Бүген Әдипләр: Рузидә Даутова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рузидә Даутова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әнвәр Давыдов
Әкрам Даутов
Рузидә Даутова
Батыргәрәй Дәүләтбаев
Фәнәвис Дәүләтбаев
Илмира Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
Нурия Дәүләтголова
Җәүдәт Дәрзаман
Дәрдмәнд
Наилә Демидова
Гавриил Державин
Илдус Диндаров

Рузидә Зәки кызы Даутова 1954 елның 22 апрелендә Башкортстанның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында туган. 1969 елда 8 сыйныфны тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге кулинария училищесында ике ел укып, пешекче һөнәрен үзләштерә. 1979 елга чаклы ресторанда эшли. 1979-1982 елларда Венгриядә, контракт нигезендә, хәрби частьта шулай ук пешекче булып хезмәт итә. Шунда эшләгәндә, Фәрит исемле егеткә кияүгә чыга. Фәритнең хезмәте тәмамлангач, алар 1982 елда Лениногорск шәһәренә кайтып төпләнәләр. 1993 елдан «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзасы. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Рузидә үзе генә күргән, тойган, кичергән хиссият белән бер-бер артлы яңа шигырьләр тудыра.

Акыл белән йөрәк гәпләшә

Тормышымда ялгыш абынсам, 
Акыл белән йөрәк гәпләшә: 
Үзем өчен артык сөенәм икән, 
Киңәш биреп акыл эндәшә.

Кешеләргә килгән бәхет өчен 
Күңелемдә туса зур шатлык, 
Акыл куя уйларымны хуплап: 
Калсын, диеп, синдә шул аклык.

Матурлыкны күңел яратканга, 
Бар төсләрне килсә аласым, 
Акылыма һәрчак буйсынам да 
Алмый калдырамын карасын.

Хәтерем бакчасы

Гел матур төсләрдә калганнар -
Хәтерем бакчасы гөлләре. 
Шуңадыр, үтелгән гомернең 
Ул миңа кадерле бүләге.

Раббым, дип башлыйм иртәмне, 
Сакла син хәтерем, үткәнне. 
Чүп-үлән үсмәсен бакчамда, 
Исеңдә тот һәрчак күргәнне!

Күңелем үзгәрмәде

Күрәсең килмәсә әгәр, Кергәнне көзләремә, Яшь чактагыдай төбәлеп, Карама күзләремә! Аларда күреп алырсың Моңсу көз сабырлыгын. Куркам, хәтереңнән җуелыр Яшьлегем алсулыгы. Тик күңелем элеккечә, Калыр ул үзгәрмичә. Мәхәббәтне саклап калыйк Җилләрдә җилгәрмичә!

Минем байлыгым Актардым да күңел сандыгын, Барлап чыктым булган байлыгым. Бу дөньяда иң зур хәзинәм - Ул гомерем, минем саулыгым. Изге эшләр бизи кулларымны, Кирәк түгел көмеш-алтыны. Энҗе-җәүһәрләрдән яктырак, Дөнья миңа көлеп балкыды. Күңелемдә бетмәс җылылык бар, Җырга салам яшәү-сөюне. Җырлап яши алыр идемме - «Байлык чире» басса күңелне?
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013