Бүген Әдипләр: Риза Фәхретдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Риза Фәхретдинов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илдус Фазлетдинов
Ринат Фазлыйәхмәтов
Габделгалләм Фәезханов
Хөсәен Фәезханов
Айрат Фәйзрахманов
Равил Фәхретдинов
Нурихан Фәттах
Зөфәр Фәтхетдинов
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Риза Фәхретдинов
Риза Фәхретдинов
(1858—1936)
Тарихи, әдәби һәм педагогик хезмәтләр авторы Риза Фәхретдинов (псевдонимы—Риза казый) катлаулы тормыш юлы уза. Ул 1858 елның 31 декабрендә (иск. 1859 елның 12 январенда) Бөгелмә өязе Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа.

Риза Фәхретдинов

1
Риза Фәхретдиновның каләм көченә, язу стиленең матурлыгына беренче буларак Ш. Мәрҗани, Г. Тукай игътибар итәләр. Г. Тукай «Ялт-йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчиtвка 1912 елда язган хатында: «Риза казый... «Әсма», «Сәлимә» кеби китаплары белән куәи тәхририя вә хәтта шигъриясен күрсәткән вә гомумән ифадәсе ачык, язу тарызы садә вә гүзәл бер язучыдыр» — дип, әдип осталыгын югары бәяли.
Р. Фәхретдиновның әдәби һәм журналистик эшчәнлеге А. М. Горькийны да кызыксындыра. Ул 1911 елда язган хатында рус телендә чыгарырга уйланылган «Татар әдәбияты» җыентыгына Р. Фәхретдинов турында мәгълүмат урнаштыру кирәклеген әйтә.
Революциядән соң Р. Фәхретдинов эшчәнлеге белән СССР Фәннәр академиясе кызыксына. 1925 елда аны, Көнчыгыш культурасын өйрәнүче галимнәрнең берсе буларак, Академиянең 200 еллык юбилей тантанасына Ленинградка чакыралар. Р. Фәхретдинов шунда И. Ю. Крачковский һәм башка галимнәр белән очраша. Гарәп телен яхшы белгәнгә, гарәп илләреннән килгән галимнәр белән дә ул иркен аңлаша. Шунда булу хатирәсе итеп язган истәлегендә: «Очрашулар, җыелышлар, мәҗлесләр, зыяфәтләр күп булды, күп нәрсә күрсәттеләр. Ләкин иң зур булган тәэсир Академия наук көтепханәсе белән гомуми көтепханәдәге һәртөрле китапларның күплеге булды, иске кулъязмаларның, иске басма китапларның күплеге булды», — ди.
1930 елда аңа, архивында булган материалларны Академиягә җибәрүне сорап, академик А. Н. Самойлович хат яза. Җавап хатында Р. Фәхретдинов соралган материалларның барысын да җибәрә алмау сәбәбен аңлата: «Оренбург шәһәрендә вакытымда, 1911 ел 12 февральгә каршы төндә, жандарма вә полиция мәэмүрләре килеп, урынымызда тентү ясадылар. «Үзеңне алып китеп төрмәгә салуга хакымыз булса да, бу сәгатьтә калдырып торамыз», — диделәр, һәртөрле мәктүбләрне вә басылмаган әсәрләремне, «Шура» өчен хәзерләнгән мәкаләләремне ящикларга тулдырып, ломовой ямщик берлә алып киттеләр... Бу — бер. Икенче: 1918 ел Оренбург шәһәрендә булган сугышта көтепханәмнең күбрәк кыисьме вә һәртөрле язулар һәлак ителде... «Асар»не яңадан тәртип кылу максаты берлә җыелган материал һәм мәктүбләрне... Академиягә җибәрдем. Бәлки, бер урынга куярлар: почта мәсърафы авыр булганлыктан, клишәләр җибәрелмәде... Ышануым камил булганлыктан, бөтен хәлемне Сезгә бәян иттем. Шаять вакытыңызны кызганмый укып чыгарсыз. Академиядә исемем онытылмау хакында ярдәм кылуыгызны үтенәм. Башка морадьш юк»
2
Тарихи, әдәби һәм педагогик хезмәтләр авторы Риза Фәхретдинов (псевдонимы—Риза казый) катлаулы тормыш юлы уза. Ул 1858 елның 31 декабрендә (1859 елның 12 январенда) Бөгелмә өязе Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә гарәп, фарсы телләрендә сөйләшерлек һәм язарлык белем ала. Аны тәмамлагач, берничә ел авылда укыта, төп игътибарын фән, иҗат эшенә бирә.: 1889 ел датасы куелган, басарга рөхсәт сорап Петербургка җибәрелгән 152 битле кулъязмасы цензурада тоткарлана.
Р. Фәхретдинов шушы берничә хезмәтендә үк татар халкының культурасы мәсьәләсен кузгата. Татар мәктәп мәдрәсәләренә реформа кертү турында уйланаЛ Аның бу уйлары Хөсәен Фәезхановның 60 нчы елларда ук тәкъдим иткән план-проектын хәтерләтә: «Балаларны тәрбия итәр өчен, — дип яза әдип, — ике төрле эшкә зур хаҗәтемез бардыр. Беренчесе балаларның үзләренә хас, ирләр, кызларына башка-башка, мәктәпләр кирәк. Алар шул мәктәпләргә барып сәгатьләп дәрес укысыннар. Сәгатьләп язу язсыннар... һәр утыз бала өчен бер укытучы булсын... Инде сорарсыз: бу эшләрне гамәлгә чыгарырга акча кайдан алырга кирәк, дип... Гайрәт-һиммәт булса, акча табарга булыр. Мәсәлән, иң элек җәмгыять тәртип итеп, сүздән ризалык алырмыз. Соң һәрберемез кырмыскаларның йорт ясаулары мисалында чынлап эшкә керешермез. Кулдин килгәннәремез акча яки өч-дүрт көн хезмәт илән ярдәм итәрмез... Бер авылда бу рәвештә мәктәп бина итүдән һич урынымыз ки мемәс... Хәзерге мәктәпләрдә... балаларга язу танып яза белергә дүрт ел гомер кирәк буладыр... Бу яңа мәктәпләрдә бер елда бик яхшы язу танып укырлар һәм язарлар... Безнең бемәгыйшәт итә торган чит милләтләрдән бик фәкыирьләрендә дә балалар укытуда гакылдан тыш гайрәт бар...»
Шул рәвешчә, Р. Фәхретдинов беренче адымнарында ук яшь буынны тәрбияләүгә, яңача тәртипле мәктәпләр булдыруга игътибар итә, башка милләтләрдән үрнәк алырга чакыра. Шунда ук ул яңа тип дәреслекләр булдыру мәсьәләсен дә күтәрә, фән һәм әдәбият укыту кирәклегенә басым ясый. «Балалар өчен төлке, әтәч, арыслан, бүре, куян вә гайре, вә гайре кызык кыйссалар вә тасвирлар — романнар тәрҗемә ителсен. Таки дәрес укып аргач, тәсәллияте хатир итсеннәр, аз-аз гына булса да дөньяның рәвешләре, халыкларның тормышлары, дәүләт вә мәмләкәтләрнең мәшһүрләре вә урыннары өйрәтелсен», — ди.
Башлангыч мәктәпне тәмамлаган балалар өчен Р. Фәхретдинов ике бүлектән торган «Мәгариф мәдрәсәсе» булдыруны планлаштыра. Аның беренче бүлегендә шәригать гыйлемнәре укыту, икенче бүлегендә тормыш өчен кирәк фәннәр укыту күздә тотыла. Бу мәдрәсәдә укучы шәкертләр аз гына вакыт эчендә <чгакаид, хисаб, һәндәсә, гыйльме җәгърафия, гыйльме җәбер, хикмәт, кимия, һәйьәт, тыйб, гыйльме хайванат, гыйльме нәбатәт, тарих... вә гайреләрне белерләр», — ди.
Шул ук хезмәтендә автор татарлар өчен китапханә һәм газета кирәклеге турында да яза: «Күп кешеләр бар — кабилиятләре булса да, фәкыйрьлекләреннән хаҗәт китапларны күрә алмыйлар. Әнә алар өчен һәм гайре кемсәләр өчен көтебханәләрдә күп файдалар бар. Хәтта Казан теле иләп сөйләшкән халыклар өчен бер ислам газетасы... булып таралса, хисабсыз эшләремезне тәртиб итәргә булыр иде», — ди.
Бу гаять киң планда күтәрелгән мәсьәләләр, бер яктан, яшь укытучының халыкны алга җибәрү хыяллары булып яңгыраса, икенчедән, алар барлык мәгърифәтчеләргә характерлы сыйфатлардан берсе булган тарихи оптимизмны күрсәтәләр.
1898 елда Р. Фәхретдинов Уфадагы Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана һәм Уфага күчә. Анда да гыйльми һәм язучылык эшен дәвам итә. Диния нәзарәте архивындагы бик күп кулъязмаларны тикшереп, тәртипкә китерә, зур био-библиографик хезмәтен — «Асар»не яза башлый. Аның беренче кисәге 1900 елда Казанда басыла, икенчесе — 1901, өченчесе — 1903, дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче кисәкләре 1904 елда Оренбургта басылып чыга. Язучы борынгы һәм үз заманы каләм ияләренең тормышына һәм әдәби эшчәнлекләренә караган шактый бай мәгълүмат бирә. Тарихи, әдәби һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы тәнкыйть фикерләрен дә белдереп бара. Шунда ук наданлыкка, тәкълидчелеккә каршы чыга.
Р. Фәхретдиновның әдәбият тарихын өйрәнүгә керткән өлеше гаять зур. Ул югарыда искә алынган күп томлы «Асар» исемле хезмәтендә Ә. Каргалый, һ. Салихов, Ш. Зәки һәм башка бик күп каләм ияләренең биографияләренә караган мәгълүматларны бастырып чыгара. Ул — М. Акмулла, К. Насыйри һәм Ш. Мәрҗани эшчәнлекләре турында да башлап язучы.
Әдипнең, кулъязмаларны әдәби эшкәртеп, комментарийлар белән бастырып чыгарган китаплары арасында «Рихләте Мәрҗани» (1897) һәм «Исмәгыйль сәяхәте» (1903) аерым игътибарга лаек. Р. Фәхретдинов бу кулъязмаларны бик җентекләп әзерли. Үзе әйткәнчә, «әтрафына ничә төрле карта һәм сүзлек китаплары төзеп, һәр юлны вә һәр җөмләсенә» шуларга чагыштырып чыга. «Сәяхәтнамә»дә искә алынган җирләрнең, ил һәм шәһәрләрнең бу замандагы исемнәрен сызык астына биреп бара. Язучы монда да укучыларга белем бирү максатын күздә тота: «Әгәр дә күңел илә улса да, бер озын сәяхәт әйләмәк ниятелә, мәктәб балалары, бу сәяхәтнамә илә бәрабәр күз уңнарына бер харитә дүшәп тә: «Исмәгыйль әфәнделәр... ни өчен бу йирдән бу йирә тугры чыкмамышлар?!» — кеби шөбһәләр, жаваблар сөйләшер улсалар... күңелемез тулы шадлык эчендә калыр», — ди.
«Исмәгыйль сәяхәте»нең Р. Фәхретдинов эшкәртеп бастырган вариантының русчага тәрҗемәсе безнең көннәрдә дөнья күрде. Китапта «Исмәгыйль Бикмөхәммәдовның Һиндстанга сәяхәт маршруты» дигән карта да урнаштырылган.
3
Р. Фәхретдиновның мәгърифәтчелек карашлары проза әсәрләрендә дә киң чагыла. Татар проза жанрын үстерүдә Р. Фәхретдиновның зур өлеше бар. Аның «Сәлимә, яки гыйффәт» исемле беренче романы 1899 елда Казанда Гафил бине Габдулла дигән псевдоним белән басыла. Шул ук елларда язылган «Әсма, яки гамәл вә җәза» романы 1903 елда Оренбургта чыга.
«Сәлимә,..» романы күпмедер ясалма сюжетка корылган, Анда Иран баеның кызы Сәлимә белән татар шәкертенең Иделдә сәяхәт вакытында күрешеп аңлашу, дуслашу мөнәсәбәтләре тасвирлана. Сәлимә әнисе белән Ираннан Петербургка, аннан Мәскәүгә килгән. Хәзер пароходта үз иленә кайтып бара. Казан пристаненнан утырган әлеге шәкерт белән очраша. Алар, танышып, фән,әдәбият һәм тарих турында сөйләшеп бара торгач, бер-беренә гашыйк булалар. Кыз тирән белемлелеге белән шәкертне таң калдыра. Шәкерт тә кызга әдәпле егет булуы белән ошый.
Романның төп персонажларыннан берсе — татар шәкерте, Ул башта иске мәдрәсәдә, соңыннан җәдитләшкән яңачарак мәдрәсәдә укыган. Беркадәр күзе ачыла башлаган бу яшь егет әле һаман да гыйлем, мәгърифәт, һөнәр, сәнгать ягыннан әзерлексез. Гимназиядә, университетларда укыган башка милләт яшьләренә караганда, тарих һәм башка фәннәр өлкәсендә ул бик артта калган. Р. Фәхретдинов, шундый «артта калуның соңы, әлбәттә, хәраб» дигән карашка килеп, героен һәм укучыларын уйландыру өчен, аны укымышлы Сәлимә белән очраштыра.
Икенче персонаж — Сәлимә. Ул Мисыр университетын тәмамлаган. Гарәп, француз һәм инглиз телләрен ана теле кебек белә. Тарихтан шул дәрәҗәдә мәгълүматлы ки, хәтта татар теленә һәм тарихына кагылган материалларны безнең шәкерттән яхшырак белә Сәлимә, язучының сыйфатлап күрсәтүенчә, «...әдәпле улдыгы кадәр мәхбүб, гыйлемле улдыгы кадәр ләтыйф иде. Май кеби йомшак, сандугач сайравы мисаллы моңлы вә мөлаем давышлары таң йиле рәвешендә җанымны рәхәтләндерә иде», «һөнәрлелеге нисбәтендә мөлаем вә гакыллы, мөлаемлеге вә гакыллылыгы нисбәтендә һөнәрле иде... җазибәле һәм сөемле иде». Кыскасы, ул — гыйлем, матурлык диңгезе булган идеал бер кыз.
Язучының бу персонажны шулай идеаллаштырып бирүенең, әлбәттә, максаты бар. Автор, мәгърифәтчел карашларына туры китереп, укыган кызның өстенлекләре турында сөйли. Хатыннар да ирләрдән ким түгел, тиешле тәрбия алсалар һәм тәртипле мәктәпләрдә укысалар, ирләрне сокландырырлык белемле, була алалар дигән гуманистик карашны расларга омтыла.
Романда язучы тормыш өчен дин белемен өйрәнү генә җитми, бәлки фәнни белемнәрне үзләштерү кирәк дигән фикер әйтә. Чын кеше булу өчен, гыйлем белән бергә, күркәм холык һәм кешелекле булу, яшьләрне халыкка хезмәт күрсәтерлек итү өчен, мәдрәсәләрдә укыту-тәрбия ысулларын үзгәртеп кору кирәк, ди автор. Әсәрдә иҗтимагый әһәмияткә ия фикерләр күтәрелә: «Милләтне мәсгуд итмәк исә, аңларга йиңел укумак вә гүзәл кәсеб идеп байлык тапмак юлларыны күстәрмәк илә, һөнәр вә сәнагатләр белдермәк илә улыр. Русча яхшы белмәкәндә буйларны мәйданга куймак мөмкин дәгел идеке шөбһәсездер».
Аныңча, «ысул җәдит» белән «ысулы кадим» талашы —. юк нәрсә. «Бер вакытда иске ысулга яңа диерләр иде. Киләчәктә, бәлки, бу яңа ысулга һәм иске ысул исеме вирелер. Чөнки дәхи йиңел вә яңа бер ысул дөньяга чыкмыш улыр»
. Галим башка, мулла башка, — ди әдип, — «шәригать асылларыннан хәбәрдар улмаган хәлдә, аннан-моннан ишеткән сүзләре илә гүрелте чыкарып, тәшвиш салучылар галим дәгел, муллалардыр».
«Дөнья тормышы өчен дин илә дөнья гыйлемене һәм белмәк лязимдер... Инсан улмак өчен гыйлем илә күркәм холык кирәкдер».
Г. Сәгъди хаклы күрсәтеп узганча, Р. Фәхретдиновның «үткен каләм белән язылган бу хикәясендә төрле картиналар, тасвирлар аркылы сузылып, чәчелеп барган фикерләр»нең бер өлеше югарыда әйтелгән мәсьәләләр тирәсендә туплана. Язучы, XIX йөз ахырында заманның әһәмиятле мәсьәләләрен күтәреп, җәмәгатьчелек алдына куя.
«Әсма, яки гамәл вә җәза» романы да шундый максат белән язылган. Р. Фәхретдинов монда да ни чәчсәң — шуны урырсың дигән карашта тора, һәр эшнең һәм җимеше һәм җәзасы булмый калмый дигән идеяне яклый. Шуңа туры китереп, әсәренең тулы исемен «Әсма, яки гамәл вә җәза» дип ала. Бу — эпиграф та. Автор, XIX йөз мәгърифәтче язучыларының традициясен дәвам иттереп, яхшылык бүләге — бәхет, начар эшләрнең җәзасы — түбәнлек, хурлык дигән идеяне тәэсирле картиналарда сүрәтләп бирә. Әсәрдә капитализм чорында татар тормышының иң авыр, иң караңгы һәм һәлакәтле якларын күрсәткән шундый картиналар бер-бер артлы тезелеп китә. Моңа мисал итеп «Шайтан ялчысы — Хәмидә», «Вокзал вә мөсафирләр», «Теләнче кыз», «Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр», «Яшь кыз вә хатыннар», «Бичара Әсма» дигән бүлекләрне күрсәтергә мөмкин.
Конфликт искелек белән яңалык, явызлык белән яхшылык бәрелешенә нигезләнгән. Язучы искелек тарафдарларына Хикмәт хаҗины, Бикбулат мулланы, ишан мөрите Мусаны һәм башка җинаятьче типларны кертә, аларның барысын бергә «тэоәкъкый тормозлары» дип бәяли.
Романда капитализм чорының котылгысыз чире булган теләнчелек һәм фәхешханә күренешләре дә чагылыш таба. Хәмидә карчык һәм Зәйнүш «абыстай» кебек җинаятьче хатыннарның ятим кызларга карата кешелексезлекләреи гуманист язүчы аерым бер әрнү белән хикәяли.
Сюжет үстерелешендә баш героиня Әсманың маҗаралы язмышы төп урынны алып тора. Әсма башкорт якларындагы авылларның берсендә туа. Атасы Габбас мулла, үз заманының прогрессив карашлы кешесе буларак, авыл балаларын яңача укыта. Шул эшендә кадимчеләрнең нык каршылыгына очрый. Барлык яңалыкның дошманы булган шул авылның карт мулласы Хикмәт хаҗи, ишан мөрите Муса ярдәмендә, Габбаска яла яга, ялган документлар оештырып, судка тарта. Шул бәхетсезлектән котылу өчен, Габбас Гарәбстанга качарга мәҗбүр була. Озакламый авылдагы гаиләсенә аның үлеме турында хәбәр килә. Бер елдан Әсманың анасы да үлә. Унбер яшьлек кыз бөтенләй ятим кала, Йосыф бабасы тәрбиясенә күчә.
Йосыф бабай кымыз остасы була. Урал таулары итәгенә, табигатьнең матур җиренә урнашкан бер авылда яши. Аңа кымыз эчеп дәвалану өчен, Петербург, Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән, хәтта Финляндиядән дә киләләр. Шулар арасында Казаннан килгән бер шәкерт тә була. Шәкерт Әсмага кызыклы китаплар укый, укуда булыша. Алар бик тиз дуслашалар, күп вакытларын бергә уздыралар. Казанга киткәндә шәкерт Әсмага анасыннан истәлек булып калган алтын тәңкәсен бүләк итә. Кыз аны, шул вакыттагы гадәт буенча, чәч толымына тага, бик кадерле нәрсә итеп саклый.
Көннәрнең берсендә Йосыф бабайлар йортына Хәмидә исемле бер хатын килә, үзен Әсма әнисенең якын дусты дип әйтә һәм Әсманы кунакка дип шәһәргә алып китә. Озакламый Йосыф бабайга Әсма тифтан үлде дигән хәбәр килә. Шул көннән башлап Әсма өчен авыр һәм куркыныч тормыш башлана. Хә мидә аны ятимәләр белән сәүдә итүче Зәйнүш исемле икенче бер хатынга сата. Мәкерле Зәйнүш, усал ният белән Әсманың исемен Зәйнәпкә алыштыра да, фәхешханә тотучы бер хатынга сата. Анда «Зәйнәп»не (әле үсеп җитмәгән кыз булганга) башта йорт эшендә файдаланалар. Шул хезмәтен башкарганда «Зәйнәш» баскычтан егылып аягын сындыра, больницага керә, шунда дәваланучы яхшы күңелле бер хатын белән таныша. Яңа үзенең аяныч хәлен аңлата. Бу хатын аны кызганып больницадан алып китә. Фаҗигадән коткара. Алар бер авылга урнашып, аналы-кызлы булып яшиләр, җәен кыр эшенә ялланып, кышын җеп эрләп, киндер сугып көн күрәләр. Соңраң. әлеге хатын «Зәйнәп»не шәһәргә алып китә, үзе бер бай гаиләгә асрау булып керә, кызны тәрбия йортына бирә. Мәктәбе дә» булган бу тәрбия йортында «Зәйнәп» урта белем ала, шунда ук укытучы-мөгаллимә булып кала.
Әсәр маҗаралы роман жанрында язылган. Сюжеты көтелмәгән хәлләр белән тулы. Көннәрнең берендә тәрбия йорты хуҗасы меценат Салих бай укытучы «Зәйнәп»кә аны кияүгә сораучы ике егет турында хәбәр итә: берсе — бай малае, икенчесе — ярлы укытучы. «Зәйнәп» соңгысын сайлый. Бу хәл бай хатыннарын гаҗәпкә калдыра һәм алар «Зәйнәп» турында төрле гайбәт тарата башлыйлар, никяхсыз туган кыз диләр, Шул яла ягудан котылу өчен «Зәйнәп» Салих байга үзенең фаҗигале тормыш тарихын сөйләп бирә. Бу хәбәр Салих байны сискәндереп җибәрә. Чөнки аңа Гарәбстанда булган вакытында очратып, үз мәктәбенә мөгаллим итеп алып кайткан Бикбулат мулланың башыннан кичергәннәре дә таныш була.
Романның «Бәхетле Әсма» дигән бүлегендә, туйга әзерлек көннәрендә, кыз чыннан да атасы Габбас белән күрешә. Ул да исемен алыштырып йөргән була. Туй булып, бергә кушылгач, егет (шәкерт) Әсманы танып ала, Әсманың чәч толымында әлеге (шәкерт бүләк иткән) тәңкә була.
Көннәрнең берендә Әсма урамда Зәйнүшне очрата. Тик алар» ның тормыш хәлләре үзгәргән инде: Зәйнүш — теләнче карчык., Әсма — үз бәхетен тапкан кеше. Шулай итеп, мәгърифәтче язучы, тагын бер кат, намуслы хезмәт бәхет китерә, начар эштә йөрү, әхлаксызлык түбәнчелеккә төшерә дигән идеяне раслый.
Р. Фәхретдинов 1898 елда язылган беренче романында («Сәлимә...») тирән белемле хатын-кыз образын читтән эзләргә тиеш булса, «Әсма...» романы басылган 1903 елларда үзләрен балалар укытуга багышлаган укымышлы татар кызлары мәйданга чыга. Яңача укыту һәм тиешле тәрбия бирү җимеше булып җитешкән идеаль укытучы образы — Әсма иҗат ителә: «Мөгаллимә ханымың... ачык йөз вә ләззәтле сүзләр илә вир-меш нәсыйхәтләре ятим балалары Наполеон гаскәреннән зиядә эш күрер... вә көлемсерәп сөйләмеш Тәслияләре балалара йылдырым кеби әсәр вирер иде»
