Бүген Әдипләр: Рунар Таһирҗанов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рунар Таһирҗанов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Тәлгать Төхфәтуллин
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Зәкия Туфайлова
Хәсән Туфан
Әбүзәр Түрәй

Рунар Шакирҗан улы Таһирҗанов 1936 елның 26 октябрендә Баулы районы Яңа Чүте авылында туган. Беренче шигырьләрен икенче сыйныфта укыганда яза башлаган. «Мин шигырьләремне туган ягыма, авылыма, якташларыма, туганнарыма, шулай ук күрше авылларга да багышлап яздым», - ди ул.
***
Дога укыйм, шигырь язам 
Язасы килеп тора. 
Сәләтне биргән Илаһым, 
Зиһен дә биреп тора.

Яхшы теләк тели-тели, 
Язасы килеп тора. 
Шигырь ул күңел дәвасы -
Дәвасын биреп тора.

Язганда ничек уйланам -
Илаһым белеп тора. 
hәр шигырьне язган чакта 
Ярдәмен биреп тора.

Өмет

Кырлар хәтфә төскә кергән, 
Хуш исләре бөркелә. 
Орлыклар шытып чыкканнар, 
Игеннәр үсеп килә.

Игеннәр үскән чагында 
Ямьләнеп тора кырлар. 
Ямь-яшел яшь уҗымнар, 
Тарала җиргә нурлар.

Игеннәр өлгереп җитәр, 
Алтын төсләргә күчәр. 
Мул уңышы белән бергә 
Сөенеч бүләк итәр.

Игенчегә

Җирне яхшы эшкәртеп, 
Иген чәчтең бөртекләп.
Шушы чәчкән бөртекләр 
Уңыш бирде бик күпләп.

Бәхет, шөһрәт, дан, хөрмәт 
Теләп һәрчак сезләргә. 
Ничек рәхмәт әйтмисең 
Уңган игенчеләргә.

Келәт тулы игеннәр 
Шатлык бирә күңелгә. 
Күпме теләгән идек бит 
Бу көннәрне күрергә.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018