Бүген Әдипләр: Рүзилә Гатауллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рүзилә Гатауллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина

Рузиля Гатауллина (Хусниярова): И МИҢЕШТЕМ! СИҢА ГАШЫЙК БУЛГАН АВЫЛЫҢНЫҢ ГАДИ КЫЗЫ МИН. СИНЕҢ ЧИШМӘЛӘРДӘН ИЛhАМ АЛГАН ҖЫРЛАРЫМНЫҢ МОҢЛЫ САЗЫ СИН!
* * *
Тәрәз шакыйм сиңа җилләр булып,
Чыгасыңмы, иркәм, сагындым...
-Чыкмый буламы соң...Йөгереп чыгам,
Мин дә сине нык-нык сагындым.

Сизәсеңме, кояш нуры булып,
Кереп яттым синең куеныңа...
-Сизәм, иркәм, куенымнан сине
Чыгармасмын гомерем буена.

Йөрәк тибешеңне тыңлап ятам
Син, син диеп тибә йөрәгең.
-Әйе, әйе, син ул, син ул, иркәм
Син генә шул яратып йөргәнем.

Тоясыңмы минем җылымны син
Синең өчен мин бит җан атам.
-Тоям, тоям, иркәм, мин дә сине
Сине генә өзелеп яратам.

Син генә бит, иркәм, син генә бит
Күңелемә назлар салучы.
-Син генә шул, иркәм, син генә шул
Минем өчен җырлар язучы.


Әйдә әле, барып килик, иркәм
Минем сердәш чишмәм янына
-Тыңлыйк әле икәү чишмә моңын
Кочаклашып аның янында.

Җырлар тусын безнең сөюләрдән
Йөрәкләргә уелып калырлык.
-Сине сөю- минем өчен бәхет
Безнең Сөю ул бит- мәңгелек! 

* * *
Дөнья куа кеше...Дөнья куа 
Белмим инде, куып җитәрме 
Куып җиткәч, нигә кудым диеп 
Якты дөньялардан китәрме... 

Акча колы күпләр...Акча җитми 
Телләрендә бары тик акча 
Нишләр иде икән Кеше, акчаның 
Чишмәләре әгәр дә акса. 

И зарлана Кеше...И зарлана 
Зарланып кына баеп булмый шул 
Авырлыкка Кеше түзә ала 
Рәхәтлеккә чыдый алмый шул. 

Саулык булса, бар да булыр диеп 
Шөкер иткән кеше бик сирәк 
Берсе булса, икенчесе җитми 
Булган саен күбрәк кирәк. 

Нәфсе дигән нәрсә шайтан кебек 
И котырта гына кешене. 
Байлык туплап...Шуңа табынып 
Үтә аның бөтен гомере. 

Сәламәтлекне сакларга да 
Вакыты юк шул кешенең 
Тик чирләгәч кенә аңлый ул 
Иң зур байлык - саулык икәнен.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013