Бүген Әдипләр: Розалина Шаһи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Розалина Шаһи

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Шакиров
Юлай Шамилоглы
Розалина Шаһи
Розалина Шаһи Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Яшел Үзән районы Бикет авылынданда туа. Розалина Шаһиева – галимә, этнограф, сәнгать белгече. Заманында пединститутта укыткан, сынлы сәнгать буенча аспирантура тәмамлаган. 25 еллап гомерен сәнгать дөньясына багышлаган. Музейлар, күргәзмәләр, иҗади конференцияләр... Дөньяның төрле кыйтгаларында фәнни докладлар белән чыгышлар, татар сәнгатен җиһанга белдерү буенча хезмәтләр. Сәяхәтләр – Багдад, Мәскәү, Истанбул, Абд- Даби, Баку, Амман, Санкт-Петербург һ.б. Төп максаты: төрки халыкларының бердәм рухи хәятен киңәйтү, дөньяга таныту. “Шигърият, дип әрни ярты җаным,фән, дип калган яртым кабатлый”, - дип яза ул үзе. Нинди генә үрләр яуламасада, шунысы игьтибарга лаек: шагыйрә күңелендә туган авылына мәхәббәт гомере буена сакланган. “Иль де Франс”, “Бакалы саз”... – бу шигырьләр Бикеткә, аның табигатенә багышлап язылганнар. Розалина апаның әти-әнисе Гомәр абый һәм Мәһирәҗәп апа кызларына 5 яшь тулгач, гаиләләре белән Казанга күчеп китәләр. Ул шәһәр тормышына да тиз ияләнә. Татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кыз КДУ ның рус филологиясе факультетын кызыл дипломга тәмамлап чыга. Университетта укыганда, фарсы телен өйрәнә, фарсы поэзиясе белән кызыксына. Дипломын да “Рус поэзиясендә фарсы шигъриятенең мотивлары” дигән темага яклый. 22 яшьлек япь-яшь кыз максатына ирешә.

Розалина Шаһиева 10 яшеннән бирле шигырь яза. “Татарчада – рухым, русчада – шигъри эстетикам ”, - ди ул үзе. Шигырьләрендәге оригинал фикер ташкыны, сурәтләр тезмәсе, көтелмәгән ассоциацияләр сине бөтереп ала, әсир итә. Аның хезмәтләренең бәһасы бәяләп бетергесез. “Урып яшәргә тумаган, ургып яшәргә туган”, - дигән шигырь юллары аның үзенә туры килә. Розалина апа әле тәрҗемәче, тарихчы һәм телләр белгече дә. Студент елларында ук, ул инде шәрыкъ классикасы үрнәкләрен татарчага, үзебезнең татар шагыйрьләрен русчага тәрҗемә иткән. Хәйям, Дәрдмәнд, С. Хәким... Галимнәребезнең дистәләрчә фәнни хезмәтләре – диссертацияләре русчада аның тырышлыгы аша дөнья күрде.

Татарстанның Рәсем сәнгате музее оештырылган елларда ул, археолог һәм сәнгать белгечләре белән берлектә, республика рәсем сәнгатенең фәнни экспозициясен әзерли. XX гасыр татар мәдәнияте турындагы фәнни белемнәрне баетуга хезмәт иткән дистәләгән тематик күргәзмәләр оештыра. Рәссамнарның зона, Россиякүләм, декада күргәзмәләрен оештырганда, аңа бик зур фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнергә туры килә: шул күргәзмәләрнең каталоглары өчен йөзләгән мәкалә, буклет текстлары яза, радио һәм телетапшырулар әзерли. Сәнгать белгече Г.Сөләйманова-Вәлиева белән бергәләп, 1991 елны ГДРда чыгарган «Казан татарларының нәфис-гамәли сәнгате» дигән альбомнары өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителәләр.

Розалина Шаһиева Милли мәдәният музеен (хәзер Казанның 1000 еллык музее дип тә атала) төзүдә башлап йөри, аның концепциясе буенча 1998 елда Казанда иң берече рәссам музее - Бакый Урманче музее оештырыла.

