Бүген Әдипләр: Рәзилә Исрафилова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәзилә Исрафилова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айрат Ибраһим
Габдрәшит Ибраһимов
Павел Иванов
Дамир Идиятуллин
Рафис Измайлов
Илдус Илдарханов
Рәмзи Илялов
Әлфия Иксанова
Фәрит Имамов
Эльвира Исламова (Гәрәева)
Венера Исрафилова
Рәзилә Исрафилова
Сәрия Исхакова
Гаяз Исхакый
Дилә Йосыпова
Рәзилә Исрафилова

ЧАКМА ТАШ

Туган ягым булган Әгерҗегә кайтып төшү белән мин Рәзилә ханым Исрафилованы күрмичә китмәскә тырышам. Үзенә магнит кебек тарта алу сәләте булган, кояш кебек ачык йөзле, тәмле телле, иҗади, бай күңелле, бөтен кешегә дә яхшы таныш ханым ул. Ут бөрчәсе кебек җитез, сүнмәс, һич кимемәс энергияле ханымны Ходай тәгалә аны туры сүзле, куркусыз йөрәкле, үз дигәненә ирешүчән, очкын йөрәкле кеше итеп яраткан. Ирләрдә генә була торган ныклык, көч, шул ук вакытта чәчәкләр, табигать-ана телен аңлый торган тирән, нечкә күңел бар аңарда. Йөрәге челтерәп аккан чишмә суыдай гел ярсу, тынгысыз. Менә 19 елдан артык инде ул Әгерҗедә җирле радиотапшырулар программасын алып бара. Туган ягым халкы аның үзенчәлекле тавышына, гади кешеләр турында әзерләгән эчкерсез тапшыруларына шулкадәр күнеккән ки, аның урынына башка кешене күз алдына да китерә алмый. Чөнки журналист хезмәте—аның үзе теләп алган, күңеленә иң ятышлы, килешле һөнәре.

Авыр сугыш елларыннан соң, 1949 елның 7 июнендә Әгерҗе районының Яңавыл авылында дөньяга килгән Рәзилә ханым, мөстәкыйль тормыш юлына баскач, хезмәт юлын исәп-хисап, саннар тулы папкалар белән бәйле хисапчы һөнәреннән башласа да, йөрәгенә тынгылык бирмәгән иҗат, илһам уты аның кулына каләм алдыра һәм журналистика дигән авыр, әмма мавыктыргыч дөньяга алып керә.

Мин аның төрле чагын күргәнем бар: чемодан зурлыгындагы тасмалы магнитафонын күтәреп, вакыйгалар урынына ашыгуын, радиоузелда операторын да көтмичә, тимер чыбыкларны бер-берсенә ялгап, тизрәк эфирга чыгу өчен мәш килүен, микрофон каршына утыру белән йөзенең май кояшыдай балкып китеп, бөтен борчу-мәшәкатьләрен онытып, иҗат дөньясына чумуын, мул сыйлы түгәрәк өстәл артында тәмле куе чәй белән ихлас сыйлавын, авырткан иңнәремә йомшак кулын куеп, бер сыпырып ташлау белән бөтен авырулардан арындыруын, төенчегемә, әнием кебек кайгыртып, бөтнек, гөлҗимеш кебек шифалы үләннәр төйнәвен, хисләреннән ялкынлана-ялкынлана, шигырьләрен укуын...Бүләге, күчтәнәче дә, шагыйрәләргә генә хас булганча үзгә булыр аның: сирәк очрый торган гөл, үсемлек орлыгы, бер кочак туган як чәчәкләре. Шомырт, сирень исләреннән исереп, Әгерҗенең ипекәй өстенә ягып ашардай саф һавасын сулап, урамнарда икәү бергә йөргәндә, ул миңа тәмам ачылып бетте кебек тоелган иде. Язмаларын, шигырьләрен кулыма алгач, янәдән бер яңа, көтелмәгән дөньясына тап булдым.

“Син, әнкәем, җанга хәят өрдең, 
Йөрәгемдә учак көйрәттең. 
Чәчкә телен, кошлар җанын тоеп, 
Янып яшәү серен өйрәттең. “
Рәзилә ханым кешеләрне ярата. Аның өчен бай, ярлы, дәрәҗәле эштәге яки кара хезмәттәге кеше юк. Һәркемнең күңеленә үтә, хәленә керә белә. Яратып, дулкынланып, сөенеп, сагышланып, гомере буе кешеләр турында сөйли:
“Тиңләдем мин сезне офыкка, 
Тиңләдем мин сезне йолдызга, “—
дип, аларга мәдхия укый. 
Ә үзе нинди кеше соң ул? Нәрсә белән тиңләп була бу утта янмас, суда батмас ханымны?

—Фәкать чакма таш белән,—дияр ул бу турда сүз кузгатсаң. —“Рәзкә чәчәк“ дигән исемем дә бар әле минем,—дип өстәр. Шуңадырмы бездән дә:

“ Чәчәкләр белән сөйләшик, 
Табигать тере җанлы. 
Чәчәкләр телен аңларлык, 
Яныңда кеше бармы?“—
дип сорый шагыйрә. Мин, шәхсән үзем, язмышыма Рәзилә ханым Исрафилова кебек чәчәкләр телен аңлаучы эчкерсез җанлы, ихлас күңелле, кешеләргә игелекле һәм җылы карашлы, табигать белән бер сулышта яшәүче, туган ягыбызны өзелеп яратучы кеше белән очраштыруына мең рәхмәтлемен.

—Бу дөньяга килеп шагыйрь дә булмасаң, ни үкенеч,—дип язган иде бер таныш шагыйрә. Синең гомерең үкенечтә үтми, Рәзилә ханым. Чөнки йөрәгеңдә иҗат утының сүнеп торганы да юк. Ак юллар һәм еллар сиңа, кадерле якташым!

Наилә ХӨРМӘТОВА.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018