Бүген Әдипләр: Римзил Вәли
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Римзил Вәли


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Дамир Вагыйзов
Алинә Васильева
Рәүф Вафин
Фәрит Вафин
Мулланур Вахитов
Римзил Вәли
Фазыл Вәлиәхмәт
Хөсәен Вәлиәхмәтов
Вәгыйз Вәлиев
Равил Вәлиев
Марсель Вәлитов
Фирүзә ВӘЛИТОВА
Әнисә Вилданова
Римзил Вәли
Римзил Салих улы Вәлиев, журналист тәхәллүсе Римзил Вәли (1949 елның 7 мартында Башкортстанның Дүсән авылында туган) — күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык радиосының Казан бюросы мөдире (1995-2011), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары (1992-2007), Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы рәисе (2002-2007). Татарстан Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләге иясе (2006), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
1949 елның 7 мартында Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында дөньяга килә. 1967 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1966 елдан ук «Якты юл» район газетасында эшли башлый, 1972-1973 елларда — баш мөхәррир урынбасары.
1972 елда Римзил Вәли университетны тәмамлый, 1973-1975 елларда ЦК ВЛКСМ каршында Югары комсомол мәктәбенә ирекле тыңлаучы булып йөри.
Римзил Вәли журналистика эшен туган ягы Башкортстанда гади корректордан башлап, ССРБның «Комсомольская правда», «Советская культура» кебек рекордлы тираж җыючы газеталарында, аннары татарның иң абруйлы газет-журналларында редактор, баш мөхәррир вазифасын башкара. Ул — «Идел» журналының беренче баш мөхәррире, «Дөнья» газетасын һәм радиосудиясен оештыручы.
1995 елда Римзил Вәли Азатлык радиосының Казан бюросын оештыруга зур өлеш кертә. Бюроның ябылуына кадәр (2011) аны җитәкли.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Римзил_Вәли

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013