Бүген Әдипләр: Роза Сәхбетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роза Сәхбетдинова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Роза Сәхбетдинова Роза Сәхбетдинова
Кайдан: Мөслим, Татар Бүләре;
Туган көне: 15.12. 1990;
Кайда укый: Алабуга Дәүләт Педагогия Университеты;
Яраткан китабы/авторы: Ф. Латыйфи "Хыянәт";
Хыялы: дөньядагы бөтен кешеләр белән бергә бәхетле булу;
Иҗат итү максаты/сәбәбе: “Ниндидер максатым да юк, шуңа сирәк язам, ахрысы, иҗат миңа рухи азык бирә”.
Буш вакытын ничек уздыра: “Буш вакыт булсын иде ул, ничек уздырырга белер идем. Сирәк булса да концертларга, боз сараена барабыз. Көне-төне инглиз телен өйрәнәбез”.
Аны борчый: татар яшьләренең туган телгә, гореф-гадәтләргә игътибарсызлыгы.

СЕРЛЕ ЧӘЧӘКЛӘР

(Әкият)
Бәхетлеләр шәһәре янында гына, Дуслык авылы читендә бик тырыш ир белән хатын яшәгәннәр. Аларның йортында бик гаҗәп бер хәл булган, балалары туган көнне өй артындагы бакчада бик матур куак үсеп чыга икән. Зур кызлары тугач, кызыл чәчкәле, уртанчыларыннан соң сары, ә төпчекләре дөньяга килгәч яшькелт чәчәкләр аткан куаклар үсеп чыккан.
Кызлар үсеп җиткәндә куаклар да ныгыган, серле чәчәкләре бер дә корымый торган ут-чәчәкләргә әйләнгән. Бу могҗизаны күрергә Бәхетлеләр шәһәреннән дә килгәннәр.
Көн артыннан көн узган, кызларның шәһәргә барып белем аласы килә икән. Әниләре кызларын юлга озатканда аларга серле чәчәкләрне тапшырган, иминлек һәм бәхет теләгән:
– Зур кызым, Алсуым, кызыл ут чәчәгең әллә каян күренеп тора. Син аны шәһәргә кергәндә юл буендагы багана башына беркет. Машинадагылар аны әллә каян күреп торсыннар, юлның ачыклыгын белсеннәр.
– Уртанчы кызым, Сарам, син сары чәчәгеңне апаңнан соң, баганага аскарак беркет. Ул барча кешеләрне сак булырга чакырыр.
– Төпчегем, бөтерчегем, Зөбәрҗәтем, бу яшькелт чәчәкләрне баганага апаңнардан соң, иң аска урнаштыр. Җәяүлеләргә нык күренерлек булсын. Яшел чирәм төсе, иминлек төсе аларга юл күрсәтсен.
Әниләре көн саен еракта, тау башында балкыган ут-чәчәкләрне күреп, кызларының һәм барлык кешеләрнең юлда да, тормышта да имин яшәячәкләренә ышана һәм изге теләктә тора икән. Ут-чәчәкләр юлчыларга иминлек теләп, чиратлап күз кысалар, светофорга әйләнеп, безне хәвеф-хәтердән саклыйлар икән.

ЮЛДАШЛАР

(Хикәя)

