Бүген Әдипләр: Рәфгать Рысаев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфгать Рысаев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Римма Ратникова
Ришат Рәҗәпов
Гали Рәфикый
Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА
Габделбәр РИЗВАНОВ
Рәфгать Рысаев
Рәфгать Рысаев
Рәфгать Шәмгун улы Рысаев 1939 елның 1 ноябрендә Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфада колхоз радиоузеллары өчен радистлар курсында белем алып, хезмәт юлын туган авылы радиоузелында башлап җибәрә. 1958 елның көзендә колхоз комсомол оешмасы карары белән ул яңа ачылган куян фермасына күчерелә. Тиз арада матур күрсәткечләргә ирешкән Рәфгать һәм аның хезмәттәше Илгиз Ишниязовны район һәм «Советская Башкирия» гәзитләре мактап язып чыга. Соңгы мәкалә «Солдат вернулся домой» исеме белән И. Ишниязов хезмәт иткән Баку хәрби округ гәзитендә дә дөнья күрә. 1959 елда Рәфгать үзе дә кулына каләм ала һәм «Дөрес сайланган юл» исемле очеркы белән район гәзитендә үткәрелгән конкурста икенче урынны яулый. Биш ел дәвамында Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыганда әдәби түгәрәккә йөри, республика гәзитләре редакцияләре белән элемтәгә керә. Аны бигрәк тә «Кызыл таң» үз күрә һәм бишенче курста авыл хуҗалыгы бүлегенә кече әдәби хезмәткәр итеп эшкә кабул итә. Бүлек мөдире Тамьян Бикмаев белән баш мөхәррир Таһир Ахунҗанов өметле егетне журналист һөнәренә өйрәтә. Ләкин институт тәмамлаган яшь ветврач үз районына кайтып, Турмай ветучастогын җитәкли.
Өч елдан шагыйрь һәм журналист Фәйзи Гомәров Рәфгатьне үзе җитәкләгән район гәзитенә мөхәррир урынбасары итеп күчерүгә ирешә. Тик биш елдан Рысаев яңадан төп һөнәре — ветеринария хезмәтенә тотына. Башта туган колхозында баш ветеринария врачы, аннары 10 ел Мәләвез районының «Новый путь» колхозын 71да баш ветврач, партия оешмасы секретаре була. Лаеклы ялга чыкканчы, яңадан «Арслан» колхозында ферма мөдире, баш ветврач Вазыйфаларын башкара.
1989 елда, 15 ел аерылып торганнан соң, Рәфгать Шәмгун улы кабат кулына каләм ала. Бүген ул үзнәшер ысулы белән басылган 6 китап авторы. Иҗаты туган районының Акмулла исемендәге, Бәләбәйдә узган «Илһам чишмәләре» бәйгесе, «Башкортостан» гәзитенең еллык бүләкләре белән билгеләнде. Башкортстанның Русиягә кушылуының 450 еллыгы уңаеннан «Кызыл таң» гәзите үткәргән конкурста «Атла шулай, Башкортстаным» шигыре өченче урынны алды.

Тартай теленнән таба

Хикәя

— Әни, әйдә тизрәк, сарыклар кайта! — Әнисә, Тегермән тавы башыннан авылга төшеп килгән көтүне күреп, хәбәрен Нәсимәгә җиткерде дә, көндез үк әзерләп куйган тал чыбыгын кулына тотып урам буйлап йонбикәләренә каршы йөгерде.

— Әй, уңган да инде шушы кызыгыз, — дип күзе белән озатып калды күршеләре Биби, Әнисәнең картәнисе белән капка төпләрендә бәйләм бәйләп утырган килеш. — Ходай бәхетен бирә күрсен берүк.

