Бүген Әдипләр: Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Рөстәм ГАЛИБӘК

Рифә апа

Рифә Рахман
Кайчак, үзең дә көтмәгәндә, каерылып артка борыласың да, әле генә узган кебек сукмакларыңа күз саласың, әйтерсең лә, гомереңнең кыска гына мизгеле белән шулай хушлашасың... Нәкъ менә шулай борылгач, үткән еллар белән кабаттан күзгә-күз очрашасың килә, әмма аларның миһербансыз тузаны астында күп кенә хатирәләр җуелган, тоныклана төшкән булып чыга. Шулай да, күңелле истәлекләр, кызыклы шәхесләр һәрвакытта да вакыт хәтерендә күренекле урын тота бирә. Шулай каерылып, хәтер офыгыннан студент елларын эзләгәндә, мин бик еш Рифә апага тап булам. Әнә, тәрәзә пыяласын сискәндереп, 2 нче корпус бинасының калын булмаган диварларын дерелтәтә-дерелдәтә, Рифә апаның тыела алмыйча кычкырып көлгәне ишетелә. Әнә ул, көлү мәрәкәсеннән котыла алмыйча, туктаусыз җилкәсен сикертә; бер кулы белән эчен тоткан килеш, икенчесе белән, иелә төшеп, өстәлгә таянган; озак көлүдән йөзе кызарган, күзеннән яшь ага: «Хи-хи-хи-хи, ай, көлдереп үтерәсез сез мине!..» Баштарак аның нидән шаркылдавына төшенеп җитмәгән студентлар да бераздан аңа кушыла һәм, иң кызыгы - нәкъ Рифә апа кебек үк дөньясын онытып хихылдый башлый. Менә аудитория ишекләре ачыла-ябыла, мизгел эчендә генә җитди кыяфәтле, күзлекле, сакаллы профессорның пеләше ялтырый, коридордан очраклы узып баручыларның кызыксыну белән гаҗәпсенү катыш карашы чагылып китә...
Дәресләре күрше бүлмәдә узган тәрҗемәчеләр төркеме безнең чыкканны түземсезлек белән көтеп тора. Ник дигәндә, Рифә апа еш кына дәреснең тәмамлану вакытын исеннән чыгара иде. Тегеләрнең күзе кызыл, кызыксыз лекциядән йоклап китмәс өчен, сиксән минут буе күз кабакларын тырнап утырган, бичаралар!
- Нишләдегез сез? Нәрсә булды? Ник дәрес буе акырыштыгыз? - Безнең ерылган иреннәргә карап, алар ни гөманларга белми.
...Икенче уку елын тәмамлаган җәйдә курстан егерме кеше аерылып, иҗат төркеме барлыкка килде. Шуның унысы татарчадан урысчага әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнсә, калганнары, ягъни без, әдәби тәнкыйтьне җанландырырга, мөхәррир эшенә төшенергә тиеш идек. Соңгы унлыкка җаваплы кеше итеп университет доценты Рифә Рахман билгеләнде. Иҗат төркеме факультет тормышына яңа килеп кергән күренеш иде. Безне алтмышлап студент арасыннан конкурс нигезендә сайлап алдылар. Бу күңелдә горурлык уята иде. Гомумән, дистә ел элек татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керү мәртәбәле санала иде әле. Бер урынны сигез кеше дәгъваладык без. Көндезге бүлектә дә биш төркемгә йөз кеше идек. Әле боларга көндезгегә эләгергә хыялланып, безнең белән дәресләргә йөрүче дистәләгән читтән торып укучыларны да өстәсәң, һәр төркемдә утызлап кеше җыела иде. Егетләр дә бүгенге татар бүлегендәге (КФУдагы диюем. КФУ дигәндә, ни хикмәт, ирексездән, фу-у дип борынны җыерасы килә башлый. КДУның атаклы татфагын - татар мәдәниятенең учагын сүндерер өчен генә ясалма рәвештә тудырдылар ахры, дип тә уйлап куям еш кына) кебек бармак белән генә санарлык түгел, курска егермедән артык иде...
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, үзебезгә күчим әле. Төркемдәге ун кешенең сигезе кыз, икесе егет - иртән бик авыр уянучы һәм шуңа да беренче дәресләрдә бик сирәк күренүче шәһәр егете Марат Сальмушов та мин. Университетта укый башлаган беренче көндә үк дәрес калдырган Маратка Го-мәр Саттаровтан шактый кыен ашарга туры килде.
- Кайда Сальмушов? - дип басым ясап сорый иде Гомәр ага исемлек тикшергәндә. Үзе җавап биргәнне көтми:
— Әллә тагын салмыш?