. Әсма ана телен дә, рус телен дә белә, гарәп, фарсы китапларын укый. «Әдәби мәҗлесләр корып, кул астында уланлара хөсне әхлак вә гыйбрәт дәресләре сөйләр». Р. Фәхретдинов тәрбия өлкәсендә әдәбият роленә аеруча басым ясый.
Мәгърифәтче әдип гади халыкка тирән симпатия белән иҗат итә. Аның уңай характерлары еш кына халык арасыннан алыну очраклы түгел. Андыйлардан беренче урында Сәлим бабай образы тора. Ул халыкның нәкъ үзе төсле; күпне күргән, күп нәрсәләрне башыннан кичергән. Язучы аны халык мәкальләрен музыкасын, хәтта тарихын яхшы белүче кеше итеп күз алдана бастыра: «Сәлим бабай... укылачак бер китаб иде. Бетен халык бабасы иде...» (20). «Тәәссефтер ки, Сәлим бабай вафат улдыгында, эчендә нәкадәр мәгълүматы улдисә, җөмләсе кәндесилә вафат уларак тупрак астына күмелде. Язып алып калмак тугрысында бер зат тарафыннан улсын гайрәт сарыф нделмәде», — ди.
Әсманы фаҗигадән коткарып калучы да —халык вәкиле, гади авыл хатыны. «Ана илә кыз» дигән бүлектә аларның тормышы болай тасвирлана: «Кечкенә бер үдә бер хатын кызы илә торыр иде. Бу кечкенә вә яртысы йир астында улан бинага һәр айда кырык тиен хак вирерләр иде. Ошбу акчаны һәм дә кәйлеләренең карыннарымы туйдырмак өчен хезмәт итмәя мәҗбүр улырлар иде. Кыш көннәрендә хак илә иеп вә йон эрләрләр, киндер сугарлар, көз көнендә балчык басып, үләр сыларлар, җәйлектә көнләп кыр эшене эшләрләр, бу сәбәбтән ач-ялангач улмазлар иде».
«Әсма...» романында эпизодик образларның берсе — Әхмәт агай. Игътибарлы, алдынгы карашлы авыл картларыннан булган бу кешенең сөйләмендә заман сулышы, уянып килгән халык тавышы ишетелә. «Без әгәр дә үземез өчен үземез кайгыр масак, безнең өчен кеше кайгырмый! һәркем бездән алырга гына карый, әмма бирүче юк! Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, хәтта җәйнең озын көннәре эшләп йөримез, тирләр агызып мал табамыз. Башкага нә калды, бездән гыйлемлекне дә күп күрәләр!.. Бу сүзләр бонда җыелмыш картларың җөмләсенең сүзләредер».
Мәгърифәтне яклаучы бу уңай образлар гаять тормышчан, Язучы бу геройларның үсү сәбәпләрен дә күрсәтә. Мәсәлән, сирәк булса да, күрше авылларда яңача укыту мәктәпләре ачыла. Андагы балалар кыска вакыт эчендә укырга-язарга өйрәнәләр. Шуны күреп торган Шәриф авылы крестьяннары да, яңа мәктәп ачу турында рөхсәт сорап, муллаларына баралар. Ләкин мулла аларны: «Ай, кәбестә башлары! Сезгә нә калган, каткан мужиклар! Алай укыту динемезгә хилаф. Сезнең өчен тәмугта керер хәлем юк! Барыңыз! Күземә күренмәңез!» — дип куып чыгара. Ә үзенең бер якын кешесенә: «Гавам баласыны укыдырга ярамый... Гавам баласы укыса мулла илә оулыша, мулладан гаеб таба, мулла өстеннән прошение яза, муллага бирми», —ди. Моны ишеткән халык: «Хәзрәтең оезне мәнгы идүе дин өчен дәгел, бәлки деньга өчен икән», — ди.
Шул рәвешчә, язучы персонажларның сөйләме аша да публицистик фикерләрен әйтә. Татарларда газета-журналлар булмаган заманда бу зарури иде. Язучы тәнкыйть карашларың җай чыккан саен белдереп бара. Каләм ияләрен дә кадимчелеккә каршы көрәштә кыю булырга чакыра: «Әгәр дә гаеб вә-райбәттән куркыр улсак иде, гомер барынча бер шәй язмаз, һәр кем арбасына утырсак, аның йырыны йырлар... идек», —ди. «Начар мөгаллимнәр вә дәрес ысулыннан хәбәрсез хәлфәләр кулында алтын улачак балаларың тупрак улып» калуларына ачына.
Әсәрдә публицистик чигенешләр байтак. Язучы аларда мәгърифәтчелек карашларына терәк итеп халык гыйбарәләрен, мәкальләрен еш куллана, үзеннән аңлатмалар өсти. Халыкны агартуны муллалардан түгел, бәлки «күзләре ачык», «хәлемездән хәбәрдар» булган, каләмнәре үткен язучылардан өмет итә, «Әсма һәм һәр нәкадәр милләт анасы ула алмазса да, шаять милләт бәласе дә улмаз». Заман — уку заманы ди.
«Безләр «баш язиси шуйлә имеш» диюрмез. Ләкин дөньяда бәгъзе философлар... баш язиларының... бең вә миллион илә сәнәләрдән бирү сузылынып вә озанып вә бер-беренә багланып кәлмеш сәбәпләрдән идекене сөйләрләр», — дип, әдип язмыш нигезендә сәбәпләр бәйләнеше ята дигән фикерне куәтли.
Әсәрдә гаять матур чагыштырулар, тасвирлаулар бар: «Миллион еллардан бирү урманнарының биеклекләреннән вә яфракларының куелыгыннан, көндез улсын яктылык күрмәмеш урыннары бу көннең электрик нурлары, кояш илә ярышмакта улан яктылыгымы сачып, кояшдан көлеп тормакдадыр».
Әдип геройларның портретларын да оста бирә. Менә теләкче кыз портреты: «Деләнче озын буйлы, ләкин арык вә ак чырайлы (чәһрәле), кара күзле вә гүзәл кашлы, яше бәлки уннарда улыныр иде. Башына багламыш нәрсәсе йон шәл улып, ләкин сәламәт йирләренә нисбәтлә ертык урыны күбрәк вә бу ертыклардан сачләре чыкып, тузылып, йил илә селкенеп торыр иде. йон шәл идеке ялгыз бәгъзе кисәкләреннән аңлашылыныр иде. Өстендә кырык ямаулы, йитмеш ертыклы бер бишмәт улып, бу бишмәттән һич Манигъсыз йил бер тарафыннан икенче тарафына үтеп йөрер иде. Сул тарафында гәүдә буенча асылмыш бер капчык улып, ләкин капчыкта һичбер ертык вә тишек күренмәз, бөтен иде».
Р. Фәхретдинов каләменең көченә, стиле җиңел «вә гүзәл бер язучыдыр» дип, беренче буларак Г. Тукай игътибар итә, Үз вакытында аның әсәрләренең йомшак якларын да күрсәтеп язучылар була. Шундый мәкаләләрнең берсен Р. Фәхретдинов үзе редакторы булган «Шура» журналында бастыра, Бу хәл Р Фәхретдиновның объектив булырга омтылуын раслый. Тәнкыйть ителгән әсәрләренә карата фикерен белдереп, ул түбәндәге искәрмәне дә бирә: «Сәлимә» берлә «Әсма» - минем яшь вакытларымның ядкярләре һәм дә эчемдәге зар-моңнарымны вә хәсрәт-кайгыларымны уртаклашкан сердәшләремдер. Шул әсәрләрдә («әсәр» исемнәрене бирү булмаса, шул нәрсәләрдә) булган кимчелекләрне күрсәтүчеләргә каршы суз сөйләүне артык нәрсә хисап итәм. Никадәр тырышып та Ләйләнең кимчелекләренә Мәҗнүнгә күрсәтә алмаганнар иде. Мин дә шул Мәҗнүн кабиленнән бер кеше».
Р. Фәхретдиновның бу әсәрләре, йомшак яклары булуга .карамастан, әдәбиятыбызда яңа туып килгән повесть һәм романнарыбызның беренче карлыгачларыннан булды. Кадимчелеккә каршы көрәштә, мәгърифәтчелекне ихлас күңелдән яклауда зур урын тотты.
«Әсма...» романы сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да игътибарга лаек. Монда язучы, маҗаралы сюжетка таянып, үз заманы вакыйгаларын киң планда күрсәтә. Утыз бүлектән торган бу әсәрнең композициясе дә үзенчәлекле. Әдип, төп герой язмышына бәйләп, чорның әһәмиятле мәсьәләләрен кузгата.
4
1905 ел революциясе елларында Р. Фәхретдинов тулысынча иҗат эшенә күчә. 1906 елда ул, казый хезмәтеннән үз теләге белән китә, Уфадан Оренбургка кайта. Башта «Вакыт» газетасында языша, әсәрләрен, халык иҗатына караган мәкаләләрен «Морад» псевдонимы белән бастыра. 1908 елның январеннән башлап, ун ел дәвамында айга ике мәртәбә чыгып килгән иҗтимагый-педагогик һәм әдәби-публицистик «Шура» журналының баш редакторы һәм төп язучысы була. Бу журнал күтәргән мәсьәләләренең әһәмияте һәм тематикасының киңлеге белән аерылып тора. Менә аның беренче санында игълан «телеп, ахыргы санына кадәр дәвам иткән кайбер бүлекләре: I) Мәшһүр адәмнәр вә олуг Хадисәләр, 2) Мәкаләләр, 3) Динәр хакында нәзарият, 4) Дини мәсьәләләр, 5) Тәрбия вә тәгълим, 6) Сәламәтлекне саклау, 7) Археология, 8) Әдәбият, 9) Шигырьләр, 10) Хикәяләр, 11) Тәнкыйть, 12) Хат һәм хәбәрләр, 13) Булган вакыйгалар, 14) Көлкеле әдәби парчалар, 15) Табышмаклар һ. б.
Журналда төрле милләт халыклары тормышына һәм әдәбиятына киң урын бирелә. Беренче санында ук «Рус әдәбиятың дигән бүлек ачыла һәм Ломоносов, Пушкин, Гоголь, Толстой, Чехов, Горький кебек рус әдәбияты классикларын пропагандалауга зур урын бирелә. Реакциянең көчәйгән бер вакытында, 1908 елда, «Шура» журналының 20 нче санында М. Ю. Лермонтовның политик лирикасы — «Шагыйрьнең үлеме» шигыре татарча басылып чыга. Ул реакция елларында патша хөкүмәте репрессияләренә протест авазы булып яңгырый. 1909—1910 елларда берничә номерда чуваш халкының фольклоры һәм этнографиясе турында гаять киң мәгълүмат бирелә. Чувашларның эш сөючәнлеге, балаларын укытырга тырышулары, хатын-кызларына яхшы мөнәсәбәтле булулары үрнәк итеп күрсәтелә. Журналда басылган «Латышлар, эстоннар... һәм без» дигән мәкалә дә бик гыйбрәтле. Болар мәгърифәтче әдип редакторлыгындагы журналның азчылык милләтләргә хөрмәт белән карау, халыклар дуслыгын куәтләү дәлилләре.
«Шура» журналының «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хадисәләр» дигән бүлеге аеруча әһәмиятле. Анда Галишер Нәвои, Кятип Чәләби, Әхмәт ибне Фазлан һәм аның сәяхәтнамәсе, Ибне Батута, Ибне Гарәбша, Ибне Халидун, Фөзули, Нәмыйк Кямал, Мирза Ахундов, Мәхтүм Колый, Низами, Гомәр Хәйям, Фараби, Ибне Сина һәм башка бик күп галимнәр, язучылар турында гаять кызыклы һәм бай материаллар бирелә. Татар мәгърифәтчеләреннән: өч буын Хәлфиннәр (Сәгыйть, Исхак, Ибраһим), Габделкаюм Насыйри, Шиһап Мәрҗани турында гаять бай һәм ышанычлы мәгълүматлар басыла. Хөсәен Фәезхановның Ш. Мәрҗанигә язган хатлары, шулар арасында аның татар мәктәп-мәдрәсәләрен реформалау турындагы план-проекты нәкъ менә Р. Фәхретдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә «Шурамда дөнья күрә. «Шура»да басылган мәгълүматлар арасында һинд шагыйре Рабиндранат Тагор турындагы материал аеруча әһәмиятле. Ул Европа колонизаторларының җирле халыкка .карата начар мөнәсәбәттә булуларына протест булып яңгырый.
«Шура» да Көнчыгыш язучылары һәм философлары турында гына түгел, Көнбатышның танылган материалист философлары турында да гаять кызыклы һәм татар халкының дөньяга карашын баету, фикерен ачу ягыннан бик әһәмиятле материаллар системалы рәвештә басыла. Шундыйлардан Декарт, Бэкон һәм Спиноза турындагыларны күрсәтергә мөмкин. Боларның «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хадисәләр» дигән рубрика астында басылулары да игътибарга лаек. Р. Фәхретдиновның журналда Б. Спиноза (1632—1677) турында мәгълүмат бирә башлавы да очраклы түгел. Ул татар мәгърифәтчеләренең, димәк, Р. Фәхретдиновның да, бу бөек философ карашларына теләктәшлеген күрсәтә. Алар Б. Спинозаның бөтен философик системасын аңлап җиттеләр, дип раслый алмыйбыз, әлбәттә. Татар мәгърифәтчеләренә, беренче нәүбәттә, Б. Спинозаның фәнни белемгә ирек таләп итүе, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалавы һәм шуларда барлык иҗтимагый бәлаләрне бетерү чарасын күрүе якын иде.
А Бөтен дөньяның менә шундый алдынгы прогрессив карашлы галимнәре, философлары, язучылары турында тирән хөрмәт белән язып килүе журналның да, аның редакторының да милли, иҗтимагый мәсьәләләрдә киң һәм объектив карашта торуын раслый.
5
Рационалистик карашлы Р. Фәхретдинов төрле дини уйдырмалар белән килешә алмый, үзе редакцияләгән журналда аларны фаш итә, исбат ителмәгән нәрсәләргә ышанмаска чакыра: «Соң заманда һәр мәмләкәттә булган мөселманнар каберләр берлә мөбтәля булдылар... Кабер берлә кәсеб итүчеләр берәр мөнасиб урында бер кабер табалар (булмаса үзләре ясыйлар) да бина салалар, кыйммәтле паласлар җәеп, ... төрле хуш исле үләннәр яндыралар да, шул кабер иясенең әүлиялы-тьшы игълан итәләр. Шунда килү сәбәбле, бер сукырның күзе ачыла, бер чатан — аяклы була, бала тапмый торган бер хатын бала таба... Кабере табылган яки ясалган соң, боларны эшләү җиңел. Зиярәт ысулыны тәэсис итүчеләр үзләре зур чалмалар киеп, кабердә мөҗавир вә шәех булып утыралар, нәзер вә садакалар су урынына ага...
Безнең мөфти хәзрәтебез дә үз гомерендә «Санташ зиярәте» исемендә бер «әүлия кабере» ясап киткән иде. Ләкин, эш башында үзе тормаган сәбәбле, рәваҗ таба, игътибар казана алмады. Әгәр дә Хуҗа Әхмәт Ясәви яки Хуҗа Баһаветдин каберләрендә торучы Мөҗавирләрдән берәр кеше килсә, «Санташ» зиярәтенә дә яхшы гына тәртипкә салыр вә бер-ике буынга җитәрлек дәүләт хасил кыйлыр иде... Бары алдарга оста адәм генә кирәк», — ди.
Автор әүлиялар кабере дип сөйләнүләрнең акча-садака җыю максаты белән, алдакчы кешеләр тарафыннан эшләнгән эш икәнен генә күрсәтеп калмый, бәлки шул чакта Диния нәзарәте башында торган мөфтине дә тәнкыйтьли.
Соңгы сүзе итеп, Р. Фәхретдинов «хакыйкый гыйлем таралмый торып, ислам дөньясыннан кабер бәласе күтәрелмәскә охшыйдыр», ди, шундый алдалауларга ышанудан котылу аң-белем тарату нәтиҗәсендә генә мөмкин булуын әйтә.
Р. Фәхретдинов сорауларга фәнни җавап бирергә омтыла Мәсәлән, Габделкәшиф Курмашев дигән кеше: «Шүрәле дию албасты, убыр, су анасы, абзар иясе... кебиләрне картлар күргән атлы булып вә бик куркыныч итеп хикәят итәләр... Шул хакта «Шура»ның үз фикере язылсын иде», — дип мөрәҗәгать итә. Аңа Р. Фәхретдинов түбәндәгечә җавап бирә: «Әгәр дә сәбәбләре халыктан яшерен тотылса иде, гавам-халык электрик, телефон, телеграф кебек нәрсәләрне дә сихер, бозу, диюләргә иснад кыйлырлар иде. Ләкин хәзерендә андый эшләр тугырысында... әфкяре гомумия гыйлемгә итагать кыла, буйсына башлады... Шүрәле, абзар анасы, өй анасы хакында китерелгән дәлилләр дә яхшы тикшерелсә, вакыйгаларның башка сәбәбләре барлыгы мәгълүм буладыр».
Дөрес, Р. Фәхретдинов дини тәрбиягә караган китаплар да чыгарды, искелеккә каршы көрәштә Коръән аятьләренә дә таянырга тырышты. Ләкин ул фәнни ачышларны чын күңелдән аңларга, аңлатырга омтылды, мәгърифәт, белем таратты, әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә реалистик карашта торып, тормыш фактларына турылыклы калды. Мәгърифәтче, рационалист галимнәргә хас булганча, акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау һәм үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу аның төп сыйфаты булып торды. Р. Фәхретдинов философик карашларында идеализмнан котылып җитмәсә дә, догматиклардан аермалы буларак, акыл үсешен тәҗрибәгә бәйләп каравы һәм һәр күренешнең асылында сәбәп һәм закончалыкны күрергә тырышуы белән материалистик карашка якыная барды. Бу яктан аның «Җуаныч» кулъязмасының 877 битендәге «Кояш — кояшлар» дигән бүлеге аеруча мөһим: «Фән галимнәренең фикерләренә күрә җир (үзенең иярчене ай берлә) кояш тирәсеннән әйләнеп йөри. Ләкин кояш бер генә түгел, күктә күрелгән йолдызларның һәммәсе дә... зур кояшлардыр... Шулай итеп, чиксез күп кояшлар бар... һәйьәте галәм хакында киләчәк заманнарда бөтенләй башка нәзарлар мәйданга чыгуы мөмкин», — ди.
Р. Фәхретдинов тарихыбызны өйрәнүдә болгар теориясен яклый, 1913 елда болай дип яза: «1236 нчы елда Бату хан үзенең күп вә көчле гаскәре илә Болгар төрекләре өстенә йөрде... Болгар шәһәрене катиле гам кылдылар, яндырдылар, көйдерделәр дә, өсләренә хираҗ салып, үзләренә табигъ бер мәмләкәт хөкемендә калдырдылар. Әгәр дә бер-бере илә сугышып торачак җирдә руслар илә болгарлар үз араларында итифак төзеп, татарларга каршы торган булсалар иде, татар-парны куып җибәргән булырлар иде.
Татарлар вакытында аксөякләрдән башкалар хокуксыз адәмнәр булый... хөкүмәт бары сөнге кодрәте илә генә сакланып торды... Гыйлемгә бирелмәделәр, тынычлык, кәсеб вә һөнәр сөймәделәр, Аякларыны буразнага тыкмадылар, таш өстенә таш салмадылар вә гомумән шәһәр мәгыйшәте илә өлфәт кыла алмадылар. Бәлки һәрвакыт фетнә эчендә уйнап йөрерләр вә күп вакыт куерган суда балык тоту өчен фетнәне үзләре чыгарырлар иде. Үзләрене вә Каракорымдагы мәркәзләренә гаять зур күрсәтеп торырлар, мондагы җирле әһалинең йөрәкләрене тетрәтерләр иде. Гомумән, Бату фаҗигасенә мондагы җирле халыклар ничә гасырларга кадәр онытмадылар».
Шунысы характерлы: Пугачев һәм Петр I журналда «Олуг адәмнәр» рубрикасында урын ала, ә шул вакытта күп шаулаган, барлык татар газеталарында язылган юбилей вакыйгасы — Романовларның 300 еллыгы турында «Шура»да бер сүз дә әйтелми, политикага катнашмау дигән булып, битарафлык күрсәтелә. Ә менә монархиянең җимерелүе уңае белән язылган «Хөкүмәт алмашыну» дигән мәкаләсендә Р. Фәхретдинов: «Русиядә гомер сөрүче... бу кадәр җаннар кичә генә коллар вә кәнизәкләр иде. Бүген бонлар «азат»лар... Бүген үз эшләрене үзләре теләгәнчә башкаручы хокуклы балигълар... Халык хөкүмәтенең шигаре — иркенчелек, тигезлек, гаделлек, халыкларны ригаять кылучылык,... халыкларны полициядән куркып түгел, бәлки үзең теләп вә үз вөҗданың кушуы буенча җиренә китерүчәнлектән гыйбарәт булачактыр... изге сәгатьтә булсын»,—ди.
1918 елда «Шура» журналы ябылганнан соң, Р. Фәхретдинов журналистлык эшеннән читләшә, ләкин фән, иҗат эшеннән туктамый. Мөфти буларак 1922 елда Уфага килгәч тә, ул биобиблиографик хезмәтләренең иң зурысы булган «Асар» ның ике томын әзерли. Кулъязмалары югалган әсәрләрне хәтерләп, яңадан язып чыга. Барлык кулъязмаларын тәртипкә салып, төпләп куя.
Р. Фәхретдиновның бу елларда язган 1200 битле «Юаныч» исемле кулъязмасына күп кенә тарихи материаллар туплана, әдәбият тарихына караган кыйммәтле мәгълүматлар керә. Шагыйрь М. Акмулланың Уфада булуы, аның иҗаты турында Р. Фәхретдинов тарафыннан язылган истәлек тә бик кадерле Дркумент буларак шунда саклана.
Бу кулъязма хезмәтләрендә (аларның бер өлеше көндәлек Формасында язылган) Р. Фәхретдиновның дөньяга карашы татын да тулырак ачыла. Моңа мисал итеп доносчы Ишми ишан турында нәфрәтләнеп язган юлларны күрсәтергә мөмкин.
Соңгы көннәренә кадәр иҗат, фән эшендә булып, Р. фәх, ретдинов 1936 елның 12 апрелендә 78 нче яшендә Уфада үлә.
Тарихчыларны Галимҗан Ибраһимов икегә бүлә: беренче чыганаклар, күп эзләнү һәм тикшеренүләр белән эш иткәннәрен — «беренче кул тарихчылар» дип, башкалар җыйган Һәм тикшергәннәргә генә таянып язучыларны «икенче кул тарихчылар» дип саный. Риза Фәхретдинов нәкъ менә шул «беренче кул тарихчы» булды. Аның мәгърифәтчел әдәби әсәрләре, гыйльми, публицистик хезмәтләре татар халкы культурасының кадерле хәзинәсе рәвешендә тарихка керде.

