Бүген Әдипләр: Равил Сабыр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Равил Сабыр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Равил Сабыр Равил Рәсим улы Сабиров (Равил Сабыр) 1974 елның 27 гыйнварында Минзәлә районы Тупач авылында туган. 1980-1990 елларда Наратлы Кичү урта мәктәбендә укый. 1995 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
«Яңа татар пьесасы-2004» бәйгесендә «Земфирәкәй, сылуым, аппагым!» пьесасы, «Яңа татар пьесасы-2007» бәйгесендә «Теләк» драмасы белән катнашып, ике мәртәбә лауреат исеменә лаек булды.
Хәзерге вакытта «Челнинская неделя» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

РАВИЛ САБЫР: «ТЕАТР ПОПУЛЯР БУЛЫРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ»

Апрель һәм май айларында – Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында «Абага алмасы ачы була» драмасының премьерасы. Пьеса сюжеты тормышта чыннан да булган вакыйгалар нигезендә корылган һәм аның үзәгендә 86 яшендә үз гомерендә беренче мәртәбә паспорт алган Насыйбулла бабай тора. Драма сәхнәгә менгәнче үк күп бәхәсләр тудырган иде. Шуңа күрә «Шәһри Чаллы» журналисты «Абага алмасы ачы була» пьесасының авторы – драматург Равил Сабыр белән очрашып, аның иҗаты турында сөйләшергә булды.
– Равил әфәнде, сез 1991 елдан пьесалар иҗат итәсез...
– Юк, 1991 елда мин беренче хикәямне яздым, ә пьесаларны 2004 елда яза башладым. «Яңа татар пьесасы – 2004» конкурсының шартларын укыгач, ә анда 35 яше тулмаганнар гына катнаша ала дип язылган иде, бу конкурс нәкъ минем өчен оештырылган бит инде, дип уйлап куйдым. Конкурска шундук ике пьеса язып җибәрдем: башта хикәя итеп язырга теләгән «Абага»ны, – драманың исеме беренче редакциядә шундый иде – һәм «Земфирәкәй, сылуым, аппагым»ны. «Земфирәкәй» лауреат дип игълан ителде, ә «Абага»га игътибар әллә ни булмады, шунлыктан күңелдә канәгатьсезлек хисе калды.
Мин «Абага»ны камилләштереп язып 2007 елда яңадан конкурска җибәрдем. Ул беренче, икенче турларны үтеп, финалга чыкты һәм шунда жюри әгъзаларының берсенең исенә төшкән: «Без бу пьесаны укыган идек бит инде!» – дигән ул. Ә конкурс шартлары буенча бер пьеса ике мәртәбә катнаша алмый. Драманы өр-яңадан язгач, катнашырга ярый дип уйлаган идем, ләкин жюрида без пьесаны җиңүчеләр исемлегенә кертсәк, бөтен язучылар моңа кадәр язган әсәрләрен яңадан җибәрә башларлар, батабыз аннан соң, дип хәл иткәннәр. (Көлә.) Шуңа да карамастан, жюриның махсус карары нигезендә «Абага алмасы ачы була» драмасы «Казан утлары» журналында басылып чыкты.
– Нигә пьесаның исеме «Абага алмасы ачы була»?
– Пьесалар укыр өчен түгел, сәхнәдә куелыр өчен языла.Татарлар – пьесаны нәкъ башка әдәби жанрларда язылган әсәрләрне укыган кебек укый торган дөньяда бердәнбер халык дисәм, ялгышмам, мөгаен. Шуңа күрә пьесаның исеме турында уйлаганда мин укучыны да, тамашачыны да җәлеп итәрдәй исем куярга тырыштым. Һәм тагын бер, бәлки төп сәбәбедер: абага алмасы ачы булуы турындагы фәлсәфә пьесаның башыннан азагына кадәр, штамп белән әйткәндә, «кызыл җеп булып сузылган». Драмадагы бөтен хәрәкәт бу фикер тирәсендә әйләнә. Насыйбулла бабай журналист егет Айбулатка спектакльнең башында ук әйтә: «Абага алмасы, улым,... ачы була ул...» – ди. Чөнки бит Айбулат, бабай әйткәнчә, күлне күккә элеп куеп, уңга-сулга карап тормыйча шашкасын болгый, шулай итеп абаганы чәчәк аттырмакчы була.
– Ягъни бәхет тапмакчы?
– Әйе, ул үзенчә кешеләрне бәхетле итәргә тели. Ләкин яшьлеге аркасындамы, шашканы болгап кешене бәхетле итеп булмаганын аңлап бетерә алмый әле. Шулай ук картның тирән мәгънәле сүзләрен дә. Абага алмасы ачы була – спектакльдәге бу репликаны әсәрнең умыртка баганасы дип әйтеп була. «Безнең Алла каргаган илдә абаганың чәчәген генә түгел, аннан үсеп чыккан алмасын тапсаң да, ул барыбер авызга каба алмаслык ачы булыр иде. Чөнки хөкүмәт кешеләре ул абага алмаларын агулап чыгар иде. Кешегә эләгә күрмәсен, бәхетле була күрмәсеннәр тагын дип», – ди бит әнә Насыйбулла.
