Бүген Әдипләр: Роза Солтанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-
проектлар бәйгесе

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Роза Солтанова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р <= С => Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй

Роза Гәрәй кызы Солтанова 1936 елның 26 июлендә Әлмәт районының Сабанчы авылында туган. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, «Тукай» колхозында агроном булып эшли. 1971 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм хезмәт юлын укытучы булып дәвам итә. «Күңелем серләре», «Балачак сукмаклары», «Сагыну-сагышларым, югалту-табышларым», «Мул кояшлы булсын язларым», «Алар яшәргә тиешләр» китаплары авторы. Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Сорадыммы икән озын гомер...

Балаларым, сезне кулыма алдым, 
Гомер бирдем - иң зур бүләкне. 
Тәүфыйк та бар, әдәплелек тә бар, 
Онытканмын тик бер теләкне.

Әйтмәдемме сезне биләгәндә,
Күкрәгемә кочып алганда, 
Сорамадыммыни озын гомер, 
Сезнең белән ялгыз калганда.

Шул теләкне уйламаган көн юк, 
Ник чыккан ул минем башымнан?
 Кызым, улым, искә төшәсез дә, 
Туктап калам тәгам ашаудан...

Яңа гына гаилә коручыга, 
Бала биләүчегә, анага 
Әйтер идем: «Гомер сора, - диеп, -
Яшәү биргән һәрбер балаңа».

Ышандырдыц...

Сөям сине, син бәхетем, дидең, 
Ышандырдың сүзең көченә. 
Гашыйк булдым сүзләреңә, дидең, 
Яраттым, дип, барсы өчен дә.

Җәйге болын чәчәкләрен җыйдың, 
Бүләккә, дип, туган көнемә. 
Фәрештәдәй очып йөрдең янда, 
Җылыларың биреп тәнемә.

Сөю ләззәтләрен бүләк иттең, 
Хәсрәтләрем алдың таратып. 
Ышандырдың сүзең чынлыгына, 
Сөю хисләремне яңартып.

Без бәхетле, дидең, бергә генә, 
Гомер узган, сөю тоймадык. 
Ашыкмыйк ла әле картаерга, 
Кешеләрчә яшәп туймадык.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013