— Әйе, моның кебек тә бала күргән юк иде. — Хатирә кинәнеп ахирәтенең фикерен куәтләде. — Торганы ут бөрчәсе. Яңа унбере тулуга карамастан, белмәгәне юк. Өйдәге бөтен эшне эшли. Бакчасын да утый, суын да сибә, атна саен палас, келәмнәрне тышка алып чыгып, җилләтеп, кагып кертә, ашарга пешерә, теге лушкүте иренсә, сыерларына хәтле сава.

— Ул ата ялкауга ни җитә калды инде, — дип саплы якка салам кыстырды Биби. — Ханбикә кебек кулларын бөеренә таяна да, боерык кына бирә.

— Укуга да шәп Әнисәбез. — Хатирә оныгы белән горурлануын дәвам итте. — Быел да отличница.

Шулчак ашыкмый гына атлап урам уртасыннан Нәсимә үтеп китте.

— Шәбрәк бул! — дип кисәтеп калды биеме. — И-и, мыштырдыксың да инде, Әнисәнең киткәненә биш былтыр лабаса!

— Пошмас! — Биби дә эчендәген иреккә чыгарды.

— Кичә бер бәрәннәре кайтмаган иде. Бу барып җиткәнче тагын көтү авылга кереп таралыр, табалмаслар әле. — Хатирә уфтанып бетүгә, ахирәтләрнең игътибарын тузан туздырып бу якка җилдерткән ГАЗ-53 машинасы җәлеп итте.

— Йөрерләр инде, — дип сукранды Биби. — Шул көтү кайта башласа, малга бер тынгылык юк.

— Бәйрәмнән болар. — Авылдагы хәл-әхвәлне энәсеннән-җебенә кадәр белгәнгә «обком» кушаматы тагылган Хатирә бу юлы да алдан алды. — Яңа хуҗа язгы чәчүне тәмамлау хөрмәтенә механизаторларга сый оештырган бит. Олыраклар бая ук таралышты, ә болар — печмәгән кәҗә тәкәләре — утырганнардыр дөньяларын онытып.

— Дөнья ищу аларга! — Биби танау очына ук төшереп кигән күзлеген маңгаена күтәреп, үзләре каршындагы чатка җиткәч кырт авылга борылган машинаның кабинасын айкады. — Теге аръяк Сәлимнең төпчеге түгелме соң рульдәгесе?

— Әйе, Азамат, — дип җөпләде Хатирә. — Эчкәч йөрергә түгел дә бит, җитмәгән инде боларга, эзләнеп чыкканнар.

— И-и, бозылса да бозылыр икән бу яшьләр, исең китәрлек. Өйләним, дөнья көтим дию юк, бар кайгылары — эчү.

— Чиләгенә күрә капкачы, ахирәт. Замана нинди, халык шундый. Үзең уйлап кара, коммунистлар ничек иде? Уттай эш вакытларында аракы сату бөтенләй бетә, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмыйдыр идең. Ә хәзер? Круглый суткы пожалыста. Шуның өстенә, һәркемдә — төнлә туган. Хуҗалык һаман да чөгендер үстергәч ни, песогын капчыклап бирә, феләк-феләк бал кой да, көмешкә чыгарып эч, артыгын сат. Күрүче дә, тыючы да юк. Ә элек? Төн уртасына кадәр өй борынча иснәнеп йөреп, сәмәй эзлиләр иде. Эләгеп кара, штрафы — сыер хакы!

— Ә халык алдындагы ыстрамы тагын! — Биби җәелә биреп, хәтер күленә чумды. — Исем-фамилияңне район гәзитендәге «Хурлык тактасы»нда басып чыгарып, бөтен миргә рисвай итәләр!

— Аннан соң, эчтем дип эшкә чыкмый кара, айлык хезмәт көн нормасын тутырма! — «Обком» да иркенләп киерелде. — Идарә утырышы, административ комиссия, партком, исполкомга куеп иманыңны укыттылар. Икенче кат ыстаканга үрелгәнче шуны уйлыйсың.

