Бүген Әдипләр: Г.-Халикъ Садри
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Г.-Халикъ Садри


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Г.-Халикъ Садри

(1890-1955)

Г.-Халикъ Садри (Габделхаликъ Гариф улы Садретдинов) 1890 елның 4 августында Самара губернасының Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсенең Клявлин районы) Иске Ярмәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнә һәм кечкенәдән үк хезмәт белән көнен күрә башлый: башта авылда, аннан соң Уфа, Баку, Самара, Оренбург шәһәрләрендәге предприятиеләрдә, нефть промыселларында эшли, авылдагы көтүче малайдан югары квалификацияле эшче-машинист, механик булып җитешә.
Февраль революциясе вакытында Г.-Халикъ Садри, большевиклар ягында торып, революцион көрәш хәрәкәтенә кушыла. 1917 елның мартында аны партиягә член итеп кабул итәләр. Октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә Совет властен урнаштыру һәм Идел буен акгвардиячеләрдән тазарту өчен барган сугышларда катнаша. Аннан соң, 1919—1922 елларда, партиянең Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе председателе булып эшли. 1920 елда ул, татар халкы вәкилләреннән берсе сыйфатында, Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи Закон проектына кул кую тантанасында катнаша.
1925—1928 елларда Г.-Халикъ Садри Казанда Татар коммунистлары университетында (ТКУ) укый, аны тәмамлагач, озак еллар Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында һәм башка промышленность предприятиеләрендә җитәкче урыннарда эшли, партиянең өлкә комитеты Партколлегия-се президиумы члены буларак, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, шул мәсьәләләр буенча фәнни-популяр характердагы дистәгә якын брошюра язып бастыра («Электромонтер», 19.26; «Электрик серләре», 1928 һ. б.).
Бөек Ватан сугышы елларында Г.-Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша, яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, Г.-Халикъ Садри СССР әдәби фондының Татарстан Язучылар союзындагы вәкиле булып эшли. 1950 елда, Татарстан АССРның утыз еллык бәйрәме уңае белән, ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Г.-Халикъ Садриның әдәби иҗат эше Октябрь революциясенә кадәр үк башланып, 1913 елда Уфа матбугатында аның «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул әдәбиятның барлык жанрларында көчен сынап карый: шигырьләр, сәхнә әсәрләре, очерк һәм хикәяләр яза. 1919 елда иҗат ителгән «Унике ел төрмәдә» исемле пьесасы шул елларда сәхнәләрдә куелып йөри.
Утызынчы елларда Г.-Халикъ Садри үзенең әдәби иҗат эшчәнлегендә төп урын тоткан проза әсәрләрен — «Ил батырлары» (1934), «Тимерче малае» (1935) һәм «Безнең таң» (1937) исемле повестьларын яза. Сюжетлары әдипнең үз башыннан үткән хәлләргә, үзе кичергән вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрләрендә автор революциягә кадәрге авыл крестьяннары һәм эшчеләр тормышын, ярлы крестьян арасыннан чыккан яшь геройларның, сыйнфый бәрелешләрдә чыныга-чыныга, иске тормыш тәртипләрен җимереп, яңа тормыш төзү өчен көрәшүләрен сурәтли. Шул җәһәттән алар бүгенге укучылар өчен дә кызыклы.
Әдипнең сугыштан соңгы әдәби иҗатыннан «Йөзмә госпитальдә» (1950) исемле очерк-хикәясен, драматург Әнәс Камал белән бергә язган «Юллар» (1950) дигән сәхнә әсәрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук аның курчак театрлары өчен «Камал бабай әкияте» (1951) дигән пьесасы да бар. Г.-Халикъ Садри 1955 елның 8 мартында Казан шәһәрендә вафат булды. Ул 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Ил батырлары: Хикәя.— Казан: Татгосиздат, 1935.—151 б. 5000.
Шул ук.—2-басма.—Казан: Татгосиздат, 1938.—150 б. 5000.
Шул ук: Сайланма әсәрләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.—279 б., портр. 5000.
Зиатдин балалары: Очерк.— Казан: Татгосиздат, 1936.—66 б. 10000.
Тимерче малае: Үсмер балалар өчен хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1936.— КИ б. 10000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1951.—100 б. 5065.
Безнең таң: Роман.— Казан: Татгосиздат, 1937.—245 б. 6000.
Безнең таңнар: Хикәя һәм повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—284 б., портр. 7000.
Шул ук: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—-238 б. 10 000.
Сын кузнеца: Повесть /Авториз. пер. с татар. Ю. Карева.— Казань: Татгосиздат, 1953.—104 с. 10000.
То же.—2-изд.— Казань: Таткнигоиздат, 1958.—104 с., ил. 12000.

Аның турында

Халикъ Садри (1890—1955).—Казан утлары, 1970, № 8, 184 б. Халикъ Садриның тууына 90 ел.— Казан утлары, 1980, № 8, 186 б.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018