Бүген Әдипләр: Рифат Җамал
   
  |   Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!   |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рифат Җамал

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рифат Җамал
Хәйдәр Җамал
Рәдиф Җамалетдинов
Кәрим Җаманаклы
Тәҗрия Җәләева
Латыйф Җәләй
Хәбиб Җәләлов
Фәнзилә Җәүһәрова
Зөмәрә Җиһаншина
Рәшидә Җиһаншина
Рифат Җамал Шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мирҗәмдә — башлангыч мәктәп, күрше Носы авылында сигезьеллык һәм 1969 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1969-1974 елларда Казан ветеринария институтында югары белем ала. Рәсми юллама белән Югары Ослан районы Борнаш авылына җибәрелеп, «Свияга» совхозында берничә ай ветеринария табибы булып эшләгәч, Рифатны армиягә алалар. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, ул үзе укыган ветеринария институтына өлкән лаборант булып эшкә урнаша, соңга таба анда кече фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. 1978 елның ахырларында Төрекмәнстанга китеп, бер ел чамасы СССР Госстандартының Ташауз шәһәрендәге лабораториясендә инженер булып эшли. 1979 елның октябреннән ул янәдән Казан ветеринария институтында: өлкән лаборант, хирургия кафедрасы ассистенты (1979-1988), шул кафедраның өлкән укытучысы хезмәтендә (1988-1991). Шул эш дәверендә 1985 елны кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертацияләре яклый. 1991-1992 елларда Рифат Корбанов махсус чакыру буенча бер ел Саратов зооветеринария институтының хирургия кафедрасы мөдире булып эшләп кайта. 1993-1997 елларда ул — Казан ветеринария институтының (1995 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясе) диагноз кую кафедрасы мөдире, 1998-2001 елларда исә академиянең ректоры хезмәтендә. 1994 елдан — профессор. 1998 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Галим буларак, Р.Корбанов — үз өлкәсенә караган дистәләрчә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, татарча язылган берничә фәнни китап авторы. 1999 елда ул фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек була.
Рифат Җамал кечкенәдән шигъри җанлы булып үсә. Мәктәптә укыганда ук үзенең күңелендә туган уй-хисләрне, әйләнә-тирәсендә барган тормыш күренешләренә, вакыйгаларга, кешеләргә булган малайларча ихлас мөнәсәбәтен шигъри юллар аша чагылдырып барырга тырыша. Фән белән җитди шөгыльләнә башлагач та ул бу мавыгуын ташламый, тора-бара аның шигъри иҗатына мәхәббәт темалары, эш-хезмәт, яшәү мәгънәсе, кешенең үз намусы алдында җаваплылыгы, туган җир, туган тел, табигать турында фәлсәфи уйланулары килеп кушыла. Әнә шулай әкренләп-әкренләп узган гасырның туксанынчы еллар урталарыннан галим-шагыйрь үзенең язганнарын матбугат битләрендә дә бастыра башлый. Бу елларда әүвәл Арча район газетасында, аннан республика көндәлек матбугатында («Ватаным Татарстан», «Идел», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Шәһри Казан» һ.б.) аның күп кенә лирик-фәлсәфи шигырьләре басыла. Ниһаять, 1996 елда «Күңел сүрәләре» дип аталган һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителгән зур булмаган шигъри җыентыгы дөнья күрә. Бу — әлегә галим-шагыйрьнең бердәнбер шигъри китабы.
Р.Җамал — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Күңел сүрәләре: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Низамиев. — Казан: Идел-Пресс, 1996. —141 б.— 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Профессор Рифат Җамал (Корбанов) // Шәһри Казан. — 1996. — 29 дек.
Бәйрәмова Г. Ректор-шагыйрьнең күңел сүрәләре // Мәдәни җомга. — 1999.—13авг.
Ибраһим X. Рифат Җамал: «Шагыйрь булмаганнар...» // Заман-Татарстан. — 2001. —2нояб.
Закиров X. Җиләк исе килә карлардан... // Мәгърифәт. — 2002. — 19 гыйнв.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
Cезнең игътибарга үзенчәлекле шагыйрь вә галимнең кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез.
 
Аңым белән җаным 
 
Мине җитәкләгән 
Җаным белән Аңым, 
Әйтерсең лә, алар – 
Кичем белән таңым. 
 
Әйдәп бара көчле, 
Ихтыярлы Аңым. 
Иярәмен аңа – 
Зур-зур минем адым. 
 