Безнең нәсел бик ишле булган. Бабайлар унике, әбиләр ун, әтиләр үзләре тугыз бала үскәннәр. Үз районыбызда, күрше-тирә авылларда яшәгәннәрен күреп белсәк, ерактагыларының кайберсе турында ишеткәнебез, я латин, я гарәп язулы элекке хатларын күргәнебез бар. Аларны каян белеп бетерәсең: Себер хәтле Себердә, Камчатка, Калининград, Ташкент, Баку якларында да яши безнекеләр. Сугыштан соң кайберләре балаларын иярткәләп кайтып та киткәләгән. Әтием үзе белән чордаш туганнары турында бик еш сөйли дә ул; күргән булмагач, исемнәре дә бик истә калмый. Хәзер бит хат та алышмыйлар. “СССР таркалгач, элемтәләр өзелде”, – дип бик пошынды әти. Ә бездә әллә кайдагы туганнар кайгысы юк. Мәктәпне тәмамлар вакыт җитте. Өч ел инде “ЕГЭ” дип, “БДИ”, “БРИ” дип теңкәгә тиделәр. Ничек тырышканны үзем генә беләм! Күздән утлар күренде инде менә көне-төне укып. Бетмәс-төкәнмәс имтиханнарны тозлап-борычлап тәмамлый алсак, тизрәк шәһәргә китәргә, ничек тә студент булырга, белем үрләрен яуларга дип яшибез.
Ниһаять, мин дә студент булдым. Хәзер көннәрем күпкә кызыклырак үтә. Бер генә секунд та буш вакытым юк. Нишләп бер тәүлектә 24 сәгать кенә, дигән уйлар еш килә башка. Шунда 30 сәгать, һич тә булмаганда, 27 сәгать булса, нәрсә була инде?! Бер тәүлектә 30 сәгать булса, ичмасам укырга вакытым калыр иде.
Гел укымый ята икән бу, дип уйлый күрмәгез тагын. Шаяртам гына ич мин! Укырга да, дусларым белән ял итәргә дә җитә вакытым.
Студентлар тулай торагында яшим. Тәүлекнең 24 сәгате буена шаулап торучы тулай торак – тормыш мәктәбе ул. Универны бетереп, тулай торактан чыгып киткәндә, универсаль кеше булып җитешәсең. Ашарга пешерә белмәгәннәрне ашарга әзерләргә, юа белмәгәннәрне юарга, чисталыкка, пөхтәлеккә, иң кирәге – акча саный белергә өйрәтәләр монда. Тулай торакның чират буенча юылган идәннәренең, стеналарының чиста икәнен күреп, күңеле булган комендант, тулай торактан киткәндә, сезгә юу буенча кызыл диплом бирми булмас, дип безне сөендерә. Арып кергәч, укыйсы килми. Әле җитмәсә, коридор идәнен юып, бүлмәгә керүең була, телефон шалтырый башлый. Урамда дусларың көтеп торса да, укырга туры килә. Төнге клубларга бик еш йөрүчеләр ничек җитешә икән ул! Алар кайтканда, иртәнге парга барырга сәгать ярым вакыт калган була. Күзләре үзләреннән үзләре йомыла кебек. Менә шундый хәлдә нинди уку кайгысы булсын инде аларда.
Монда вакытны гел табып булмый. Ә сагынуга вакыт табыла! Туган авылымны, әти-әниемне, энемне дә бик сагынам. Өйгә кайтасы килгән чакларым да еш була. Дүшәмбедән әзерләнә башлыйм, шимбә көчкә килеп җитә. Ә инде автобуска утыргач, иң мөһиме – йоклап китеп, төшәсе җирне үтеп китмәскә. Әле автобустан төшкәч тә хәтсез генә кайтасы була. 20 километрны җәяү тәпиләгәндә күзләр ачыла, сумкага шыплап тутырылган китап-дәфтәрләр ташка әйләнә. Арбалы атмы, мотоциклмы, велосипедмы, трактор арбасымы, машина кузовымы – мин барысына да үрмәләп менәргә риза. Тизрәк өйгә ашыгам. Әнинең тәмле ашларын ашап, клубка чыгарга өлгерергә кирәк. Ярый әле бездә клубка төнге 11дә генә чыгалар. 12 дә ябыла да инде ул. Бүген чыгып булырмы-юкмы? Кемнәр кайтты икән?..
Машина арты машина уза. Кайсы кешеле, кайсына йөк төягәннәр. Туктаучылар, утыртырга теләүчеләр нигәдер бер дә күренми әле. Якын-тирә авылларга кайтучылар да китеп бетте. Әллә юлда берүзем калдым инде?
Ниһаять, миңа да бәхет елмайды. Таш тутырган сумкамны сөйрәп, машинага кереп утырам. Үзенең төгәл генә кайсы авылга барасын да белмәгән яшь кенә егет тә юлдаш табылганга сөенде, күрәсең, энҗе кебек тешләрен елтыратып: “Арыгансың бугай, туташ, сумкаң да бик авырга ошаган”, – дип сүз башлады. Ул нидер сорый да сорый. Үзенә үзе җавап та бирә башлады ахры.
Кайсы рефератны бүген, кайсы доклад, сочинение, рецензияне иртәгә язарга планлаштырырмын дигән уйларымны бүлеп, юлдашым сорый да сорый, сөйли дә сөйли. Күп сораулар колак яныннан гына да үтеп китә, кайберсенә аптырап баш кына изим. Минем азсүзлелекне үзенчә аңлап, юлдашым юл буе сөйләде дә сөйләде.
Үзе Себердә туып-үскән, әби-бабасының гына безнең як кешеләре булуын ишетеп алдым. “Алар Бүләрнеке булган”, – дигән җөмлә мине уятып җибәргәндәй булды.
– Бүләр? Кайсы Бүләр? Искесеме, Яңасымы? – дигәнемне сизми дә калдым.
И, үзе дә белми икән. Ә юл озын, үзе пычрак. Асфальт та түгел, ком да салынмаган. Гел асфальтта гына йөрергә өйрәнгән егет тирләп чыга, сазлыкларны үткәндә, сорауларын да онытып тора. Ике тирән чокырны чыктык, батмадык, ә алда биек үр. Менә шул үрне менә алсак, бер җимерелә язган күперне генә чыгасы кала.
Күз дә бәйләнә башлады. Еракта Бүләрнең утлары җемелди җемелдәвен. Анда барып җиткәнче әле, күзең күгәрер. Шофер егет җитез булып чыкты. Бер җирдә дә батмады. Машина этәргә дә туры килмәде. Батып калсак, шунда төн чыгарга туры килер иде. Шайтан да йөрми монда төнлә. Безнең капка төбендә җыелган суга кереп чумганда, күзгә күренмәслек куе караңгылык төшкән иде.
Кайсы Бүләргә дә кайтасын белмәгән егетне өйгә дәштем: “Әтинең якын-тирәдә белмәгән кешесе юк, иртәгә ул сине туганнарыңа илтеп тапшырыр”, – дидем егеткә. Егетемнең авызы колагына җитеп, ялтыравыклы ботинкасы белән сулы ләмгә чумды.
Безне әтием каршылады. Өйгә кергәндә әниемнең табыны әзер. Барысы да кунакка гаҗәпләнеп карап торалар. Ә киенүе дә, сөйләшүе дә безнеңчә булмаган егет бер әтиемә, бер әтинең стенадагы зурайтылган рәсеменә шаккатып карап тора һәм “Сез... син... бу сез... рәсем минем әнидә дә бар... Сез...“ – дип сәер генә сөйләнә - сөйләнә әтиемне кочаклап алды һәм көч хәл белән: “Мин – Әлфиянең улы”, – диде. Ялтыравыклы ботинкалы сүзчән юлдашым бабамның энесенең оныгы булып чыкты.