Intertat.ru,
"Кайтаваз", Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Бишнә гомуми урта мәктәбенең укучылар газетасы № 8, апрель, 2010 ел (махсус чыгарылыш)


"ШИГЫРЬ ЯЗЫП КЫНА ЯШӘП БУЛМЫЙ"

Розалина Шаһиева җыентыгындагы (Розалина Шаһиева. Ниса. — Казан: Мастер Лайн, 2003. — 288 б.) шигырьләр татар поэзиясенең бөеклеген, сафлыгын—Тукайлар, Такташлар, Туфаннар күтәргән дәрәҗәне саклаучыларны битараф калдырмас дип ышанам. Билгеле, яңалык һәр очракта әдәбиятның үсүенә уңай этәреш ясый торган кискен бәхәсләр уята. Бу китап чыгу уңаеннан да , кылычка кылыч бәрелгән риясыз турнир тавышларын ишетеп куанырмын дип өметләнәм.

Р. Шаһиева шикелле язу-алымнар яңалык түгел. Парижда, француз мәдәyияте мохитендә тәрбияләнгән Назыйм Хикмәт керткән яңалыкларга аваздашлыкны җыентыкны укый башлау белән сизеп аласың. Тагын шуны да искә алу зыян итмәс: Шәрыкънең һәм чал Ислам культурасының утилитар Европа прагматизмы белән глобаль бәрелешен чагылдырган әлеге җыентыкның эчтәлеге Ислам культурасы ягындагы татарлар өчен чиктән тыш зур әһәмияткә ия.

Бу әле Розалинаның икенче генә китабы. Җыентыкка кергән шигырьләрне күңел күзеннән үткәреп, анализлап чыкканнан соң аңлыйсың: бәлки шагыйрәнең шигырь язам дип махсус утырулары да әз булгандыр. Һәр җөмләне, һәр сүз бөртеген, һәр уй-фикерләрне яңа көн, яңа вакыйгалар алып килгән. Укучыны битараф калдырмастай шигъри аваз бәгырьгә бәрелгәннән соң гына кәгазь битенә килеп яткан. Ә инде җыентыкны колачлаган эчтәлекнең киңлекләре мондый:

Плащ кигән гөлле урамнарың, Париж,
Хушбуй исе... Көяз карчыклар...
Мoнмартрда мең кат тиражланган
Дега-Ренуарлар,
Балконнарда—мәшһүр "чыпчыклар"...
..................................................
...Булон урманына
ап-ак оек кигән атлар чума...
Онытылып, көнчыгышка һаман каерылам...
Анда—Балъзак...
Экипажда—дама!
Эшләпәсе кара каурыйдан.


Интеллектуальләр Мәккәсе—Париж белән кызыксынып, гасыр башында Сорбоннада белем алган татар зыялыларының эзләрен эзләп, Европаның татар мәдәниятенә керткән өлешен чамаларга тырышып йөргән чакта, кинәт:

Черек кул,—"шигъри Академия!"
Ах, тарих, синец икейөзлелегең!
Упкының, тәмугъ, җәннәтең,
төш күрүләрең!..


Сәяхәтләр, фикер-карашлар да һәрдаим Казан аша үтеп, сугарылып торалар. Шуңа өстәп, Казан—эталон-үлчәү берәмлеге дә, милли космосның эчке мохитен, тышкы чикләрен тоташтырган бер символ да. Шул ук вакытта Сөембикә каласының теләсә нинди урында, бөтенләй көтелмәгән ситуацияләрдә пәйда булуы мөмкин. Бу—Розалинаның иҗатында табигый хәл.

Әле яңа гына Парижда идек. Менә хәзер без бөтенләй башка мәдәният үлчәме, цивилизациянең яшерен кодын кулланып кына аңлап була торган дөньяда:

Боҗра-боҗра
ашты сүзләр,
күккә-йолдызларга табан...
Тау астында
фил сөяге—
курчак-курчак манаралар:
кара күзле, энҗе тешле Амман...


Иорданияне Гыйрак алмаштыра. "Мең дә бер кичә"нең сихри төнендә Багдад күгенең эре йолдызларына карап, әкияти хисләр дөньясында ләззәт алган бабайларыбызның бүген чәчләре үрә торыр иде. Шагыйрәнең күрәзәчелеге аның һәр шигырендә диярлек сизелә:

Төнге Багдад урамында
Зөләйханы күрдем...
Кара күмер кебек көеп беткән
нурлы йөзе,
Бармаклары—тал камышы.
Яңагында— яшен тамгасыдай афәт эзе...
Кабалана карчык, бәргәләнә—җирдә ауный—
тәлгәш-тәлгәш балалары.