Аңа кирәк зур эш, 
Аңа кирәк уңыш. 
Мин бәхетле hәм шат, 
Иркен минем сулыш. 
 
Ә нигә соң бик еш 
Җаным бәргәләнә?! 
Исе китми аның 
Данга, мәртәбәгә. 
 
Сулкылдый ул, елый, 
Ярсулана кайчак, 
Табалмый тынычлык 
Дөньяларны айкап. 
 
Ишетә ул hәрчак 
Халыкның моң-зарын, 
Күрә ул үксезләр, 
Ятимнәр дә барын. 
 
Бер миндә, бер тәндә 
Сыешалар алар, 
Аңым тоймаганны, 
Бәлки, Җаным аңлар?! 
 
Аңым белән Җаным 
Алга алып бара. 
Гөлләр белән көлләр 
Артта калып бара. 
 
Мин 
 
Атым – Рифат, 
Үзем – ир-ат. 
Кайчак – айгыр, 
Кайчак – тай бер. 
 
Мин – Адәм баласы – 
Тәмугта янасы, 
Рәнҗемәгез миңа, кешеләр! 
Сез зурдан алмагыз – 
Калырсыз алмасыз, 
Сез дә бит нәкъ минем ишеләр! 
 
Без үскәндә 
 
Җәйләр эссе була иде, 
Яңгырлар да – көчле, 
Кышлар суык була иде, 
Төшләрем дә – төсле. 
Хәзер инде 
Эссе түгел, бик суык та, 
Сибәлидер яңгыр. 
Әллә инде мин үзем – 
Бер өшегән җандыр?! 
 
Яшь чагымда 
Шигырь яза идем кичләрен. 
Хәзер инде 
Таңда ташып чыга хисләрем. 
Нишләдем?! 
Уйланам. 
Аңладым – 
Ялгыз уянам! 
 
"Гөнаhсыз!" – дип күкрәк суга алмыйм, 
Гөнаhларым хәттин ашканнар. 
Гөнаhсызлар атсын миңа ташлар... 
Нигә әле бар да... качканнар?! 
 
Елый белмим. "Ела, җиңеләер!" – 
Диеп киңәш итә кайсылары. 
Бәлкем шигырьләрем – йөрәгемнән 
Тамган кайнар яшем тамчылары?! 
 
Безнең киләчәкләр – куе томан... 
И киләдер ерак карыйсы. 
Өметләнәм – шул томанда көтә 
Җиләк исе безне, кар исе... 
 
Күнектем күк усал сүзләргә, 
Ә шулай да җаным наз эзли... 
"Наз ярата!" – диеп яманлыйлар... 
Күңелем күктән киек каз күзли. 
 
Яшьлек бары бер була ул – 
Кайтып булмый аңа сагынып. 
Гомер елгалары кире акса, 
Кайтыр идем агып, сал булып. 
 
Агыйделнең ярларында, 
Алмачуар ялларында... 
Нидер эзли минем җаным 
һәр аткан таңнарымда. 
 
Көнләшәм инанганнардан – 
Агы – ак, кара – кара, 
Ә мин hаман нидер эзлим, 
Күңелемне актарам. 
 
Алда-артта яманлыйлар – 
Кайчак үләсем килә: 
Үлгәннәр бездә яхшылар – 
Яхшы буласым килә. 
 
Кош баласы очар кебек 
Канатын кагынганда. 
Канатсыз да очар идем 
Өзелеп сагынганда. 
 
Сатлыкҗаннар кире кайтып 
Тезләнделәр алдыма. 
Әллә чынлап үкенәме, 
Әллә янә алдыймы?! 
 
Кайчак килә бу Галәмдә 
Шып-шыпырт утырасы, 
Кайчак килә бу дөньяда 
Ду килеп котырасы. 
 
"Энем!" – диеп дәшкәннәргә 
Үпкәли идем элек. 
"Абый!" – дигәч, сискәндем мин, 
Олайганымны белеп. 
 
Алар мине хурлаганда 
Мин эшемне эшләдем... 
Юклы-барлы сүзләр өчен 
Мин телемне тешләдем. 
 
Нидер эзли, нидер тели күңел – 
Аңламыймын.           
"Җитәр инде, җитәр!" – диеп 
Алдалыймын. 
 
Кеше hаман исән, диләр, 
Аны онытмасалар. 
Оныгымның күңелендә 
Әле яшисем бар. 
 
