Бүген Әдипләр: Рүзәл Әхмәдиев
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рүзәл Әхмәдиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Рүзәл Әхмәдиев
Ул: Әхмәдиев Рүзәл Раушан улы
Туган ягы: Аксубай, Шәрбән авылы, 3 апрельдә туган.
Уку/эш: ТДГПУ юридик факультет
Ул яраткан китап/автор: Хәсән Туфан, Есенин
Мин язам,чөнки...: “мин җүләр”
Аны борчый: военкомат
* * *
Безне каты буды урыс,
Чылбырын җибәрмәде,
Үзе барган баткаклыкка,
Безне дә өстерәде.

Нәрсә генә кыланмасын,
Без шуңа риза булдык,
Күпме генә көлсә дә ул,
Сүз әйтә алмадык торып.

Әйтик соң без: “Булды җитәр,
Күпме түзәргә була?”,
Ничә гасыр, безгә дигән
Кисәкне тартып ала.

Кайда хәзер Батыршалар
Күтәрергә халыкны,
Мәңгелеккә җимерергә
Безне тоткан йозакны?

Әй халкым! Күтәр башыңны,
Тетрәсен җирләр күкләр,
Иң зур хатаң – битарафлык,
Җимер аны – илең гөрләр.

Уян татар! Күп йокладың!
Омтыл мәдәнияткә!
Синең гыйлемле булуың
Дошманга булыр киртә.

Бу безнең җир! Бу безнең ил!
Шулай булды гомергә,
Шул җирләрдә горур басып,
Язсын, Раббым, йөрергә!
                              22 март.2008.

* * *
Әнкәй, хаман ишетәм мин,
Син җырлаган бишек җырларын,
Ничә тапкыр, кояш күрмәгәндә,
Синең төннәреңне урладым.

Мин ишетәм ишек ачылганын,
Мин ишетәм таба чыжлаганын,
Мин ишетәм идән сызгырганын,
Мин үз өемне ишетәм.

Мин ишетәм, елга буйларында,
Зирекләрнең яфрак яруын,
Мин ишетәм, урман-болыннарда,
Чәчәкләрнең чәчәк атуын.

Мин ишетәм, яшь күкрәктә,
Бәйсез йөрәкнең һаман януын,
Мин ишетәм, яшел келәм буйлап,
Ялан аяк кайтып баруым.
Әнкәй дә ишетә…
                                 18 июль 2008.

* * *
Язмышым булдың син минем,
Ялгышым булдың син,
Бәхет теләп дога кылган,
Каргышым булдың син.

Мәхәббәтем булдың син минем,
Нәфрәтем дә син идең,
Шатлык хисләренә чәбәләнгән,
Хәсрәтем дә син идең.

Изге фәрештәдәй күренгән,
Шайтаным да син булдың,
Бу дөньяда бөек зыялыгым,
Гафләтем дә син булдың.

Бәхет кошым диеп атасам да,
Афәт алып килдең йөрәккә,
Якты йолдыз булып балкышым да,
Сүнүем дә булдың бу күктә.

Син ул, сихри тынычлыкта,
Иң дәһшәтле, ярсу сугышым,
Бәлки синең салкынлыктан,
Шундый дәртле, кайнар сулышым.

Саташуым, алдашуым булдың,
Көн дә, төн дә сине уйладым,
Каләмем булдың, тулы бер дөньям,
Үзең генә миңа булмадың.
                                21 ноябрь 2008.

* * *
 “Өнемме бу, төшемме”
                          Ринат Миргаяз.

Өнемме бу, төшемме,
Яратырлык кешемме?
Мәхәббәттән өч сүз калды:
"Ә ашарга пештеме?"

Төшемме бу өнемме,
Степендия көнемне
Сагнып көтәм егерме көн,
Борчыйм әти-әниемне.

Төшемме бу өнемме,
Ничек күрим көнемне?
Ә гаилә ач, кая илтим,
Өч тиенлек белемне.

