Бүген Садри Максуди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Садри Максуди

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Альта Мәхмүтова
Садри Максуди
(1878-1957)
Язучы, җәмәгать эшлеклесе, юрист Садри Максуди (Садретдин Низаметдин улы Максуди) Казан өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районы) Ташсу авылында мулла гаиләсендә туа. 1888-1894 елларда Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый, аннан чительская школаны тәмамлый. Ахырда Парижда Сорбонна универси-этының юридик факультетын тәмамлап кайта.
С.Максуди — «Иттифакъ әл-мөслимин» һәм Россиянең конституцион емократлар партияләре Үзәк Комитетлары әгъзасы, 1907-1912 елларда III чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, мөселманнар фракцияcе лидерларының берсе. 1913-1917 елларда Казан мәхкәмә палатасында нтлы вәкил ярдәмчесе. 1917 елда Казанда узган Бөтенроссия мөселманнарының II корылтаенда кабул ителгән «Милли-мәдәни мөхтәрият» проeкты авторларының берсе.
Ул 1917 елда Милли Идарә рәисе итеп сайлана. Милли Идарә туздыpылгач, 1918 елны эмиграциягә китә.
1918-1924 еллар арасында С.Максуди Финляндия, Германия һәм Франциядә яши,ә 1925 елда Төркия Президенты Мостафа Кәмал Ататөрк(1881-1938) чакыруы буенча гаиләсе (хатыны һәм ике кызы) белән Төркиягә күченеп, гомеренең ахырынача шунда кала һәм иҗтимагый вә гыйльмиле дагоглык эшен дәвам иттерә: егерме елдан артык башта Анкара, аннан Истанбул университетларының хокук факультетларында укыта, профессор. Ататөрк заманында Төркия парламентына (Милләт Мәҗлесенә) ике тапкыр депутат итеп сайлана; хөкүмәт делегацияләре составында Милләтләр Лигасының Лондон, Глазго һәм Чехословакиядәге конгресслары эшендә катнаша; фән өлкәсендә төрки халыкларның тарихы, дәүләт һәм хокук, тел белеме, Шәрык халыкларының хокук фәне тарихы, философиясе һәм социология буенча күпсанлы хезмәтләрен яза. 1955 елда Истанбулда басылып чыккан «Миллият тойгысының социалогик әсаслары» исемле күләмле китабы аның гыйльми хезмәтләреннән соңгысы була.
Садри Максуди-Арсал (Ареал — аның Төркиядә алган фамилиясе) 1957 елның 20 февралендә Истанбулда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Мәгыйшәт: милли хикәя. — Казан (?), 1900. — 78 б.
Тәрҗеман руси: краткий практический учебник русского языка. — Казань (?)
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013