Үрелсәң, милициядә унбиш суткы, ЛТПсы бар. Эшен дә эшләтә, бер уңайдан дәвалап та кайтара.

— Менә бит ничек көрәшкән бу зәхмәт белән начар коммунистлар.

— Көрәш дигәннән, яңа хуҗа әле дә тырышып карый инде ул. Үткән көз авылның бар алкашларын төяп, Эстәрлетамакка алып барып, кодировать иттергән иде. Тик тегеләре җайлап барыбер үз юлларына төшеп беттеләр. Шуннан кыш Абдуллинога бер өшкерүче карчыкка җибәрде. Кайтканда Әкчүннән аракы алып, юлда ук җырлашып эчкәннәр ди.

— Соң, шулай булмыйни, өшкереп кайтарган, әлбәттә, безнең кебек ачык авызларны алдап акча җыючылар бит алар. — Хатирәнең сүзен урамнан бер өер сарык-кәҗә куып килеп менгән кыз бала бүлдерде.

— Әби, сине Нәсимә апа чакырды, тиз генә төшсен, диде.

— Нәрсә, бәрәннәрне аералмыйлармы?

— Юк, Әнисә машинага тапалган.

— ???

Бу коточкыч хәбәрне ишетүдән йөрәге атылып чыгар чиккә җиткән Хатирә үз-үзен белештерми урам буйлап чапты. «Уф, баламны, артык имгәнмәгән булса гына ярар иде, Ходаем,» — дип тели-тели йөгереп атлый торгач, көтү олы урамга чыгучы тыкрык мөешендә бая үтеп киткән машина күзенә чалынды. Тирә-ягын халык сырып алган. Фаҗига юл читенә утыртылган тупыл агачы төбендә булган, ахрысы, күпчелек шунда кайнаша. Җаны уч төбенә якынлашкан Хатирә, кинәт күз аллары караңгыланып, башы әйләнүдән чак егылмый калды. Аның алдында гәүдәсе биленнән урталай өзелеп икегә бүленгән Әнисәсен кырын төшеп кочаклаган килене ята иде.

— Хараплар гына иткәнсең баламны! — Хатирә эчендә кайнап чыккан ут-ялкынын учлап-учлап килененә сипте. — Күзле бүкән, нәрсә карадың, әйтеп калдым бит, шәбрәк атла, дип. Яныңдагы кызыңны да саклый алмаган нинди әңкә син? Әнисәм урынына үзең үлсәң, лутчы булыр иде…

Шулчак, кемдер шалтыраткан күрәсең, яннарына кабина башында ялт-йолт ут уйнаткан ГАИ Уазигы килеп туктады. Шактый айныса да һаман очкылыгы тоткан Азаматның һәм шаһитларның күрсәтмәләреннән шул мәгълүм булды: исерек кешедәй чайкала-чайкала, уңга-сулга бәргәләнеп барган машина көтү белән күзгә-күз терәшкәч, сарыкларын куып килгән Әнисә өстенә ябырылган бәладән юлдан читкә тайпылып котылырга чамалый. Ләкин күзе тонган Азамат тормозга басам дим ялгыш газга баса да машинасын туп-туры Әнисәгә юнәлтә. Шул минутта мажара урынына килеп җиткән Нәсимә, яшен тизлегендә кабина баскычына сикереп менеп, рульгә ябыша, ләкин борып өлгерә алмый, буфер кызыкайны тупылга китереп кыса.

Димәк, гаеп балада да, әнкәдә дә түгел, исерек Азаматта. Ләкин бу хакыйкать Хатирәнең аңына һич кенә дә барып җитмәде. Килене газизенең — баш, үзе аяк як гәүдәсен күтәреп өйләренә кайтканда да, аннан соң да Нәсимәгә әллә нинди нахак гаепләр такты, очраган һәр кешегә яманатын сатты.