Өнемме бу, төшемме,
Яңграу тавыш яра кичемне,
Әллә миңа очкан тәлинкә
Челпәрәмә килдеме?

Төшем, өнем булса да,
Яхшыга булсын барсы да.
                                     20 март 2009.

УЯНУ

Уянам иртән аяк тавышына,
Вәхши җырлар күрше бүлмәдән
Ыргылып диварны куркыта,
Мин уяндым, димәк үлмәгән.

Куркуданмы калтырыйлар алар,
Сөякләргә үткән салкыннанмы?
Көннән көн йөрәк тараюы,
Күзләрдәге суык ялкыннанмы?

Ерактамы тавыш якындамы?
Әллә нидер күңлем пышылдый?
Сискәндерә иске күлмәк аша,
Йөрәк тибешенең ешлыгы.

Юк, күнел суыклыгыннан түгел,
Бүлмә суыклыгыннан өшимен,
Җыелмаган хисләрне тараткач,
Мин уяндым, димәк яшимен.
                            1 апрель 2009.

* * *
Уйларым яңгыр дөбердәтә,
Хисләремне җилләр урлаган,
Җанның белмим кайда йөргәнен, Тик...
Җир, гаҗәп, тәнне алмаган.

Бермәгънәсез тормыш тәсбихендә,
Кинәт туктап калаган көннәр була,
Бер адымлык ераклыктан үртәп,
Сиңа дигән ишек ябыла.

Кайда йөрдем – төгәл хәтерләмим,
Абына-абына өйгә кайтып барыш,
Килеп җиттем. Шайтан, өлгермәдем!
Ишекләр ябыла...
Киләсе тукталыш...

Ярый, көтим бераз. өлгермәдем,
Хәят үзе үк – мәңгелек ярыш,
Троллейбуста – салкын,
ә мин соңгы рәттә,
“Ишекләр ябыла,
киләсе тукталыш...”

Бу сүзләр бары яңгыраш – колакта, –
Һөҗүме – буш ядрә – башымда ярыла,
Күңелсез яктылык өшетә йөрәкне,
Кайсыдыр тукталыш,
ишекләр ябыла.

Кем керә, ә кемдер ашыга төшәргә.
Арыган кешеләр ташкындай агыла.
Пыскып өметнең чаткасы кабына,
Ә берәү алдында ишекләр ябыла...
Троллейбуста кичен өйгә кайтып барыш,
Тик булырмы соң ул киләсе тукталыш?
                                              6 апрель 2009.

* * *
Чигәнең чәркәгә чик чама куйганда,
Чараларны чамалап, чарасыз калганда,
Чыраның очкыны чыланган бәгыръне очыра,
Чирканчык чыланнан чыдамыйм, кычкырам.
Ачуланмыйм күкрәкне кискән пычкыга,
Ул бары күңлемне иреккә чыгара,
Тик күңел азатка чыгуга тынчыга,
Ул күрә: азатлык – ясалма карчыга.
Әллә күңелгә иркенлек тик күкрәктә?
Нинди ялган ята мүкләнеп йөрәктә?
Ә йөрәк бары канны куалый тамырга.
Кис тамырларны, күрерсең, кан урнына
Агу тама тып-тып...
Һәм бугазны ертып сүз чыга,
Йөрәктән өрәккә өрелгән,
Бәлки кулдан кулга йөрелгән?
Тик бу минем сүз,
Җан аша яңгырый.
                              15 апрель 2009.

