Бүген Әдипләр: Сафа Сабиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сафа Сабиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Сафа Сабиров

(1915-2004)

Сафа Сабир улы Сабиров (Нәзыйров) 1915 елның 19 августында хәзерге Татарстан АССРның Питрәч районы Искейорт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Дүрт яшендә — әтисе, унбер яшендә әнисе үлеп, 1929 елга кадәр балалар йортында тәрбияләнә. 1929—1933 елларда Чувашстанның Алатырь шәһәрендә тимер юлчылар ФЗӨ мәктәбендә укып, паровозчы-слесарь һөнәре һәм җидееллык белем ала, әмма үз һөнәре буенча эшләргә туры килми, туган якларына кайтып, бер ел Тауиле авылы мәктәбендә балалар укыта.
1934—1938 елларда С. Сабиров Казан елга техникумында укый, шунда укыганда әдәбият белән кызыксына башлый, техникумдагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә. Укуын тәмамлагач, Идел пароходчылыгының «Инженер Кибальчич» буксир пароходында капитан ярдәмчесе булып эшли. 1938 елның сентябрендә аны армия хезмәтенә чакыралар. 1946 елның августына кадәр, сигез ел дәвамында, ул Ерак Көнчыгышта Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итә. Армия хезмәтендә чакта, 1942 елның ноябрендә, КПСС сафларына алына.
С. Сабировның җитди иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы да хәрби хезмәт елларына туры килә. Ул флот газетасы «Боевая вахта»га языша, КПССның Ерак Көнчыгыш край органы «Красное знамя» газетасы редакциясе каршындагы әдәби берләшмәгә йөри, үзенең беренче әдәби әсәрләрен иҗат итә. Шуларның өчесе («Казан кызы», «Мистер Тавык», «Карт эшче» хикәяләре) 1945 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылып чыга.
Хәрби хезмәттән кайткач, С. Сабиров бераз вакыт «Ударник Волги» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь, аннары 1954 елның ахырына кадәр Югары Идел пароходчылыгының Татарстан җирле агентлыгында диспетчер булып эшли. Монда эшләү аңа бай тормыш материалы тупларга мөмкинлек бирә. Шул материалга нигезләнеп ул «Совет Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газетасына, Казан радиосына күп мәкаләләр, очерклар яза, соң-га таба елгачылар, Куйбышев гидростанциясен, Казан елга портын төзүчеләр турында хикәя, повестьларын, очерк китапларын иҗат итә. 1949 елда аның беренче мөстәкыйль китабы — нахимовчылар турындагы «Яшь диңгезчеләр» дигән повесте басылып чыга. Аннан соң «Дүрт елга буйлап», «Зур Идел туганда» кебек очерк, хикәя җыентыклары дөнья күрә.
1954—1957 елларда С. Сабиров «Совет Татарстаны» газетасы редакциясендә—күчмә хәбәрче, ә 1957—1971 елларда Татарстан китап нәшриятында—матур әдәбият редакциясе мөдире, ә 1971 елның октябреннән 1975 елга кадәр (пенсиягә чыкканчы) шул ук редакциядә өлкән редактор булып эшли. Шул вакыт эчендә аның татарча һәм русча егермегә якын китабы басылып чыга.
С. Сабировның бөтен иҗаты диярлек Татарстанның мәшһүр елгалары — Идел һәм Кама, аларның үткәне, бүгенгесе, анда эшләүче кырыс холыклы кешеләрнең тормышы, хезмәте, батырлыгы белән тыгыз бәйле. Үзенең әсәрләрендә ул елгачыларның тормышчан образлары аша совет кешеләре арасындагы интернациональ дуслык, хезмәт бәхете, табигатькә соклану һәм аны саклау кебек гуманистик идеяләрне уздырырга тырыша.
С. Сабиров әдәби тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Аның тәрҗемәсендә мари язучыларының повесть-хикәяләре, Африка әдипләре хикәяләре, В Дягилевның «Ленинның сеңелесе» исемле повесте һәм М. Пришвин, Е. Чарушинның кайбер хикәяләре басылып чыкты.
С. Сабиров—1969 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яшь диңгезчеләр: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1949.—60 б. 5000.
Дүрт елга буйлап: Очерк.—Казан: Татгосиздат, 1951.—124 б. 5065.
Зур Идел туганда: Очерклар һәм хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1952.— 87 б. 10037.

Ике хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1953.—48 б. 6000.
Идел чакыра: Хикәяләр һәм очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1959.— 238 б. 7000.
Идел таңнары: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.— 94 б. 10000.
Язгы сулар акканда: Нәсер һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 30 б. 9000.
Су өстендә акчарлак: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—267 б., портр. 10000. Рец.: Мусин Ф. Кеше турында уйланып.—Соц. Татарстан, 1967, 28 май.
Кайнар агым: Хикәяләр, очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—179 б., ил. 11 000.
Йөзмә шәһәр утлары: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—198 б. 10000.
Идел җилләре: Хикәяләр, нәсерләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—351 б., портр. 8000. Рец.: Хәйри X. Идел хикәяләре.— Соц. Татарстан, 1975, 21 дек.
Җил тулсын җилкәннәргә: Повесть, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 160 б. 9500.
Юные моряки: (Повесть о нахимовцах).— Казань: Татгосиздат, 1949.— 60 с. 5000.
По четырем рекам: Очерк, рассказ /Пер. с татар. Б. Аитова.— Казань: Татгосиздат, 1952.—104 с. 10 079. Рец.: Яковлев И.— Сов. Татария, 1953, 26 апр.
Сто километров на льдине: Рассказы. Пер. с татар.— Казань: Таткниго-издат, 1960.—50 с. 11 000.
Когда поют волны: Рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1961.—104 с. 5000. Рец.: Казанцев А. О тех, ктС овеян речными ветрами.— Сов. Татария, 1961, 29 дек.
Прибой: Рассказы. Новеллы.— Казань: Таткнигоиздат, 1967.—189 с. 15000. Рец.: Заслоновский Н. Новеллы речных просторов.— Сов. Татария, 1968, 18 дек.
На льдине: [Короткие повести и рассказы].— М.: Сов. писатель, 1968.— 81 с. 50 000.
На вечной реке: Рассказы. Повесть /Авториз. пер. с татар. И. Законова,—Казань: Таткнигоиздат, 1970.—140 с. 15000. Рец.: Скороходов М. Вечная река.— Сов. Татария, 1970, 29 марта.
Голубой меридиан: Повесть и рассказы /Авториз. пер. с татар. И. Законова.—Чебоксары: Чувашкнигоиздат, 1971.—222 с., ил. 10000.

Аның турында

Сафа Сабировка 60 яшь.—Казан утлары, 1975, № 8, 112—113 б.

©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013