Бу шигырьне язганда әле" бит Американың авианосецлары төяп килгән корыч козгыннары Гыйракның моңлы ярлары янында һөҗүмгә приказ көтеп тормыйлар иде. Берләшкән Милләтләр мандаты белән бу илнең астын-өскә китереп тентеп йөрүче инспекторлар да юк иде әле шигырь туган чакта. Көнбатыш илләренең Гыйракка каршы кулланган кара җинаятенең нәтиҗәсен генә сурәтли шагыйрә:

Нигә ач бу фәрештәләр,
кем талаган аналарын?
Кем таптаган, җәберләгән Аллаларын?


Шагыйрәнең тоемлап күрүе көнкүреш аңыннан бөтенләй үзгә. Шагыйрәдә борынгы Рим весталкалары, сивиллалар күрүе бар. Җыентык авторы Истамбулдагы соңгы елларда һаман көчәя барган Көнбатыш тәрәккыятенә таба авыша баруны гаҗәп төгәл эләктереп алган:

Тубыгымнан—дөньям, һәлакәтем
вак уйларым, соры мәшәкатем,
ыгы-зыгы шәһәр, сәүдә бәрәкәте,
калҗа-калҗа кибет, кара ирләр
арасында һаман синеңц сының
кулым сузам, югала тылсымың.


Илленче елларда күргән төрек дөньясын бүгенге көндәге төрекләр иле белән чагыштырып карыйм. Европа илләре белән чагыштырганда шактый артта калган, бик тә ярлы, цивилизация чытырманында нигәдер каушап, югалып калган ил иде Төркия. Шул ук вакытта күзәтә, анализ ясый һәм аңлый белгән кешегә илленче еллар Төркиясе аша, татар тарихының егерменче гасыр башындагы бик күп реалийларын күрергә, милләтебезнең һәм бүгенге кичерешләрен тирәнрәк, ачыграк аңларга була иде. Мин икенче бөтендөнья сугышыннан соң бәхет эзләп читтә йөргән төрекләрне күп күрдем, җентекләп күзәттем. Анарда михнәт эчеп читләрдә йөргән татарлар белән охшашлык шактый иде. Кәм шул Европа илләрендә, нефть байлыгына яши торган гарәпләр җирендә эшләп тәҗрибә туплаган төрекләрнең Рәсәйнең башкаласындагы төзелешләрдә эшләп йөргән балалары белән чагыштырып карадым. Мәскәүдә эшләп йөрүче төрек осталары—тәрәккыйят учагы аша үткән прагматик европалылар инде. Әле яңа гына социализм торгынлыгыннан чыгып азапланган урыслар белән чагыштыру төрекләр өчен тагын да отышлырак. Бу лирик тайпылуым Розалинаның төрек мохитен чиктән тыш җете һәм гаҗәеп оста, үзенчәлекле метафоралар белән бирә алуын күрсәтү өчен иде. Бар идеме әле әдәбиятыбызда "калҗа-калҗа кибет" дип, бер селтәнүдә Стамбулның тәнен генә түгел, җанын да сурәтли алу очраклары?!

Рәсем сәнгате, әдәбият, театр һәм башка барлык культураны күтәрүче көчләрне тудыручы һәм аның үсүенә-камилләшүенә этәреш ясап торучы учак саналган Парижны безнең шикелле иң артта калган, күбрәк сугыш өчен генә яшәүче төбәкләрдәге культура белән чагыштырып күрсәтүен көткән идем китап авторыннан. Ул башка ысул, парадоксаль алым тапкан. Без моны Розалинаның Самосырово чүплегенә багышланган шигырендә ачык күрәбез:

Өстә— "иләмәннәр ", түрә—ханнар,
аста—килмешәкләр, хайванәт.
Талашалар дәррәү урын өчен,
тотылган чуп, соңгы мал өчен,
Хихылдыйлар,
чулмәк төпләреннән
фәхешләнгән ачы бал эчеп...
..........................................
Яна чүплек. Шигырь. Йөрәк яна.
Йортлар, этләр шыңшый узара,
XX гасыр азагында
ахры
Галәм шулай яңара...


