Бүген Әдипләр: Ләлә Сабирова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ләлә Сабирова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Ләлә Сабирова Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр (унҗиде ел!) Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л. Сабирова — янәдән Казанда: «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасында әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтиб һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан ул — газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.
Балалар язучысы буларак, Л. Сабирова үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Аның нәниләр өчен язган кыска хикәяләр тупланмасы беренче тапкыр 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, 1986 һәм 1999 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Кызарган алмалар» һәм «Мыеклы фәрештә» исемле ике мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикеренчә, Л.Сабированың нәниләргә атап язган хикәяләре шәкли яктан кыска-җыйнак, эчтәлек, тел-стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.
Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләлә Сабирова 1997 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. ул - 1988 елдан Татарстан журналистлар берлеге һәм 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Кызарган алмалар: Нәни хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 30 б.— 12 500.
Мыеклы фәрештә: Хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 646.— 3000.

Библиография

ЛатыйповФ. «Кызарган алмалар» // Татарстан яшьләре.— 1987.— 13 гыйнв. Солтан Шәмси. Тормышның бер кисәге // Шәһри Казан.— 1997.— 28 февр. Галиев Ш. Мәмдәлләрдә янган уттан... //Ватаным Татар- стан.— 1997.— 5 март. Ихсанова Л. Алмагачның алмасы // Мәдәни җомга.— 1997.— 7 март. ЗыятдиноваФ. Адәм баласы җиргә ни өчен килә?//Сөем- бикә.— 2000.— №2. Л а т ы й ф и Ф. Без — бер төркемнән // Казан утлары.— 2002.— №3.— 181— 182 б.

Л. Сабирова иҗаты турыңда каләмдәшләре

«Сабантуй» балалар газетасының баш мөхәррире Ләлә Гыймадиева — нечкә хисле, тирәннән кичерә белә торган, акыллы, зирәк, юмор хисеннән дә мәхрүм ителмәгән менә дигән проза остасы. Мин бу сүзләрне һич тә икеләнмичә әйтәм, чөнки балалар өчен язылган кыска хикәяләре тупланган «Мыеклы фәрештә» дигән китабын ,елый-елый, көлә-көлә укыган идем.

Фирая Зыятдинова, шагыйрә. 2000

Ул бик кыска хикәяләр яза. Бу — авыр эш. Бер, бер ярым битлек мәйданда укучыны кызыксындырырлык вакыйга да бирергә, истә калырлык характерлар да тудырырга кирәк. һәр сүзең уйланган, экономияле, тәэсирле, чатнап торган булырга тиеш. Кабатлануга урын юк. Ләләнең хикәяләрендә, баланың яшенә карап, теге яисә бу күренешне аңлавы, аңа үзенчә бәя бирүе ачык күренә. Хикәяләрендә чын әдәби табыш дип әйтерлек мисаллар күп.

Ләбибә Ихсанова, язучы. 1997

Ләлә Гыймадиева мәктәп мохитенең уртасында кайнаган, шуңа күрә хикәяләре дә сабак — бала әхлак һәм тормыш турында рухи мәгълүмат ала. «Кызарган алмалар» исемле китабындагы әсәрләргә хрестоматик җыйнаклык, фикер ачыклыгы хас.

Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1997

Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар? — балалар күңелен шул нәрсә борчый. Автор нәниләргә дип атап язылган нәни генә хикәяләрендә бу мәсьәләләр турында нәкъ менә балалар күзлегеннән карап фикер йөртә дә инде. Монда ялыктыргыч дидактика да, үгет-нәсыйхәт тә, нәрсәнең чын, нәрсәнең ялган икәнен ярып салып, төртеп күрсәтү дә юк. Болары укучыларның үзләренә калдырылган. Әйтәсе килгәнен язучы ачык буяулар, бала күңеленә тәэсир итәрдәй наян төсмерләр белән җиткерә, уйланырга, фикер йөртергә урын калдыра. Балалар өчен язылган, әмма уйнап түгел, ә алар дөньясына кереп, аны тирәннән аңлап, төчеләнмичә язылган әсәрләр укыйсы килә иде. Ләләнең бу китабы аз булса да әнә шул бушлыкны тутыра кебек, минемчә.

Флус Латыйфи, язучы. 2002
Ләлә Сабирова

Үзем турыңда үзем

Без гаиләдә җиде бала үстек — үзе бер мәктәп! Бергәләшеп өй-стена газетасы чыгара идек. Шунда мин (ул чакта 5 нче класс укучысы) үземнең «Үпкәчел» исемле хикәямне «бастырдым». Вакыйга тормыштан алынган иде: минем нәрсәгәдер үпкәләвем әнинең өчпочмак пешергән вакытына туры килде. Өйгә тәмле хуш ис таралган, бар да өстәл тирәсенә тезелешкән. Мин генә икенче бүлмәдә «бүселеп» утырам. Бер дәшеп карадылар табынга, ике дәштеләр, йомшармадым.
Аннары кабат чакырмадылар, юкса, тагын бер генә әйтсәләр, чыгасы идем. Сөйләшә-көлешә утырганнарын тыңлап утыру авыр булды. Түземем бетеп, табын янына килгәндә, башкалар ашап туеп таралышкан иде, ялгызым утыру тагын да авыррак булды.
Туганнарыма хикәям ошады, алар моны үз гаебемне тануым дип кабул иткәннәрдер инде. Әтием хикәямне «Колхозчы» исемле район газетасына (әдәби бүлек мөдире — хәзер «Чаян»ның баш мөхәррире Рәшит Зәкиев) илтте, ул анда зур күләмле булып басылып чыкты. Күңелем күтәрелеп китеп, тагын бер хикәя язып ташладым, анысы да әтием тырышлыгы белән «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында басылды. Шуннан соң инде мәктәптә мине «язучы» дип үрти башладылар.
«Үпкәчел» мине язучылар дөньясына алып керде. Хәзер дә кемгәдер, нәрсәгәдер хәтерем калган чаклар күп була (ул кимчелегемне тәки төзәтә алмадым), әмма үпкәләгәнемне кешегә сиздермәскә тырышам, бала чагымда әни пешергән өчпочмаклардан коры кала язганым искә төшә, нәрсәдән дә булса коры калуымнан куркам...
2003
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018