ДӨНЬЯ НИНДИ МАТУР

(Нәсер)

Күктә кояш елмая, безне назлап йомшак җил исә, матур итеп кошлар сайрый. Яшел үләндә чикерткәләр, кырмыскалар, күпме бөҗәкләр кайнаша. Минут саен табигать, тереклек яңа сулышын ала.
Озак та үтми, ак болытлардан ләйсән коела, алар җиргә төшеп, матур көйгә бииләр. Болыннар, урманнар, кырлар, җир яңгырдан соң чистара, сафлана. Күктә, күңелләргә шатлык өстәп, салават күпере күренә.
Дөнья нинди матур ул! Яшәү нинда рәхәт. Күпме могҗиза, күпме гүзәллек!
Дөнья матур! Йөзьяшәр агачлары, карурманнары, чәчәкле аланнары, тирә- ягында камышлар үсеп утырган серле күлләре, диңгездәй зур елгалары, хәтфә болыннары, яхшы кешеләре матурлый аны. Шушы матурлыкка сокланып, яшисе дә, яшисе килә!
Иркен болын-кырлар, чәчәкле урман аланнары, түгәрәк күлләр, зур елгалар, мул иген кырларына сокланам мин. Дөньяда матурлык бар. Дөньяда матурлык яши! Бу минем туган илем, туган авылым матурлыгы. Нинди матур, син, минем туган илем, туган авылым!

АВЫЛ МАЛАЙЛАРЫ

(Хикәя)

