Бүген Әдипләр: Сафа Гыйльфан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-Әлфис ГаязовCY.ru

Сафа Гыйльфан

(1902-1950)
Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Рәхимә Габделганиева Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Рөстәм Гайнетдинов Мөслимә Гайнетдинова Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Атлас Галимов Габделхак Галимов Нәкыйп Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Шаһидә Галимова- Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Гүзәлия Галләмова- Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Резеда Ганиева Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фәүзия Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Зәкия Гарифуллина Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Кадрия Гатина Римма ГАТИНА Флера Гатина Атлас ГАФИЯТОВ Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлзилә ГАФУРОВА Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Гафифә Гаффарова Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Нәфис Гәрәйшин- Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Ләйсән Гәрәева- Лилия Гәрәева Миләүшә Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина Лилия Голымова "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Флүзә Григорьева Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Расиха Гыйльфанова Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Балалар шагыйре һәм журналист Сафа Гыйльфан (Сафа Гыйльфан улы Гыйльфанов) 1902 елда Уралдагы Балкар приискасы бистәсендә эшче-шахтер гаиләсендә дөньяга килә. Унике яшеннән шахтага төшеп эшли башлый. Хакимият башына большевиклар килгәч, 1918 елда үзе теләп Кызыл Армиягә языла һәм шуннан соңгы бөтен гомерен хәрби хезмәт белән бәйли. Егерменче елларда ул Урта Азиядә хезмәт итә, анда милли хәрәкәт күтәрелешләрен («басмачыларны») бастыруда катнаша, хәрби белемен даими тирәнәйтеп, Кызыл Армия командиры дәрҗәсен алуга ирешә. Бер үк вакытта ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Узган гасырның утызынчы еллары башында көндәлек матбугатта яшь каләмнең сугыш, илне саклау темаларына язылган бер төркем шигъри әсәрләре басыла. 1934 елда Мәскәүдә журналистика буенча югары белем алып, хезмәт урынын Казанга алыштыргач (1936-1937 елларда С.Гыйльфан Казандагы Кызыл Армия йортының башлыгы булып хезмәт итә), аның әдәби иҗат эшчәнле-ге дә активлаша төшә: әдәби хәрәкәткә, хәрби темага кагылышлы мәсьәләләр турында мәкаләләр, яңа чыккан китаплар турында рецензияләр, шигырьләр яза, рус һәм чит ил язучыларының аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шундыйлардан аның рус язучысы А.Авдеенконың ул елларда бик популяр булган «Я люблю» романының тәрҗемәсен («Мин сөям», 1935), А.Гайдарның «РВС» повестен (1934), Америка прозаигы Смедли Агнесның «Кытай Кызыл Армиясе турында хикәяләр» дигән китабын (1936), Мопассан хикәяләрен һ.б. күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шул ук елларда С.Гыйльфан балалар өчен «Батыр Песи» исемле әкият-поэмасын иҗат итә. Песинең урман ерткычлары белән очрашуын һәм кызыклы маҗараларын йөгерек шигъри телдә тасвир иткән бу әкият-поэма нәниләрнең ихлас мәхәббәтен казана һәм берничә тапкыр аерым китап булып басылып чыга. Шагыйрьнең «Уф, ардык» исемле озын шигыре дә балалар тарафыннан яратып каршы алына.
Ватан сугышы башлангач та С.Гыйльфан фронтка китә, командир-офи-цер сыйфатында сугышның ахырына кадәр алгы сызыкта була. Сугышны ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый һәм сугыштан соң да армия сафларында хәрби хезмәтен дәвам иттерә.
Сафа Гыйльфанның сугыштан соңгы тормышы турында мәгълүматлар бик аз, фәкать аның 1950 елда вафат булуы гына билгеле.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Батыр Песи: әкият-поэма. — Казан: Татгосиздат, 1937. — 186. — 15130 д.
Батыр Песи: әкият-поэма. — Казан: Татгосиздат, 1941. — 21 б. — 6000 д.
Батыр Песи: әкият-поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. — 166. — 10000 д.

Уф, ардык: шигырь. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 126. — 25000 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013