Бүген Әдипләр: Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-Әлфис ГаязовCY.ru

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Рәхимә Габделганиева Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Рөстәм Гайнетдинов Мөслимә Гайнетдинова Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Атлас Галимов Габделхак Галимов Нәкыйп Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Шаһидә Галимова- Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Гүзәлия Галләмова- Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Резеда Ганиева Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фәүзия Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Зәкия Гарифуллина Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Кадрия Гатина Римма ГАТИНА Флера Гатина Атлас ГАФИЯТОВ Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлзилә ГАФУРОВА Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Гафифә Гаффарова Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Нәфис Гәрәйшин- Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Ләйсән Гәрәева- Лилия Гәрәева Миләүшә Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина Лилия Голымова "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Флүзә Григорьева Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Расиха Гыйльфанова Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина

Ана теле, “ана сөте” һәм “тана сөте” турында

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Гыйлемханов Риман Солтан улы – Габдулла Тукай фондның Президенты.

20 мартта ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты Чаллыда күчмә утырыш уздырды. Гадәти генә утырыш түгел иде бу. Соңгы 10 елда республикабызның дәүләт телләре, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның телләре нинди сынауларга дучар ителде, алда безне ниләр көтә? Депутатлар, мәгариф хезмәткәрләре, төрле оешмалар вәкилләре шушы сорауга җавап табарга тырышты.

Утырышның “бисмилла”­сында комитет рәисе Разил Вәлиев: “Күпмилләтле дәүләт­ләрдә тел мәсьәләсен хәл итми торып, үсеш, алга китеш була алмый”, – дигән иде. Нечкәли башласаң, бу фикер – үзе бер зур тема. Һәм дөньяның алга киткән илләрендә берничә дәүләт теленең матур гына яшәп килү тәҗрибәсен өйрә­неп фәнни хезмәтләр дә язып булыр иде.

Россия дә – милли чуарлык буенча кабатланмас бер ил һәм шушы ил эчендә рус булмаган халыклар үзләрен ничек хис итә соң?

Гаеп ”атта да,  тәртәдә дә“ бар

1990 елларда дәүләт­че­леген яңадан торгызу белән рухланган Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренче булып, суверенлык турында Декларация, үзенең яңа Конституциясен кабул итте. Шулай ук беренчеләрдән булып, әле 1994 елда ук телләр үсеше хакында Республиканың дәүләт программасы төзелде. 10 ел узгач, 2004–2013 елларга янә шундый ук программа кабул ителде. Һәм, ни кызганыч, һәр ун ел саен әлеге програм­­маларның үтәлешенә йомгак ясаганда, без артык горурлану, шатлану хисләре кичереп, гөр­ләтеп кул чаба алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки, дәүләт телләре­без дә, башка халыклар тел­ләре дә әллә ни мантый алмый. Тагын “ни өчен?” дигән сорау куйыйк та, шуңа җавап эзләп карыйк. Алдан шуны әйтим: бәхеткә каршы дигәндәй, утырыш эшлекле сөйләшүләргә корылган иде. Чыгыш ясаучылар да күбрәк “баш әйлән­дерерлек” уңышлар турында түгел, ә “баш авыртуы”на әйләнгән мәсьәләләр хакында сөйләде. Комитет рәисе Разил Вәлиев үзе дә: “Программа кабул ителсә дә, аны тормышка ашыру механизмнары тие­шенчә эшләнеп җитмәде”, – дип сүз башлады. Әлеге “ме­ханизм”ның бер-икесен генә атыйк. Телләр үсешенә кагылган шундый зур, матур программа эшләсен өчен, Министрлар Кабинетында зур бер бүлек оештырылырга тиеш кебек иде. Ә асылда анда, ачуым бер килмәгәе, 2-3 кешелек штат кына булдырылды. Мә­гариф һәм фән министрлыгында да “тел дилбегәсе” нибары бер-ике бөртек кешегә тапшырылды. Министр Энгель Нәвап улы Фәттахов бу хәлдән үзе дә канәгать түгел иде һәм аерым бүлек булдырачагына өмет­ләндереп куйды. Энгель әфән­де чагыштырмача яңа билге­ләнгән булса да, милли мәга­риф проблемаларын яхшы аңлый торган министр икәнен танытып өлгерде инде. Сүз башында Бердәм дәүләт имти­ханының, федераль закон­­нар­ның ана теле үсешенә шактый аяк чалуын искә алса да, гаепне үзебездән эзләргә кирәклеген әйтергә дә кыенсынмады ул. Мәсәлән, ана телендә (татарча – Р.Г.) белем бирү узган ел белән чагыштырганда инде ел башына ук 44,43 проценттан, 43,6 процентка кадәр кимегән. Мөслим, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман, Саба, Әтнә (100 процент!), Актаныш, Чирмешән, Аксубай районнарында татар телендә белем алучылар саны артса, Югары Ослан, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск районнарында шактый кимегән икән. Моңа кем гаепле инде? Федераль үзәкме? Алай дисәң, федераль законнар барлык районнар өчен дә бер бит.

