Бүген Әдипләр: Сәид Еникеев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәид Еникеев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәид Еникеев
Мөнир Ерзин
Сәид Еникеев

Аксакалыбызга - 75 яшь

Башкортстандагы татар милли хәрәкәтенең аксакалы, хәрәкәткә кушылучыларның берсе Сәид морза Хәнәфи улы кенәз Еникеевка күптән түгел 75 яшь тулды.
Башкортстан, Татарстанда гына түгел, Русия киңлекләрендә, хәтта элекке Союз почмакларында да аны күпләр белә. Ул еш кына Уфа һәм Казан гәзитләрендә милләт язмышы турында чыгышлар ясый. Ә инде татар морзаларына килгәндә, бу теманы беренче булып күтәреп, морзалар җәмгыятен оештырды. Әлеге көннәрдә ул Уфа татар морзалары оешмасын җитәкли. Алар турында саллы китап язып, аны бастырырга әзерләде. Шул ук вакытта "Дворянский вестник" дигән татарча-русча гәзит чыгара. Менә ул нинди безнең Сәид абзый!
Шушы көннәрдә, әтрафлы юбилей уңаеннан, мин Сәид абзый фатирында булдым һәм аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем:
- Сәид абзый, син Каргалыда тугансыңдыр инде...
- Юк, мин Каргалыда тумадым. Мин 1919 елның 20 сентябрендә Кавказда туганмын. Без бик борынгы кенәз нәселеннән чыккан кешеләрбез. Вакытында зур җир биләмәләребез булган. 1713 елны Петр I закон чыгарган - яисә сез чукынасыз, яисә җирләрегезне, крепостнойларыгызны алабыз һәм үзегезне дәүләт хезмәтеннән чыгарабыз. Шул вакытта, дөрес, байтагы чукынган, тик безнең нәсел чукынмаган, мөселман булып калган. Мөлкәтләрен, билгеле, алганнар. Соңыннан, 1718 елда корабльләр төзер өчен урман кисәргә җибәргәннәр. Үзләрен "казна крестьяннары" сословиесенә язганнар. Шулай бертуктаусыз басым астында 80 ел ярлы крестьян тормышын кичергәннән соң әби патша 1784 елда аларга морзалыкларын кайтара. Тик нәсел бөлгенлеккә төшкән була инде.
Минем бабаларым Тамбов ягында яшәп, сату белән шөгыльләнгән. Әти укымышлы булган. Иркутскийга барып тагын да сату һөнәрен үзләштерә. Бераздан өйләнә һәм Кавказга китәләр. НЭП вакытында Уфага күчәләр. Татарча мин дүрт класс кына укый алдым. Уфада татар хәрәкәте башланганчы сөйләшүем дә зәгыйфь кенә иде. Ә язуым бөтенләй начар иде. Шулай да мин татар классикасын укыдым.
Морзалар турында китабым ничек язылды дип сорыйсызмы? Эш болай булды. Миңа 8-9 яшь булгандыр, Тамбовтан бабам килеп төште. Истә әле, алар әтием белән сөйләшеп утыра, мин бер читтә. Бабам әйтә: "Син, Хәнәфи, онытма, безнең нәсел бик данлыклы булган бит, алар турында шәҗәрәләр дә бар. Сакла. Соңыннан балаларыңа әйтеп калдырырга тырыш". Бу хәбәр миңа башыма балта белән чапкандай тәэсир итте. һәм гомерем буе җуелмады. Ә әти ул вакытта берни сөйләмәде, чөнки заманы шундый иде: көне-төне диярлек кулга алулар. Бүгенгедәй хәтеремдә, әти кайта да эшеннән, әниемә әкрен генә сөйли: "Хәнифә, мин кешеләр аша ишеттем, менә шундый кешене кулга алганнар, солтангаливче диеп". Икенче көнне кайта да: "Хәнифә, кешеләр аша ишеттем, тагын шундый кешене кулга алганнар, син беләсең бит, зәкивәлидовчы диеп". Гел шундый хәбәрләр ишетелеп торды. Кешеләр куркып яшәде, бүгенме, иртәгәме кулга алырлар дип.