М.Гайнуллин.

Безгә Ризаэддин Фәхреддин ни өчен кирәк?

Заманның бозыклыгын Ризаэтдин Фәхреддин кешеләрдә әдәп-әхлакый сыйфатларының түбән дәрәҗәдә булуында күргән. Моны бүгенге чынбарлыкка күчерсәк, яшьләрнең әхлакый тәрбиясезлеге сәбәпләренең берсе эшсезлек икәненә хәзер күпләр ышана инде. Иң куркынычы шул: алар матди байлыкны көч кулланмый, тир түкми генә табу юлларын эзлиләр. Моңа радио, телевидение тапшырулары да булышлык итә, әлбәттә. Әйтик, «Ничек миллиардер булырга?» тапшыруын карап кына да күпләребезнең бер сәгать эчендә шундый байлыкка ия буласы килә. Ләкин андый меңнәрне алу өчен, барыннан да элек, төпле күпкырлы белем кирәк. Ә аңа ничек ирешеп була соң? Укып, әлбәттә, әмма укырга керер өчен акча кирәк. «Могҗизалар кыры» уенында җиңеп алган бүләкләр дә гаилә хаҗәтен капларга булышлык итми. Аннары мондый җиңү кемнәргә генә тәти әле ул.

Икътисади яктан алга киткән кайсы гына дәүләтне алсак та, анда алгы планга хезмәт тәрбиясенең куелганлыгын күрәбез. Андый тәрбия гаиләдән башлана. «Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре — фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балагызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә фәкать бәхет, вә хәер догаларга ышанып торырга өйрәнмәсеннәр, әгәр кыз бала булса — анасы, ир бала булса — атасы дөнья эшләрен һәркайсын бөртекләп өйрәтергә, мөмкин булса берәр һөнәр дә өйрәтергә кирәк, үсеп җиткәндә һәркайсы йорт эшләрен, дөнья көтү юлларын яхшылап өйрәнеп бетәргә тиешләр», — дип яза Р.Фәхреддин.

Тәрбиянең иске методларын кулланырга ярамый, яңалары әле тумаган. Радио, телевидение тәүлек әйләнәсенә көнбатышча яшәү үрнәген тукый. Анда — үтереш, талау, секс, наркотиклар куллану, мәгънәсез яшәү үрнәкләре. безнең мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенең, аның мөһимлегеннән баш тарттылар. Мәгарифнең яңа министры Э. Днепров: «мәктәптә бала уку белән генә шөгыльләнергә тиеш, аннары гына хезмәт» — дип сөрән салды. Моның гамәли нәтиҗәсе булып авыл җирендә укучыларның производство бригадаларын төзү, шәһәр мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары ачу, студентларның төзелеш отрядларын оештыру кебек чаралар законга сыймый торган күренеш итеп каралды. Нәтиҗәдә аксөякләр буыны үсеп чыкты. Хәзер инде зур төзелешләргә эшче көчен Төркиядән һәм бәйсез дәүләтләр союзына кергән республикалардан яллый башладык.Ўәмгыять алкоголизм белән авырый башлады, накотиклар куллану, тәмәке тарту аеруча яшьләр, мәктәп балалары арасында массовый төс алды. Ил тулысы белән алганда әхлакый күчәреннән ычкынып, әхлаксызлык упкынына тәгәрәде. Менә моны дәлилләүче кайбер мәгълүматлар: Профессор Р.Шәкүров раславынча, Русия халкының 80% алкоголизм белән авырый, шуның 90% ирләр, 64 % (кайбер регионнарда) хатын-кызлар тәшкил итә. 52 миллион кеше йөрәк, кан басымы күтәрелү авыруларыннан җәфа чигә, шул сәбәпле ел саен 1 млн. 200 мең кеше дөньядан китә. Илдә үлүчеләр саны туучылардан күпкә арта, 2,5% бала гына сау-сәламәт булып туа. Єсмерләр арасында үз-үзенә кул салу буенча Русия Европада беренче урында тора, 10 мең егет армия хезмәтенә барудан качып йөри, никахка керүчеләр белән аерылышучылар саны бертигез дәрәҗәдә. Ирләрнең гомер озынлыгы ил буенча алганда 58 яшь, бу өлкәдә дөньяда 115 нче урында торабыз. 3 млн бала караучысыз калган, сукбай хәлендә, шуларның 2 миллионы укымый (аларның 95% ының әти-әнисе бар). Бу уңайдан Ризаэддин Фәхреддингә мөрәҗәгать итү урынлы булыр: «Дөрестән дә, дөнья — бәла вә каза, һәртөрле мәшәкать, кайгы вә хәсрәт мәйданы. Адәм баласының гомере монда күбесенчә авыру белән, ризык вә кирәк әйберләр артыннан йөрү вә йөгерү белән үтә. Арада булган рәхәт заманнар йоклаганда төш күргән сыман үтә дә китә.

Бөтен хәле вә тарихы шушы рәвештә булган урынга кешенең фикере, күңелле тукталу вә шуңа канәгатьләнү ихтималы юк, һич юк.

Адәм баласының кыска гына гомере вә санаулы көннәре шушындый вакыйгалар белән уралу, һәртөрле мәшәкатьләр белән чолгану сәбәбеннән берәр төрле юаныч табуга мохтаҗ булуы табигый». Бу хакта соңлабрак булса да В.В.Путин әйтәчәк: «Тәрбия эшендә барлыкка килгән бушлыкны тутырырга үз вакытында без бернинди дә система тәкъдим итә алмадык, бу бик зур хата иде. Бу барлыкка килгән бушлыкны традицион диннәр генә яулап алырга тиеш иде. Кызганыч, бүгенгә хәтле бу мәсьәләгә без игътибарсыз булдык. Диннең дәрәҗәсен күтәрергә безгә бик вакыт җитте инде».

Татарстан җирлегенә күчереп, бу фикерне президент М.Ш.Шәймиев болай аңлатты: «Руссия территориясендә Ислам дине тарала башлаганннан соң узган 1400 ел дәверендә мөселман халыклары гаять бай рухи мирас тупладылар. Безнең бурыч — аны барлык халыкның казанышы итү һәм аның нигезендә өченче меңъеллыкта яшәргә лаеклы буыннар тәрбияләү».

Мин югарыда телгә алынган дәүләт җитәкчеләренең фикерләре белән бар кешене дә дингә керергә, Аллаһка ышанырга өндәмим. Бу — һәркемнең воҗдан эше. Әмма кешелек тудырган кыйммәтләрнең нигезе диннән икәнлеген кемнәр генә инкарь итә алыр икән? Бухакта Ризаэддин Фәхреддин менә нәрсәләр яза:

«Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кайда барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал— диндер... Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара — әдәп-әхлакне ныгыту».

Моннан чыгып, бөек галим әхлакны дини-әхлак кануннарына һәм дөньяви әхлак-сагыш (кагыйдәләргә) бүлә. Беренчесе — мәңгелек канун, икенчесе — үзгәртеп торыр, камилләшә барыр кагыйдәләр. Р.Фәхреддин аңлавымча, дин адәмне әхлакый яктан да сафландыра, әхлакый адәм җәмгыятьне яхшы якка үзгәртергә хезмәт итә. «Ислам дине — балаларны яхшыга өйрәтү дине», — дип раслый ул. Озын сүзнең кыскасы шул — динсезлекнең азагы наданнарның җәмгыятьләре таралу һәм мәдәният бетү, хокук һәм хөррият булмау. «Динсезлек — кешелек өчен һәлакәт ул», —ди галим.

Югарыда китерелгән өзекләрне укыйсың да Р.Фәхреддиннең кешеләр язмышын алдан күрә белү сәләтенә сокланмыйча булдыра алмыйсың.

Чынбарлык шуны таләп итә: гаиләне дөньяви әхлакый кагыйдәләргә кормый торып, без җәмгыять үсешенең бер генә өлкәсендә дә уңышка ирешә алмаячакбыз. Моңа үрнәк— цивилизациягә ирешкән илләр. Миллионлаган балаларны укудан, хезмәттән, иң мөһиме — ата-ана назыннан аерып,аларның язмышын наркомания, алкоголизм, тәмәке сөременә төреп, кемнәрне бәхетле итәргә җыянабыз соң без? Бүгенге 10-12 яшьлекләр 5-6 елдан коеп куйган җинаятьчеләр армиясен тулыландырмаячак дип кем генә бүген әйтә алыр икән?

«Труд» газетасының «Труд в Татарстане» кушымтасы 2005 ел, 10-17 февральдә басылган санында «Ташланган балалар» дигән язманы җан өшетми генә укып булмый. Анда түбәндәге юллар бар: «Ел саен Татарстанда мең ярым бала ташлап калдырыла. Бу һәр биш баланың ата-анасы үз баласыннан баш тарта дигән сүз. Ил күләмендә алганда һәр көнне дүрт бала ташлап калдырыла. Ана — күкеләрнең яшьләре һәм контингентлары төрлечә. Болар — 12-13 яшьлек кызлар. Аларны балаларыннан баш тартырга иң элек үз аналары ышандырган. Соңгылары исә тәмам өлгереп җиткән хатыннар, матди һәм мораль сәбәпләр буенча бала гаилә өстенә авыр йөк, мәшәкать. Күпчелек очракта балаларын ташлаучылар балалы йортта үскән ата-аналар.