* * *
Нәрсә калыр?
5 сум акча, билет кисәкләре
Кесәләрдән чыгып юганда,
Кемне сагышка салыр?
Нәрсә калыр?
Мин чыккачтын олы юлга,
Колак пәрдәләре ишетмәслек
Күк тавышы җанны ярыр.
Нәрсә калыр?
Телефонын актарганда берәү,
Исемемә төртелүгә бәлки...
Бәлки мине искә алыр?
Нәрсә калыр?
Әнкәй мәчеткә керергә оялып,
Мескен садака тартмасына,
Мине уйлап акча салыр.
Нәрсә калыр?
Тормыш – елга диләр,
Шулай дөрес бугай,
Кеше китә – эзе кала диләр,
Елгада эз калмый ла.
Бәлки улым калыр бу дөньяда,
Мин өтер куйган җирләрдә,
Әле ул нокта куяр.
Нәрсә тояр аны?
Ихтыярым җыеп йодрыкка,
Газап чикләрен сызып, 
Учларымны сузам, әле куркам,
Ул учларга бүген галәм сыя.
Тик кем җавап кулы сузар?

* * *
Шигырь язам сиңа, карап җансыз мониторга,
Шигырь язам, ә күзләрең миңа карый,
Бу тик рәсем, бу электрон рәсем бары,
Тик ни өчен тормыш безне шулай каргый.

Синең караш, серле елмаюың. Син...
Тыюым, тоюым... Тын юлым кысыла...
Үз-үземә каршы сугыш – бу мәгънәсез...
Тыңла, йөрәккәем, ярсыма, ярсыма.
Тыңлама...
                       29 гыйнвар 2010.

* * *
Кояш батып килә гарәп җирлегендә,
Каргыйлардыр бу халыкны фәрештәләр,
Ибраһимнан калган шулмы изге урын?
Аның тәүхиденнән тәмам читләшкәннәр.

Соры, салкын потлар, кара болытлардай
Каплап кешелекне әллә сукыр итте,
Әллә мәхрүм итте иман сафлыгыннан?
Оятсызлыктан җирнен яме китте. 

Син төрендең, син калтырый идең ул чак,
Раббың әмрен алдың уз җилкәңә,
Авыр йөк, бу вазифа Аллаһыдан,
Әй, расүл, синең хәят илә түләнә.

Яшьли ятим калып, ана назын белми,
Фәкыйрьлектә мохтаҗлыкта үскән идең,
Өстен итте сине Раббың, мөлкәт бирде,
Бар галәмгә килеп, “Мин пәйгамбәр”, дидең.

Синме соң ул, үз балаңны биреп җиргә,
Хәмед әйттең Аңа, сабыр иттең, түздең,
Үрнәк булдың, остаз булдың өммәтеңә,
Иң мөһтәрәм бу дөньяда синең йөзең.

Каргый ала идең, тик син каргамадың, 
Юып канлы аякларың, зикер әйттең,
Гафу сорап, өметләнеп бу халыкка,
Кешелекнең иң яхшысы – ул да синдер.

Раббың сөйде сине һәм син сынатмадың,
Син җәннәтле идең, шуңа карамастан,
Төнен намаз укып, Раббыңа баш орып,
Елый-елый гафу сорадың Аллаһтан.

Аллаһ дине өчен сугыш кырларында,
Үз каныңны түгеп, алдың җиңүләрне,
Пәйгамбәребез син, укытучы булдың,
Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән.

Өммәтеңә кара, ярты галәм гарчә,
Син калдырган, өйрәткән юлдан баралар,
Шәфәгатең көтеп синнән, өметләнеп,
Күбәләкләр сыман, 
Кыямәткә таба агалар.
                                 15 февраль 2010.

* * *
Елар идек үксеп – 
күзебез чокылган,
Колакка дөмбәсләп
Вәгъдәләр тыгылган.
 
Аяклар да гарип – 
Азатлык алмаслык,
Бар иде хөррият, 
Бар иде... Саташтык.

Йөрәккә суктылар, 
Тибешен киметеп,
Байлыкны алдылар,
Бирделәр – ким итеп.

Милләтнең тарихын
Канында сүндереп,
Погоннар кыйнады
Үчекләп, сүгенеп.

Ачык кыйнадылар,
Курыкмый беркемнән,
Милләтнең язмышы
Бер кылга эленгән.

Кыйналып, алҗыгып
Ул ята юлында,
Барганда сак кына,
Урап уз, абынма.
                          21 март 2010.
Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018