Үзем мин инженер, соңгы 17 елымны Башмелиоводстрой трестында бүлек начальнигы булып эшләдем. Шуннан пенсиягә чыктым.
Морзалар эше белән 1963 елдан шөгыльләнә башладым. Китапханәләрдә йөрдем, архивларда. Дөрес, архивка керү өчен органнардан рөхсәт кирәк иде, янәсе син фәнни тикшеренүче... Менә Санкт-Петербургтагы иң зур архивка керәсе бар, ә кереп булмый. Мәскәүдәге танышыма бардым. Ул радиотелевидение комитетында эшли. һәм миңа язу бирде, янәсе мин комитет өчен материал җыярга шушы архивка барырга тиешмен. Керттеләр, ә үзем куркам - сер ачылса харап бит. Мин анда бик күп документлар таптым.
Бераздан татар хәрәкәте башланды. Мин инде бу эшкә чумдым. Беренче җыелышыбызны 1988 елның 8 мартында үткәрдек. Аннары Казанга конференциягә бардым. Уфадан делегат булып. Бу вакыт хәрәкәтнең башы гына иде әле, ничек һәм ни буласын беркем белми.
Уфага кайткач 15ләп кеше РТИгә җыелдык, мин ишеткән-күргәннәрне сөйләдем. Аннары бергәләп предприятиеләргә чыгарга уйлаштык. Байтак эшче-хезмәткәрләр белән очраштык. Кешеләр әйтә, әйдәгез, бу эшкә чынлап тотыныйк... Ул елларда шундый бер дулкын булды: Мәскәүдән килә күрсәтмә, иҗтимагый оешмаларга эшләр өчен мөмкинлекләр ачарга һәм үзләренә дә алар арасында эшләргә, имеш. Без РТИ мәдәният сараеның кече залына җыелдык. Халык андый нәрсәгә сусаган, кече залга сыймас булдык. КПССның Уфа шәһәр комитеты секретаре Халиков киңәше белән зур залга күчтек. Халиков - президиумда, ә мин, партиясез һәм гомергә андый эшкә тыгылмаган кеше, аның белән янәшә утырам...
Шулай итеп, без Уфада татар иҗтимагый үзәген оештырдык. 1989 елның январь башы иде. Казаннан килгән кешеләр дә бар иде, бергәләп эшләдек.
Тиздән Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең, Милли мәҗлеснең корылтайлары булып узды. Бу юлы бездән дә делегатлар катнаштылар.
Татар хәрәкәтен, Милли мәҗлесне акыллы, зур мәгълүматлы кешеләр оештырган. Шулар арасында Садрый Максудый исемен беренче булып әйтергә кирәк. Ул Парижда Сорбонна университетын бетергән кеше. Биш-алты тел белгән. Алар Уфага килеп Милләт мәҗлесе җыялар. Хәзерге кебек түгел, ә сайлау үткәреп. Моның өчен хөкүмәттән акча алып - халкыбыздан җыелган салымның бер өлешен. Халыктан да бераз җыела. Шул акчага бөтен Русия буенча сибелеп яшәгән татарның милли-мәдәни тормышы оештырыла.
Мин хәзер дә шундый уй-фикер белән яшим. Кирәкми безгә чикләнергә. "Бүгенгеләр" бит Арча кырыннан артык бернәрсә күрми. Шуңа Казан белән генә чикләнәләр. Минемчә безгә бүгеннән Думага барырга һәм анда милли-мәдәни мөхтәрият төзү турында сүз башларга кирәк. Татар халкы милли-мәдәни тормышын үз кулына алырга тиеш. Аны гамәлгә ашыру бездән җыелган салымнар исәбенә барсын.
- Милләт мәҗлесен Уфада җыябызмыни?
- Хәзер аны Казанда да җыярга мөмкиндер.
- Казанда бит бар инде Милли мәҗлес.
