Бүген Әдипләр: Роберт Зарипов
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роберт Зарипов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әлфәт Закирҗанов
Роза Закирова
Альберт Зарипов
Рәфхәт Зарипов
Роберт ЗАРИПОВ
Чулпан Зариф
ИЛДУС ЗАҺИДУЛЛИН
Рәшит Заһидуллин
Дания Заһидуллина
Мирфатыйх Зәкиев
Мөнирә Зәйнәгабдинова
Резеда Зәйни
Зәки Зәйнуллин
Фәиз Зөлкарнәй
Фарсель Зыятдинов

Соңгы елларда, авыллар тарихына бәйләнешле булган, байтак кына язмалар белән танышырга туры килде. Кызганычка каршы, бу язмалар да авыл тарихы колхозлашу яки Ватан сугышы елларына гына кайтып кала, алары да һәвәскәр тарихчылар тарафыннан иҗат ителгән. Күп кенә мәктәпләрдә авыл тарихына багышланган документлар, материаллар тупланган һәм шулардан файдаланып тарих укытучылары үзләренчә "авыл тарихы”н да язганнар. Ләкин аларда эзлеклелек, чыганакларга таяну, фәннилек принциплары юк, бары хикәяләү, кыскача, кайбер вакыйгаларны сурәтләү рәвешендә генә язылганнар. Монда һәвәскәр тарихчыларга бер дә үпкәләрлек түгел, аларның бу "хезмәтләре” бары тик үз авылының пәрвәре буларак барлыкка килгән. Әлбәттә, җирле материаллардан, ягъни тарихи төбәккә кагылышлы вакыйгалардан башка, тарих фәнен аңлап булмый. Безнең татар халкы бүгенге көнгә кадәр үзенең тарихын бөтенләй белмәде, чөнки аны XVI гасырның икенче яртысыннан башлап XX гасырның 90 нчы еллар башына кадәр оныттырып, юкка чыгарып килделәр.
Горур тарих милли горурлык чыганагы булырга тиеш. Моңарчы татар халкының үткәнен, фаҗигасен, данлы юлын чагылдырган тарихы язылмады. Аны язу тулысы белән урыс тарихчылары карамагында булып, ул тамырдан үзгәртелеп, татарга яла ягу чыганагына гына әверелде. Русиянең барлык җитешмәгән ягын (җирен) бездән күрделәр. Күпчелек китапларда Русиянең Европадан артка калып яшәвенә дә татарлар гаепле итеп күрсәтелә иде. Әлбәттә, мондый тарихтан качып китү хәерлерәк булгандыр бәлки. Безнең чорның 80 елларында, безнең хөрмәтле тарихчы галимнәребез яңа ачыш ясадылар – татар халкы болгарлардан барлыкка килгән. Алар бүгенге көнгәчә татар дигән сүзнең ялгышын, аңлатып бирә алмаса да, татарның татармы, болгармы икәнлеге мәсьәләсендә төрле фикердә торса да, дөнья инде күптән татарлыкны батырлык һәм гыйлемлек атамасы итеп кабул иткән. "Бу тарих минеке түгел, мин үзем дә мин түгел”. Шушы психология татарны татарлыктан кагып, болгарлыкка этәрде.
VIII–X гасырларда Идел–Чулман буйларында Азов диңгезе буеннан болгарлар килгән дә, монда әз-мәз булган кавемнәрне үзләренә кушып, дәүләт төзеп биргән. Имеш, алар цивилизацияле кешеләр булган. Мондый тәңгәллек Русия тарихына туры килә, ягъни скандинавия илләреннән килгән варяглар кенәз була һәм славяннарга (урысларга) – Киев Русенә нигез салып бирәләр. СССР империясе чорында да бердәм "совет халкы” милләте оешып бетүгә күп калмаган иде. Рәсәйнең бүгенге хакимиятләре шул сәясәттән арына алмыйча, "Рәсәй халкы” милләте төзергә тырышалар, "бердәм бүленмәс Рәсәй” турында лаф оралар. Паспортларда милләтне күрсәтмәү графасы моның ачык дәлиле. 1914 елны ук "Вакыт гәзите” үзенең китап теле, әдәбияты, гүзәл үткән юлы булган халык бер кайчан югалмас”, дип язган.