Җәдитчеләр чорында тәрәккыятьтән күпне көткәннәр. Ул чакта әле культура яуланышларыннан туган тәрәккыятне (цивилизация бу сүзгә тәңгәл түгел) адәм балаларын культурага ирештерер, яшәү шартларын җиңеләйтер, бәхетле тормыш алып килер дип инанганнар. Бүгенге көндә фән һәм культура яуланышлары тәрәккыятькә юл ачып җибәрү белән, тәрәккыять тудырган машиналар, көнкүреш җайланышлары яшәүне җиңеләйтү урынына бик күп катлаулыклар алып килә. Бер яктан, экология шартлары көннән-көн начарая барса, икенче яктан, стресс тудырган куркынычлар үсә тора. Розалина Шаһиева иҗатында бу чиктән тыш җитди проблемага тирән анализ ясалган.

Розалинаның шигырьләрендә— вулкан шикелле кайнап торган темперамент. Һәр әйтелгән сүз кайнар хискә, тылсымга сугарылган һәм укучының йөрәгенә ургылып килеп керә. Җыентыкка кергән шигырьләрне ал арның үзенчәлеге, ихласлыгы берләштерсә, аларның яңгырау диапазоны сокландыргыч киң алымлы ысулларны берләштергән.

Кол ит мине, сөю,
Көл ит,
Көн ит, төн ит,
Җил ит, гөл ит,
Күкләргә илт,
Тәмугка керт,
Тилерт, тилмерт,
Сөйдерт, көйдерт...


Бу шигырь мәҗүсилек чорындагы көйләүләрне хәтерләтә. Ритм-интонация, антропоморф ихласлык, мөрәҗәгатьнең чиктән тыш динамика һәм адәм баласының тәкъдирен хәл итә торган илаһи көчләргә мөрәҗәгать итүнең табигъшлеге—барысы да фольклордан.

Ә менә бу шигырь Европаның классик ысулында язылган:

Бауманда... Кызыл чиркәу ышыгында—
трень-трень уйный гүзәл
рок-оркестр...
Музыканың иң беренче борымына,
мәйданчыкка—
килеп куна зырылдык бер
чор корбаны— "бомж хатын ".
Элеккеге танцплощадкалар "күбәлә"ге—
Тормыш аны әйләндергән "үрмәүчкә ".
...Сәрхүш гәүдәләре белән түнә-түнә
әйләнә ул—
әйтерсең лә Штраус монда, йә
"Щелкунчик"?
Әнә чиркәү!...
Сувенирлар кайный-ташый...
Җир бөгелә.
Әнә картлач урам себеркесе— "Кармен ",
елый-елый, көлә-бии,
бөтерелә!


Әйтерсең, шигырь Шарль Бодлер кулы белән язылган. Шул ук вакытта, бары тик Розалина шигырьләрендә генә очрый торган шигъри лексика һәм аныңча күрү, тою үзенчәлеге. Бодлерның иҗаты Франциядә "кыргый капитализм" хөкем иткән чорга килә, нәкъ бүгенге көндә Рәсәйдәгечә байлыкның киң катлам халык массаларының хәерчеләнү бәрәбәренә барлыкка килгән чагы. Үзара охшашлыкны бәлки шул тудыргандыр?

Җыентыкка татар әдәбиятында вакыйга булып калырлык дүрт зур әсәр кергән (поэма дип атасам күпмедер дәрәҗәдә примитивлаштыру булыр иде): "Ефәк юлы", "Әбелхәят яки мәңгелек чарасы" ("Чыңгызхан"), "Әбелһәүл" (Кеше йөзле арслан—Сфинкс) һәм "Таш язуы. Ниса".

Тырнак асларында—тугәрәк Җир...
Мыгырдана шәһәр, дәүләтләр,
Комлыкларда кайный күбәләкләр кых! кых!
Көлә аста мәләкләр!

Меңъеллыклар сары кәгазь булып
алдан-арттан уза куышып...
Орынып китә—яугир, башкисәрләр,
Пәйгамбәрләр үтә шуышып...