— Кит, артык кыланма, күрәчәге шул булгандыр Әнисәнең, язмыштан узмыш юк дигәннәр, — дип Биби күпме аркылы төшсә дә, ахирәтенең киңәшен ишетергә дә теләмәде. Шундый шәп, булдыклы нәселгә эшкилмәгән килен эләгүгә йөрәге әрнеде.

— Халыктан курыкмасаң, Алладан курык. Бүгенге белән генә түгел, киләчәк бар, картайган көнеңдә киленең кулына калуың ихтимал. — Ахирәтенең бу дәлилләренә дә саңгырау калды Хатирә.

Һич көтмәгәндә, чәчкәгә йомарланган чагында гомере өзелгән Әнисәне бөтен авыл һәм мәктәп зурлап, хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Азаматны кулга алдылар.

Исәннәр өчен сизелмичә бер атна үтеп тә китте. Бүген Әнисәнең җидесе. Нәсимәләр ике яктан да агай-энеләрен җыеп, Коръән укыттылар. Бер Вәсиләләр генә килә алмады.

— Чөгендергә төштек, аш-су кайгысы юк әле, — дип җаваплады ул телефон аша.

Чакырылган кешеләрнең җыелып бетүен көткән арада дөньяви хәлләр хакында сүз куертканда мулла бабай: «Аштан, бигрәк тә Коръән ашыннан олы булырга кушмаган китап, — дип кисәтүне кирәкле тапты. — Өстәвенә, матайлары бар, ике-өч сәгать вакыт каян килеп кая китмәгән».

— Ай, халык кыланганны кыланыйк, башкалардан артта калмыйк дигәннәрдер инде, — дип акланды Хатирә.

— Безнекеләр яңа чәчте, аларныкы чыккандамыни? –Һәрчактагыча, Биби сүзнең төбенә тоз койды.

— Безнең хөрәсәннәргәме соң мишәрләр белән ярышу. — Хатирә төкерек чәчә-чәчә күршеләрен мактарга тотынды. — Бар яклап та бер баш өстен бит алар. Менә, үзең уйлап кара, колхозыбызның кәмәсе комга терәлгәч, авылыбызның булдыклы яшьләре Себергә юлланды, ә аларда — юк. Шуңа колхозлары әле дә элекке хәлендә, уңышлары да зур. Мисалга чөгендерне генә китерәм. Нинди елны да ике йөз центнердан калганнары юк. Песогын да көрәп ала халык, Вәсиләләргә, әйтүе генә ансат, ун капчык бирделәр.

Нәсимә, киләсе кешеләре килеп беткәч, барысын да табынга дәште. Хатирәне, олыга санап, түргә, бер ир аша мулла кырына утырттылар. Бүлмә эчен хәзрәтнең җырга тартым аһәңле тавышы матур моңга күмде.

Укылырга тиешле аятьләр укылып, хәер-садакалар таратылганның соңында биреләсе ашлар бирелеп, табынга фатиха кылгач, халык хушлашыр алдыннан Хатирә тагын бер тапкыр үзенең кемлеген күрсәтеп алды.

— Һәр ата-ана үз баласын кадерләп тәрбияләп үстерергә тиеш, безнең килен кебек карап торып тапатырга түгел, — диде ул. — Сезгә бер соравым бар мулла абзый, шундыйларга Ходай Тәгалә җәзасын бирәме?

Шулчак почмактагы телефон шалтырады. Хуҗа буларак, трубканы Нәсимә алды. Чыбыкның теге очында күп елаудан тамагы карлыгып беткән Вәсилә иде. — Без дә олы фажигагә юлыктык, чөгендердән кайтышлый олы юл аша чыкканда, машина Айдарыбызны бәрде.

Вәсилә — Хатирәнең ике сүзнең берендә килененә үрнәк итеп куйган мактаулы кызы, Айдар Әнисәдән бер генә яшькә бәләкәй оныгы иде...

