Бүген Әдипләр: Рүзәл Мөхәммәтшин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рүзәл Мөхәммәтшин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәҗип Мадияров
Мөнир Мазунов
Рәмилә Майорова
Әдип Маликов
Шамил Маннапов
Шәйхи Маннур
Зыя Мансур
Зиннур Мансуров
Миркадәм Матшин
Мәҗлиси
Ринат Мәннан
Габидә Мәрдәнова
Нурихан Мәрханов
Альберт Мәхмүтов
Гүзәл Мәхмүтова
Мөхәммәд Минбагыйсов
Рөстәм Мингалим
Кашшафетдин Минзәләви
Асия Минһаҗева
Әнисә Минһаҗева
Зөләйха Минһаҗева
Гүзәл Минһаҗетдинова
Наилә Миңнеханова
Роберт Миңнуллин
Йолдыз Миңнуллина
Мөхәммәт Мирза
Гөлназ Мирзасалихова
Нурзия Мирхазова
Нотфи Мифтахов
Мәхмүдә Мозаффария
Газинур Морат
Фоат Мортазин
Ягсуп Мортазин
Альбина Мортазина
Мортаза бине Мостафа
Камил Мостафин
Нәфкать МОСТАФИН
Равил Мостафин
Эдуард Мостафин
Салисә Мотыйгуллина
Илфат МӨГЫЙНОВ
Шәрәф Мөдәррис
Сөләйман Мөлеков
Кол Мөхәммәт
Рүзәл Мөхәммәтшин
Рәмзия Мусина
Рүзәл Мөхәммәтшин Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы 1989 елның 25 маенда Кукмара районының көмеш сулы Нократ елгасы буендагы Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, җиде ел күрше авылдагы рус мәктәбендә укый. Бүген Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала. Әлегә бөтен биографиясе шул. Ә шигырьләре...
Бүген матбугатны да, китап киштәләрен дә кыю рәвештә яулый барган соры шигырьләр фонында Рүзәлнең әсәрләрен без яңа сулыш дип кабул иттек. Аларның газета укучыларыбызга да, яшь иҗатчыларга да ошаячагына шигебез юк. Егеткә уңышлар теләп, яңа әсәрләрен көтеп калабыз.
Ватаным Татарстан".

Син һәрвакыт минем җанымда!..

Г.Тукай истәлегенә 

	И мөкаддәс моңлы сазым! 
	Уйнадың син ник бик аз? 
		(Г. Тукай) 

Безгә язмыш бүләк итте аны, 
Һәм шунда ук бармак янады: 
– Саклагыз! – дип, – саклагыз! – дип,– зинһар... 
Сакладыкмы? Саклый алмадык... 
Һәм ул китте... 
Рәхмәт ишетмичә, 
Сүрелгәндә тып-тын икенде, 
Тыныч кына, әмма озак итеп, 
Яз теләми киткән шикелле... 
Акрын гына ... Гөрләвектәй кибеп, 
Табигатьтән алып бик азын... 
Хәтерләтеп моңлы үз сазының 
Иң ахыргы, иң нык авазын!.. 

*** 
Иртә җиткән, тәрәз шәүләсеннән 
Тар бүлмәгә якты көн төшә. 
Әллә ничек бүген – җанга авыр, 
Әллә ничек шунда – төрлечә... 
Ә тыш якта буран, һәм ап-ак кар 
Тып-тын ява шәрә урамга. 
Һәм өшегән кулын уа-уа 
Сукбай сеңел хәер сорана... 
Начар кебек түгел – яхшы түгел... 
Һәм бәлки бу иң-иң яманы... 
Бер чокыр чәй һәм бер шакмак шикәр – 
Өч сәгатьлек бөтен калганы. 
Җил миләштән кошчыкларын куа. 
Тәрәзәдә – салкын буяулар. 
Ак чыршылар талган ботагыннан 
Әкрен генә сагыш коялар... 
Йөрәк җебе хәзер өзеләчәк, 
Кирәгеннән артык тартылган... 
...Гомер генә ипләп агып бара 
Узып киткән трамвай артыннан... 