– Спектакльдә Насыйбулла бабай: «Теләсә кайсы дәүләт – кешене изү системасы», – дип әйтә. Бу прототипның сүзләреме, әллә сезнең фикерегезме?
– Юк, прототипныкы түгел. Дөресен генә әйткәндә, безнең прототип белән сөйләшү барып чыкмады. Ул үзе турында сөйләргә теләмәде. Шуңа күңелдә ниндидер юшкын калды. Сөйләшеп, аңлашып бетерәсе килә иде. Һәм мин бу бабай белән пьесамда сөйләшеп бетердем. Дәүләтнең кешене изү системасы булуы мин уйлап чыгарган нәрсә түгел. Сер дә түгел. Телевизордан чиновниклар ничек сөйләшә? Алар безне «население» ди. Ә һәрбер кеше, үзе бер дөнья, үзе бер планета бит ул. Аның уй-кичерешләре, теләкләре, хыяллары бар. Насыйбулланы гына карыйк. Ул күпне теләмәгән: нибары әнисе, сөйгән кызы белән дус, тату гаилә корып яшәргә генә. СССР дәүләте аңа шуны да рөхсәт итмәгән.
Әгәр без дәүләт аппаратын дәү бер комбайн белән чагыштырсак, аерым кеше – ипи басуындагы үскән бер башак кына. Комбайн бит карап тормый, кайда нинди башак булганын, аңа барыбер. Дәүләт тә шулай. Үзенең ниндидер гамәлләре, реформалары белән ул кеше хыялларын ким дигәндә чикли, ә күп дигәндә җимерә. Мәсәлән, көн саен телевизордан Русия президенты: «Һәрбер ветеранга яңа фатир бирелергә тиеш!» – дип тора һәм һәр көнне һәр телеканалдан чиновниклар фатир бирмичә интектергән берәр карт бабайны күрсәтәләр. Менә мин аңламыйм, ул чиновниклар үз кесәсеннән чыгарып бирәме әллә аны?!
– Насыйбулла бабай образының прототибы хәзер исәнме?
– Ни кызганыч, исән түгел шул инде...
– Драманың куелышы сезгә ошадымы?
– Чынлыкта бу бик авыр сорау. Пьесам сәхнәдән уйналгач, мин бик шат, әлбәттә, ләкин хикмәт шунда ки, драматург әсәрне язганда билгеле бер картинаны күз алдына китерә: геройларының тышкы кыяфәтен, тавышын, холкын. Ә драматургка бәхет ишелеп төшеп, театр пьесаны куя башласа, анда, мәсәлән, драматург күзалдына китергән пәһлеван актер булмаска мөмкин. Әле режиссёр күзаллавы бар бит. Композитор көй язганда үз картинасын күзалдына китерә, ә бу бик мөһим нәрсә, чөнки музыка спектакльгә кәеф, тон, атмосфера бирә.
Актерлар ничек уйныйлар, рәссам аларны ничек киендерә, нинди декорацияләр белән сәхнәне бизи – болар барысы да бергә килеп кушылгач, сәхнәдә драматург күзаллаган нәрсә түгел, гомумән, икенче картина туа. Бу спектакльне куйганда мин моңа әзер идем инде, беренче генә пьесам куелуы түгел. Репетицияләрдә катнашканда үз теләкләремне җиткердем, әлбәттә. Куелыш вакытында ниндидер күренешләрне үзгәртергә дә туры килде, кайбер бик мөһим репликаларны икенче җиргә күчереп куйдык. Куелышы ошады, әлбәттә. Әмма әгәр сезгә берәр драматург үз пьесасына куелган спектакль белән йөз процент канәгать булуы турында әйтсә, ышанмагыз, ул алдаша.
– Тахау кебек кешеләргә мөнәсәбәтегез нинди?
– Моны спектакльдән дә күреп була: мин дә, Насыйбулла кебек, аларны кызганам... Менә күптән түгел генә бергә эшли торган егет болай диде: «Без, Равил, эшләр өчен яшибез, ә син яшәр өчен эшлисең». Ә бервакыт хезмәт хакы әйбәт кенә булган эш тәкъдим иткәннәр иде. Иҗатка вакыт калмасын аңлагач, ризалашмадым. Теге кеше әйтә: «Ярар, драматургиядән әз генә ял итеп торырсың», – ди. Ял итә алсам иде мин! Баш миенә: «Уйлама!» – дип кушып булмый шул. Уйлар буран булып уйнап йөри-йөри дә, шуны утырып язмыйча ул барыбер синең йөрәгеңне тырмый, җаныңа тынычлык бирми.
– Равил әфәнде, спектакль чыгаруның иҗади авырлыкларыннан тыш матди яклары да бар бит әле?
– Спектакльне чыгарырга театрның акчасы җитми иде. Без Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиевка мөрәҗәгать иттек. Ул безне аңлады, һәм бер атна эчендә акча бүлеп бирде. Шушы финанс ярдәме булмаса, бәлки, спектакль бүген чыгып өлгерә алмаган да булыр иде әле. Димәк, безнең ил, безнең җитәкчеләр дә үзгәрә, алга бара, үсә дигән сүз бу, минемчә.