- Ул бит шул Казанныкы гына, Татарстанныкы гына. Ә Русия буенча оештырырга кирәк. Федераль властьлар белән сөйләшеп, алардан алган акча исәбенә сайлаулар үткәреп. Менә хәзер Думага килик. Казанлылар аңа вакытында бойкот игълан итте. Дөресме бу? Әлбәттә, дөрес түгел. Чөнки татарның дүрттән өч өлеше Татарстаннан читтә яши. Урыннарда татар хәрәкәте зәгыйфь, сайлаулар милли төс алмаган. Шуңа күрә ул Думага татар кешесе эләксә дә, аның мәнкорт татар гына булуы көн кебек ачык. Шушы хәлдә ишеп Дума трибунасын исәпкә алмаска!.. Бу бит милләт алдында җинаять! Кем соң безне яклап сүз әйтер?! Менә ни өчен безгә Русия буенча радио-телевидение юк. Мәктәп юк. Ис китмәле бит, үз җиребездә тупланып яшәгән Башкортстанда да безгә берни юк!
- Казан ягында эшләр яхшырса да, аның белән генә милләт мәсьәләсе чишелми бит әле...
- Татарстан мөстәкыйль булса, Русия белән килешүләр төзегәндә безнең хәлебезне дә бераз яхшырту турында сүз була алыр иде... Милләтебезне торгызу юлы бер генә: бөтен Русия, БДБ буенча милли-мәдәни мөхтәрият төзү. 17 нче елны большевиклар властьны алмаса, ул шулай була да иде. һәм без бүгенге кебек шушындый мескен милләткә әйләнми идек, 1552 ел безгә бер фаҗига китерсә, 1917 ел икенчесен китерде, һәм дә иң зурысын.
- Татарстан белән Башкортстан арасындагы килешү турында фикерегезне әйтсәгез иде...
- Аның турында укыгач, чиксез шатланган идем. Янәсе, булыр Уфада Татарстанның вәкиле, без аның янына үз уй-фикерләребез белән барырбыз... һәм бераздан барча четерекле мәсьәләләребез чишелә башлар. Тик бу шатлану бушка булган, һәм килешү дә тик кәгазьдә генә калды. Бернинди үзгәреш күренмәде. Әлеге көндә Рәхимов властьны үз кулында нык тота. Әлегә аны беркем дә җиңә алмый. Тик бу сәясәтнең ахыры яхшы булмас. Бердән, урыслашу аларны да читтә калдырмас, икенчедән, игезәк туганнар арасындагы кечкенә ерым әкияттәгедәй тиз зураеп, бу ике халык киләчәктә кан дошманга әйләнүе бар. Моңардан да зур куркыныч юк, минемчә.
Соңгы 75-76 ел эчендә халык иҗтимагый эштән аерылды. Хәзер кешедә иҗтимагый уй юк. Алыйк 1917 елны, Ул вакытта подпольедан көчле партияләр чыкты: социал-демократлар, эсерлар, кадетлар... Үз кадрлары, типографияләре белән. Ә хәзер эшләр ничек тора? Хәзер дә бит яңа, тыныч юл белән революция булды. Ә кая берәр партия? Юк алар! Халык хәзер бөтен нәрсәгә битараф. Коммунистлар, советлар властьтан лситсә дә, кешеләрдә алар сеңдереп калдырган коллык психологиясе яши. һәм дә бу чирне тиз генә дәвалап та булмас әле, чөнки халыкның рухы сынган.
Ә шулай да ниндидер үзгәрешләр дә бар бит. Кем уйлаган теге елларда дөньяда татар партияләре туар дип? Көчсез булсалар да яшиләр бит әле. Ә бит бу эшне Горбачев башламаган булса, тагын 15-20 елдан татар дигән сүз дә онытылыр иде. Киләчәкнең ничек булырын алдан әйтеп булмый, билгеле, шулай да яхшыга өмет итеп яшибез...

Язып алды Кадерле ИМАМЕТДИН,
Уфа
"Аргамак" журналы № 1, 1995.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013