Республикада балаларны карауга алырга теләүчеләр йөзәрләгән. Андыйлар әллә ни таләпчән түгелләр: бала бары тик сәламәт булсын. Күпләр — физик яктан сәламәт, әмма үз вакытында тиешле карау һәм туклану булмау сәбәпле аң үсешендә яшьтәшләреннән күпкә калышалар. Карауга алырга теләүче ата-аналар алкоголик, наркомания һәм сифилис белән авырганнардан туган балалардан катгый баш тарталар. Андый бәләкәчләр казнаныкы булып калалар һәм тиз өлегрәләр».

Статистика буенча, приютлардан киткән мең ятим үз-үзенә кул сала, һәр бишенче бала җинаять ясый, һәр өченче бомжга әйләнә. Ул бала шуның өчен дөньяга килмәде икән?

Ризаэддин Фәхреддин яшәгән дәвердә югарыда сөйләнгән хәлләр булдымы икән, әйтүе кыен. Булган очракта да мөселманнар арасында түгелдер. Бер сүз белән әйткәндә, мөселман өчен гаилә нигезе бернинди көч белән дә какшата, җимерә алмаслык крепость ул. Андый крепостьның ныклаган дин тота. «Кемнең өч кыз баласы булып, әгәр ул аларга карата түземле,сабыр булып, аларга хәзинәсендә булганны ашатса, эчертсә һәм киендерсә, шул кызлар аңа кыямәт көнендә уттан пәрдә булачак» диелә Пәйгамбәребез хәдисендә. икенче хәдистә кыз баланың киявеннән аерылып кайткан очракта да ата кешенең аңа карата мәрхәмәтле булып калуын яклый.

Бөек галим гаиләдәге бәхетсезлекләрнең сәбәпләрен хатын-кыздан эзли. «Яхшы тереклек — гүзәл холык иясе хатынннан башка булмас. Дөньяның бәхетсезләре — тәрбияле хатын белән тәрбияле баладан мәхрүм булган затлардыр. Адәм балаларының бәхетләре — хатыннар кулында...»

Мондый очракта табигый шундый сорау туа: андый, галим әйткәнчә, гүзәл холыклы хатыннарны кайдан табарга соң? — Гаиләдән, мәктәптән.

Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский шундый зирәк фикер язып калдырган. «Ата-аналар балаларын тәрбияләүдә нинди генә табигый сәләткә ия булсалар да, аз гына булса да педагогик белемгә ия булмыйча куйган максатларына ирешә алмаячаклар».

Гомере буе яңалыкка омтылган иҗат иткән Р.Фәхреддинның К.Д.Ушинский хезмәтләрен белүенә бер генә шигем дә юк. Ўәмгыятьтәге бозыклык сәбәпләрен халык наданлыгыннан күргән галим 20 йөз башында үз алдына гаять зур һәм авыр бурыч ала — ата-анага, балаларга, шәкертләргә, мөгаллимнәргә һәм бар өлкәннәргә багышлап аерым-аерым әхлакый тәрбия китаплары яза башларга. Аларны ул һәр гаиләдә, мәктәп-мәдрәсәләрдә кулланыла торган укыту-методик әсбап дәрәҗәсендә күз алдына китергән һәм һәр мөселманның өстәл китабына әверелдерү максатын куйган. Академик Гайса Хөсәенов фикеренчә, аларны әхлак гыйлеме сабаклары дип атап булыр иде.

Шул максат белән Риза казый, җиң сызганып, эшкә тотына. Һәм 1898 елда бер-бер артлы өч китабы — «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле бала», соңрак «гаилә» (1902) басылып чыга.

Ата-ана гомер буе баласын укытырга, кеше арасында кеше итәргә омтылып яши. Моның өчен бер нәрсәсен дә кызганмый — бар җыйганы бала өчен. Күпчелек гаиләләрдә, кызганычка каршы, бер нәрсә онытыла. Бу хакта Ризаэддин Фәхреддиннән дә төгәлрәк һәм ачыграк итеп әйтеп булырмы икән? «Балаларыгыз өчен мал җыеп та, тәрбияләрен ташламагыз, бәлки малны аларның тәрбияләре юлына сарыф итегез...» Шушы урында бүленеп, галимнең киңәшен бүгенге чынбарлыкка күчереп карыйк. Күп кенә гаиләләр еллар дәвамында бер генә китап та сатып алмыйлар, бер генә газета-журналга да язылмыйлар. Сорасаң — җавап бер: акча юк, ә көн саен берничә баллон сыра чүмерү гадәткә кергән, аңа акча табыла. Кызганычка каршы, бу афәт чир илгә таралган. Ўәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, Русиядәге халыкның 50% артыгы китап алмый, шуның 3/1 енең гаиләсендә китапның «духы» да юк, 37% бернәрсә белән дә кызыксынмый.

Кабат Р.Фәхреддин фикерләрен итәм: «Бетми торган мирас гүзәл тәрбия икәнен белегез. Дөрес тәрбия булмавы соңында балалар өчен дөнья тулы алтын калса да — файдасы юктыр, бәлки тәрбиясезлекләре — бер бәхетсезлекләр вә аның өстенә калган алтыннары икенче бәхетсезлек булыр».

Бүгенге заман яшьләре өчен иң зур бәхетсезлекләрнең беренчесе һәм соңгысы алкоголизм, наркомания һәм тәмәке колына әверелү. Болардан азат булуның бер генә юлы бар: гаилә корырга уйлаган һәр пар шушы афәтләрдән баш тартырга уйлаган очракта гына алар бер-берсен бәхетле итә ала. «Гаилә» хезмәтендә бөек галим һәр ата, һәр ананың, ир һәм хатынның нәрсә өчен җаваплы булу кагыйдәләрен тудырган. Һәр яшь пар боларны ЗАГС бүлегенә барганчы түгел, бәлки мәктәп партасы артында утырганда ук тапкырлау таблицасы кебек җанына сеңдереп калсын иде. Шунсыз аларның бәхете өченче бәхетсезлекне — тәрбиясез баланы дөньяга тудыруга гына сәбәп булачак. Монысы инде яшәүнең иң ачысы, иң газаплысы. Ата һәм ана өчен гомер буе моннан да авыр җәзаның булуы мөмкин түгелдер.

Һәр баланы гаилә тормышына кече яшьтән үк хәзерли башларга кирәк. Уйлап карыйк әле: баланы югары уку йортларына кертү өчен нәрсәләр генә эшләмибез, һич арттыру түгел — җинаять юлына керүдән дә тартынмыйбыз, «Укысын, кеше булсын!» дибез.

Ә бит төптәнрәк уйласак гаиләдә бәхетен тапиаган кеше нинди генә карьерага ирешсә дә, яшәүдә җан тынычлыгы таба аламы икән? Без, өлкәннәр, моның сәбәпләрен бөтен тулылыгы белән үзләштереп бетермәслек тә, гаиләләр таркалуның төп сәбәпләренең берсе булганлыгына һич тә шикләнмибез.

«Тәрбия нәрсә ул?» дигән сорауга, Р.Фәхреддин гадәттә бер сүз белән генә җавап бирергә яраткан: «Шәхси үрнәк». Әлегә кадәр нәшер ителгән әдәбиятта Р.Фәхреддиннең шәхес буларак гаилә тормышындагы урыны яктыртылмаган диярлек.

Әгәр Р.Фәхреддин үзе югары әхлаклы, сүзендә торучан, бар кешеләргә дә мәрхәмәтле, шәфкатьле, кешелекле, намуслы карамаса, әгәр дә аның гомер юлдашы Нурҗамалбанат ирен ярты сүздән аңлый торган гүзәл холыклы зат булмаса, Түбән Чыршылы мулласы 10-15 елэчендә бөтен дөньяны шаккаттырырлык әсәрләр һәм хезмәтләр тудыра алыр иде микән? Әйтелгәннәремне күәтләү йөзеннән галим кызларының берсе Әсма Шәриф истәлекләренә колак салыйк: «Безнең барлык гаилә без гомер буенча бер-беребезгә мәхәббәт белән тату яшәде», — дип яза үзенең истәлекләрендә галимнең кызы Әсма Шәриф, — гаиләбездә һичбер вакыт каты сүз булмады, без алты бала бер-беребезне бөтен гомер буенча яратып, саклап гомер иттек. Озак хат килмәсә, борчыла идек, сагынышып очраша идек.

Әткәй белән әнкәй үзләренең бергә үткән озын гомерләрендә (1885-1936) чын мәгънәсе белән бик бәхетле булдылар. Алар бер-берсенә холыклары белән тиң килгән кешеләр иде. Бер-берсенә мәхәббәт, ихтирам, татулык, бердәмлек белән яшәделәр.

Әнкәебез («Нурҗамал абыстай») йомшак күңелле, ачык йөзле, сабыр холыклы, кешегә ягымлы булуы белән аны белгән һәр кешедә үзе турында яхшы истәлек калдырды. Ул әткәйнең нинди кеше, нинди гыйлем иясе икәнен чын мәгънәсе белән аңлый алган. Әткәйнең эшенә лаеклы тормыш тәрбиясе кора алган. Алар арасында бервакытта да караңгы чырай, ризасызлык булмады. Тормышның төрле вакытлары булды, авыр чакларында бергә кайгырдылар, шатлыклары уртак булды. Әнкәй эшкә җитез, аш-суга бик тә уңган иде. Балалар күп булганга халидә белән торса да, өйдә үзе хуҗа иде. Әткәй янына килгән һәрбер кешегә гадәт буенча эш бүлмәсенә ясалган чәй, бал, варенье, камыр ашы поднос белән кертелә иде. Әнкәйнең искиткеч уңган, тәмле чәкчәген ашаган кешеләр заманында аз булмагандыр. Төскә-биткә чибәр булганга, аны туганнары «Сылу абыстай» дип атаганнар.

Әткәй сабыр холыклы, йомшак табигатьле кеше иде. Һичбер вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен калдыра торган булмады. Кем белән генә сөйләшкәндә дә кадерле гадәте бар иде: сөйләшкән кешенең сүзен сабырлык белән азагына кадәр бүлмичә тыңлап тора да, сүз беткәч, үзенең сүзен, җавабын, фикерен сөйли иде. Сөйләгәндә, гадәтенчә, бик төзек, конкрет сөйли иде, мәгънәсез сүзләр катнаштырмый иде. Єзе белгән, үзен хаклы итеп тапкан чакта үзенең фикерен, риза булмаганын һәркемгә ачыктан-ачык әйтә торган, батыр йөрәкле, урыкмас кеше иде. Һәрвакытта очрашкан, аралашкан кешеләр белән инсафлы мөнәсәбәттә була иде. Һичбер кешене кимсетеп карамады. Балаларын һичбер вакыт кимсетеп ачуланмады. Тәрбия бирә торган сүзләрен җитди рәвештә, кыска, аңлаешлы итеп әйтә иде. Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек, аның белән сөйләшкәндә аңарга «Сез» дип әйтә идек. Кайдан килгәндер, бәлки, кечкенә чактан әнкәй шулай өйрәткәндер. Берәр вакыт эч пошыргыч эш булса, «һай-һай» дип яратмаганын белдерә иде. Без үсеп җитәкч, безнең сөйләгән сүзләрне илтифат белән тыңлап тора иде.

Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү һичбер вакытта да булмады. Начар сүзләрне без ишетмәдек, сөйләмәдек».

Ризаэддин Фәхреддиннең бала тәрбияләү, гаилә ныклыгына һәм бәхетенә ирешү, үзеңне җәмгыятьтә тоту кагыйдәләренең, нәсыйхәтләренең үтемле, тормышчан булуының төп сере, минемчә, аларның дин белән бәйләп аңлатуында. Ул дин тарихын бөтен нечкәлекләре белән өйрәнгән галим буларак, аның кануннарына җаны-тәне белән үзе ышанган һәм меңәрләгән шәхесләрнең тормышына диннең бары уңай тәэсир ясаганлыгын өйрәнеп, шул бай тәҗрибәне милләтенә җиткерү максатын куйган. Уйласаң — уелып китәрсең! Революциягә кадәр 30 елдәвамында һәр ел саен диярлек 4-5 китап чыгарып торган галимгә кинәт кенә бу эштән ваз кичәргә кушалар — китапларын бастырырга рөхсәт бирмиләр. Бу 19 ел — ул үлгәнчегә кадәр дәвам итә. Ләкин Ризаэддтин төшенкелеккә бирелми. сер түгел, андый вакытлары да булган, әмма сынмаган. Сәбәбе — ул үзе эшләгән эшнең киләчәк буын өчен никадәрле мөһимлеген аңлаган.

Әйе, хәзер инде тарих, вакыт Р. Фәхреддиннең кемлеген, һәм ул башкарган эшнең гасырлар дәвамында өйрәнергә кирәклеген ачык исбат итте.

Ислам диненә шикләнеп, аннан куркып караучыларга бөек галим болай дип язган: «Дин кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мәрәүвәт, Изгелек, Итәгатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакълек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, Тәрбия һәм Әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, торышның төзек, гомерлек бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәп».

Игътибар итегез: бу билгеләмә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр кеше тәрбияләүнең бер бөтен фәнни институт әзерләгән тәрбия программасының төп бүлекләрен эченә ала түгелме? Сорау бәхәссез булган кебек, җавабы да бәхәссез.

Ризаэддин Фәхреддин «Терек вакытта макталу — үлү вә онытылу» дип язса да, замандашлары — бөек зыялылар аңа бик зур бәя биргәннәр.Єткән каләм иясе, әче телле Шәехзадә Бабич аның олуглылыгына болай дип мәдхия җырлаган.

«Риза хәзрәт, сиңа әйтәм, син мөхтәрәм, дип әйтәм. Бер җиреңне тешләр идем, ил ышанмас, дип әйтәм». Мифтахетдин Акмулла аны «Хөрмәтле Ризаэддин — бер камил зат» дип олылаган. Зәки Вәлиди аңа «Татарларның бөек галиме» дигән бәя биргән.

Әйе, без Р.Фәхреддинне үзе язганча, үлгәннән соң да мактыйбыз һәм сагынабыз. Бу, галим үзе язганча, «терек булу» ны аңлата.

Вил Казыйханов


Мәдәни тормышыбыз тарихында «Асар»ның урыны

Халкыбыз кичергән гасырларның олы һәм каршылыклы вакыйгаларга бай булганлыгы бәхәссез, әлбәттә. Ләкин шул үзенчәлекле узганыбызның катлаулы һәм гыйбрәтле, вакыт-вакыт фаҗигале сәхифәләрен тулыйк яктырта торган язма истәлекләр - үз телебездә иҗат ителгән махсус әсәрләр юк дәрәҗәсендә аз сакланган. Дөресрәге, андыйларның иң борынгылары безгә бөтенләй диярлек килеп җитмәгән. Төрле бәла-казаларда, ягъни объектив һәм субъектив сәбәпләр (әйтик, ихтыяҗ кимүдән күчермәләр эшләнмәү, вакыт узудан кәгазь таушалу, сугыш гарасатлары, янгын афәтләре) аркасында алар харап булып беткән.

Соңрак чорларда исә, дәүләтчелек бетерелү, ягъни халыкның этник-ад-министратив оешканлыгы, икътисадын һәм мәдәни бердәмлеге җимерелү, шул рәвешчә авыр иҗтимагый һәм сәяси, рухи вә идеологик кысуларга тару нәтиҗәсендә, андый әсәрләр тудырылуга зарур булган шартлар— ихтыяҗ һәм мөмкинлек бөтенләй диярлек калмаган иде. Кешеләрнең үз тарихларына карата булган мөнәсәбәте шуңа күрә риваятьләр, мификлаша язган хатирәләр, нәсел-нәсәб истәлекләре, ягъни шәҗәрәләр, ниһаять, җыр-дастаннар нигезенә салынган аерым өзек сюжетлар рәвешендә гәүдәләнергә мәҗбүр ителгән иде.

Бары соңгы дәверләрдә генә, яңа социаль катламнар үсеп чыгу (эшлекле буржуазия сыйныфы барлыкка килү, милли капитал туплану), беркадәре дини-рухи яңарыш омтылышлары барлыкка килү, шулар тәэсирендә милли аң — бер милләт, бер халык аңы формалашу нәтиҗәсендә татарча тарихи фикер яңадан җанланып, махсус «жанр» рәвешендә мәйданга чыга башлаган иде.

Мәдәни Хәятыбыздагы, бәхәссез, олы шәхесләрнең берсе — бөек фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, әдип вә педагог, журналист һәм мөхәррир, гаҗәп киң колачлы тарихчы галим Ризаэддин Фәхретдиннең (1859—1936) «Асар» исемле фундаменталь био-библиографик хезмәте менә шул яңа дәвер тарихи фикеребезнең иң күренекле истәлекләреннән берседер.

«Асар»ның гыйльми хезмәт буларак кыйммәтен, тарихи чыганак буларак әһәмиятен, андагы күпкырлы материалларның бирелү үзенчәлеген төрле яклап аңлар һәм алардан нәтиҗәле рәвештә файдаланыр өчен аның жанр сыйфатына һәм гомумән Шәрык дөньясында туган, күп гасырлар хөкем сөргән мондый био-библиографик тарихи жанрның «елга башына» мөрәҗәгать итү, аның бездәге традициясенә дә кыскача тукталып узу зарур булса кирәк.

Мәгълүм булганча, IX—X йөзләрдә, ягъни Якын һәм Урта Шәрыкта Ислам дине киң таралып, Гарәп хәлифәлеге колач җәйгән чорларда, гарәпчә язма традиция, җөмләдән, тарих һәм география белемнәре буенча булган әдәбият та тәмам формалашып, үз йөзен таба. Соңгырак гасырларда исә бу традиция гомумән һәм бу төр әдәбият бигрәк тә зур казанышларга ирешә. Гарәпчә тарих белеменең бер мөһим тармагын персоналияләр — күренекле шәхесләрнең (дин вә дәүләт әһелләренең, галим-голәма һәм әдипләрнең) тормыш юлларын, эшчәнлекләре белән мирасларын яктырта торган махсус әсәрләр, ягъни тәрҗемәи хәлләр тәшкил итә.

Әле генә күрсәтелгән гасырларда һәм алардан соңгы чорларда иҗат иткән галимнәрне, гарәп телендә язылган андый хезмәтләрне дистәләп-дистәләп санарга мөмкин. Шулар арасында иң характерлы һәм атаклыларының берсе сыйфатында, гадәттә, Әбү Фазыл Шиһабеддин Әхмәд бине Гали Ибне Хәҗҗәр әл-Гаскаланиның (1372—1449) хезмәтен күрсәтәләр. Аның «Әд-Дөррел-Кяминә фи агъян әл-къәрн әс-сәминә» (ягъни «Сигезенче гасырның күренекле кешеләре турында яшерен энҗеләр») дип аталган зур күләмле әсәрен һиҗри белән VIII йөздә (1300—1397) мөселман илләрендә яшәгән, үлгән күренекле шәхесләргә багышланган био-библиографик энциклопедия дип атарга мөмкин.