Соңгы куплетына кадәр Мисырдагы пирамидалар янында сакта торучы Сфинкс турында сүз бара дип ышанып укыйсың.

Җилләр үбә! Гөрли гомер, вакыт...
Мәңге сакчылыкта торасым!
Әбелһәүл мин...
Адәм йөзле арыслан...
Тешләп саклыйм милләт мирасын!


Шушы юллар һәр милләтнең язмышын саклаучы Сфинкс—Әбелһәүл булуын исбатлый. Димәк, татар язмышын саклаучы Әбелһәүл дә булырга тиеш. Кайда соң ул? Бәлки Сөембикә манарасы шул бөек миссияне башкара торгандыр? Яисә, әле суверенитет көрәше сүнә башлагач, азатлыкка омтылуның мәңге туктамас омтылыш икәнлеген исбатлар өчен калкып чыккан Колшәриф мәчетенең манаралары "Тешләп саклый торгандыр милләт мирасын?".

Кылычлардан башлар үтте,
Ниса, Баш урынына канат усте, Ниса,
Бөтен гомер бер талпыну булды
Моңнар бөкте канатларны, Ниса,
Синең кебек—мәңге канат, Ниса!
Күп кагындык, юлны белми, Ниса,
Бөтен акыл ашкынуга китте,
Шигырь булып узды гомер, Ниса.

Шәһәр умырткасы "шарт-шырт!" килә—
әбуҗаһил кабыгыннан чыгып, Ниса...
Шамакайлар, зәһәр җаннар, Ниса
Без яшәгән бәйрәм илен, Ниса,
Бәгыреннән—тамырыннан кисеп
Кубаралар—аударалар, Ниса!


Коръәндә хатын-кызларга багышланган "Ниса" сүрәсе бар. Бер караганда, поэма шуңа багышланган шикелле тоела. Бер үк вакытта шагыйрә: "Гүзәл Юнан сыны Ника сыман, мин үзем дә гариб моңдыр исә..."—дип шул мәшһүр җиңү алиһәсен безнең милли чынбарлыкка тоташтыра—" Гыйльмениса, Хөббенисаларның тамырын алып, исем куйдым "Ниса", дип, укучыга аңлата. Чыннан да, бу кыска гына поэмада Коръәндәге "Ниса" сүрәсенең эчтәлегенә тәгаенләштерелгән татар язмышы сурәтләнә:

Нечкә җанлы мескен халкым, Ниса—
Яфрак кебек очып йөри икән,
Бу дөньяның мәхшәрендә, Ниса...


Һәм бүгенге көндә милләт өчен иң мөһим, иң хәлиткеч үзәк мәсьәләне Көн тәртибенә куеп, лирик геройдан җавап сорый:

Әгәр иман сунеп, бары матдә генә
хөкемдарлык итсә җир йөзендә, Ниса,
Киләчәкнең салкын бушлыгында
Ни дип очып йөрер, халкым, Ниса?


Татар милләте юлында иң тирән, үтү өчен иң куркыныч упкын барлыкка килде. Үтеп чыга алырбызмы без аны? Теләрбезме үтеп, чыгып исән калырга? Әдәбиятның төп вазифасы—халык язмышының хәлиткеч борылышларьйада нәрсә буласын белер өчен сорауны дөрес бирә белүдә: "әгәр иман сүнеп, бары матдә генә хөкемдарлык итсә... ни дип очып йөрер халкым, Ниса?" Кызганыч, яшәешебезнең бик күп тармакларында инде күптән бары тик матдә генә хөкемдарлык итә. Бу хәл елдан-ел көчәя, киңәя бара. Укучылар саны бары тик чын шагыйрьләр елдан-ел азая барса да, шигырь язучылар саны кимеми, кебекләр генә азая.

Розалина Шаһиева шигырьләрен анализламыйча гына, тукталып кат-кат укырга, уйланырга, бүгенге чынбарлыкның яшерен тирәнлекләрен күрергә, катлаулы проблемаларын ачыкларга ярдәм иткән аерым метафораларга, сурәтләргә генә тукталасым килә. Мине бу иҗатның чиктән тыш үзенчәлекле булуы шатландыра. Татар шигъриятендә шигырьне рәсем ясаган шикелле сурәтләп язучылар бар, сүзнең музыкаль яңгырашына басым ясап, сүз тылсымы белән укучының күңелен яулаучылар очрый. Розалина Шаһиева бу ике ысулны бергә куллана. Шуңа күрәме, аның шигырьләре трибунадан укырга да, аулаграк җирне сайлап, эчтәлектәге философиянең үзенчәлеге белән ләззәтләнергә дә мөмкинлек бирә.