Аккош артыннан 

Кайсысыдыр гитарага чиртә, 
Һәм кыл кебек йөрәк тартыла. 
Моң агыла күккә, әле генә 
Яннан очкан аккош артыннан... 
Югаласы иде шушы җирдә, 
Мең кат булган туфрак астына. 
Сәламемне генә юллый алам 
Туган якка аккош артыннан... 
Һәммәсе дә урланылган күптән, 
Һәммәсе дә күптән сатылган. 
Карап калам үз күченнән калып 
Ялгыз очкан аккош артыннан... 
Моңсу урам, плитә идәннәре, 
Әкрен генә тавыш басыла. 
Кая килеп җиттем соң мин очып 
Яраланган аккош артыннан?.. 

300 чакрым 

Безнең араларда – өч йөз чакрым, 
Таулар, кырлар, яңгыр яшьләре... 
Җилләр нинди хәбәр китерсә дә, 
Син барыбер мине көт, яме... 
Монда чегән кызы язмыш сата – 
Биш тәңкәгә сөйли барысын: 
– Синең юлың сөйгәнеңнән читтә – 
Мин үзем дә беләм анысын... 
Безнең араларда киң урманнар, 
Ак болытлар, чишмә, киң Идел. 
– Тик "Килмәстер", – диеп кул селтәмә, 
Син барыбер һәрчак көт мине. 
Монда карт-карчыклар гайбәт сөйли, 
Шуны отып ала барысы... 
– Әллә кая йөрисең син,– диләр 
Тик үзем дә беләм анысын. 
Безнең араларда ал шәфәкъләр, 
Офыклар һәм эңгер дә меңгер. 
Тик өметең инде калмаса да, 
Син көт, яме, мине барыбер!.. 
Юллар уңга-сулга җәелгәннәр, 
Тотасы да берсен сайлыйсы... 
– Сиңа әнә көнчыгышка таба... 
Мин үзем дә беләм анысын... 
Безнең араларда – өч йөз чакрым, 
Өч йөз чакрым – җанның сусавы. 
Тик син көт. Мин һичшиксез кайтып, 
Күкрәгемә сине кысармын... 

*** 

Йолдызлар да юкка чыкты инде, 
Һәм буш калды кара күк йөзе... 
Бар хисләрне бәйләп тоткан нык җеп 
Бер тиюдә генә өзелде... 
Димәк, хисләр – ялган хисләр булган, 
Ялган булган кебек барысы... – 
Нигә әле яшьле күзләреңне 
Миңа шулай төбәп карыйсың? 
Җанга рәхәт...Рәхәт кенәме соң? – 
Берни, берни җанга тими дә... 
Синең белән араларны өзү – 
Бүген ике-өч сүз кимендә... 
Әмма әле яратасы килә, 
Яратасы килә, сөйгәнем!.. 
Шуңа күрә син дә ярат мине, 
Шуңа күрә бераз түз, яме... 

*** 

Озатырга чыкма арттан, әнкәй, 
Күз яшьләрең авыр җаныма... 
Тәрәзәдән генә яулык болгап, 
Карап кал, тик озак багып торма – 
Син һәрвакыт минем янымда! 
Мин озакка китмим, әнкәй, – ышан! 
Сагынсаң да, авыр сагынма... 
Өстәл артларында йомшак көлеп, 
Яннарымда басып торган кебек, – 
Син һәрвакыт минем җанымда!.. 

