Бүген Әдипләр: Габделхәй Сабитов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделхәй Сабитов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Габделхәй Сабитов
(1931-1995)
Габделхәй Вәли улы Сабитов 1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1949 елда шул ук райондагы Күзкәй авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Иске Мәлкән җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, ике елдан Түбән Тәкермән авылы мәктәбенә күчә, анда укытучы, соңыннан уку-укыту эшләре буенча мөдир була.
1956 елның мартыннан октябренә кадәр Минзәлә район газетасы «Ленин байрагы» редакциясендә эшләп алгач, Г. Сабитов М. Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына китә һәм драматургия бүлегендә укый башлый. Ләкин 1960 елда, дүртенче курста чакта, сәламәтлеге начараеп, укуын ташларга мәҗбүр була.
1960—1965 елларда Г. Сабитов Казан телевидение студиясендә әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән редактор, аннан республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1965 елда «Чаян» журналы редакциясенә күчә, анда башта фельетончы, соңыннан, 1968—1970 еллар арасында, журналның җаваплы секретаре вазифасын башкара. 1970 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Иҗатының башлангыч чорында Г. Сабитов әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап карый. Илленче еллар башында район газетасы битләрендә, аннан яшь авторларның «Үсү юлы» альманахында аның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре басылып чыга. 1954 елда язылган «Мәхәббәт һәм нәфрәт» комедиясе исә үзешчән сәнгать коллективлары сәхнәләрендә уйнала, ә соңыннан, 1956 елда, әдәбият институтына имтихан тапшырганда; авторга иҗади конкурс материалы булып хезмәт итә.
Шулай да Г. Сабитовның язучы буларак иҗат йөзен ачкан һәм аны оста хикәяче, өметле драматург итеп таныткан әсәрләре илленче елларның ахырына һәм алтмышынчы елларга туры килә. Бу чорда ул республика көндәлек матбугатында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Урман кызы», «Үлемсез Акылгали» кебек, халыкчан матур тел белән, кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган хикәяләрен, әкиятләрен бастыра, «Кичерелмәс гөнаһ» исемле драмасы белән профессиональ театр сәхнәсенә менә (Минзәлә дәүләт театры, 1959). 1963 һәм 1964 елларда исә хикәяләре һәм әкиятләре тупланган ике җыентыгы дөнья күрә («Туган җир туфрагы», «Үлемсез Акылгали»).
Җитмешенче еллар дәвамында да Г. Сабитов, үз иҗатының төп юнәлеше булган хикәя жанрына хыянәт итмәстән, курчак театры өчен «Гөлстан балалары» («Ай сукмагы») исемле драма-әкият (1973) )әм 1912 елгы Лена вакыйгаларына багышланган, төрле милләт эшчеләренең шушы канлы бәрелешкә кадәрге тормышын, көрәшен тасвирлаган «Гарасат» (яки «Чулпан таңны уята») исемле социаль-тарихи драма иҗат итә. Соңгысы СССРның 50 еллык юбилее уңае белән Татарстан Культура министрлыгы оештырган әдәбият-сәнгать әсәрләре конкурсында (1973) бүләккә лаек була һәм Минзәлә дәүләт театры репертуарына кертелеп, сәхнәдә уйнала.
Г. Сабитовның әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре, сәнгатьчә эшләнеше һәм идея-эстетик хасиятләре җәһәтеннән югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.
Г. Сабитов көндәлек матбугатта, шулай ук аерым җыентыкларда басылган үзенчәлекле очерклары һәм әдәби тәрҗемәләре белән дә укучыларга таныш. Эрих Распеның мәшһүр «Барон фон Мюнхаузен маҗаралары»н, П. Л. Трэверсның «Мэри Попинс», Феликс Залтенның «Бемби» («Урман әкияте») повестьларын татар укучылары Г. Сабитов тәрҗемәсендә укыйлар.
Әдипнең иң уңышлы әсәрләре 1981 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Тармаклы яшен» исемле җыентыгына тупланган.
Г. Сабитов—1976 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018