Шуны да әйтергә кирәк, Ибне Хәҗҗәрнең бу фундаменталь хезмәтендәһәм аның «Зәйл...» дигән, «Дөррел-Кяминә»не дәвам иткән «Өстәмә»сендә без гарәпчә биографик әдәбият жанрының тәмам оешып җиткән төп сыйфатларыннан берсен — мәгълүматларны тәрҗемәи хәл иясенең вафат вакыты буенча урнаштырылу алымын күрәбез. Ягъни биографияләренең урыннарын билгеләүдә исем һәм фамилияләрне (бу очракта дөресрәге: тәхәллүс, нисбә яки ләкъәбләрне) алфавит тәртибендә түгел, бәлки кеше гомеренең соңгы чиге (эшчәнлекнең тәмамлануы) буенча тәртипкә салуны, димәк, иң эзлекле хронология принцибы кулланылуын күрәбез. Мондый алым исә тарихи эзлеклелекне төгәлрәк күзалларга ярдәм иткән. Гарәпчә биографик әдәбиятта барлыкка килгән мондый ысул мөселман халыклары, җөмләдән, татарлар тарафыннан да кагыйдә рәвешендә кабул ителгән иде. Бездә, мәсәлән, мондый кагыйдәдән үзенең «Вафийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф» исемле фундаменталь хезмәтендә Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре (1818—1889) актив файдаланган. Икенче зур мисал сыйфатында Ризаэддин Фәхретдин каләменнән чыккан «Асар»ны атарга мөмкин.

Дөрес, әле аталган татар галимнәренең хезмәтләре һәм гарәпчә классик биографик әсәрләр арасындагы уртаклык бер хронология алымының охшашлыгы белән генә чикләнми, әлбәттә. Төп уртаклык биография объектының туганнан алып үлгәнгә кадәрге тормыш юлын, эшчәнлеген, аның үз шәхесен генә тасвирлау белән чикләнмичә, ул яшәгән, гамәл иткән шартлар һәм даирәне дә мөмкин кадәр тулы һәм әтрафлы итеп яктыртуда чагыла. Тулы биографиядә тәрҗемәи хәл иясенең нәсел-нәсәбе, ата-анасы, гаиләсе, барлык балалары, алар аркылы кемнәр белән туганлашуы, белем алган чайтагы остазлары, укыган мәдрәсәләре, өйрәнгән китаплары, үз шәкертләре, тоткан дәрәҗә һәм кылган эшләре, шулай ук иярчен яки фикердәшләре, сафташлары, шәхси дошманнары белән көндәшләре, эшчәнлек һәм холкының өстенлекләре белән кимчелекләре хакындагы, ниһаять, вафат булгач кемнәр җеназа укып, кайда күмүләренә кадәрге мәгълүматлар китерелә.

Табигый ки, биографиянең үзәгендә мәрхүмнең иң әһәмиятле эшләре күрсәтелеп, әгәр ул каләм әһеле булган булса, язган әсәрләренең исемлеге, кайберләреннән өзекләр китерелә һәм ул язган яки аңар күндерелгән хатларның вә башка документларның, текстлары да урнаштырыла.

Дөрес, язылган тәрҗемәи хәлнең тулылык, объективлык һәм аныклылык сыйфаты җыелган мәгълүматларның байлыгы белән генә чикләнмәгән. Аны язучы авторның белем һәм эрудициясе, материалларны җЬио һәм эшкәртү осталыгы, документ төрләренең әһәмият вә кыйммәтләрен аңлый алу, бәяли белүе, ниһаять, шуларның иң мөһимнәрен сайлаудагы маһирлыгы да зур роль уйнаган.

Шуны да искәртү зарур. Тарих өлкәсендәге бөтен эшчәнлегеннән күренгәнчә, Ризаэддин хәзрәт Шәрык дөньясындагы мәгълүм галимнәрнеяхшы белгән һәм аларның хезмәтләрен җентекләп өйрәнгән икән. Үз оппонентлары белән бәхәсләшкәндә ул бер Ибне Хәҗҗәр белән генә чикләнмичә, әт-Табари, әз-Зәһәби, Ибне әл-Асир, Ибне Хәлдун, әл-Фәраби, Би-руни фикерләренә дә таянып хөкем чыгара.

Шәрык дөньясында барлыкка килгән, күп гасырлар дәвамында эшкәртелгән, үстерелгән, бәхәссез дәрәҗәдә камиллеккә ирешкән биография жанрының казанышларын, барлык нечкәлекләрен үзләштерә алган Риза казый Фәхретдин теге яки бу тәрҗемәи хәлне өйрәнгән, тасвирлаган чакта, әле күрсәтелгән таләпләрнең һәммәсен дә күз уңында тотарга тырышкан. Бер урында ул үзенең биография язу принципларын, образлы итеп, болайрак аңлата. Мин, ди, ялгыз «агачны» тасвирлау белән чикләнмичә, аның тирәсендәге башка «агачларны» да исәпкә алырга, ягъни объектны бөтен әйләнә-тирәсе, даирәсе белән күрсәтергә тырыштым, ди. Димәк, Р.Фәхретдиннең мондый эш алымында аның методологик принциплары да чагылыш тапкан иде. Галимнең аерым шәхесләр биографиясенә багышланган зур күләмле әсәрләреннән Ибне Рөшед, әл-Гарәби, Имам Газали, Әхмәд бай һәм Ибне Тәймиягә багышланган китапларында, «Шура» журналында басылган зур күләмле мәкаләләрендә, ниһаять, «Асар»да урын алган биографияләрнең күпчелегендә дә аның шушы принципларга тугрылыклы булып калырга тырышуы күзәтелә.

Әлбәттә, «Асар»да яктыртылган тәрҗемәи хәлләрнең һәммәсе дә тулылык һәм төгәллек җәһәтеннән бер дәрәҗәдә түгелләр. Тәфсилле мәкалә-очерклар белән янәшәдә кыскача белешмәләр дә җитәрлек. Бары исемнәр белән үлгән ел тарихы гына теркәлгән очерклар да аз түгел. Һәм бу аңлаешлы: теге яки бу биографиягә караган материалларның автор кулына килеп керү микъдарлары да төрлечә булып, бер дәрәҗәдә, бер күләмдә саклана алмаганлыгы да табигый. Ягъни бу тәрҗемәи хәлләр автор хыялы җимешләре түгел, ә бәлки реаль мәгълүматларның чагылышы икәнлеге дә бәхәссез. Димәк, югарыда куелган «таләпләрдә» сүз мөмкинлек хакында гына түгел, бәлки «шулай кирәк »лелек — идеал турында барды.

«Асар»ны эшләгән чакта Риза казый ихтыярында булган мөмкинлек мәсьәләсе, минемчә, кыскача булса да, махсус яктыртуны сорый.Мәгълүм булганча, 1890 елда Диния нәзарәтенә казый итеп билгеләнгән, 1891 елдан алып Уфада яши башлаган Риза Фәхретдин тормышында зур борылыш барлыкка килә. Нәзарәттәге казыйлык эше аңар өлкән дәрәҗә, чагыштырмача мулрак тормыш шартларын гына түгел, бәлки гыйльми юнәлештә дә киң мөмкинлекләр тудырган иде. Чөнки еллар буена анда җыела килгән, тәртипсез рәвештә өелеп ята биргән басма һәм язма китапларны карый-карый, укый-укый тәптипкә салу, авыл шартларында төшкә дә керми торган төрле телләрдәге газета-журналлар белән иркенләп танышу күктән өмет иткәнне җирдән табуга тиң иде.

Риза казыйга шулай ук Нәзарәттә йөз ел дәвамында барлыкка килгән бай архивны җентекләп өйрәнү, тәртипкә салу эше насыйп була. Очраган һәр кызыклы документтан үзенә күчермәләр ала бара ул. Ә Нәзарәт архивы гаҗәп бай булып чыга. Халыклар төрмәсе дип аталган Русия шартларында бернинди дөньяви оешмалары, идарәләре булмаган, була алмаган мөселманнар өчен Диния нәзарәте социаль-иҗтимагый тормышны да, мәктәп-мәгариф эшләрен дә әзме-күпме дәрәҗәдә тәртипкә салуга өлеш керткән, алар белән хәл кадәри идарә итү буенча да эш күрсәткән идарә иде. Шуңа күрә йөз ел дәвамында анда җыелган бихисап кәгазьләр арасында тормышыбызның төрле якларын яктырткан беренче кул документлар — асыл чыганаклар гаҗәп күп булган.

Бай китапханә хәзинәлегендә актарыну, төрле документлардан күчермәләр алу иртә-кичен дә, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә дәвам итә. Эшчәнлеген дини публицист, иске мәдрәсә педагогы сыйфатында башлап җибәргән Риза казый әлеге китаплар, әлеге бихисап оригинал документлар тәэсирендә тарихчылык ягына борыла. Дини иманына дөньяви ышанычлары да кушылу аны үзе өчен махсус тарихи маузуг — тема сайлауга китерә. Яшьли алган тәгълим-тәрбиясе, тырышып җыйган аң-белеме аңар теманы да ачыкларга ярдәм итә. Тарихи юнәлеш буенча аны ул болайрак билгели (телен гадиләштереп бирәм): «Үз мәмләкәтебездә булган Ислам галимнәренең тәрҗемәи хәлләре, туу вә вафат тарихлары һәм башка әхвальләре...» Китап исеме астына аңлатма рәвешендә язылган бу сүзләргә соңрак, «галимнәрдән» соң, «вә мәшһүр кемсәләр» дигән өстәмә дә кертелгән.

Күп томлы китап булыр, дип уйланылган бу яңа хезмәтенә Р.Фәхретдин «Асар» дигән тирән мәгънәле исем бирә. Гәрчә бу сүз безгә яхшы таныш «әсәр» белән бер тамырдан булып, аның күплек саны формасына беркадәре охшап китсә дә, Р.Фәхретдингә, ягъни нәкъ бу очракта ул сүз «Эзләр, билгеләр, истәлекләр, калдыклар» дигән мәгънәдә кулланылган. (Асаре гатика — археологик, археографик истәлекләр, калдыклар һ.б.) Шуңа күрә аны татарча һәм башкортчада «әсәр» яки «әсәрләр» дип аңлау һич тә дөрес түгел.

Хезмәт, Риза казый уйлавынча, җилдләрдән — томнардан, томнар исә үз нәүбәтендә аерым басыла торган «җөзьэ»ләрдән — өлеш яки кисәкләрдән торырга тиеш була. Беренче томның беренче өлеше 1900 елда Казан университеты басмаханәсендә дөнья күрә. Бу томга караган башка җиде кисәге 1901-1904 еллар арасында Оренбургта нәшер ителә. Җиде кисәктән торган икенче җилд исә 1904—1909 еллар арасында шулай ук Оренбургтагы татар нәшриятларында дөньяга чыга.

Югарыда бер әйтелгәнчә, шәхесләр хакындагы биографик материаллар «Асар»да хронологик тәртип буенча урнаштырылган. Беренче җилднеңберенче кисәгенең шактый өлешендә, Әхмәд Ибне Фазланнан башлап, Болгар дәүләте, Жучи Олысы (Алтын Урда) һәм Казан ханлыгы дәверләреннән исемнәре сакланып калган кешеләр хакындагы кыска-кыска мәгълүматлар бирелгән.

Борынгы чорга караган материалларның болай шактый «сыек» булуы, мәкаләбез башында махсус күрсәтелгәнчә, шул заманнарга мөнәсәбәтле чыганакларның гаять аз саклануына бәйле. Хезмәтнең бу өлешендәге кыс-кача белешмәләренең күплелеге Шиһабетдин Мәрҗани һәм башкаларның мәгълүм китапларыннан алынганлыгы ап-ачык. Бары икенче кисәкнең урталарыннан биографик материаллар «куерак» һәм саллырак була башлый. Ягъни XVIII гасырның "ахырларында һәм аннан соң үлгән кешеләрнең тормыш юллары һәм эшчәнлекләре хакындагы мәгълүматлар җитди төс алалар. Димәк, Диния нәзарәте архивының сыйфаты үзен сиздерә башлый. Һәрхәлдә, беренче җилднең икенче җөзьэсе уртасыннан XVIII гасырның ахырында вафат булган кешеләр хакында сүз башланса, томны йомгаклый торган сигезенче кисәктә сүз 1843 елда үлгән кешеләр белән тәмамлана. Беренче томның гомум күләме 483 бит һәм анда озынлы-кыскалы 222 биография буенча мәгълүмат тупланган.

Гомум күләме (күрсәткечтән башка) 564 биттән гыйбарәт икенче томда 1843—1874 еллар арасында үлгән тагын 243 кешенең биографиясе яктыртылган. Шулай итеп, ике томда барлыгы 465 тәрҗемәи хәл, яки шулар өчен кирәкле белешмә һәм материаллар тупланган икән.

Материалның сан ягына игътибар итү белән бергә аның сыйфат мәсьәләсен дә истән чыгармаска кирәк. Ике томда бирелгән биографияләрнең зур өлеше руханиларга — шул чор татар җәмгыятенең «каймагына» багышланган. Бу хакта алда да махсус сүз булыр әле...

Икенче томның ахырында бирелгән «соңгы сүз»дән күренгәнчә, автор өченче томны, кисәкләргә бүлеп тормыйча, бер китап рәвешендә бастырырга әзерләнгән икән. Хәтта «Шәрык» китапханәсе белән аны бастыру хакында килешү дә булган. Тик эшләнеп беткән, 1874 елдан башлап «ошбу көнемезгә кадәр» (1909 елга) килеп җитәчәк материалларны эченә алган том «Шәрык» вәгъдәсеннән соң да дөньяга чыкмыйча кала.

Моңа берничә фактор сәбәп булганга охшый. Беренчедән, автор үзе махсус күрсәткәнчә, сирәк кешеләр, нигездә галим-голәмаләр генә файдалана торган, димәк, азрак сатылачагы алдан ук билгеле булган китапны бастыру эшенә атлыгып торучы нәшир табылмый. Икенчедән, бурычка акча алырга дип торганда гына, галим башына көтелмәгән бәла-каза ишелеп төшә: 1911 елның 12 февраленә каршы төндә Риза казыйның өендә полиция һәм жандармерия тарафыннан тентү булып, аның бөтен кулъязмалары, җөмләдән, «Асар»ның өченче томы да — бер олау китап-кәгазь йөге белән бергә элек Сарапулга, аннары Казанга озатыла. Шул рәвешчә туздырылган, өлешчә югалган шәхси архивы бары бер елдан соң (1912 елның 17 февралендә генә) галимгә кайтарыла. Тагын акча мәсьәләсе алга килеп баса. Авторның 1912—1913 елларда «Шура» журналы аркылы нәширләргә мөрәҗәгать итүе нәтиҗә бирми. Галимҗан Ибраһимовның «Аң» журналындагы махсус мәкалә-өндәмәсе дә (җәмәгатьчелекне бераз оялтырга тырышуы) файда китерми. Шул рәвешчә, эзләнеп-соранып йөргән арада, ике-өч ел узып, Беренче дөнья сугышы башланып китә...

Ләкин, нәшрият юлында уңышсызлык ларга очрауга карамастан, Ризаэддин Фәхретдин «Асар» өстендә эшләвен дәвам итә. «Шура» журналы битләрендә материаллар сорап киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп тора. Хәтта совет чорында да — гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән, мөфти килеш тә «йорт әсире» хәлендә калган рәвештә дә — мәгълүматлар туплавын, җыелган материалларны эшкәртүен туктаусыз дәвам итә. Әллә кайчан язылып беткән өченче томны, хәреф җыючыларга җайлылык өчен, аерым кәгазьләрнең бер ягына гына теркәлгән текстларны кат-кат эшкәртеп, бер төпләмәгә яңадан күчереп чыга. Аңа сыймаган яңа материаллар нигезендә дүртенче томны да оештыра башлый. Нормаль кәгазь җитешмәү сәбәпле, текстларны галим амбар кенәгәләренең файдаланылмый калган ак битләренә күчереп яза. Дөрес, патша заманының амбар кенәгәләре, 1920—30 еллардагы совет кәгазьләренә караганда, күпкә сыйфатлырак булган икән!..

Бу материаллар белән мин 1966 ел башында, Р.Фәхретдин архивы әле Диния нәзарәтендә сакланган чакта, беренчел әрдән булып танышкан идем. Галимнең кырык томлы кулъязма архивының зур өлеше белән бергә...

Шул ук елда Ленинградтагы ориенталистлар архивында «Асар» өчен җыелган документларның төп нөсхәләре белән дә беренче булып танышырга туры килгән иде. Ал арны карт галим 1935 елда академик А.Н.Самойловичка җибәргән булган. Ышанычлырак җирдә саклансын өчен. Тик алар 1966 елга кадәр ачылмаган хәлдә яткан икән... Болар хакында беренче хәбәр шул елда ук басылып чыккан иде («Казан утлары», 1966, 7 нче сан).

...Инде килеп, «Асар»ның барлыкка килү тарихы, аның жанр үзенчәлеге, соңгы томнарының аяныч язмышы белән кыскача булса да танышкан укучыда шундый сорауларның тууы ихтимал.

1. Китапның язылу тарихы, соңгы язмышы гыйбрәтле генә булса да, андагы материалларның бүгенге көн өчен әһәмияте бармы, булса нәрсәдә?
2. Тәрҗемәи хәл ияләренең зур күпчелеген руханилар тәшкил иткән биографик җыелманы яңадан бастырып чыгарудан фәнгә нинди файда?
3. Ниһаять, бер мәртәбә басылган китапларны икенче кат чыгарганчы, «Асар»ның өченче-дүртенче томнарын нәшер итү турында уйлау дөресрәк булмасмы?

Мондый сорауларның вариантлары (хәтта күпкә «усалраклары») элек тәяңгыраган кебек, аларның кайберләрен бүген дә ишетергә туры килгәли. Шуңа күрә аларга, кыскача булса да, җавап бирергә кирәктер.

