Бүген Әдипләр: Руфия Хәмидуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Руфия Хәмидуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Руфия Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди

Руфия Ризван кызы Хәмидуллинa 1965 елның 11 декаберенә туган, Казан дәүләт филология һәм сәнгать институтын тәмамлаган.

“Нам – татарам...”

Бауман урамында күптән булганым юк иде. Бер көн йөгерә-атлый дигәндәй барам шулай, як-ягыма карарга да вакыт тар, соңга калам. Алай да күзем күп санлы сувенир кибетчекләреннән берсенең витринасында чекрәеп торган язуга төште: “Нам татарам лишь бы даром”. Абау, авыр булып китте.
Туристлар, чит ил кунаклары, үзебезнең Татарстан кешеләре күпләп йөри торган төп урамда нишләп милләтемне шуның кадәр мәсхәрә иткәннәр? Җилкәсен чиләндерә-чиләндерә, тырышып-тырмашып, хезмәте белән көн иткән татар турындамы соң бу сүзләр? Әйбәтләбрәк карасам, эре хәрефләр белән шундый сүзләр язылган футболка элеп куйганнар икән. Бер дә матур күренеш түгел кебек тоелды бу миңа. Бу әйтемнең туган телемдә аналогын эзләп карадым – тапмадым. Халык үзе турында андый ямьсез сүзләр әйтмәс. Татармы инде ул “даром”га яшәүче? Чаялыгы, хезмәт яратуы, җигелеп эшләве белән тормыш арбасыннан төшеп калмый татарларның күбесе.
Бу футболканы сатуга куйганнар икән, димәк, аңа сорау бар. Сатып алучыларның татар милләтеннән булуына шикләнмим. Башка халык вәкилләре нигә дип үзләренә шундый ярлык тагып йөрсен? Әмма фикерләү сәләтебез юкка чыкмагандыр, шәт. Бераз тирәнтенрәк уй сөрәсе иде, шунда бар мәгънә ачыла: әлеге сүзләр – мәртәбә түгел, аларны күкрәккә “орден” итеп тагу – томаналык.
Кәефем кырылды, әлбәттә. Әмма тормыш бизмәненең угы һәрчак тигезлек хәленә килергә омтыла, машаллаһ. Шул ук көнне Кремльдәге ашханәләрнең берсенә төшке ашка кердем. И халык, и туристлар монда. Ике баласы белән – малайга ун яшьләр тирәсе, кызга уникеләр булыр – бер мөлаем ханым минем янәшәдә утыра. Алар инде тамак ялгаганнар, балалар кәгазь-каләм алып, нидер яза. Колакка аерым сүзләре керә, русча сөйләшәләр. Ханым балаларына викторина уздыра. Сораулар татар мәдәниятенә, әдәбияты-сәнгатенә кагылышлы. Тырышалар. Малай бигрәк тә. Үзе сөйкемле. Җирән чәчләре кояшта янган кызгылтырак түгәрәк битенә бик килешеп тора, мавыгудан сипкелләре ут яна. Үзенең авызы ерык. Ниләрдер әйтеп, әнисен көлдереп алырга да өлгерә. “Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үрнәк алган бөек рус шагыйре кем ул?” – ди ханым. Балалар кәгазьгә иелә. “Г.Тукай әкиятендәге урманда яшәүче персонаж, аның исеме ничек?” Мин, комачауламаска тырышып, кыюсыз гына сүз катам: “Сез туристлармы?” Ханым бик теләп җавап бирә: “Әйе. Без Мәскәүдән килдек. Минем исемем Света, экскурсовод булып эшлим. Үзем рус милләтеннән булсам да, татар мәдәниятенә, татарларга, Казанга гашыйкмын. Балаларыма да сәяхәтебез бик ошый”, – ди. Ахырдан баллар санала, әниләре җиңүчегә кечкенә генә бүләк тә тапшыра. Сипкелле малай, бөтен йөзенә елмаюын таратып: “Эх, меня Шурале подвел, не смог вспомнить его. Ничего, в следующий раз все получится, буду читать повнимательнее”, – ди.
Мин, кем әйткәндәй, “тәэсирләр йогынтысында”, ничектер рәхәт булып китә, хәтта төшке ашның тәме үзгәрә. Шулайдыр инде. Күңел төшерә торган хәлләр бар, әмма матур вакыйгалар да күп. Аллага шөкер. Яшәешнең кануннары шундый.
«Ватаным Татарстан». № 135, 17.09.2016

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013