Авылда иң киеренке чор — печән өсте җитте. Хатирәләрнең чабынлыгы елдагыча Җәннәт тугаенда. Үлән каерылып үскән. Барын чабып алганда, бер хафасыз кыш чыгачаклар. Җитмәсә, быел иртә яздан үзләренә ат та юнәттеләр. Шуңа, авылдан нибары өч чакрым ераклыкка йөрисе булса да атка утырып барып кайткач, рәхәтлекнең чигенә чыктылар. Җирәнкәйләре яшь, җитез, өйдән бөтен эшләрен бетереп, халык белән бергә кузгалалар, әмма җәяүлеләр килеп җиткәнче бер тын чабып өлгерәләр. Кич тә шулай. Көтү кашлакта күренгәч кенә җыйнала башлыйлар, ә капканы маллар кайтуга барыбер ачып өлгерәләр. Шуңа эшләре елдам барды быел. Гомер булмаганны көннәр дә аяз торды. Печән яшел көенчә, хуш исе белән җыеп алынды. Башка чакта күбәләрне чүмәләләргә салып, аннан бер урынга тарттырып эскерткә куялар иде. Әле, атлары булгач, җәйдән үк өйләренә ташырга уйладылар. Ире, шуны күздә тотып, фурманын алдан ук зур, киң итеп ясады. Көне буе җыйган печәннәре ике йөккә шыплап керә дә бетә. Хатирә башта тора, ире төйи. Бастырыклап бәйлиләр дә, парлап утырып кайталар. Абзар башлары зур, ян яклап ике шифер биеклектә стена ясап эшләнгән, шунда өя баралар. Ара ерак булмагач, көненә ике юллыйлар. Хатирә үзе дә аптырап куя шәплекләренә. Инде җитмешне куалар, ни ире, ни ул картлыкның ни икәнен дә белмиләр. Һаман шул заман чакларындагыча дөнья көтү. Аерма тик шунда — элекке кебек колхоз эшенә бару юк. Ә калганы бар да элеккечә. Хәер, элеккечә дию бик дөрес тә түгел. Элек бер сыер да бер бозау, дүрт баш вак мал калдыралар иде кышкылыкка, шуннан артыгы рөхсәт ителми иде. Хәзер замана үзгәрде, күпмегә көчең җитә, шул кадәр тот, чикләү юк. Хатирәләр дә башкалардан калышмаска тырышалар. Ике сыерыннан көн дә ике чиләк сөт сава ул. Анысын да атнасына бер — якшәмбедә генә үткәрә, калган алтысында сөт җыючыга тапшыра. Бердән, үзенә эш кими, икенчедән, аена җиде-сигез йөз сумлык була. Акчаның кайчан да зыяны юк, иш янына куш дигәндәй, ярап куя. Ике сыердан ике бозау ел да башмакка әйләнеп тора. Берсен суеп саталар, кесәләренә сигез-тугыз мең керә. Киләсе җәйгә Җирәнкәйләре дә колынлар, Алла боерса. Нишлисең, авыл кешесенең тормышы мал белән бара. Шуңа иренмәскә, бигрәк тә җәй йокламаска туры килә. Анысына күнегәсе юк Хатирәгә. Гомере буе колхозда сыер савып, сәгать дүрттән торып өйрәнгән. Әлеге дә баягы җәй көне, ятып өлгермисең, торырга кирәк. Иртәнге савымга хәтле караңгылы яктыда үз сыерыңны саумый чараң юк. Бер иш хатыннар, көтүен куа да, бер тын ятып йоклап ала, ә син бу чакта йөгерә-йөгерә утыз биш сөтбикәнең хәстәрен күрәсең. Аннан кайту белән хатын-кызның мәңге бетмәслек йорт мәшәкатьләре. Кич тә шул ук хәл. Исәнлегең корычтай булмаса, һич түзмәле түгел. Рәхмәт әти-әнисенә, чагылларда үскән имән ныклыгы биргәннәр Хатирәгә. Аллага шөкер, шушы яшенә җитеп бүльнис ишеген ачып кермәде, тәүлегенә унсигезәр-егермешәр сәгать аяк өсте чабып та хәлдән таеп егылмады. Улы белән кызы да үзенә ошаганнар, тырышлар, уңганнар, чәмләнеп дөнья көтәләр. Тик менә килене белән кияве… Берсе ата ялкау, икенчесе — алкаш. «Шушы афәтләр аркасында югалттым күз нурларымны», — дип сыкрана аның йөрәге.