Беренчедән, «Асар»ның төп кыйммәте, югарыда махсус күрсәтелгәнчә, аның документаль мәгълүматлардан, хәтта шул документларның үзләреннән, ягъни текстлардан гыйбарәт булуында. Алар исә элегрәк материал җыйган авторларның хезмәтләреннән (мәсәлән, Мәрҗанидән), Диния нәзарәте архивыннан (әйтик, рәсми белешмәләр белән метрик язмалар, гариза һәм шикаятьләрдән) чүпләнгән, шулай ук төрле кешеләр җибәргән хәбәрләр һәм хатлардагы фактлардан гыйбарәт. Ниһаять, элекке каләм ияләренең әсәрләреннән үрнәкләр, өзекләр бирелүе дә биографияләрнең документаль нигезен көчәйткән. Бу уңайдан бер генә фактны атау да җитә. Мәсәлән, озак вакытлар без Шәмседдин Зәки исемле олы шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты хакында бары «Асар»дагы хәбәрләрдән генә белеп килдек.

Риза Фәхретдиннең бик теләп, яратып файдаланган документларының бер төре сыйфатында хосусый хатларны атарга кирәк. Чөнки галим аерым кешеләрнең бер-берсенә язган мәктүпләре ише нигездә субъектив рухлы: язмаларның шул шәхесләрнең үз йөзләрен, кешелек сыйфатларын, интеллектуаль дәрәҗәләрен ачу, бәяләү өчен иң ышанычлы, димәк, бу очракта объективлыкка күбрәк якын чыганак икәнлеген яхшы аңлап гамәл кылган.

«Асар»ның документаль нигезләре хакында болай тәфсилләп сөйләү һич тә очраклы түгел: галим үзе кат-кат күрсәткәнчә, бу хезмәт төгәл тәмамланган тарих китабы түгел әле. Бәлки киләчәктә язылачак тарихи әсәрләргә нигез булачак материаллар — фактлар җыелмасы ул. Шулай булгач, «Асар»га мөрәҗәгать итү һәр буын саен яңарып, кабатланып торачак. Файдаланучылар арасында татар тарихчылары белән бергә, гомумән, ориенталистлар да булачак. (Моңарчы да гарәп язулы төрки кулъязма истәлекләрне өйрәнгән, тасвирлаган чакта ленинградлы совет галимнәренең һәм аурупалы ориенталистларның «Асар»дагы материаллардан файдаланулары мәгълүм...)

Димәк, җыеп әйткәндә, тарихыбыз өчен «Асар»ның гыйбрәтле язмышыннан бигрәк, аның документаль мәгълүматлары мөһимрәк һәм кыйммәтрәк икән. Чөнки узганыбызны азмы-күпме дәрәҗәдә үзебез үк төгәлрәк белергә, башкаларга да беркадәр белдерергә, шул рәвешчә киләчәгебезне дә дөресрәк күзалларга теләсәк, тарихи фактлардан торган мәгълүматларны сакларга, өйрәнергә, алардан нәтиҗәле рәвештә файдаланырга тиешбез. Ә мондый ихтыяҗ исә ал арның әледән-әле тулыландырылуын, мөмкин кадәр киңрәк җәмәгатьчелеккә ирешүен, ягъни басылып чыгуын таләп итә.

Гыйльми белемнең, әгәр ул чын белем булса, гомум кагыйдәсе, хәтта какшамас кануны шундый.

Икенчедән, «Асар»дагы мәкаләләрнең күпчелеге руханилар, дин әһелләре биографияләренә караган булуы кайберәүләрдә икеләнүле сораулар тудыруы ихтимал. Чөнки безнең күпчелегебез вульгар һәм субъектив атеизм рухында тәрбияләнгән кешеләр: диннең тормыштагы урынын күрмәмешкә салынудан мәгънә, мәнфәгать эзләүгә күнеккән халык. Моңарчы дини узганыбызга күз йому, руханиларга карата «мулла-монтагай» дип кенә аларны түбәнсетергә тырышулар шуның галәмәте.

Чынбарлык исә күпкә катлаулы, каршылыклы һәм шунысы белән бай эчтәлекле булган. Чөнки XVI—XVII гасырларда баштан кичкән гарасатлы вакыйгалар, ягъни яулап алыну, талану, төрле чаралар ярдәмендә өстен катламнарның, ягъни татар аксөякләренең юк ителүе нәтиҗәсендә кавемне оештырып торучы катламсыз («изүче» сыйныфларсыз) калган җәмгыятьтә үзенчәлекле социаль вакуум барлыкка килгән иде. Шул бушлыкны, моңарчы (Хөсәен Фәезхановка багышланган китапта) бер әйткәнемчә, руханилар «тутырып» торган иде.Икенчерәк итеп әйткәндә, колониаль изү нәтиҗәсендә икътисадый һәм сәяси зәгыйфьләнеп, таркалып (өлешчә чукындырылып, өлешчә сөрелеп), ахыр чиктә бөтенләй диярлек туздырылып юкка чыккан татар феодалларының — элекке оештыручы көчләрнең урынын дин әһелләре алырга мәҗбүр булган иде. Әгәр 1552 елдан соң бернинди дөньяви иҗтимагый институтлары, идарә һәм оешмалары калмаган татарларның 400 елга якын сузылган аяусыз изү, эзлекле чукындыру аркылы да (халыкның зур күпчелеге бер кавем буларак) үз йөзен саклап чыга алган икән, монда да иң элек Ислам диненең һәм мәктәп-мәдрәсә тоткан мөселман руханиларының роле, әһәмияте бәхәссездер.

Ачыграк итеп әйткәндә, дүрт гасырга якын хөкем сөргән туктаусыз тапталудан соң да халкыбызның иҗтимагый аренага Мәрҗани һәм Фәхретдиннәрне, Исхакый һәм Тукайларны чыгара алуында, милли китабын үстереп, яңаруга сәләтле әдәбиятны саклауда, вакытлы матбугатын, хәрәкәтчән театрын тудыруда, ниһаять, милли рухның эчке җегәрләреннән килә торган олы омтылышның — мәгърифәтчелек һәм җәдитчелекнең киң җәелә алуында, ягъни татарның милләт буларак саклануында, яшәп үсүендә, гел алга, гел киләчәккә каравында әлеге күп санлы руханиларыбыз өлеше, һичшиксез, зур иде. Дөрес, руханилар эшчәнлегенә консерваторлык, кинәт калкып чыккан, актив гамәл иткән яңалыкларга каршы булу, аларның юлларына аркылы яту сыйфаты да хас иде. Ләкин шундый яңалыкларның тудырылып, үстерелеп торулары да шул ук руханилар тоткан юлның, тәгълиматның асыл табигатенә хас иде. Мондый диалектик эчке бердәмлекне күрмәү һәм аңламау примитив сукырлык вә мәйсезлек галәмәте булса, аны күрергә һәм аңларга теләмәү исә аңлы намуссыз лыкка кайтып калыр иде. Бездә, кызганычка каршы, боларның икесе дә булды, мәгәр соңгысы күбрәк һәм оештырылган рәвештә хөкем сөреп торды. (Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтик: әле генә билгеләп узылган консерваторлык ул бары татар тормышында гына очраган күренеш түгел, бәлки җәмгыятьне оештырып, билгеле бер дәрәҗәдә тәртип саклап торырга тиешле барлык хаким катламнар өчен дә теге яки бу күләмдә уртак, шуның белән котылгысыз күренеш...)

Ислам диненең, мөселман руханиларының бездәге тарихи әһәмиятләрен бары соңгы заманнарга гына хас күренешләр белән дә чикләп куярга ярамастыр. Монгол яулап алулары фаҗигасен кичергән мөселман болгар халкының Жучи Олысы (Алтын Урда) чорында «яңадан туып» — кан яңартып аякка нык басуын, Казан ханлыгы оешуга этник нигез булуын, аннан соңгы афәте өч-дүрт гасыр дәвамында болгар чоры цивилизациясенең мирасы булган болгарчылык аңын буыннан-буынга әманәт итеп бирә килүен исәпкә алсак та, югарыда әйтелгән фикерләр көчәйгәннән-көчәя төшә. Бу әйтелгәннәрнең хаклыгын аңлар өчен әйләнә-тирәбезгә күз салу да җитә. Әйтик, XIII—XVI гасырлардагы Чулман—Идел—Ука елгаларының урта агымы бассейнында масса, ягъни гомум җан исәбе ягыннан шунда яшәгән мөселман төркиләрдән әллә ничәгә күбрәк булган мәҗүси, димәк, рухи һәм иҗтимагый оешмаган фин-угор халыкларының язмышларына, бүгенге менталитет һәм мөмкинлекләренә күз салыйк. Аңлы кешегә артык аңлатма кирәкмәстер шәт!..

Димәк, элекке руханиларыбыз иҗтимагый аң, милли тел, укый-яза белү, җыеп әйткәндә, милләт саклануга да билгеле өлеш керткән икән. Ризаэддин Фәхретдин әйткәнчә, теле сакланмаган, иҗтимагый аңы (җөмләдән тарихи белеме) булмаган кавем аерым халык, милләт буларак яши алмый.

Шул ук вакытта халыкта иман һәм рух, этник кавем аңы һәм гамәли культура элементлары саклануга объектив рәвештә зур өлеш керткән руханиларыбызның шул халыкның түбән катламнарын социаль изүгә дә шактый көч куюларына күз йомып булмый. Икенчерәк итеп әйткәндә,татар мөселман руханиларының гадәти иҗтимагый-интеллектуаль катлам хәлендә генә калмыйча, социаль категория — өстен сыйныф дәрәҗәсенә дә күтәрелүен безгә әтрафлап аңларга вакыт инде.

Кыскасы, «Асар»да тәрҗемәи хәлләре тасвирланган шәхесләр узган тормышыбызның аерылгысыз өлешен — зарури социаль катламын тәшкил итүчеләр иде. Һәм Риза Фәхретдин язган биографияләр, кем әйтмешли, «мулла-монтагайларга» дан җырлау түгел, бәлки узгандагы җәмгыятебезнең өстен катлауларына — «каймагы һәм сөт өсләренә» — аларның табигатен, рухын вә гамәлләрен, шулай ук «гамәлсезлекләрен» дә ачып бирә торган сыйфатламалар. Моның шулай икәнлеген Риза казый хөкемнәренең объективлыгында, хәтта кырыслыгында да күрергә мөмкин. Биография ияләренең берсен дә ул күпертеп мактамаган, ягъни идеаллаштырмаган, эшчәнлекләренең уңай, халык өчен файдалы якларын күрсәтү белән бергә үз геройларының фикер һәм гамәлдәге ялгышларын, шәхси кимчелекләрен дә ачыктан-ачык билгеләп барган. Әлбәттә, мөмкин булган дәрәҗәдә. Элекке татар руханиларының күпчелеге урта кул белемле булуларын, еш кына юк-бар белән мәш килүләрен, фанатизмга бирелүләрен, кайбер очракта динлелек урынына динчелек белән шөгыльләнүләрен дә яшереп тормаган галим. Шушы туры сүзлелеге өчен аңар шелтәләр ишетергә дә туры килгән. Ләкин үз фикереннән, иманыннан Риза казый чигенмәгән. «Асар», ди галим, «мактау китабы» түгел, бәлки чорның, чынбарлыкның «көзгесе» булырга тиеш мәгълүматлар, документлар җыелмасы ул.

Шулай итеп, җыеп әйткәндә, «Асар»да тупланган материаллар, бездә элек бозып аңлатылганча, «чикләнгән, консерватив, файдасыз» нәрсәләр түгел, бәлки халык, ил тарихының реаль чынбарлыгын яктыртуга сәләтле, шуңа күрә өйрәнелүе зарур мәгълүматлардан гыйбарәт икән.

Өченче мәсьәлә яңа басмаларны«Асар»ның кайсы томыннан башлауга карый. Сүз дә юк, кулъязма килеш калган өченче-дүртенче җилдләр дә дөньяга чыгарга тиешләр. Һичшиксез. Чөнки ал ар дагы мәгълүматлар һаман гыйльми хәрәкәттән читтә кала киләләр (кайбер хезмәтләрдә алардан аерым өзекләр генә бастырылу мәсьәләне хәл кылмый). Ләкин XX йөзнең башында ук аерым-аерым, таркау кисәкләр (җөзьэләр) рәвешендә нәшер ителгән, вакыт узу белән сирәк китаплар хәленә төшкән, язу һәм тел-стиль үзгәрү сәбәпле бүгенге укучыга аз аңлаешлы булып калган, ниһаять, идеологик басым аркасында әһәмиятләре инкарь ителүгә, оныттырылуга дучар ителгән беренче-икенче томнарны да гыйльми хәрәкәттә сакланган дип авыз тутырып әйтеп булмый. Шуңа күрә «Асар»ның барлык өлешләре дә яңадан бастырылып, киңрәк гыйльми җәмәгатьчелеккә ирештерелүе ул актуаль бурычларның берсе. Димәк, эшнең беренче томнан ук башлануы табигый һәм зарури да икән.

* * *

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, бу басманы әзерләүчеләр «Асар»ның элек чыккан ике томын яңадан бастыруны, кулъязма хәлендә сакланган өченче-дүртенче җилдләрен дә нәшер итүне, бу олы хезмәтнең бераз кыскартылган рәвештә русча тәрҗемәсен дә дөньяга чыгаруны максат итеп куялар. Дөрес, яңа басма, бүгенге мөмкинлек һәм реаль ихтыяҗлардан чыгып, түбәндәге рәвештә башкарылыр дип күз алдына китерелә.

1. «Асар» текстының гарәп язуындагы оригиналы факсимиледә (фото-к үчермә дә) басылып, янәшәдә аның хәзерге язуга күчерелгән варианты да бирелер. Димәк, төп текст укучыларга нәкъ автор үзе язганча, үзе бастырганча төгәл кайтарылып, аның мәгънәсе, эчтәлеге гарәп язуын кулланмаучыларга укыр һәм аңлар өчен кулайрак рәвештә тәкъдим ителер. Бер үк вакытта «Асар» теленең, бигрәк тәаның баштагы өлешләренең лексикасы, имлясы хәзерге заман укучылары өчен шактый авыр (нык архаиклашкан) булуын исәпкә алып, ул яңа язуга күчерелгән чакта беркадәре адаптацияләнеп бирелер. Ягъни текст, аның тел-стиле, лексикасы һәм имлясы җиңеләйтелгән хәлдә күчерелер. Димәк, безнең алда текстның бер язудан икенчесенә механик рәвештә «аударылган» күчермәсе дә, яисә фонетик төгәллеккә, эзлеклелеккә омтылган гыйльми транскрипциясе дә түгел икән. (Бу хакта тулырак мәгълүматны төзүчеләр тарафыннан бирелгән махсус белешмәдән дә карарга мөмкин...)
2. «Асар»ның беренче җөзьэсе 1900 елда басылган чакта хезмәткә Р.Фәхретдин тарафыннан язылган күләмле мөкъәддимәнең — керешнең шактый өлеше һәм мәгънәле урыннары цензор (В.Д.Смирнов) тарафыннан идеологик максаттан чыгып сызылган була. Шул беренче җөзьэнең цензор тарафыннан таланган кулъязма нөсхәсе сакланган булуыннан файдаланып, мөкъәддимәнең текстын элекке хәленә, ягъни автор ихтыярына муафыйк булган тулы рәвешенә кайтару кирәк табылды. Кулъязмада кызыл кара белән аркылы-торкылы сызылган шундый урыннар бу басмадагы керештә үз урыннарына куелды. Патша цензорының нинди фикерләрне өнәмәве, алып ташлавы бүгенге укучыларга да ачык күренсен өчен, текстның андый кире кайтарылган өлешләре курсив хәрефләр белән басылды.
3. Дөрес, «Асар» текстының хәзерге язуга күчерелгән вариантында төзүчеләр тарафыннан да артык әһәмиятле булмаган, бары стилистик максаттан башкарылган кайбер кыскартулар кертелүен махсус билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, биография иясенең эшчәнлеген күрсәтүдә артык бернәрсә дә бирми торган, мәгънәләре буенча бүгенге укучыларга аңлаешсыз һәм, иң мөһиме, эчтәлеге белән «Асар»да ук элек китерелгән, ачыграк мәгънәле истәлекләрне кабатлаган кайбер хатларның «транскрипциядән» төшерелүе кулаирак табылды. Мондый алым шулай ук кайбер кабатланган цитаталарга да, шигъри парчаларга да карый. (Шушы характердагы кыскартулар хезмәтнең русча вариантында да булачак, әлбәттә.) Ләкин моның ише кыскартуларның һәрберсенә карата текстта махсус искәрмәләр бирелә барды. Димәк, нәрсәләр төшерелү белән төпченеп кызыксынучы белгечләр булса, андый урыннарны факсимиледән карый алачаклар.
4. «Асар»ның яңа басыла торган беренче томына караган тулы мөкъәддимәдән соң Ризаэддин хәзрәт тарафыннан өченче һәм дүртенче томнарга бирелгән керешләрнең текстларын да урнаштыру кирәк табылды. Болай эшләү, бер тарафтан, галимнең тарихи белемне, тарихи чыганаклар дигән хикмәтне ничегрәк аңлавын, ничек бәяләвен, утыз ел дәвамында шул юнәлештә нинди эволюция, нинди үзгәрешләр кичерүен күрергә ярдәм итәр, дип уйларга нигез бар. Икенче яктан, төрле елларда язылган бу мөкъәддимәләрнең янәшә урнашулары галим һәм аның төп хезмәтләреннән берсе булган «Асар» башларыннан кичкән бәла-казаларның, фаҗиганең табигатен, күләмен аңларга да булышыр, дип ышанырга кирәк.
5. Мөкъәддимәләрнең өченче җилденә багышланганында, укучы күрер, «Асар»ның яңа басмасына карата, әгәр андый басма була калса дип, галим тарафыннан кайбер теләкләр белдерелә. Әйтик, беренче-икенче томнарга карата соңрак җыелган өстәмә биографияләрне хронологик тәртип буенча үз урыннарына кую мәсьәләсе. Ләкин авторның бу үтенечен хәзергә үтәп булмады. Чөнки яңа басманың төп өлеше текстларны өр-яңадан җыю юлы белән башкарылмыйча, беренче чиратта репринт (факсимиле) басмасы, ягъни элекке басмаларның фотокүчермәләреннән гыйбарәт булганлыктан, андый өстәмәләрнең кулъязмадагы урыннарында калдырып бирелүе мәгъкульрәк табылды. Шунысы да бар бит: бүген безнең өчен Ризаэддин Фәхретдиннең «Асар» өстендә ничегрәк эшләвен, эзләнүләрне ничек дәвам иттерүен белү дә әһәмияткә ия. Биографияләрнең төзәтелгән тәртибе, ихтимал, «Асар» томнарының соңгысына бирелергә тиеш махсус күрсәткечтә автор ихтыярына муафыйк рәвештә яктыртылыр, дип уйларга өмет бар.

Әлбәттә, бу басманың элекке иске язулы китапларның репринтлы нә-шерләреннән беренче үрнәкләрдән булуын истә тотсак, анда кайбер җитешсезлек ләр, төгәлсезлекләрнең урын алуы гаҗәп булмас. Әгәр укучылар андый кимчелекләр хакында вакытында хәбәр итсәләр, киләчәктә дөнья күрүе мөмкин булган башка томнарның сыйфатларын күтәрүгә лаеклы өлеш булыр иде, дип сүзне йомгакларга кала.