Шул Марат белән без Рифә апаның дәресенә әллә ни ис китми генә кереп утырдык. Ник дигәндә, Казан университетының татфагында егетләргә аерым бер хөрмәт күрсәтелә. Ике ел уку дәверендә без инде бу игътибарга шактый ук күнеккән идек. Гадәттә, яңа укытучы яңа лекциясен дә безгә, егетләргә, җылы сүз әйтүдән, салпы якка салам кыстырудан башлый. Дөресен әйткәндә, өченче курста инде без университетка җайлашып, Марат та, мин дә эшкә урнаштык һәм дәресләргә сайлабрак йөри башлаган идек. Рифә Рахманның «Иҗат лабораториясе» дип аталган курсының беренче лекциясенә дә эре генә атлап кердек һәм, гадәттәгечә, иң артка - кызлар артына качып утырдык. Дөрес, алдагы курслардан: «Усал укытучы ул. Наданнарны семестр буе җәфалый», - дигән сүзләрне ишеткәләдек ишетүен.
- Егетләр, иң алга күчеп утырыгыз. Алдагы сиксән минутка оерга әзерләнгәндә генә, Рифә Рахманның үзенчәлекле тавышы сискәндереп җибәрде. Фәрман безнең мин-минлеккә тия торган иде. Шулай да боерыкка буйсынырга туры килде - акрын гына хәрәкәтләнеп, иң алдагы партага чүмәштек.
Шулчак Рифә Рахман дигәнебез шигырь сөйли башламасынмы! Туктале, без белгәнчә, ияләнгәнчә түгел бит әле бу?! Үзе белән дә таныштырмады, исемлек тә тикшермәде... Ул тагын-тагын шигырь укыды һәм кыска гына паузалар арасында кем әсәре икәнен әйтеп барды. Бераздан, ниһаять диик, ул шигырь укудан туктады. - Укучылар, сез әле генә татар шигърияте җәүһәрләрен тыңладыгыз. Безнең курсыбыз турыдан-туры иҗат белән бәйле. Алдагы дәресләрдә без язучыларыбызның әсәрләрен анализларбыз, авторлары белән әңгәмә корырбыз һәм үзебез дә иҗат итәрбез...
Мәктәптә укыганда ук шигырь китабы басылган Лилия Гыйбадуллина, хикәяләре вакытлы матбугатта еш күренгән Лилия Закирова аның сүзләрен гадәти кабул итсә дә, калганнарыбыз-ның каләм тибрәткәне юк иде әле.
- Инәңне! - дип пышылдады Марат. - Әллә нәрсәләр хыяллана бу... - Икенче дәрескә килеп тормабыз...
Сүзебезне Рифә апаның тавышы бүлде.
- Малайлар! Тыңлап утырыгыз!
Безгә...кисәтү?!
Ул да булмады, нидер сөйләгән җиреннән кызык табып, укытучы кычкырып көлә башламасынмы!
Йә, Ходам, кая, кемгә эләктек без?
Марат белән аптырашып бер-беребезгә караштык. Ирексездән, имән бармакны чигә турысында боҗра ясап әйләндерәсе килә дә бит... Гомер булмаганны - шүрләтә!
Шулай да телдән әйтә алмаганны, ишарә белән җиткермәгәнне кәгазьгә бик ансат төшерә идек без.
«Бу укытучы саташкан бугай. Исән чакта ычкыныйк». - Әкертен генә кәгазь кисәген Маратка шудырам.
«Дөрес әйтәсең. Нервы бозып йөрмик. Зачетын барыбер куяр әле»...
Әмма... икенче дәрескә дә килдек без. һәм... үзебез теләп, беренче рәткә утырдык. «Әйдә, кергән булыйк инде, күңеле булсын», - дип үзара сөйләнгән булсак та, Рифә Рахман дәресләре кызыксыну уяткан иде бездә, һәм шуннан дәресләрнең берсен дә калдырмадык. Нинди генә лекцияләр булмады уку елында. Дәресләрдә кызып-кызып бәхәсләшә идек, үрнәк саналган әсәрләрне анализлаганда да кимчелекләр табып, үзебезне белдекле тәнкыйтьчеләргә санап ләззәтләндек. Уртакул, йомшак әсәрләргә бөтенләй көн юк - аларның һәр сүзен, һәр җөмләсен пыран-заран китердек. Үзебез дә кимен куймыйбыз - һәр дәрескә канатлана-канатлана яңа әсәр язып киләбез. Рифә апа котыртып кына тора - берсендә агач төбе турында шигырь язарга тәкъдим итә, икенчесеңдә - агач башыннан төшә алмый утырган песи баласы турында хикәя, өченчесендә - мәхәббәт аңлату... Шул «шедевр»ла-рыбызны бергәләшеп сүтеп-җыйганда, Рифә апаның үзен дә уздырып шаулый башлый идек... Рифә апа безне язучылар тормышына якынайтты. Нәкъ менә аның дәресләрендә без күп кенә каләм әһелләре белән таныштык. Еш кына төркемебез белән Язучылар берлегендәге секция утырышларына бара идек. Шул утырышларга бәйле бер кызык вакыйга истә калган. Бу юлы без ике дәрес арасындагы буш вакытта шигърият секциясе утырышында катнаштык. Алдагы дәрес - синтаксис иде. Ул фәннән шактый гына усал, яшь укытучы керә, аның дәресенә, һичшиксез, кайтып җитәргә кирәк. Шагыйрьләрне тыңлап утырабыз шулай, әмма сүзләре озын-гарак китте - безне вакыт кыса башлады. Төркемдәшләрнең әле берсе, әле икенчесе кул сәгатенә төртә-төртә, кузгалырга кирәклеген искәртә. Староста булгач, хәл-вәзгыятьне мин аңлатырга тиешмен, әмма җанлы барган әңгәмәне бүлдерергә кыюлыгым җитми. Төркемләшләр ризасызлык белдереп, тамак ук кыра башлады. Мөштәри урамыннан университетка кадәр тәпилисе, студентлар ташкынын ера-ера үзебезнең унберенче катка кадәр күтәреләсе бар. Инде дәрескә керер вакыт җитеп килә. Болай күпме утырыр идек икән,белмим, янәшәдәге Газинур Моратка пышылдавым коткарды.