Әле дә, йөк башында торганда, күз алдыннан Әнисә белән Айдары китмәде. Шулчак карашы алан читендәге тирәклеккә төште һәм, зиһене ачылып, кабат дөньялыкка кайтты.

— Монысы соңгы йөк, тагын кайчан киленә әле яланга, бер уңайдан колмак та җыеп кайтыйк, — диде ул иренә, бастырыкны кысып бәйләгәч һәм шәп-шәп атлап тугайга кереп китте. Бераздан ярдәмгә ире дә килеп җитте. Шулай агачтан-агачка күчә торгач, куаклык эчендә яткан матур гына аланга килеп чыктылар.

— Бәракалла, үләненең шәплеге! Тугай уртасында кеше биеклек сарут! Әйдә, иртәгә киләбез дә чабабыз.

— Чуашлар җире бу, — дип аркылы төште ире. — Иясе чабалмый торадыр.

— Чабарга булса, чабар иде инде. Киләбез дигәч, киләбез.

— Ай-һай, кеше хакы, килешер микән?

Ләкин Хатирәме соң ире сүзен ишетә торган хатын?! Икенче көнне көтү куу белән килеп тә җиттеләр. Ире, гадәтенчә, атын тугарып, арба төбендәге аркан бәйләменә үрелде.

— Нәрсә сихерлисең шуны, — дип ризасызлык белдерде Хатирә. — Тезгененнән бәйләсәң дә тора бит инде. Сиңа шул бәйле арканны ярты сәгать буе чишеп, көрмәк ясап вакыт уздырырга булсын.

— Ай, Алла, сиңа ярамас инде! — Һәр хәрәкәтенә кысылып, бәйләнергә сәбәп эзләгән хатынына ачуы кабарган ир арканны атып бәрде дә, атын тезгененнән фурманга бәйләде.

Яңа чүкелгән чалгылар, үлән куе, биек булса да, җиңел кистерә. Аланның кап уртасыннан аркылы төшеп, өчәр пакус чыккач, тын алырга туктадылар.

– Тамак кибәргә әйтә, бар әле, әйрән сыекла, — дип боерды ире.

— Ана бит чәй, шуны гына эч.

— И-й, салкын әйрәнгә җитәме соң! — Хатирә нишләптер бу юлы карышмады.

Чишмәгә төшкәч, иренең сүзенә кызыгып, үзенә ярамаганын белә торып әйрән чөмергән иде, ярты пакус та чабып өлгермәде, эче быгырдарга тотынды. — Әй, дошман, тапты вакытын. — Хатирә алан-йолан каранды. Тирә-якта үз картыннан башка беркем дә юк юклыкка, ләкин чабынлык уртасына утыруны әхлаксызлыкка санады. Өстәвенә, янына якынайган саен исе укшытачак. Ә ашказаны, кайнап чыккан шулпа сыман, үрле-кырлы сикерүен белә. Уйланып торырга тәкате калмады Хатирәнең, кулындагы чалгысын ташлады да, бот арасын кыса-кыса, таллыкка атлады. Фурман тапкырыннан үткәндә атларын әллә җен куркытты, әллә кигәвен тешләде, бертуктаусыз тыпырчынып, тартылырга тотынды.