Саз чәчәге 

Мин сине очраттым – 
Тормышым чәчәген, 
Салкын көз таңында, 
Син һаман кичәге... 
Шул ук ят елмаю, 
Шул ук яшь күзләрдә, 
Шул ук саф мәхәббәт, 
Һәм шул ук... түзәргә... 
Шул ук җан җылысы, 
Шул ук моң һәм сагыш... 
Һәм сөю ураткан 
Шул ук тар чолганыш. 
Саз чәчәге – 
Син тартасың мине, 
Саз чәчәге – 
Мин карышмыйм инде... 
Мин сине өзәргә 
Кыймыйча йөргәндә, 
Синдә тик бик якын 
Дустымны күргәндә, 
Юлларга аркылы 
Чыктың да син үзең, 
Сазлыкта үскән бу 
Чәчәкне өздердең... 
Мин сине яраттым, 
Яратам да әле, 
Тик упкын бу сөю, – 
Син сизмисең, әйеме? 
Син бит саз чәчәге – 
Үрелдем дә менә, 
Әкренләп барабыз 
Сазлыкның төбенә... 
Никадәр вәгъдәләр, 
Һәм үтмәс вакытлар – 
Бәхетле сәгатьләр, 
Кадерле минутлар... 
Сагыну, юксыну 
Һәм тую барсыннан – 
Сазлыкка бер адым, 
Басасы басылган, – 
Сабырсыз кискенлек, 
Сагышлы көрсенү – 
Бу сөю күк түгел, 
Ләкин бу – нәкъ сөю... 
Саз чәчәге – 
Сөешеп гомергә 
Саз чәчәге – 
Без батабыз бергә... 

Син киттең 

Мин яраттым сине, әмма сөю 
Сүнде инде, диеп әйталмыйм. 
Мәхәббәтне саклый алмадым шул, 
Һәм син киттең, сине мин аңлыйм. 
Тик бу хисләр сине борчымасын, 
Мин теләмим яшең күрергә. 
Мин җылылык биралмадым сиңа, 
Әмма кирәк иде бирергә! 
Әмма кирәк иде яратырга 
Үбеп-кочып, янып сөюдә. 
Тик нишләтим – җилләр генә уйный 
Без биегән җырның көенә. 
Һәм син киттең, сине кемдер коча, 
Син гел башка утта янасың! 
Син бәхетле, яңа парың гына 
Мин сөйгәннән ныграк яратсын... 

Чөнки мин ышанам 

(Милләт юк ул, диләр) 

– Милләт юк ул,– диләр, – яшәде яшәсен. 
Хәзер бу халыкка чит телдә дәшәсе. 
Кояшын югалтып караңгы сарайда 
Ул улый бүре күк табынып ак айга. 
Һәм соңгы сулышта иманын югалтып, 
Төкереп барсына, ул таптый үз антын. 
– Милләт юк ул, – диләр, әрнетеп яраны 
Күзгә яшь тыгыла, еламыйм, ярамый. 
Берни дә үтмәгән, һәм азан тавышы 
Барсына чик түгел, барсының тик башы. 
Мин атмыйм чәчәкләр кабере ташына, 
Чөнки мин ышанам,  ышанам халкыма. 
– Милләт юк ул, – диләр, – яшәсен яшәде. 
Авызны яптылар, ләкин кем дәшмәде? 
– Ә җәнлек ул, – диләр, – үлеме алдыннан 
Кычкыра да, дулап, яңадан абына. 
Ләкин кем җәнлек соң? Мин протест белдерәм! 
Онтылган хакымны кайтарам бүгеннән... 
– Милләт юк ул, – диләр, ләкин кем исбатлар? 
Ник иртә күмәсез, әле мин бит татар?! 
Кояшны югалтып караңгы сарайда 
Уламыйм бүре күк, табынсам да айга. 
Һәм үзен тапмаган милләтем өчен дә, 
Мин саклыйм антымны йодрыгым эчендә. 

Сагыш 

Кояшның нурлары ак карда чагыла 
Һәм әллә нинди хис кагыла җаныма. 
Ә кояш елмая һәм, зәңгәр күгендә 
Нурларын югалтып, офыкка күмелә. 
Зирекләр шаулаша тар инеш ярында, 
Челтерәп саф чишмә күзәтә барын да. 
Зиреккә бәс кунган, шул ук бәс – чәчләрдә, 
Ә минем, нигәдер, күзләрем яшьләнә... 
Никадәр иркен кыр! Һәм текә таулары, 
Нәрсәләр белән мин дәвалыйм ярамны? 
Кемдер нидер дәшә, ә миңа – китәсе, 
Һәм соңгы мизгелдә югала һәммәсе... 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013