Бүген Әдипләр: Ринал Хаҗиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ринал Хаҗиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ринал Хаҗиев

Йөрәк аша үткән шигырьләр

Хаҗиев Ринал Исмәгыйль улы - филология фәннәре кандидаты, доцент. Ул 1967 нче елда Мөслим районы Торыш авылында туган. 1984 нче елда Симәк урта мәктәбен тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. 1987-1993 нче елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы, көнчыгыш телләре факультетында укый. 1993 елда университетны Кызыл диплом белән тәмамлый.
1994 нче елдан Яр Чаллы дәүләт педагогика институтынның татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасында эшли. 2000 нче елның 29нчы июнендә Р. Хаҗиев Казан университеты каршындагы гыйльми Советта "Татарстан Республикасының Көньяк-көнчыгыш Кама аръягы ойконимиясенә тарихи-лингвистик анализ" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Ринал Исмәгыйль улы тел буенча 30дан артык фәнни хезмәт авторы. Педагогик кадрлар әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы доценты Ринал Исмәгыйль улы Хаҗиев Татарстан Республикасы Мәгариф нәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Буш вакытларында шигырь Һәм хикәяләр яза ул. Алар, күбесенчә, туган як, мәхәббәт һәм башка фәлсәфи темаларга багышланган. Ринал Хаҗиев гүзәл әсәрләр иҗат итәр өчен илһамны, Һичшиксез, туган җиреннән, туган якның шифалы саф һавасыннан, тау астыннан челтерәп аккан көмеш сулы чишмәләреннән алгандыр. Югары очның бәрәңге бакчасы артындагы тирән чокыр эчләп, чәй өчен генә тотарга дип бәләкәй арба тартып Зәки абзыйлар "койрыгына" кадәр чишмәгә суга барганда, өскә авардай булып шаулап утырган мәһабәт Торыш урманы аңа үзенең тылсымлы сихри көчен биргәндер. Шул урман башланган тау итәгендә үскән шомырт, чикләвек, миләш агачларыннан табигать нигъмәтләрен җыйганда, Риналның күңеленә илһам орлыклары салынгандыр. Аның язган һәр очеркында, хикәяләрендә, иҗат иткән шигырьләрендә туган авылының үзенә генә хас тарихи атамалары, истәлекле җирләре урын алган. Үзе шикелле малай-шалайлар белән "партизанлы" уйнап үскән хәтфә яланлы су буе да, "боярлы" уйнаган тау бите дә, җәйге челләдә балалар гына түгел, зурлар да су коенырга төшкән Мәгъдән буасы да үз урынын таба аның әсәрләрендә. Туган якны яратып, аны сагынып яшәвен һәр шигырендә тоемларга мөмкин. Күпләр ул хисләрне күңелләренә җыйсалар, Р, Хаҗиев исә бу изге хисне, йөрәге аша үткәреп, ак кәгазь битенә төшерә. Туган авылының гүзәл табигатенә соклану белән аны сагыну хисе бергә үрелеп, шигырь туа.
Гүзәл табигатьле Торыш авылында туып-үскән кеше буларак, ул юлны тормышта да урмандагы шикелле үзенә-үзе ярып бара. һөнәри осталыкка нигезләнгән иҗади талантын үстерү өлкәсендә даими эшли ул. Риналның Торыш урманында башланган иҗат чишмәсе, яңа иҗади кушылдыклар белән баетылып, мул сулы елгага әверелер, дигән өметтә калабыз.

Азат ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ.
"Авыл утлары" гәзите.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013