Миркасыйм ГОСМАНОВ.
Июнь, 2001 ел.
Мәйдан № 6, 2004.

УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ1

I

Русия мәмләкәтендә яшәүче төрле милләтләр hәм төрле халыкларның иң искеләреннән санала торган төрек /Р.фахретдинов биредә "төрки" атамасы урынына "төрек" сүзен куллана./ кауеменнән бер җәмәгать бар, Монлар туфаннан соң2 Идел вә Җаек һәм Урал буйларында Кыпчак даласында урын тотканнар hәм үз теләүләре белән Габбаси хәлифәләре заманында /VIII гасырда/ ислам дине кабул иткәннәр иде. Русиядә "Русия мөселманнары" дип йөртелә торган халыклар - шушы төрекләрдер. Башкортлар һәм мишәрләр һәм типтәр, нугайлар, кыпчаклар һәм казакълар һәм дә яңлыш исемләнеп йөри торган татарлар - тугрысындан-тугры шушы төрекләрнең тармаклары икәнлеге тарих каршында дөрес. Үткән заманнарда куәтләре зур һәм тарихлары якты булган ошбу Урал һәм Идел төрекләренең соң вакытларындагы тарихлары үзләре тарафыннан язылмады, гореф-гадәтләре, тел һәм әдәбиятлары хакында кагыйдә булырлык бер әсәр дә чыкмады. Иҗтимагый һәм икътисади хәлләрне яхшы аңлап үзләренә мөнасиб рәвештә язылган бер генә китап та нәшер ителмәде дисәк - дөрес булыр. Моның сәбәбе магълүм. Мәскәү кенәзлеге Казан хөкүмәтен җиңеп тар-мар итү белән генә канәгать итмәде, бәлки моның өстенә мөселманнарның бөтен гыйльми әсәрләрен, хәтта һафтияк һәм Коръәннәренә кадәр китапларны җыеп Мәскәүгә алып китте. Казан шәһәре алынганнан соң руслар бөтен авылларда йөреп байлыкны басып алдылар, мәктәп, мәсҗедларне һәм мәдрәсәләрне ваттылар, яндырдылар, бик күп мөселманнарны чукындырдылар /керәшен нугае, мәкруһ дип йөри торган халыклар күбесе шул вакытта чукындырылган халыклар/. Язу исеменә, бер генә нәрсә дә калмады. Бүгенге тарихчыларның Казан ханнарыннан калган һәм Казан хөкүмәте вакытында язылган кәгазьләрдән хатта бер генә кисәк нәрсә да таба алмауларының сәбәбе ошбу булганлыкны сөйләп торырга да хаҗәт юк.
1. Бу ачык хатны Р.Фәхретдинов Уфа губерна башкарма комитеты тарафыннан Диния нәзарәтенә Һам нәзарәт бинасын һәм аның күршесендәге нәзарәт архивы саклана торган бинаны кичекмәстән бушатырга боерган фәрманга каршы 1925 елның 11 нче гыйнварында яза. Шул хатны язып һәм бик күп хөкүмәт оешмаларына мөрәҗәгать итеп, Р.Фәхретдинов, халкыбызның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү өчен бәяләп бетергесез кыйммәтле чыганак булып торучы Диния нәзарәте архивын һәлак булудан коткарып кала.
2. Туфаннан соң - дини мифологиядә: кешеләрнең гөнаһлары өчен барлык җан иясен һәлак иткән зур су баскыныннан соң, бик борынгы заман.

Казан хөкүмәте бетү белән мөселманнарның үз араларында бер-берсенә багълану һәм катнашу дигән нәрсә калмады. Гыйлем әһелләре Кавказга һәм Төркестанга качтылар. Монда калган фәкыйрьләр, китәрлек хәлләре булмаган гаҗизләр кырларда, урманнарда качып яттылар да күп заманнардан соң үзләре анда-монда җыелып вак-вак авыллар булып гомер сөрергә керештеләр. Кайбер авылларда кечкенә һәм күбесе дә яшерен рәвештә гыйбадәтханә һәм муллалар да буладыр иде. "Абыз ага" дип йөртелә торган бу муллалар үз өйләренә җыеп ирһәм кыз балаларга иман һәм намаз да өйрәтәләр иде.

Шулай итеп бу мазлумнарның бөтен максатлары һәм бөтен өметләре - диннәрен һәм милләтләрен саклаудан гыйбарәт булды, һәм бу юлда һәрбер авырлыкларны күтәрделәр, һичкем түзә алмаслык фаҗигаларне башларыннан кичерделәр. Мәскәү хөкүмәте, яхшы кырлар һәм яхшы урманнарын Мәскаү, Владимир һәм шул тирәдәге губерналарда торучы русларга өләшеп, аларны күчерде. Фәкыйрь мөселманнарның вак авыллары зур, бай рус авыллары арасында бүленеп калды. Налоглар һәм башка авырлыклар турында күчеп килүче русларга имтиязлар (өстенлекләр)1 һәм льготалар бирелү сәбәпле, мәмләкәтнең бөтен авырлыгы Шушы мәзлум һәм ярлы мөселманнар җилкәсенә төялде. Ошбу сәбәптән мөселманнар арасында галимнәр һәм мәшһүр адәмнәр җитешүгә, гыйлем, мәгърифәт үсүгә, тәрҗемәи хәлләр һәм тарихлар язылуга зәмин (нигез, җирлек) булмады. Мең еллык әкиятләр, табышмаклар, картлардан яшьләргә, аналардан балаларга сөйләнү юлы белән бу көнгә кадәр килеп җиткан хәлдә, Казан дәүләте русларга бирелү, батырларның сугышлары, Казанда мөселман гаскәрләренең уен өйрәнүләре хакында мөселманнар арасында хәтта әкиятләр генә дә калмады. Чөнки мондый нәрсәләрне сөйләү - хөкүмәт тарафыннан мәныгъ ителгән (тыелган) иде.

Шулай булса да бу бичара мөселманнар, үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен беркадәр саклый алдылар. Бу эш алар өчен гадәттән тыш зур бер hиммәт hәм гайрәт санала.

II

Русиядә Урал һәм Идел буйларындагы мөселманнарның диннәре, имам һәм мөәзиннәре, гыйбадәтханәләре Һам Русия хөкүмәте тарафыннан тәсдыйкъ (раслау) һәм игътираф (гаебен тану) ителү тарихы - бик соң һәм яңа бер нарса. Бу да хөкүмәт тарафыннан яхшылык итү Һам адәмчелек күрсәтү нияте белән түгел, бәлки зур тагаллакадан (бәйләнештән) котылу һәм куркыныч бер наҗиядән (котылудан) качып калу өчен генә булды.
1. Алга таба җәя эчендә мөхәрририят искәрмәләре.
Бу кыйсса бик озын булганлыктан, сүзләремне бер-беренә ялгау өчен ишарәт белән гена язып китәргә мәҗбүрмен.

Зур бер сугыш һәм кырылыш сәбәбемдән тәмам арынган һәм йөдәгән Русиянең төшлек тарафындагы күршеләреннән бер хөкүмәт белән арасы бозылды һәм бу эш зурга китеп фетнә көчәйде. Мәскәүнең хәлдән тайганлыгын һәм җаны бугазына килгәнлеген башка кауемнар белән берлектә бу мәмләкәттәге мөселманнар да белделәр. Хәлне форсат санап хөкүмәтнең дошманнары мөселманнар арасында йөрергә керештеләр. Бөтен Урал-Идел буйларының хакиме булган наместник тарафыннан мәркәзгә (үзәккә) яман хәбәрләр бара башлады. Әбинең (императрица Екатерина II) йокысы ачылып, ямьсез һәм куркыныч төшләре хафага салды. Орлов һәм Потемкин, фәлән һәм фәләннәр белән сөхбәт (киңәш) кылуга чылык килә (теләк) башлады. Ахырда бу фаҗиганең чарасы һәм бу бәланың дәвасы мөселманнарны, көйләү һәм аларга берәр төрле яхшылык күрсәтү кирәк икәнлеккә карар бирелде. Шуңа бина кылып, Русия эчендәге "Ислам" исемле динне рәсми дип итеп тәсдыйкъ кылу, мөселманнарны да мәшругъ дөрес бер дингә иярүче халык итеп тану һәм үзләренә күрә дини бер мәхкәмә ачарга һәм гыйбадәтханәләр тотарга мөсагыйдә итү, ирдәм итү тиешлелек аңлашылды.

Ошбу сәбәптән Оренбург, Омск, Верх. Урал шәһәрләрендә мәсҗедләр салынды. Казан шәһәрендә мәсҗедләр, рәсми мәсҗедләр булып тәсдыйк ителде. Уфа шәһәрендә дини бер мәхкәмә ачылды /1789 нчы ел, 6 ичы декабрьдә, 22нче ноябрьдә/.

Русня хөкүмәте ошбу эшләрне көймәсе комга утырганнан, картузы култыгымнан төешеп киткандә, йомгагы чуалганнан соң, тәләр-теләмәс эшләгән иде. Хәле аз генә төзәлү белән бу мәхкәмәне кысарга, муллаларны җәфаларга һәм алардан эт җиктерергә кереште. Иске заманнарда христиан руханилары нигъмәт эчендә яшәгәннәре хәлдә мөселманнарның муллалары һәртөрле сәфаләт (хурлык, түбәнлек) һәм хәкарәт (кимсетү) астында яшәделәр. Әмма бер көндә исә бер фирка (төркем) халык мөселманнарны муллаларын христиан руханилары бары бер сафта йөртергә һәм тәкрар тәхкыйрь кылырга (хурларга) керештеләр. Болар илә инде үткән хөкүмәтнең ләгънәте астында гомер сөргәннәр иде, бу хөкүмәт заманында да рәхмәт ишетә алмыйлар. Хөкүмәт эшләренә бу мәсьәләне аңлату кирәк иде, лязыйм иде. Бу турыдагы вакыйгалар, исбатларның очы-кырые юк. Синод хозурында обер-прокурор булып торучы әфәнде тарафыннан һәр ел башында императорга бирелеп торган мәгърузалар, докладлар гына да мисал булырга, яраса кирәк.

"Оренбургское Могаметанское 3аконное Собрание" исеме белән ачылып та "Оренбургское Могаметанское Духовное Собрание" исеменә алмаштырылган ошбу дин мәхкәмәсе идарәсе бу көндә 135, яшендә булып, моңа ияргән мәхәлләләрнең саны 7000 һәм мөселманнар үзләре алты миллион «чамасында, 26 губернага таралган шушы 6 миллион мөселманнарның дини мәркәзләре Уфа шәһәрендә әувәл да "Оренбургское Могаметанское Духовное Собрание исемендә йөрегән һәм бүген дә мөселманнарның үзләре тарафыннан '"Диния нәзарәте" исеме бирелгән мәхкәмәдер. Моның үзенә хас йорты, кирәк кадәр биналары һәм иске язулар җыела торган архивасы бар.

III

Диния нәзарәтенең архиваcында 135 еллык кәгазь һәм эшләр булырга тиеш күренсә дә, башта бу мәхкәмәнең үз йорты булмый, фатирдан фатирга күчеп йөрүе һәм бер мәртәбә дә Оренбург шәһәренә барып, беркадәр еллар гомер сөреп кайтуы сәбәпле, иске эшләрнең һәм борынгы кәгазьләрнең күбесе тәләф булган (әрәм-шәрәм булган); шулай "булса да беркадәр иске язулар бу көндә дә бар. Диния нәзарәтенең архивасында булган эшләрне, язуларны /бик ваклап тормаганда/ ошбу бүлемнәргә аерырга мөмкин:

1/Дини мәртәбәләргә билгеләргә имтихан эшләре.
2/ Шәригатькә бина кыйлынган хөкемнәр һәм фәтвалар.
З/.Дини хезмәтләрдә булучыларның дини һәм әхлакый җәһәтләрдән булган кимчелекләре хакында тәгаеннар һәм җәзалар.
4/ Ир белән хатын арасында никях һәм талакка мөтәгалликъ (бәйле) шәргый (шәригатькә бәйле) дәгъвалар.
5/ Духовное Собрание яки мөфтиләр тарафыннан һәрвакыт таралып торган дини һәм әхлакый үгетләр һәм нәсихәтләр.
6/ Шәргый мәсьәләләр мөнәсәбәте белән министр һәм губернаторлардан, губерна правлениёләреннән килгән язулар, фдрманнар һәм җаваплар.
7/ Мөселманнарның дини мәктәпләре һәм мәдрәсәләре хозурында рус класслары, ачу хакында һәр төрле кәгазьләр.
8/ Мөселманнарның үз араларында һәрвакыт һәм һәр урында булып торган мәсьәләләрдә шикәр, чүпрә, колмак, намазда ишарәт кылу, бәдәлхаҗ (кеше урынына ялланып хаҗга бару), ысул җәдидә (яңача укыту алымы) берлә уку, рәсем төштертү, русча уку, тәмәке тарту, тәмәке сату дөрес булып-булмавы кабилендән булынган нәрсәләрне боларга мисал итеп күрсәтү ярый.
9/ Духовное Собраниедәге канцелярия, мөфти, казыйлар һәм хәдимнәргәмөнәсәбәтле эшләр, акча хисаплары.
10/ Яңа тәэлиф ителгән (язылган) китаплар, рисаләләр хакында дин ноктасыннан шикаятьләр, тәфтишләр (тикшерүләр) һәм хөкемнәр.
11/ Коръән һәм һәфтиякләрне, гомумән, дини китапларны матбагаларда бастыру һәм аларга төзәтүчеләр тәгаен хакындагы эшләр.
12/ Мөкәрриһләрнең (көчлән чукындыручылар) көчләп чукындырылган мөселманнармы "муллалар котырталар һәм аздыралар", - дип поплар, архирейларга бирү һәм алармы сөргенгә җибәрү турындагы эшләр. 13/ 1869 нчы елдан башлап җыелган метрикалар,бүген Диния нәзарәте архнвасында булган эшләрнең ун проценты Уфа губернасыннан җыелган булса, туксан проценты башка губерналардагы мөселманнарның эшләре икәнлеге мәгълүм.

IV

Иске заманнарда ислам дине һәм мөселманнар хөкүмәт каршында рәсми дин һәм рәсми дингә табигъ (ияргән) халык дип танылмаган вакытта, муллалар һәм мөдәррисләр мөселманнар арасында булган дини эшләрен үзләре башкарып торганнар һәм шул хосустагы хаҗәтләрме, актларны хосусый дәфтәрләргә, күбрәк китап читләренә язганнар. Шул язулар үз араларында расми /официальный — Р.Фәхретдинов искәрмәсе/ дәлил шәргый хаҗәт булып йөргән. Һәм шуларга бина кылышып дини дәгъвалар хәл ителгән. Бу эшләр иске язулардан һәм иске китапларның, кырыйларында булган кәгазьләрдән, ата-бабалардан ишетелеп калган риваятьләрдән мәгълүм буладыр. Соң вакытта бу эшләрнең һәммәсе указлы муллалар һәм метрика дәфтәрләре белән алмаштырылды. Рәсми муллалар тарафымнан язылганлык Һә,м Духовное Собрание каравында булганлык игътибарга алынып метрикаларның шәргый хаҗәт булулары ислам галимнәре тарафыннан кабул ителде, һәм шуңа күрә да дини исемнәрне язу турында хосусый кәгазьләр һәм аерым дәфтәрләрнең игътибарлары бетеп ышаныч метрикаларга гына булды һәм шуңа карар бирелде.

Духовное Собрание тарафыннан һәр ел мәхәлләләргә таралып килә торган метрикаларның милки /гражданскийлык/ җәһәте булган кебек, дини җәһәте дә бар. Духовное Собрание тарафыннан таралган метрикаларга язылу вә дөньяви низамнарга (тәртип) түгел, бәлки саф дини кагыйдәләргә бина кылып буладыр иде. Бу эшне хөкүмәт белен торды. Шулай, булса да бу хакта эндәшмәде, бәлки бөтенләй сизмәгәнгә салынды. Көннәр узды, архивтагы метрикаларда Духовное Собраниенең фәлән номерлы әмеренә бина кылынып шулай язылды, "Бу никах, яки бу талак, яхүд бу баланың нәсәбе исбат кылыну фәлән ахун фәтвасына күрә кыйд ителде, (туктатылды)", кабилендән булган сүзләрнең сәнад (ышандыргыч дәлил) урынында фикыһ ислам дине кануннары) китапларыннан гыйбарәтләр күрсәтүнең сәбәпләре ошбу нәрсә.

Сүзнең кыскасы шул; христиан руханилары дини мәрасимне (рәсмиләшкән гадәтләр, йолалар) язар өчен аерым бер рәсми дәфтәр тотканлыклары, кулларында булган метрикалар дөньяви дәфтәрләр генә булган хәлдә, муллалар, кулында булган метрикалар дөньяви дәфтәр булу белән бәрабәр дини дәфтәрләр дә. Бүген урталыкта бер мәсьәлә бар: сүз мөнәсәбәте килү сәбәпле без моны арага кыстырып китәргә мәҗбүр булдык. Мәсьәлә моннан гыйбарәт: бүгенге хөкүмәт кешеләре муллалар кулында булган метрикаларны җыеп алалар да дөньяви хакимнәргә бирәләр. Чөнки хөкүмәт белән дин аерылды, шуның өчен дөньяви дәфтәрләр булган метрикалар дин кешеләре кулларында түгел, бәлки дөньяви кешеләрдә тотылырга тиеш, диләр. Мөселманнар, дин белән хөкүмәт бер-береннән аерылса, ни өчен безнең дини дәфтәрләребезне дөньяви кешеләргә алып бирәсез? Әгәр дә хөкүмәт өчен метрикалар кирәкле булса, сез үзегез берне түгел, хатта ун метрика бирегез. Безнең дини дәфтәрләребез үзебезнең дини кешеләребез кулларымда торсын, диләр. Шулай итеп ике арада яхшы аңлашылмау һәм тәмсез үпкәләшү чыга.

