Бүген Әдипләр: Мөхәммәт Садри
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мөхәммәт Садри


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
Мөхәммәт Садри
(1913-1999)
Шагыйрь Мөхәммәт Садри (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов) 1913 елның 20 (31) маенда Казанда Яна бистәдә туган. Аның әтисе — йөк ташучы, әнисе тире-күн заводы эшчесе була. 1921 ачлык елында алар икмәк эзләп Урал ягына чыгып китәләр һәм юлда вафат булалар. Җиде-сигез яшьлек Мөхәммәтне дәү әнисе (әнисенең әнисе) Миңсылу карчык элекке Дворяннар собраниесендә (Казанның хәзерге Офицерлар йорты бинасы) ятим балалар өчен ачылган балалар йортына илтеп тапшыра. Бер-ике елдан, тормышы бераз көйләнгәч, оныгын яңадан үз янына алып кайта, аннары аны Яңа бистәдәге Кызыл таш мәчет мәдрәсәсенә укырга бирә. Анда бераз укыгач, Мөхәммәт яңа ачылган совет мәктәбенә күчә. 1927 елда дәү әнисе үлгәч, мәктәп җитәкчеләре ятим баланы кабат балалар йортына тапшыралар. Шунда ул укуын дәвам иттерә һәм 1928 елда М. Вахитов исемендәге сабын кайнату заводының ФЗӨ мәктәбенә кереп, механика цехында слесарьлык һөнәренә өйрәнә.
Заводта эшләгәндә М. Садри каләм тибрәтә башлый. Эшче-хәбәрче (рабкор) буларак, сабын заводы эшчеләренең эш һәм тормышын яктырткан кечкенә-кечкенә очеркларын һәм Беренче бишьеллык ударчылык хәрәкәтен чагылдырган шигырьләрен башта заводның «Вахитовчы» исемле күп тиражлы газетасында, соңрак республика «Кызыл яшьләр» газетасы һәм татар пролетар язучыларының матбугат органы «Атака» журналы битләрендә бастыра. Яшь эшче шагыйрьнең әсәрләре белән тәнкыйтьче Г. Гали һәм шагыйрь X. Туфан кызыксынып, аңа шигырьләрен җыеп китерергә кушалар. X. Туфан яшь автор китергән шигырьләрне сайлап, редакцияләп, кечкенә бер җыентык төзи, Г. Гали аңа сүз башы яза, һәм 1932 елның язында унтугыз яшьлек М. Садриның «Җыр башлана» исемле беренче шигъри китабы дөнья күрә. Шул ук елда бер бәйләм шигырьләре Мәскәүдә чыккан «Чакыру» исемле җыентыкка да (төзүчесе һәм сүз башы авторы — М. Җәлил) кертелә.
1932 елның көзендә М. Садрины А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр институтының драматургия бүлегенә укырга җибәрәләр. Уку белән бергә, М. Садри ул вакытта Мәскәүдә яшәгән татар әдипләре (М. Җәлил, М. Максуд, М. Крыймов, Ш. Маннур һ. б.) белән якыннан аралаша, «Коммунист» газетасы редакциясенең М. Җәлил җитәкчелек иткән әдәбият-сәнгать бүлеге эшләрендә актив катнаша.
1935 елда институтны тәмамлап кайткач, шагыйрь бер ел Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант булып эшли, аннары ике ел буе Татарстан дәүләт нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкчелек итә. 1938 елның ноябреннән ул Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы сәнгать эшләре идарәсенең музыка фольклоры кабинетында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Монда эшләгәндә беренче фольклор экспедицияләрендә катнаша, Агыйдел, Иртыш, Тобол буйларындагы авылларда, Ом, Том, Төмән шәһәрләрендә булып, күпләгән татар халык җырлары һәм әкиятләре язып кайта. Соңыннан алар фольклор буенча чыгарылган җыентыкларда һәм фәнни басмаларда урын алалар. М. Садриның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлаша, 1936—1941 еллар арасында бер-бер артлы «Җыр дәвам итә», «Совет Ватаны өчен», «Коммунарлар турында җыр», «Волга турында җыр» исемле шигырь китаплары басыла.
1938 елда шагыйрь КПСС сафларына член итеп алына.
1941 елның җәендә М. Садри Бөек Ватан сугышы фронтына китә. Ул Көнбатыш фронтта артиллерист, кыр складында хәрби кораллар бүлеге начальнигы, транспорт начальнигы һәм гвардия минометлары («катюшалар») дивизионында корал тәэминаты начальнигы була; Смоленск өлкәсендәге, бигрәк тә Ельня шәһәре өчен барган сугышларда, Наро-Фоминск һәм Мәс-кәүне саклауда катнаша, каты контузия ала. 1943 елның ахырында госпитальдән дәваланып чыккач, А. Фадеев рекомендациясе белән, аны Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясенә хәрби корреспондент-оештыручы итеп җибәрәләр. Ша-гыйрь-сугышчы шушы фронт газетасы коллективы сафында Украина җирләрен, Польшаны азат итүдә, Германиядәге сугышларда, Берлинны алуда, Праганы азат итүдә катнаша. Фронт газетасында аның совет сугышчыларын җиңүгә рухландырган дистәләрчә очерклары, патриотик шигырьләре, сатирик әсәрләре басыла. Шагыйрьнең фронт чоры әсәрләрен сугыштан соң чыккан «Без җырлыйбыз», «Йөрәк тибүе», «Мин Берлинны алдым», «Солдат һаман юлда» исемле китапларына тупланган.
1946 елда армиядән кайткач, М. Садри башта ике елга якын Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре, аннары 1948 елдан 1953 елга кадәр «Совет Татарстаны» газетасының Норлат, Кайбыч, Чүпрәле районнарындагы махсус хәбәрчесе вазифаларын башкара. 1953—1956 елларда ул шул ук газета редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 1956 елдан бирле М. Садри — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнде.
Бөек Ватан сугышыннан соңгы тыныч төзелеш елларында М. Садриның әдәби иҗаты аеруча активлаша. Ул «Бәхет турында җыр» (1947), «Александр Матросов» (1951), «Көзге күкрәү» (1956), «Кышкы бакча» (1961), «Россия турында җыр» (1962), «Кайту» (1965), «Җыр дәвам итә» (1965), «Туганлык» (1972) кебек поэмаларын һәм йөзләрчә шигырьләр, җырлар иҗат итә. Аның татар композиторлары тарафыннан музыкага салынган күп кенә җырлары киң популярлык казана. Шагыйрь әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы эшли. А. П. Ершовның ул тәрҗемә иткән «Конек-Горбунок» («Канатлы ат») поэма-әкияте өч басмада (1953, 1957, 1966) чыга. Шагыйрьнең шулай ук рус һәм башка тугандаш милләт шагыйрьләреннән эшләгән поэтик тәрҗемәләре дә шактый. Гомумән, сугыштан соңгы чорда М. Садриның татар һәм рус телләрендә дүрт дистәгә якын поэма һәм шигырь тупланмалары, балалар өчен язган җыентыклары, очерк, публицистика һәм тәрҗемә китаплары басылып чыга.
Мөхәммәт Садри Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен — Кызыл Йолдыз ордены, сигез медаль, ә әдәбият өлкәсендәге хезмәте өчен «Почет Билгесе» ордены һәм күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1983 елда, җитмеш яше тулу уңае белән, аңа РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
М. Садри—1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018