Җыентыкта оригинальлеге, яңалыгы һәм тирәнлеге белән тетрәндерә торган метафораларга адым саен юлыгып торасың: "Ялгыз калдым, мәйдандагы Ленин бабайдай..." Чыннан да,бу һәйкәлдән дә киеренке, килбәтсез ялгызлык бармы икән бу дөньяда? Узган җәйдәге бер эпизод искә төшә: Сретенкадагы Крупскаяга куелган һәйкәл янына барып утырдым да, янымнан узган кешеләрдән: "Кем һәйкәле бу?"—дип сорыйм. Ярты сәгать чамасы вакыт эчеңдә янымнан җитмеш өч кеше узды. Шуларның бары тик дүртесе генә һәйкәлнең кемгә куелганын әйтә алды.

Читән өсләрендә шешәләр,
Мич алдында кисәү-шөпшәләр...


Бәләкәй генә, беренче караганда бернинди әһәмияткә ия булмаган шикелле ике деталь—һәм татар авылы шундый ачык, газиз булып күз алдына килә дә баса. Әтисе турында Розалина менә ничек әйтә алган:

Һәйкәлләрдә түгел, йөрәкләрдә
Сырланып калган бөеклегең...


Хисенең сафлыгын, тирәнлеген һәм миллилеген исбатлаганда ул:

Күңелемне әллүкиләр
Белән тоташтырды...
—дип яза.

Яшәешне сурәтләгәндә менә нинди чагыштыру белән чикләнә җыентык авторы:

Илаһи талпынуның
Бер тамчысы—гомер...


Икенче бер урында шул ук фикерне хислерәк, кайнаррак итеп әйтә ул:

Хуш, зиннәтле җирем,
Яшәү—бары йотым.
Сүнә утым.
Безне сагынмагыз!


Ил турында сүз чыкканда татар язучыларының күпчелегенә хас булган хатаны: Рәсәйне—Татарстаннан, Татарстанны Рәсәйдән аерып алмаслык итеп язуны автор беркайчан да ычкындырмый. Исемен атап әйтмәгән очракта да, татар илен берничек тә козгын белән бутап булмый:

Ук тимәсен,
Ут тимәсен илгә,
Гакылым тулы,
Телем төз калсын!..


Ватаныбызның башкаласы Казан һәм шул калада калган яшьлеге турында сокландыргыч романтик хисләр ярдәмендә менә нинди моң сүрәтен һәм анын музыкаль яңгырашын тудыра ул:

Күңел шул җәйләрдә
Шакый җилләр булып.
Сөю исе сеңгән
Төнге капкаларга...


Шигъри табигатьле кешегә Казанның студентлар каласы икәнлеген дә, фестивальләр, конгресслар үткәрү урыны икәнлеген дә, җир йөзенә чәчелеп беткән татар диаспорасының Мәккәсе икәнлеген дә аңлатып торасы юк. "Сөю исе сеңгән" шәһәрнең моннан биш гасыр элек халкын кырып, йортларын, гыйбадәтханәләрен җир белән тигезләп киткәннәр. Монда Шәрык белән Көнбатыш, Төньяк белән Көньяк кына очраша торган урын түгел! Тарихның иң каһәрле вакыйгалары эз калдырган җирдә сөю белән сөелүне очраштырыр өчен дә яратылган булган икән бу изге урын.

Чын әдәбиятның җавап түгеллеге, ә яшәештәге иң катлаулы, иң аңлашылмас һәм каһәрле мизгелләр тудырган сорау икәнлеге турында без инде искә алган идек. Шундый сорауларның берсе:

Бу ямьсез, үксез,
тарихсыз дөньяның
хуҗасы кем?


