Бүген Әдипләр: Җамалетдин Сабави
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җамалетдин Сабави


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова

(1780—1866)

Җамалетдин бине Шәмсетдин хәзерге Татарстан АССРның Саба район үзәгендә яшәгән һәм шунда 1866 елда (Ш. Мәрҗани буенча, 1867 елда) үлгән. Ш. Мәрҗани аның Г. Курсави шәкерте булуын һәм китаплар авторы икәнен яза («Мөстәфадел-әхбар...» 2 кисәк, 200 б.). Р. Фәхретдинов Җ. Сабави 1780 елда туган, 1866 елның 11 маенда вафат булган дип күрсәтә (Асар, 14 җезэ, Оренбург, 1908, 432 б.). Бу чор татар әдәбиятында дини мотивлардан шактый ераклашкан поэтик әсәрләрнең дә иҗат ителүе җитди игътибарга лаек. Җамалетдин бине Шәмсетдин әс-Сабавиның (1780—1866) назирә буларак язылган «Адәм углы» шигыре әнә шундый поэзиянең мөһим мисалы булып тора. Тынгысыз җир кешесе, адәм баласы, үзенең кем булуы, яшәү мәгънәсе турында уйлана, тормыш тәҗрибәсенә таянып, киләчәген алдан күрергә тели., кайчак, язмыш, тәкъдир мотивларын бер читкәрәк куеп, антропологик рухта фикер йөртә. Бу инде шәхеснең дөньяны кабул итүендә туган мөһим яңа сыйфатлар турында сөйли. «Адәм углы» шигыре, эчтәлеге һәм формасы ягыннан. Көнчыгышның һәм урта гасыр татар әдәбиятының әнә шундый фәлсәфи, гуманистик, демократик традицияләре, идея-эстетик фикерләүнең тарихи закончалыклары белән бәйле. Унбер строфада ул кешенең бик характерлы ун төрле гомумиләш-терелгән сурәтен бирә:
Ун яшигә йитсә углы солтан ирүр, 
Теле тутый һәм Һәзар дастан ирүр, 
Фигъле, холкы атасига бөстан ирүр, 
Ушал бөстан әҗәл сувын сүмәс ирмеш.
Егермедә ерак китеп, йагга сәнчәр, 
Качканлари куып барып, башын янчәр. 
Кулига керер булса әгәр хәнҗәр, 
Туксан егет каршы килсә таймас ирмеш.
Шагыйрь җир кешесенең «ач бүре» булу сыйфатларын да ачык күрә:
Утыз яшьтә ут тик булыр, йил тик ниләр, 
Барып Кытай илләрендин хәраҗ тиләр. 
Шул вакытта ач бүре тик булып йиләр, 
Канда варса, алмасыча килмәс ирмеш.
Әлеге шигырьнең 19/4—1982 елларда Татарстан районнарында табылган дистәдән артык кулъязмасы билгеле, Иң иске нөсхәсен М. И. Әхмәтҗановка Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында туган, бүгенге көндә Глазов шәһәрендә яшәүче Габдулла Хәмитов биргән. Бу кулъязма — теле ягыннан иң борынгысы, 1820 елларда ук күчерелгән. Биредә шул нөсхә турында сүз бара.
Бу шигырьнең бер өлеше Саба районының Өтернәс авылында (1820— 1830 елларда күчерелгән) табылган. Шәмәрдәндә яшәүче Гарифулла Ибә-туллинда сакланган нөсхә тел ягыннан бик яңартылган. Анда шигырьнең 1812 елда Җамалетдин бине Шәмсетдин әс-Сабави тарафыннан язылуы әйтелә. Кулъязма 1900 елда күчерелә башланган, «Адәм углы» шигырен М. И. Әхмәтҗанов Азнакай районының Үчәлле авылында яшәүче Газимә Гәрәйшинадан да (1979 елда) ишеткән. Димәк, бу шигырь заманында киң эрудицияле булган.
Җамалетдин Сабавиның симпатиясе зирәк, энергияле, эш күрсәтүчән шәхесләр ягында. Халыкны «гаклы берлә» алга илтүче ир-егетне ул герое, иң кадерле кешесе дип таный:
Кырык яшьтә гаклы керер, холкы артар, 
Гаклы берлә халаекны юлга тартар. 
Сер эчендә Сөләйман тик сүзләр укар, 
Үлеп китсә, мондаг үкнеч булмыш ирмеш.
Илле яшьтә гаклы артмас һәм кимемәс, 
Муса кеби, эшләрине хаклә әймәс, 
Белер иркән, белмәс яңлык эшләр кылмас, 
Фәһме камил, гаклы камил улыр ирмеш.
Яшь, көчле, акыллы кешенең дөньяда актив гомер итүен куәтләгән шагыйрь картлыктан матурлык та, гакыл да, ләззәт тә тапмый. Шигъри сурәтләү, картлык галәмәтләрен һәм психологик халәтен бирү ягыннан шактый нечкә эшләнгән соңгы строфалар нәкъ менә шуны раслый: Туксан яшьтә туканыр төгәл яше, Тибрәнер итмәс тәнене, агрыр башы. Чекрәйер ике күзе, төшәр теше, Ултырырса, үрә тора алмас ирмеш. Иң мөһим фикере соңгы строфада әйтелә. Шагыйрь, җирдә «адәм углы» үз язмышын үзе хәл итә, дигән нәтиҗәгә килә. «Малы булса, гыйззәт табар», «малсыз аңа һичкем гыйззәт кылмас», дип, ул үзе яшәгән җәмгыятьнең ачы хакыйкатен әйтеп бирә:

Йөз яшьтә тәмам китәр һөнәр кулдан,
Гаҗиз булыр йөри алмый уян-буян.
Малы булса, гыйззәт табар ушал илдән,
Малсыз ана һичкем гыйззәт кылмас ирмеш.
Әсәрдәге ачык поэтик бизәкләр, калку образлылык, традицион шигырь төзелеше, һәркемгә җиңел аңлаешлы тел шагыйрьнең осталыгы, халыкчан каләме турында сөйли.
Традицион поэтик формада язылган, халыкның зирәк күзә-түчәнлеге, тормыш тәҗрибәсе нигезендә туган мондый аек акыл әсәрләре дә прогрессив әдәбиятның реалистик, рационалистик мотивларын үстерә, көчәйтеп җибәрә дип уйларга нигез бар.
©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018