Үз күзләренә үзе ышанмады Мәдинә. Улы Саматы елмаеп, аңа карап басып тора. Өс-башлары пычранып беткән, яңа яуган яңгырда юешләнсә дә, дөньясы түгәрәк үзенең, елмаеп тик тора. Әллә соң Мәдинәнең улы теге тәртипсез малайлар белән аралаша башладымы икән? Ул аптырап әти-әнисенә карады. Әби дә, бабай да хәйләкәр генә елмаеп, бер-берсенә караштылар. Әти-әниләрен кат-кат әйтеп кисәтте бит ул, улын тәртипсез авыл малайлары белән аралаштырмауларын үтенеп сорады.
Бик бик кадерле шул улы Мәдинәгә. Ялгыз башы тәрбияләп үстерде бит ул аны. Улы дип тырышып, көне-төне эштән кайтып кермәде. Көндезен мәктәптә эшләсә, кичләрен ниндидер оешмада идән юды, иртәләрен урам себерде.
Әти-әнисе янына да еш кайта алмады. Улы авылны күрми үсте. Җәен малае урмандагы лагерьда өчешәр смена ял итте. Самат, 12 яшендә беренче тапкыр авылга кайтты.
Әнисе өйгә соң кайткач, Самат күпчелек вакытын урамда уздырды. Иптәшләре белән бик иртә сыра да татып карады, тәмәкедән дә баш тартмады ул. Көне-төне эшләп арыган әнисе берни дә сизенмәде, ә үзе анадан барысын да яшерде. Ана йөрәге улының үзеннән ераклашуын сизә кебек иде.
Ә быел яңа эшеннән Мәдинәне икенче шәһәргә командировкага җибәрергә булдылар. Мәдинәгә улын ике айга авылга кайтарырга туры килде. Ничек инде бердәнбер газиз балаңны шәһәрдә чит кешеләр янында калдырасың?!
Әбисе белән бабасы аларны бик сөенеп каршыладылар, сагынганнар иде.
Кайту белән урамгы чыгып китте Самат. Озак та үтмәде, инде аның авыл малайлары белән дусларча сөйләшкән тавышлары ишетелә башлады. Бик тиз уртак тел тапты алар.
Кемнәр белән дуслашкан диген син аны. Фатих малае Илнар һәм Рәлиф малае Русланны үз иткән бит.
Әти-әнисенә кат-кат әйтте Мәдинә, улына да аңлатты. Берүк алар белән йөри күрмәсен: Илнар бер тиле шунда. Бер минут та тик тормый. Кайчан карасаң да хәрәкәттә, ут борчасы кебек. Муеныңа менеп атланырга да күп сорамас. Авызыннан бер юньле сүз чыкмыйдыр, гел ачы итеп сызгыра үзе, олылар белән дә рәхәтләнеп бәхәсләшә, диләр. Юкка гына Морза дип йөртмиләр аны. Атасы да шундый ук иде бәләкәй чагында. Малае атасын да уздыра, ахры.
Ә Русланы, гомумән, бик сәер малай. Кайчан карасаң да кулы кесәсендә булыр. Күзләре астыртын гына йөгереп торырлар. Үзе гел лач-лоч сагыз чәйни. Аның Рәлиф баласы икәнен белсә, юньле кеше янына якын да бармас.
Улын авылда калдырып киткәндә гел шул малайлар турында уйлады Мәдинә.
Узган гомер – искән җил, ике ай вакыт узып та киткән. Улы Самат үсеп, тазарып, матурланып киткән. Йөзе нурлы, битләре алсуланып тора кара чутырның. Мисырда ял иткән диярсең. Ап-ак йөзле ябык улы нишләгән аның? Кинәт сызгырудан сискәнеп киткән Мәдинә тәрәзәдән карады, ишек алдында Руслан белән Илнарны күреп алды. Аларны куарга дип кузгалган ананы улы туктатты. Дуслары Саматка дип бер чиләк кып-кызыл алма алып килгәннәр икән.
Самат җәй буе өйдә иркәләнеп кенә ятмаган. Бабасына печән дә чабышкан, маллар крашкан, шушы малайлар белән бергә сыер көтүе көтәргә йөргән, әбисенә өйдәге эшләрне дә эшләшкән.
Мәдинә еларга да, көләргә дә белмәде. Тәртипсез малайлар Саматны эшкә дә өйрәткәннәр, начар гадәтләрен дә оныттырганнар.
– Әнием, шәһәрдәге дусларымны сагынган кебек, Руслан белән Илнарны да оныта алмам. Алар элекке дусларымнан шул яклары белән аерылалар: тәмәке тартмыйлар, сыраны гел яратмыйлар. Алма ярата алар, мәктәп бакчасында алар белән 10 көн эшләдем мин. Үзләре утырткан алмагачларның алмасын безгә күчтәнәч итеп алып килгәннәр. Шәһәргә кайткач, дусларымны сыйларбыз. Алар да начар гадәтләлрен ташламаслармы икән? – дип дуслары янына йөгерде Самат. Ә Мәдинә сөенеченнән телсез калды, бер сүз дә эндәшә алмады. Менә авыл, менә авыл малайлары...
www.Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018