Җыентыкны дикъкать белән укыган очракта боз булып йөрәккә килеп бәрелә торган шушы сорауның каян тууын да табарга була:

һәркөн Казансу өстендә,
Шыксыз мәеттәй,
Узган михнәт чайкала...


Без бу турыда көчебез җиткән кадәр сирәгрәк искә алырга, яисә бөтенләйгә оныткан булып кыланырга тырышабыз: чөнки бу калада каннары коелганнар белән кан коючылар бергәләп, канга чыланган ташларга басып йөриләр, бер үк һаваны сулыйлар, канга сугарылган туфракта үскән икмәкне үзара бүлешеп ашыйлар... Ә адәм баласы тыныч яшәр өчен, бәхетле булыр өчен туа. Шуңа күрә, коелган кан турында уйламаска тырышып яши. Әмма барыбер, шагыйрә әйткәнчә, телибезме-юкмы: "Һәркөн сулар, урамнар, йортлар өстендә, күңелебезнең яшерен бер почмагыңда узган михнәт чайкала..." Розалина Шаһиева михнәтне чайкалудан тукталып булмауны менә ничек аңлата:

Юлыксам шуларга,
абынам үткәнгә,
чумам кайтмаслыкның
коесына...


"Кайтмаслыкка чуму"—безнең соңгы таянычыбыз Казан ханлыгын, дәүләт-челегебезне югалтуыбыз, соңгы еллардагы мөстәкыйльлек көрәшендә кабат җиңелүебез турында сүз бара. Шушы кайтмаслыкны җыентык авторы шигырьләренең күбесендә төрле вариантларда күрсәтә:

Пәйгамбәрләр ташлаганга,
нурсыз кышларда
сулкылдый, елый
нәүмиз Казан-кала...


Җыентыкның авторы өчен Казан республика дип аталган (барлык Европа телләрендә "республика"—мөстәкыйль, ирекле дәүләтне аңлата) территориянең башкаласы гына да, дөньяга чәчелгән татарларның мәдәният, рухият үзәге генә дә, милләт өметен үзенә тартып торган татар Кәгъбәсе генә дә түгел. Розалина үз китабында башкалабызны, моннан биш йөз илле ел элек канга батуын, тапталуын, таланып имгәнүен әле һаман тоеп яшәүче тере, җанлы организм итеп сурәтли алган. Җыентыкка кергән шигырьләрнең һәммәсендә диярлек лирик герой Казан символы, аның аһәңе белән тулысыңча аваздаш:

Кибә тамак...
Туфрагына егыл,
Ватаныңның,
Газиз илеңнең.
Ирекле рух—үзе гавам, дәвам,
Мин табынмыйм потка.
Чи-ген-мим!


Милли теманы колачлаган шигъри юлларның мәгънәсен төгәл аңлар өчен җыентыктагы "Татар җаным" дигән шигырьне дикъкать белән укырга, анализларга кирәк. Бу шигырь җыентыкның коды, шифры хезмәтен үти шикелле. Шигырьнең эчтәлеге дә сүзләр арасында тавыш биреп яткан мәгънәне үзләштергәннән соң гына укучыга серен ача башлый шикелле тоела:

Заман күрке—машинадан хикмәтлерәк
Фән-уй тулы бу заманда—
Каһәр сөю,
Чиксез гайрәт, акыл тулы—
Үлемсез бу моң чишмәсе—
Минем газиз татар рухым,
Татар җаным...


Шигырь буыннарның тоташ икәнлеген: бездән элек яшәгәннәрнең гөнаһлары өчен дә без җавап бирергә тиешлекне һәм безнең гөнаһларның да киләчәк буыннарга кагылачагын искәртә. Шунлыктан без туган җирнең игелекләрен генә түгел, аньщ җәзаларын да кабул итәргә, ярлыкауга ирешкәнче тәүбә гамәлләрен кылып яшәргә тиешбез:

Туган җирем. Сиңа шуңа күңел пәрвәр—
рәхмәт газап—
баскан кайнар күмер өчен.
Үсәр уллар, тугаеңда туйлар гөрләр,
күбәләкләр, атлар уйнар,
үлеп терел, үлеп терел—безнең өчен.


Бу җыентык татар җанлы укучының берсен генә дә битараф калдырмас дип ышанасы килә...

Миргазиян ЮНЫС
Казан утлары № 7, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013