Шагыйрь түгелмен мин, 
Мин – галим, 
Ә шулай да шигырь язам 
Нигә мин?! 
 
Кышны яратмыйм, 
Тик көтеп алам. 
Кыштан соң яз килә, 
Шуны бел, балам. 
 
Шигырь язган – 
Җанын ачкан... 
Торам шәрә тәндәй – 
Яраларга җиңел. 
 
Эзләп-эзләп табалмадым, 
Чөнки нәрсә эзләгәнемне 
Аңламадым. 
 
Курыкмыйм мин бәхетсезлектән, 
Куркам бары билгесезлектән. 
 
Кыен бәхетле булу – 
Бәхетсезлек килер, дип куркам. 
 
Елап туып та, 
Җырлап китсәң иде! 
 
Миңа күп кирәкми – 
Бәхет кенә! 
 
Кеше 
Кем ул Кеше?! Агым сумы? – 
Гомер ага су кебек. 
Кемнәр ага дәрьялардай, 
Кемдер, әйтерсең, күбек. 
Өстән генә, җайлап кына, 
Күренеп ага күбек. 
Тик чоңгылга эләккәндә – 
Булмаган гына кебек... 
 
Мин дөньяның күз күрке, дип 
Мактана Адәм, 
Сүзләреннән тып-тын гына 
Көләдер Галәм. 
 
Ир-атлар көчлерәк... 
Ә хатын-кыз көнчерәк. 
Шуңадырмы, замананы 
Алар бара өстерәп. 
 
Боргаланып ага сулар, 
Боргалана кешеләр... 
Боргаланган су болгана... 
Болганамы кешеләр? 
 
Кемнең юлдашы – кеше, 
Кемнекедер – эт, 
Кемнекедер – ат, 
Кемнекедер – бет. 
Кеше 
Наздан туа. 
Назсыз үлә. 
 
Кеше 
Яшәгәнен белә, 
Үлгәнен белми. 
 
Милләт 
Берсе – болгар, берсе – кыпчак, 
Кайсы Алтын Урдадан... 
Әллә инде татар дигән 
Милләт hич тә булмаган?! 
Берсе – мишәр, берсе – типтәр, 
Кайсылары – керәшен... 
Әй, татарым, син кайда соң?.. – 
Төшләремә керәсең... 
Төшләремә керәсең!!! 
 
Бер татар тарихына – мең фикер. 
"Милләт!" – диеп яна 
Берәүләр. 
Калган кебек инде 
Кисәүгә. 
Тик милләткә юк шул 
Җылысы да, 
Сүндермәсәң, тыгып 
Җылы суга. 
 
Җитте заман. Кайберәүләр 
Күкрәк суга: "Я – татарин!" 
Кайчан өйрәнер әйтергә: 
"Татар мин,– дип, – татар мин!" 
 
	"Иелгән башны кылыч кисми". 
	Татар халык мәкале 
 
 "Иелгән башны кылыч кисми". 
Юктыр монда хата. 
Иелгән башны кылыч кисми, 
Бары чаба балта. 
 
 * * * 
"Аерылганны – аю ашар..." – 
Шундый мәкаль татарда. 
Аю кирәкми татарга – 
Берсен-берсе ашарга... 
 
	"Бәхетнең тәхете юк, имеш". 
	Равил Фәйзуллин 
 
Бәхетлеләр шалашта да 
Тоя үзен тәхеттә. 
Бәхетсезләр тәхеттә дә 
Тоя үзен ләхеттә. 
 
Мине яратмыйлар – 
Әллә бәхетлемен?! 
Мактасалар – уйлыйм: 
Әллә ләхеттә мин? 
 
Бәхет... 
Кемгә – тәхет, 
Кемгә – ләхет. 
 
Дуслар 
 
Дошманнары күптән – 
Дуслары күпләр... 
Аерма түгелдер 
Җир белән күкләр. 
Берсенең калканы 
Күкрәген каплый, 
Икенчесенеке – 
Аркасын саклый. 
 
Ага сулар, китә дуслар, 
Китә дуслар еракка. 
Хатлар язмый, кире кайтмый – 
Кайтып булмый елап та. 
Җаның өши, әгәр сине 
Иң якын дустың сатса... 
Шулай суык буладыр ла 
Йөрәктә каның катса! 
Шатлыкларда дуслар күп була. 
Кайгыларда "дуслар"... юк була.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018