— Әй, син, карале, атың дөнья җимерә! — дип кычкырды Хатирә, куак төбендә бушанып утырган җиреннән. Ләкин аланның теге башындагы ире килеп җиткәнче Җирәнкәй кушаяклап күккә ыргып читкә омтылды да, тезгенен өзеп томырылып чалгы өстеннән чабып узды. Тегесе һавага күтәрелеп, ике-өч метр ераклыкка барып төште.

— Син дә инде, бала-чага кебек, чалгыңны аяк астына ташлагансың. Бер-бер җире киселмәгән булса ярар иде дә бит. — Хәйри кереп күздән югалган таллар ягына карап-карап торды да, «Артыннан бармый булмас», — дип, тезгеннең өзелеп калган очын чишәргә кереште.

Хәйри дөрес чамалаган, беркайда тукталмый туп-туры өенә сыпырткан хайван юл буена канын агызып барган булып чыкты. Хәйри кайтып җитеп, капка төбендә көтеп торган Җирәнкәен лапас кардасына кертте дә, урам аша гына яшәгән ветврач артыннан китте. Шөкер, ул өйдә булып чыкты. Кулына һәрвакыт тулы әзерлектәге чемоданчыгын тотып, йөгереп-атлап кереп тә җитте. Арткы уң аягының киселгән бәкәлен карап, юып чистартты, порошок сибеп бинт белән кат-кат урап бәйләде дә: «Аягына басуы икеле, сеңере өзелгән», — дип, бөтенләй өметсез диагноз куйды. Көзгә кадәр абзарда асрап, бер дә булмаса ашатып суярга ниятләделәр. Җәяү барып, шул елга буенда печән чабучы көтүче белән сөйләшеп, яланда калган арбаны кич аның атына тагып алып кайтырга туры килде. Иртәгәсен сумка белән ашамлыкларын күтәреп җәяү атладылар. Ярый әле кичә чалгыларын тал арасына яшереп калдырганнар иде. Бару ягына йөкләре җиңел булды анысы. Аланны чабып бетереп, кич кайтканда исә… телләре салынды.

Өч көннән тырма, сәнәк күтәреп барсалар… печәннәре чүмәләдә утыра.

— Теге көтүче белән сөйләш, иртәгә таң яктысы белән кайтару чарасын күрергә кирәк, — дип куҗытты Хатирә.

— Кит, монавы дүрт чүмәлә өчен гаугалашып йөрмибезме әллә? — Хәйри икеләнде. — Ни дисәң дә, безнең җир түгел бит, гаеп үзебездә.

— Андый икәнсең, үзем сөйләшәм.

Шөкер, аты буш булып чыкты егетнең. Хәйри үз фурманын җигәсе иде дә, әлеге дә баягы Хатирәсе аркылы төште. — Ат тугарып-җигеп вакытны заяга үткәрмә, арба — арба инде, тизрәк китүеңне чамала, — диде.

Бардылар, ике чүмәлә төяделәр. Гадәттәгечә, Хатирә башта торды. Бастырыклап кысып, кузгалыр чак җиткәч: «Дилбегәне бир дә, бар, әйберләрне җыйна, атны үзем алып чыгам», — дип шәплеген күрсәтте.

— Кабаланма, арбасы ышанычлы түгел, тигез урында чайкала, өстәвенә, анавы чокыр ярын кырынга менәсе, мин ас яктан сәнәк белән йөкне күтәрешми булмас ул, — дип үз фикерен җиткерде ире.

— Күп телеңә салышма, җәһәтрәк таярга кирәк безгә! Мин сәнәкне менә шушылай кадап, йөкнең иң читенә утыргач, шул җитмәс дисеңмени?! — Хатирә үзсүзләнеп дилбегәне кулына алу белән атын кузгатты. Хәйри әйберләрен алырга кирегә китте.