– Сезнең пьесаларыгыз тирәсендә сәхнәләштерелгәнче үк күп бәхәсләр туа. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– (Елмая.) Белмим, бу турыда уйлаганым юк иде... Мөгаен, «артык» ирекле фикер йөртүем аркасындадыр. Без үскәндә, әни кайвакыт кырыс булса да, безнең шәхси ирегебезне беркайчан да кысмады. Мәсәлән, мин кайсыдыр класста укыган чакта озын итеп чәч үстерергә булдым. Соңыннан гына белдем, әни янына берничә мәртәбә укытучылар килгән: «Равил тыңламый, чәчен кистерсен», – дигәннәр. Тыңлый торган эш кушыгыз, юкка бәйләнмәгез балага, дигән аларга әни. Мин журналистикага кереп киткән чорда да сүз иреге чәчәк аткан чак иде. Менә шулар барысы да мине ирекле фикер йөртә торган шәхес итеп формалаштырган, күрәсең.
– Үзегезгә драматургиядә кайсы язучыларны үрнәк итеп куясыз?
– Аерып бер язучыны гына әйтмәс идем, мин күп укырга тырышам. Соңгы арада көнбатыш әдәбиятын күбрәк укыйм. Михаил Булгаковның «Собачье сердце» повестен даһи әсәр дип саныйм. Есенин, Такташ шигърияте ошый. Драматургияга килгәндә соңгы араларда мин Эрик-Эмманюэль Шмитт, Теннесси Уильямс, Александр Вампилов пьесаларын укыдым. Ләкин ул минем кумирым, минем аның кебек язасым килә, дип йөргән драматургым юк.
– Сез һәрвакыт үсүдә, камилләшүдә. Армыйсызмы?
– Юк. Үсүдән туктадың исә, син яшәүдән туктыйсың.
– Сәнгать – беренче чиратта бизнес, дигән фикергә мөнәсәбәтегезне беләсе килә?
– Цирк бизнес була ала, эстрада. Кино белән дә акча эшләп була, киноң булса инде, әлбәттә. Ә театр беркайчан да бизнеска әверелмәячәк, чөнки аның максаты башка, акча эшләү түгел. Ул килгән тамашачыны күңел кичерешләре аркылы үстерергә, уйландырырга тиеш. Чын спектакль театр бинасыннан чыгып киткәч үк онытылмый. Ул синең белән кала, синең белән яши. Театр беркайчан бизнеска әйләнмәячәк һәм беркайчан да үлмәячәк тә, кайберәүләрнең моң-зарына карамастан. Театр артистларын учакларда яндырган инквизиция заманнары булган, ләкин алар барыбер подвалларда кача-поса булса да уйнаганнар, үз тамашачыларын тапканнар. Театр – зур сер, зур табышмак ул.
– Нигә соң халык арасында театр популяр түгел?
– Популяр булырга тиеш тә түгел ул. Гомумән, театр сәнгате белән 5-8 процент кеше кызыксына. Чөнки, бу сүзне әйтергә бик үк яратмасалар да, театр – элитар сәнгать. Менә мәсәлән машина гел йөреп торсын өчен тәгәрмәчкә тын кертүче, фаралары яктырсын өчен лампочкаларны алыштыручы, бензин салучы һәм рульне боручы кешеләр кирәк. Җәмгыятьне автомобиль белән чагыштырсак, драматурглар, режиссерлар, артистлар менә шундый «бушаган шөрепләрне боручылар» инде алар. Җәмгыять гел аска тәгәрәп китмәсен өчен, аңа кешелек идеалларын искә төшереп торучы менә шундый кешеләр кирәк.
– Хәзерге вакытта берәр әсәр язасызмы?
– Язмый торган чагым юк.
– Һәм соңгы сорау. Равил әфәнде, җәмгыятькә әйтәсе килгән берәр сүзегез, теләгегез бармы?
– Мин әйткәннән генә бөтен кеше театрга йөгерер дип уйлаудан ерак торсам да, кешеләрне күбрәк безнең татар театрына килергә өндәр идем. Чөнки театр – татарны милләт итеп саклаучы бик көчле нәрсә. Мәсәлән, удмуртларда, мариларда инде милли театр юк, булса да урыс телендә уйныйлар. Безнең хәлләр аларныкына караганда күпкә яхшырак, ләкин безгә тынычланырга ярамый. Татар театры яшь әле, аңа нибары йөз генә ел, шуңа күрә безгә үсәсе дә үсәсе. Театрга яшь режиссерлар, артистлар килә, шунысы куанычлы. Дөньядан үрнәк алырга кирәк. Татарда ундүрт театр бар, Мәскәүдә – 400, ә Нью-Йоркта – 4000. Шулай булгач, Хрущев бабай куйган максат – Американы куып җитеп узып китәргә – безнең оныклар өчен дә максат кына булачак әле. (Елмая).
«Шәһри Чаллы»
Айсинә МИНҺАҖЕВА
Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018