьлек эш шактый озакка сузыла, күп төрле маҗараларга дучар булалар. Шул рәвешле авылның кимсетелүе, түбәнсетелүе, кыерсытылуы, яшәсегез килсә, әмәлен табарсыз әле дигән караш чагыла.

Ф. Садриев әсәрләрендә гаделсезлек, дулкынландыргыч вакыйгалар гына тасвирланмый. Ул әнә шул кыенлыкларны оныттырырлык, ихлас елмаерлык юмористик, шаян хикәяләре белән дә сөендерә белә. Якташыбыз— юморга бай автор.

Аның әсәрләрен укысаң, яшәргә көч, рухи азык табарсың. Кемнең кем икәнен аңларга, кемнең кемлегенә карап аралашырга өйрәнерсең, дәрес алырсың. Фикереңне гади генә, аңлаешлы һәм үтемле итеп җиткерәсең килсә, Фоат Садриевка мөрәҗәгать ит. Аның чагыштырулары, җөмлә төзелеше, сүз сайланышы, фикер агышы һәркемне өйрәтерлек, сабак алырлык.

Әхсән Шәрипов ("Авыл утлапы")



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018