- Газинур абый, хәзер дәресебез башлана. Укытучы бик усал. Дәрес калдырсаң, реферат яздыра, - дидем мин, башкаларга ишетелмәслек итеп.
Дулкынланудан «р» лары тәмам «г» га әйләнгән Газинур абый шундук сикереп торды.
-Җәмәгать! Студентлагныхәзег үк җибәгеггә кирәк. Алайса Рифә астыра икән...
Утырышта катнашучылар бердәм шаулады:
-У-у, Рифә-ә! Усал ул! Барыгыз, йөгерегез, аңа ышансаң, асып та куяр!
Урамга чыккач, тәгәрәшеп көлдек. Газинур абыйның «реферат яздыра» дигәнне «Рифә астыра» дип ишетүе безне кыен хәлдән ничек коткарды бит!
Рифә апа турыңда «усал» дип ишеткән саен мыек астыннан елмаеп куям. Шулай диючеләрне Рифә апаны бөтенләй белмәүчеләр дип саныйм. Туры сүзлелеге, эчендәгесе тышында булуы, фикерен күзгә карап әйтүе, әлбәттә, беренче карашка аны усал итеп күрсәтә иде, әмма университет елларында без аңа тәмам ияләнеп, үзләшеп беттек. Бик еш кына аның юмартлыгыннан, кешёлеклегеннән, явызларча ук булмаса да, бик теләп файдалана да идек...
Шулай бервакыт әлеге дә баягы Марат белән дәресләрдән соң эшкә юл тоттык. Тамак ач, кесәләрнең такыррак чагы. Университет ашханәсенә керерлек тә хут юк. Юлыбыз Татарстан урамы аша уза иде. Ара-тирә саран гына сөйләшкәләп барган җирдән кырт туктап калдык та беравыздан:
- Рифә апа! - дидек. Аның фатиры шушы урамда булуын һәм аның ничәнче йортта икәнен белә идек. Бу уебыздан уңайсызлансак та, аякларга каршы фәрман бирерлек ихтыяр көче калмаган иде.
Кыңгырау төймәсенә басар алдыннан бер-беребезгә караштык.
- Нәрсәгә килдек дип әйтәбез? - дидем мин.
-Үзеңә кара инде, -диде Марат исе китмәгәндәй. - Андыйга син оста...
Рифә апа безне артык гаҗәпсенми генә каршы алды. Фатир бусагасын атлап керсәк, үз күзебезгә үзебез ышанмадык: төркемебездәге ике кыз тәмләп чәй эчеп утыра... Аннан соң да Рифә апаның фатирында бик еш кунак булдык без. Алай гына да түгел, аның Биектаудагы дачасын тәмам үзебезнекенә әйләндердек. Шактый гына бәйрәмнәрне уздырдык без анда. Кайберләрен Рифә апа үзе белми дә калды шикелле, чөнки дача ачкычының берсе безнең төркемдә иде...
- Сез - минем иң яраткан укучыларым!
Рифә апа бу җөмләне бик еш кабатлады. Дөрес, безгә бик сирәк әйтте ул аны. Әлеге сүзләрне башка төркем студентлары җиткерде. Иң кызыгы: университет белән саубуллашканда Марат Рифә апаның иң яраткан студентына әйләнде. Бөтенләй башка өлкәдә эшләгән Марат гел хәлен белеп тора аның.
Төркемебезнең факультетта күз өстендәге каш һәм университет күләмендә иң яхшы академик төркем саналуында Рифә апаның да өлеше бик зур. Бүгенге көндә өчебезнең китабы дөнья күрүгә, арабызда Татарстан Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзалары булуга, ике кызыбызның Татарстан китап нәшриятында әдәби мөхәррир вазифасын башкаруына, һичшиксез, Рифә Рахман дәресләренең йогынтысы көчле булды.
Менә студент елларының бераз тоныклана төшкән пәрдәсен ертып, Рифә апаның яңгыравык тавышы колагымда яңгырый. Ул һаман да бар дөньясын онытып кычкырып шаркылдый, көләчлеге күзенә, иреннәренә таралган. Шушы көлүләргә ихластан кушылырдай укучыларыннан өзелмәсен иде укытучыбыз!

Рөстәм ГАЛИБӘК.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013