Без бу китапта абсолют яки какшамас хакыйкатькә дәгъва белдермибез. Ул була да алмый, безнең максат таррак. Дистә еллар буена халыкны үзенең газиз тарихыннан аерып торган кара пәрдә ачылырга тиеш. Пәрдә артына ниләр яшерелгән? Моны халык белсен! Ә китапка тиешле бәяне ул бирер.
Азнакай төбәге тарихына килгәндә, ул да татар халкының бер якты һәм караңгы сәхифәсе, моңарчы ачылып, тикшерелеп бетмәгән, кара һәм ак тапларга бай булган тарихы да. Халкыбызга төрле чорларны кичерергә туры килгән. Монгол яулары фаҗигасеннән башлап һәм Явыз Иван татар халкының бердәнбер милли дәүләте булган – Казан ханлыгын җимергәннән соң, безнең кавем типкәләнгән, бер урыннан икенче урынга күчкәч, көчләп чукындыру сәясәтенә тартылган, нәтиҗәдә, бабаларыбыз Болгар–Казан иленең көнчыгышында төпләнгән. Безнең төбәктә авылларга нигез салу бик катлаулы процессларда, берничә этапта барган. XIV гасырларда башланган бу процесс фәкать XVIII гасырның икенче яртысында гына төгәлләнә.
XIV гасырга кадәр безнең төбәктә кешеләр яшәмәгән икән дип уйларга ашыкмагыз! Аларның яшәүләре, тормыш итүләре, игенчелек, терлекчелек һәм башка кәсепләр белән шөгыльләнүләре турында без археологик истәлекләр бүлегендә танышырбыз. Бу китапта безнең төбәк топонимнары, җирле географик атамаларның килеп чыгышлары, кеше исемнәрен һәм кушаматларны, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү алымнары яктыртыла.
Гасырлар дәвамында идарә итү системасы үзгәреп торган. Төбәкнең территориясе күләме ягыннан һәм конфигурациясендә сәяси һәм табигый факторлар йогынтысында сизелерлек үзгәрешләр килеп чыккан, бер губернадан икенчесенә күчкән. Кешеләрнең рухи дөньясының нигезен тәшкил иткән дин һәм мәгърифәт эшләренең торышы, аларның кайбер вәкилләре белән очрашырсыз. Михнәтле заманнар бүлегендә крестьяннарның авыр тормышы һәм көнкүреше турында сөйләнсә, халкыбызның кайбер йолалары һәм бәйрәмнәре белән хәбәрдар булырсыз.
Татар халкы коллыкка каршы гасырлар буена көрәш алып барган. Бөтен Рәсәй тарихына кереп калган Е. Пугачев явы безнең төбәкне дә читләтеп үтмәгән. Дистәләрчә авыллардан крестьяннар Пугачев гаскәре ягында сугышкан, азатлыкка чыгу өмете белән яшәгән. Безнең төбәктә "Пугачев явы” бүлегендә якташ каһарманнар белән танышырсыз, кайбер тарихи документларга игътибар итәрсез. Бу китапта югары сыйныф укучылары, махсус уку йортлары студентлары, укытучылар, дин әһелләре һәм барлык китап сөючеләр өчен дә шактый күп кызыклы һәм файдалы мизгелләр булачак. Бигрәктә, тарих, татар әдәбияты, география, тел укытучылары өчен - укытканда җирле материал буларак, дәресләрдә нәтиҗәле файдаланырга мөмкин булачак. Менә шуңа күрә дә, мөхтәрәм укучылар һәм тарихны сөючеләр, бу китапны туган як турында белемнәрегезне арттыруда булышкан, фикер офыкларыгызны киңәйтергә ярдәм иткән хезмәт дип кабул итәрсез!
Бары үз халкының тарихын белгән кеше генә белемле, тәрбияле була, милләтебезнең киләчәгенә битараф булмаган олы җанлы һәм батыр йөрәкле көрәшче булып җитлегә ала.

Роберт Зарипов Азнакай хакимиятенең М. Хәсәнов исемендәге премия лауреаты, Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге бүләк иясе.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018