Күп тә үтмәде, колагын хатынының ачыргаланып кычкырган тавышы кисеп үтте. Янына йөгереп килсә, йөк чокыр эченә ауган, Хатирә арба астында калган. Бастырыгын чишеп, печәнен читкә ыргытып, хатынын чак тартып алды.

— Нинди зәхмәтле урын булды бу? — Хатирә куллары белән җиргә таянып, сукрана-сукрана аягына басарга итте, ләкин авыртуга түзә алмый чәрелдәп кычкырып кабат җиргә ауды.

Хәйри фурманын утыртты да, йөген төяп тормыйча, хатынын күтәреп салып, туп-туры авыл бүльнисына чапты.

Район хастаханәсендә рентгенга төшереп, умыртка баганасының сынганлыгын ачыкладылар. Ике ай ятып та, аягына басып йөри алмады Хатирә. Ахырда инвалидлык юлларга кушып, өенә кайтардылар.

Төрле яклап мендәрләргә терәп утыртсалар, бер тын утыра алды, ә болай күп вакытын ятып үткәрде. Кулына тотып ашарга да рәте юк иде.

Төп авырлык, әлбәттә инде, Хәйри өстенә төште. Әмма начар киленгә дә өлеш чыкты. Ике сыер саву, идән, кер юуу, өй җыештыру, биемен мунча кертү, өс-башын карау, киемен алыштыру, ашарга пешерү кебек эшләрне ул башкарды.

Болары гына җитмәгән, хафа өстенә яфа тудырып, мал дуктырының күзаллавы расланды. Хәйри ярасын көн аралаш юып бәйләп, күпме генә тырышмасын, атлары аягына басмады. Аптырагач-йөдәгәч, иткә симертте. Кар явып, дөньяга чын-чыннан кыш хакимлек итә башлагач, бер якшәмбедә суярга ниятләде. Ләкин күз төбәп торган күршесе шул ук эш буенча район үзәгендә яшәгән улларына киткән икән. Хәйри урам бастырып эзләсә дә, башка кеше таба алмады. Улы белән сөйләшеп килеште дә, өмәне иртәгәгә кичектерергә уйлады. Әмма Хатирәсе бу яңалыкны ишетү белән каршы төште.

— Үзеңә нәрсә булган, кулыңа пычак тота белмисеңмени, тот та үзең чал, — дип җикерде.

— Аны бит әле тәүдә егытырга, аннан ныклап аякларын бәйләргә кирәк. Яшь ат бит ул, юклы-барлы башмак түгел, — дип үз сүзен сүз итәргә тырышты Хәйри.

— Тагын нәрсә уйлап чыгарасың, хәчтерүш! — Хатирә күзен акайтып, тәнен аркылы тишәрлек усаллык белән иренә карады. Хәйригә буйсынудан башка чара калмады. Гадәттә дүрт-биш кеше башкарган эшкә өчәүләп тотындылар. Ал аякларын тышаулагандай бәйләп, арканның очын арткы аягының бәкәле аша чалып алып, корсак астыннан гәүдәсе аркылы сыртына ураттылар да, икәүләп тартып егып та салдылар. Өлкән яшьтәге тәҗрибәле Хәйригә аякларын бәйләүне йөкләделәр. Янбашына тезләрен терәп, гәүдәсе аша сузылган бауны тарткан улы арткы уң аягын алгы аякларына якынайту белән Хәйри өчесен бергә уратып бәйләде дә, бавының очы белән дүртенчесенә үрелде. Шулчак атлары җан ачуы белән аягын селкеп җибәрде һәм Хәйринең башына кабызды.

Хәйри үлмәсә дә, баш миенә кан савып, сукыраю, телсез калу өстенә, җиңел генә эшләрне үтәүдән дә мәхрүм ителде.

Шулай итеп, гариплекнең ни икәнен башларына да китермәгән ир белән хатын йөгерә-атлап йөргән җирләреннән эш килмәгән киленнәре кулына калдылар.


"Казан утлары".

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013