Хәзер “ата-аналар балаларын татарча укытырга теләми” дигән фикер модага кереп китте. Бер яктан, без, чыннан да, ана телебезне куллануга их­тыяҗ тудыра алмыйбыз әле. Монысына да Мәскәү гаеплеме? Разил Вәлиев телләрнең үсеш программасын тормышка ашыруның механизмнары җитенкерәмәү турында сөйлә­гәндә, инде ике дистә ел буе сөйрәлеп килгән бер мәсьә­ләне янә искә төшерде. Дәүләт Советы, ул чакта Югары Совет ике дәүләт телен үз эшендә кулланган дәүләт хезмәткәр­­ләренә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү билгеләү турында карар кабул иткән иде. Әмма Ми­нистрлар Кабинеты әлеге өс­тәмә түләүнең кемнәргә би­релергә тиешлеге турында документ әзерли алмады. Хөкү­мәт карары булмагач, эш һаман тукталып тора. “Шунысы сәер, – ди Разил Вәлиев, – без Консти­ту­циябезгә Прези­дент­ның ике дәүләт телен дә белергә тиешлеге хакында язып куйдык. Ә нигә әле премь­ер-министр, министр­лар, гомумән, дәүләт түрәләре, депутатлар дәүләт телләрен белмәскә һәм кулланмаска тиеш? Бу бернинди мантыйкка да сыймый”.

Дәүләт теле буларак, татар теленә ихтыяҗ өстән дә тудырылырга тиеш инде ул. Көчләп ачылган күздә нур булмый, диләр үзе, әмма милләт язмышына бәйле мәсьәләләрдә кайчак их­тыярый-мәҗбүри алым­нар да кулланырга ки­рәктер.

Әлбәттә, сак кына. “Тел­ләр турында”гы Закон үтәл­мәгән яки бозылган оч­ракта “Административ хокук бозулар кодексы” нигезендә  500  сумнан 1 мең сумга кадәр штраф каралган үзе. Әмма, Р.Вәлиев әйт­меш­ли, бу акча бер мәртәбә әбәд ашап чыгарлык кына, штрафны ким дигәндә 10 мәр­тәбә арттырырга кирәк. Шунысын да әйтим, тел турындагы законны санга сукмау очраклары адым саен, әмма тарих кемнеңдер җавапка тартылуын хәтерләми әле.