Хөкүмәтне яклау нияте бар кайбер кешеләр: "Мөселманнар - фанатик, муллалар — контр, аларны тимер кулда кысып тотарга кирәк, шаярмасыннар!" - дигән хәлдә, мөселманнарны кызганучылар: "Метрикалар муллалар кулыннан алынгач мөвәххидәт (Алланың берлегенә ышану) мәсьәләләрен нәсиб (якын туган) һәм мөсаһирәт (кичә) җәһәтеннән булган мөхәррәматиы (харам ителгән, тыелган) һәм башкаларны моннан соң инде ничек итеп татбикъ кыйла (яраштыра) алсыннар, бу эшләрнең күбесе Коръән белән сабит (шиксез, ачык) буяган дини эшләр бит", - дип сукраналар. Әгәр дә эш башында булган яшьләр, теләсәләр иде, бу мәсьәләне съездларда; гомуми мәҗлесләрдә-сөйләшүгә, гәзитләрдә язуга хаҗәт төшү түгел, бер чәй мәҗлесендә 10-15 минутта хәл итәләр, юк урында халыкларның шаулауларына, дини хисләрнең җәрәхәтләнүенә юл калдырмаслар һәм хакыйкать хәлдә үз урыннарына муафыйк бурычларын үтәгән булырлар иде. Моның юлын язарга хаҗәт күрмим, җәгърафия укучыларга әлифбадан дәрес бирергә теләмим, үземнең иске сүзләремә кайтам.

V

Казан, Урал һәм Идел буйлары руслар тарафыннан алынганнан соң Русиядәге мөселманнарның соңгы вакыттагы тарихлары язылмауның сәбәбе - монда кадәр сөйләп килгән сүзләребездән аңлашылса кирәк. Бу көндә Газзали яки Ибне-Рәшд, яхуд Ибне Сина һәм Фараби тәрҗемәи хәлен язу лазыйм килсә, яки госманлы төрекләре хакында тарих китабы тәртип кылырга хаҗәт төшсә, мөәррих һәм мөәллиф бу турыда күп мәшәккать чикми, үз- эшен башкара алачак. Әмма Русия мөселманнары /татарлар, мишәрләр, башкортларның тарихларын, яки Мортаза хаҗи һәм Мансур ахунд, Ибраһим әфәнде һәм "кара сакал" кабиленнән борынгы галимнәрнең һәм баһадирларның тәрҗемәи хәлләрен тәртип итү лазыйм килсә, нинди генә киң мәгълүматлы кеше булса да бик зур авырлыклар күрәчәк. Яки шул эшне эшләүдән гаҗиз икәнлекне икърар итәчәк. Моның сәбәбе бик ачык: госманлы төрекләре һәм исемнәре зикер ителгән (телгә алынган) иске галимнәр хакында матбугат дөньясында иске китапханәләрдә мәгълүмат-материаллар күп табылыр. Әмма мишәр һәм татарлар, башкорт һәм типтәрләрнең тарихлары һәм мәшһүр адәмнәрнең тәрҗемәи хәлләре хакында матбугатта мәгълүмат табылмау, иске китапханәләр булмау Һәркемгә билгеле.

Дин эшләрендә Оренбург Духовное Собраниегә ияргән мишәр, татарлар, башкорт һәм типтәрләрнең соңгы вакыттагы тарихлары җыелмаган һәм тәртип кыйынмаган булса, җыелу һәм тәртип ителү өчен хәзерләнгән бик бай бер хәзинәләре бар. Бу хәзинәләре сәламәт булса, алар да башка кауемнәр кабиленнән тарихлы, хәтта ки телле һәм әдәбиятлы, бер кауем булачаклар һәм мәдәни кауемнәр, тарихлы һәм әдәбиятлы халыклар белән бер сафта тезеләчәкләр. Бу хәзинә - Духовкое Собранне /Диния нәзарәте/ архивасындагы гадәти эшләр белән туксан ел тоташтан җыелып торган метрикалар.

Бу мәмләкәтдә яшәүче мөселманнарның булып үткән галимнәре һәм мәгъруф (танылган) затларның тәрҗемәи хәлләренә мөахиз булу (ия булу), гомумән нәсел-нәсәбләрен тәртип итү, рәсми хатларыннан мисаллар алып халыкларга күрсәтү һәм килешүләр ясату өчен ошбу метрикалар иң кыйммәтле һәм шул нисбәттә иң дөрес мәнбәгъләрдер (җирлектер). Чөнки әүвәлге еллардагы метрикаларда язылган маддәләрдән 1735-1740 нчы елларда туган галимнәрнең яшьләрен һәм могасырларын (тасырдашларын), ата-бабаларын, хәтта ана һәм әбиләрнең исемнәрен һәм нинди гаиләдән булуларын белергә мөмкин, һәм шушы баскыч белән 1700 нне еллардагыча күтәрелергә имкян табылачак. Моның әһәмияте янында Америка табылу әһәмияте безгә нисбәт белән бөтенләй юк нәрсә булып калачак. Шул җиһәттән безнең нәсел һәм нәсәбемезне белү турында бу метрикалар - оҗмах ачкычлары. Моннан башка ошбу архивтагы гадәти эшләр арасында берәр төрле мөнәсәбәт белән, яки берәр төрле дәгъваны исбат итү урынында тегелеп калган кәгазьләр арасында илле-алтмыш, хәтта йөз ел элек язылган язулар һәм бик иске шәҗәрәләр булырга мөмкин. Болар васитасы белән (арадашлык) Касыйм ханнары заманында булган эшләр хакында бик бәһале хәбәрләр табарга, хәтта ки Казан хөкүмәте вакытында булган иҗтимагый һәм сәяси хәлләрне аңлау хакында юллар ачарга мөмкин булган. Моның сәбәбеннән бу көнгә кадәр кап-караңгы торган иске вакытларны яктыртачак бик күп белемсез нәрсәләр өсләреннән пәрдәләр ачылачак.

VI

Милләт хадbмнәре һәм гыйлем әһелләре, каләм сахbблары (ияләре) арасында шушындый бер фикер бар иде: Духоемое Собраниедә дини җәһәтдән ияргән мөселманнар үз араларыннан матәхассыйс (белгеч) галимнәр һәм тарих сөйләүчеләрдән гыйбарәт гыйльми бер һәйәт (комиссия) төзергә дә аларга шушы хезмәтне тапшырырга. Духовное Собрание архинасың башыннан аягына кадәр берәмләп тикшереп чыксыннар, әһәмиятсез нәрсәләрне ташларга һәм бетерергә карар бирсеннәр һәм башкалардан аерсыннар. Бик әһәмиятле хаҗәт документларны, олуг мөдәррисләр кулы белән язылган метрикаларны фотограф һәм клише ысулы беләп табыг кылдырсыннар. Бу мәрсәләр басылачак журналны "Русия мөселманнарының тарих чишмәсе" исеме беләм атап һәр айда бер мәртәбә нәшер итеп торсыннар. Шулай итеп ун ел, ниһаять, егерме ел мөддәтендә архивтагы әһәмиятле һәм бик әһәмиятле нәрсәләр гыйлем әһелләре һәм тарих сөючеләр арасына таралып бетәр. Шулардан җыеп яшь буыннар һәм яңа каләмнәр бу милләтнең тарихын, мәшһүр галимнәрнең тәрҗемәи хәлләрен язарлар.

Моннан 5-6 ел элек мөселманнарның аңлы сыйныфлары һәм җәмәгать хадимнәре, каләм сахнбләре арасында йөргән фикер - шушы булып, бу эшнең юллары ачылырга һәм нигезләре салынырга башланган иде. Ихтимал, берәр почмакта бу эш бу көндә дә эшләнеп ята торгандыр. Мәгәр дә ачыктан-ачык рәвештә гыйльми, милли һәм мәдәни хезмәткә керешергә Аурупа сугышы манигъ булды.

Әгәр дә архива сәламәт калса, мәмләкәт эче беркадәр тынычланса, бер һәйәт сайланып үз эшенә керешәчәк. Бик шәрәфле (кадерле) һәм мөкатдәс (изге) булган хезмәтне җамн һәм тән белән эшләячәк. Моның өчен бик күп куллар сызганып һәм бик күп бил багланып хәзер торалар, бу адәмнәр арасында, акчага һәм вазифага кызыгудан яки шөһрәт һәм исем өчен хезмәт итүдән бик югары торучы фидаилар, милләт һәм гыйлем гашыйклары да бар. Диния нәзарәтенең архивасы /метрикалар шунда керәләр/ саф дини архив булганлыктан декретлар буенча да саламәт торырга, һичбер партияиең моның белән эше булмаска, бәлки мөселманнарның уз кулларында сакланырга тиешле булса кирәк. Хөкүмәт архивлары һәм милке, /граж-данский/ архивалар белән моның мөнәсәбәте юк. Хөкүмәт каршында һәм башка халыклар назарында моның әһәмияте дә, кыйммәте дә, кирәге дә булмаска кирәк. Башка халыкларның бу архивадан файдаланулары да өметле түгел. Бу архивада булган язулар мөселманнарның үзләренә генә гаид булган (караган) дини һәм, милли нәрсәләр. Икенче төрле әйткәндә, мөселман булмаган халыклар күзендә бары ташландык кәгазьләр, чүп-чарлар гына. Ташландык кәгазьләрнең руслар һәм руслашкан халыклар каршында өлешләре нинди нәрсә икәнлеге мәгълүм. Шуның өчен бу архиваның сәламәт саклануы яшь буыннарга һәм көчле каләмнәргә талшырылуы бары үз урынында тәртибе бозылмый, анда-монда күчерелми, гыйлем әһле булмаган адәмнәргә бирелми торуына гына туктыйдыр. Моңа шуннан башка чара юк.

Архиваларны, музейларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү, төзелгән тәртипләрне үзгәртү, хәтта нәрсәләрне урыныннан гына булса да кузгату, шул архиваны һәм шул музейны ап-ачык рәвештә эштән чыгару һәм файда бирми торган хәлгә китерү була. Бу дәгъваны исбат итү өчен озын сөйләргә хаҗәт юк. Хөкүмәтнең тимер капулы һәм корыч коралы һәм гыйфрит шикелле солдатлары белән саклана Торган Оренбург генерал-губернаторлыгының архивасы башына килгән хәлне күрү яки искә алу җитсә кирәк.

Мөселманнар бу көндә ятим бала кабилендән хамиссезләр (яклаучысызлар). Ислам дине гарибәтлектә яши. Алты миллион мөселман - алты миллион кабер ташы кабилендән катып калды. Киң далада адашып йөрүче сарык көненә төште. Ләкин дөнья бер генә хәлдә бармый, замана тәгәрмәче бер генә эздән йөрми, бизмәннең бер генә башы басып тормый.

Шаядь бу хәлләр мөселманнар өчен хәерле булыр. Тарих дәресе,заман китабында гыйбрәтләр бик күп. Авырлыкларны күрми егет-ир булмый. Бу көннәрдә дөньяны тулгак тота, ул ыңгыраша һәм сукырана.

Әлбәттә, бернәрсә туарга хәзерләнә. Шаядь Һава балалары өчен бер көнгә кадәр мисле күренймәгән һәм уйларга килмәгән, колаклар ишетмәгән һәм хыялларга төшмәгән хәерле бернәрсә туар. Өмедемез дөресе мөселманнар шушы хәлдән файдаланырлар һәм үзләренең дә бу мәмләкәтнең төп варислары булганлыкны башкалардан тәсдыйкъ иттерерләр. Һархәлдә, бу көндә җансыз һәм хәлсез, тавышсыз һәм тынсыз гомер сөрүче мөселманнарның киләчәк бер көндә хәлләнү ихтималлары юк түгел. Милләт никадәр сәфаләткә (хурлыкка) төшсә дә һәм никадәр зәгыйфь булса да ул һәмишә "Милләт", аны кимсетү, санга санамау.„"инде бу кеше булмас" дип хөкем йөртү ярамый. Алты миллион бер җәмәгатьнең тарихы булган ошбу архиваның Духовное Собрание /Диния нәзарәте/ бу көнгәчә саклап килде. Кәгазьләрен черетмәү, көядән ашатмау хакында кирәкле чараларны күрде, бу көндә һәм күрәдер; милләтнең газиз сәрмаясе (төп капиталы) итеп саклыйдыр. Үткән җәйдәге сугыш вакытында бөтен халык подвалларда җыелып, өелеп ятканларында: "Снаряд төшмәдеме?" - дип архива тирәсендә йөрүче кешене дә: "Архива кәгазьләренә ут төртмәдеме?" - дип йөгереп чыгучы адәмне һәрвакыт үзем күрә идем. ,Яшь егетләр җитешү, яңа буыннар өлгерү белән Духовное Собрание - бер асар Кадимәне (борынгы истәлек) аларга тапшыру һәм аларга ярдәмләшү өмиде белән яшидер идем. Әгәр дә бу өмидем урынына җитешсә, Диния нәзарәте үз вазифасын бөтене белән үтәгән, өстендәге бурычны төшергән, мөкаддәс вазифасын җиренә китереп мәсьүлиятдән (җаваплылык) бушанган булачакдыр...

Бу урында күчермәдә язылган 5-6 юл ничектер буталчык. Алар дөрес күчерелмәгән (булырга кирәк. Җөмләләрне ничек кенә чагыштырып карасаң да, әһәмиятле мәгънә чыкмый. Шунлыктаy бу юллар төшерелеп калдырылды (Әнвәр Хәйри искәрмәсе).

Диния нәзарәтенең биналарында, милекләрендә, архивасында, Русиядә яшәүче мөселманнарга башка милләтләр һәм халыкларның әз генә дә катнашлары һәм бер тиен дә акчалары кергәне юк. Монда хөкүмәт акчасы кергән булса, ул бурыч ун өлеш артымы белән түләнгән иде. Шуның өчен бу архиваны губернское правленме, судебная палата һәм окружной судларның архивалары белән бер юлдан йөртү ярамый. Бу архив - хәтта христианнарның катисторияләренең (чиркәү идарәсе органы) архиваларына да охшамый. Чөнки христиан руханмдары һәм голәмалары хөкүмәт хәзинәсеннән файдаланып тордылар. Руханилар да тәгаен ысулы белән билгеләнеп хакыйкый чиновниклар белән бер сафта йөрделәр. Шул вакытта мөселман муллалары халыклар белән берлектә сука сукалан йөрделәр, Фәкыйрь халык тарафыннан сайлануларына күрә аларга духовкый тәрбия бирәләр иде.

Мөселманнарның соңгы мөфтиләре 25 ел гомерендә бер генә йомышны да патшага җитештерә алмаганы хәлдә, "Сәвәләй" авылындагы керәшен поп Ильминский, Победоносцев исемле ике станция аркылы, үзенең теләгән йомышын патшага ирештереп торадыр иде. Шулай булгач, бүген инде муллаларны поплар белән бер эскәмиягә утырту - муллалар хакында золым булмыймы? Һәм муллаларны түгел, хәтта рус попларын да хезмәткә чакырабыз диюдә нинди мәгънә бар? Өч йөз елдан бирле чиновниклык итеп, мөселманнар өстенә бәла яударып, муллаларны төрмәләргә яптырып, сөргенгә җибәртеп торган христиан руханилары белән йөз елдан бирле фәкыйрь халыктарафыннан сайланган һәм фәкыйрь халыкларга хеэмат итеп торган пролетариат муллаларны бер сафта йөртү ничек ярай?

Без мөселман булганлыгыбыз өчен попларның да мәшәкать күрүләрен, җәзалануларын өстәмибез. Безнең вазифамыз исә, таш белән атканга аш беләм атудан гыйбарәт. Адәм баласы өчен иң авыр җәза — вөҗдан газабы, Вөҗдан газаблануы янында башка җәзалар - бер нәрсә дә түгел.

Архнваның таралмавын, иске кәгазьләрнең үз урынларыннан кузгалмамын тәэмин итсәгез иде. Үзегезне тәрбияләп үстергән, сөтләрен имезеп һәрвакыт сөйгән ата-аналарыгыз ияргән бер дин әһеленең тарихлары, асар кадимәсен (борынгы истәлекләр) саклау турында һиммәт кылсагыз (тырышлык күрсәтсәгез) иде. Мөселманнар сездән моны үтенәләр. Адәмчелек күрсәтүегезне өмет итәләр. Бу — сезнең өчен авыр бер эш түгел. Моңда Ленин белән Сталинның 1917 нче ел, 24 иче ноябрьдә мөселманнарның дини нөәссисләре (башлап нигез салучылар) һәм милли эшләре хакында кылган вәгъдәләрен җиренә җиткерергә сораудан артык бер нәрсә дә юк.

Бу язуны мин Диния нәзарәте исеменнән, яки Диния нәзарәтендә бер әгъза булуым җәһәтеннән түгел, бәлки бу биналарның тарихын һәм архиваның хәлен аз гына булса да белүче, үз кауемемне, үз нәселемне, үз милләтемне сөюче, зур ак сакаллы бер агагыз булуым җәһәтеннән сезгә язарга, хакыйкатьне бәян итәргә мәҗбүр булдым. Минем сөйләгән сүзләрем артыгы белән сезгә мәгълүм булганлыктан, сезгә яңа бер нәрсә аңлату нияте түгел, бәлки үз эчемне бушату касыды (теләге) белән генә издым. Моннан соң инде биналарның, архиваларның тәкъдире сезнең кулыгызда. Шуның өчен бөтен мәсьүлият дә сезнең өстегездә. Хәлифә Гомәр минбаргә (кафедра, трибуна) чыгып: "Әгәр дә Фурат нәһре (Ефрат елгасы) буенда бер дөя угырланса, мин мәсьүлмен", - дип кычкырган иде, һәм меңнәр белән саналган җәмәгатькә шуны игълан итте, диләр. Бу вакытта Мәдинә белән Фурат арасы аздан бер айлык юл иде. Эш башында торучыларның һаммасе үзләрен мәсьүл дип белергә тиешлеләр. Әгәр дә мөселманнарның тарих чишмәләре кипсә, һәм шул сәбәптән бердән-бер өметләре тетелсә, күктәге кояш шикелле, белеп торыгыз, Иван Грозный вакыйгасы икенче мәртәбә кайтып килер!

Мөселманнарның ана телләре онытылса, төрек һәм турчанка ата-аналарыныңбалалары урынына рус белән марҗа балалары утырса, һич шөбһә юк, моның хакында сез мәсьүл булырсыз: мөселманнар белән турыдан-туры үзегез хисаплашырсыз. Картайганыгыздан, урныгызны яшьләргә биргәнегездән, угланларыгыз һәм кызларыгызны үз күзегез белән күргенегездән соң үзегез дә вөҗданыгыз каршысына җавапка барырсыз. Ләкин инде форсат үткән, эшләр кулдан киткән булыр...

Коммунистлар булгач мөселманнар кирәкми, милләт һәм дин әһелләре белән эшебез, тарих белән йомышыбыз юк, димәсәгез иде. Төлкене чанага салу белән колакчанны утка якмасагыз иде. Вакытыгыз бәһале икәнлекне, эшегез муеныгыздан булырга тиешлекне беләм. Шулай булса да, бу язауны бер мәртәбә укып чыксагыз иде. Мәсьүлиятне үз арагызда бүлсәгез иде.

Ризаэтдин бине ФӘХРЕТДИН.
11 гыйнвар 1925 ел.
"Аргамак" журналы № 5-6, 1992.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013