Җимерү – ансат, төзәтү авыр

Аннан соң, халыкта “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” дигән сүз бар. Бу әйтемне тел өлкәсенә күчереп карасак, туган тел “ана сөте” белән кермәгән яшь буын барлыкка килде. Кил­­мәс иде, инде кайбер ата- аналар да туган тел­ләрен ки­рәк санамыйлар. Ди­мәк, балалар бакчаларында, мәгариф уч­реж­дение­ләрендә, югары уку йортларында “тана сөте” кулланырга, ягъни милли тәр­­бия бирергә кирәк. Ә бу бик җиңел эш түгел, шуңа күрә соңгы вакытларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүне гаилә­дән башлау турында еш сүз куертабыз. Әмма, тегеләй бор­саң да, болай борсаң да ана теле язмышы җәмгыять тормышында үзенә ихтыяҗ тудыруга кайтып кала. Ә бу четерекле эштә без даими эшләмибез. Башта җимерү, аннан соң геройларча җиме­рекне торгызу принцибыннан аерыла алган юк. “Оптимизация” сылтавы белән тел саклаучы авыл мәктәп­лә­рен бетердек. Ярый әле, соң булса, да уң  булсын  дигәндәй, Пре­зи­­дентыбыз Р.Миң­­неханов хәер-фатый­ха­сын биреп, мәк­тәп­ләр төзек­лән­дерелә, уку өчен заманча шартлар тудырыла башлады. Тагын бер гый­брәт: заманында милли уни­верситет ачу хакында сүз­ләр куерган иде. Әмма, татар бер сүзгә кил­гәнче, субъект­­ларның югары уку йорты ачарга хокукын бетерүче федераль закон барлыкка килде. Вузларда милли төсмер­ләр кими барды. Утырышта чыгыш ясаган язучы Вахит Имамов әйтмешли, данлыклы Казан университетында татар теле кафедрасына хәтле юкка чыкты. Инде менә, ниһаять, мәга­риф турындагы федераль законга кергән яңа үз­гәрешләр субъектларга югары уку йортлары ачарга янә рөхсәт бирде. Әмма, кем әйтмешли, “поезд китте” кебек инде. Бу мәсь­әләдә Разил Вәлиевнең фикерен сораган идем, аның күңелендә дә борчулы уйлар барлыгы сизелде. Шулай да ул олы эш башлар өчен артык зур булмаган милли югары уку йорты ачарга кирәк дип саный. Моны кем башлар, кем тотыныр, эш ничек барыр? Яңадан бер фи­кергә килә алмый үзара талаша башламабызмы? “Татар теле белән кая барасың?” – дип шаулаучылар күбәйсә ниш­ләрсең? Шулай да яхшыга өмет итәбез әле. Министр Энгель Фәттахов чыгышыннан аңла­шылганча, Татарстан җи­тәк­челеге телләр сәясә­тенә зур игътибар бирә. Әлегә кайбер югары уку йортларында да төрле фәннәр буенча татар телендә белем бирү сакланып килә.

Утырышта тагын бер кызыклы гына мәсьәлә күтә­релде: ул да булса әдәбият дә­рес­лекләрен яңадан карап чыгу. Вахит Имамов әйт­мешли, “Татар хатыны ниләр күрми?”не укытыр заманнар узды. Татар горурлыгы булган бүгенге клас­сикларыбыз иҗаты кайда? Язучы Айдар Хәлим исә, мәк­тәпләрдә башка чит телләр белән беррәттән динебез теле булган гарәп телен дә өй­рә­­тергә кирәк дигән фикердә.

Әйе, бүген әле татар мәк­тәпләре яшәп килә, башкаларында да фән буларак икенче дәүләт теле – татар теле укытыла. Әмма утырышта кат­нашучы кайберәүләр фи­ке­ренчә, саф татар мәктәп­ләре саны кәгазь­дә бер төрле, асылда – икен­черәк. Ә инде татар теле укы­туның сыйфатына килгәндә, Разил Вәлиев китергән кайбер гыйбрәт­ләрдән йә еларга, йә көләргә кала. “Балалары мәк­тәптә укыган танышларымнан сорашкалаганым бар. Баксаң, кайбер мәктәпләрдә татар теле дәресләрен башка дәресләр, башка чаралар белән алыштыру очраклары бар икән. Кайчак укучыларны өйләренә дә кайтарып җибәрәләр. Кайбер балалар әти-әниләренә: “Безгә татар теле дәресләрен ничек укысак та, барыбер “5”ле куялар”, – дип мактана ди. Татар теле дәресләренең ничек укытылуын контрольгә аласы иде”, – диде ул министр Э.Фәт­таховка мөрәҗәгать итеп. Энгель әфәнде укыту һәм милли кадрлар мәсьәләсе турында бор­чылуын яшермәде. Шул ук вакытта бер куанычлы хәбәр дә җиткерде. Арча һәм Мин­зәлә педагогика көллият­ләре базасында балалар бакчалары һәм мәк­тәпләр өчен милли кадр­лар әзерләү Үзәге төзе­ләчәк икән. Бу хакта Президент Р.Миңнехановның карары бар, хәзер укыту-тәр­бия про­грам­масын тикше­рә­ләр ди.

Бер акыл иясе: “Картаям дип уйлама, бу – картайта”, – дигән. Ә без: “Бетәбез дип уйламыйк, бу – бетерәчәк”, – диик тә өмет белән җиң сызганып эшлик һәм эшне үзебездән башлыйк.

Ватаным Татарстан № 48 | 23.03.2013


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013