Бүген Әдипләр: Риф Салихов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Риф Салихов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зидә Садыйкова
Әхмәд Сараи
Мәхмүд Сараи
Гомәр Саттар-Мулилле
Факил Сафин
Флера Сафиуллина
Суфиян Сафуанов
Габдрахман Сәгъди
Илдус Сәгъдиев
Мансур Сәгъдиев
Фатих Сәйфи-Казанлы
Рубин Сәйфуллин
Рафис Сәлимҗанов
Риф Салихов

Иҗат бәхете

		Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе 
		Җитсен иде һәрбер күңелгә, 
		Җилләр,  сулар тавышы шикелле үк, 
		Үзләренең асыл телендә.
			Хәсән Туфан.
Әйе, вакыт үзенекен итә: менә инде без туган, дөрләп вә гөрләп яшәгән егерменче гасыр тарих галәмендә үз урынын алды. Инде узган гасырыбыз турында әдәбият тарихы өлкәсендә дә шактый төпле нәтиҗәләр чыгарып, билгеле күләмдә гомумиләштереп сөйләшә башладык. Әмма безнең арада моның белән җитди, фәнни рәвештә шөгыльләнүчеләр дә бар бит әле. Аларның берсе — татар әдәбияты белемендә герой концепциясен төпченеп өйрәнүче, үзенең иҗаты белән әдәбият теориясен үстерүгә бихисап өлеш керткән галим вә мөгаллим, Алабуга дәүләт педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Рим Гариф улы САЛИХОВ.

ФИО Салихов Рим Гарифович

Дата и место рождения 15.09.1937 г., Уч. 106 Звениговского р-на Марийской АССР.

Научная степень: докт.филол.наук, профессор кафедры татарской литературы

В 1954 г. окончил Ново-Кинерьскую среднюю школу Кзыл-Юлского р-на ТАССР.

Продолжил образование в Казанском государственном университете.

В ЕГПУ работает с 1974 года.

13 августа 1975 г. в Казанском государственном университете защитил кандидатскую диссертацию на тему: «Проблема характера в современных татарских повестях». Ученое звание доцента получил в июле 1984 г.

Основные направления научных исследований связаны с проблемами татарской литературы XX века.

В феврале 2000 г. в Институте языка, литературы и истории им. Г.Ибрагимова АН РТ защитил докторскую диссертацию на тему: «Концепция героя в татарском литературоведении». С апреля 2001 г. - профессор кафедры татарской литературы.

Оппонировал шесть докторских и кандидатских диссертаций. Подготовил одного кандидата наук.

С 1991 по 1998 гг. заведовал кафедрой татарской филологии.

Читает курсы: «История татарской литературы», «Татарское устное народное творчество», «Восточная литература», спецкурсы.

Награжден нагрудным значком «За отличные успехи в работе в области высшего образования СССР».

Основные научные труды

Герой и эпоха (концепция героя в татарском литературоведении). Казань, 1999.

Татар Әдәбият белемендә герой концепциясе. Алабуга, 2001.

Г.Әбсәләмов геройлары дөньясы (анализ тәҗрибәсе). Алабуга, 2003.


Гаҗәеп бер туры килүме бу, әллә язмыш әфәнденең серле ишарәсеме — Рим Гариф улы нәкъ 15 сентябрь көнне — олпат затлар Абдулла Алиш һәм Таҗи Гыйззәтнең туган көнендә, 1937 елны Кызыл Юл районының (хәзерге Арча районы) Яңа Кенәр авылында дөньяга килгән. Сабый "сугыш башланды", "фронт", "геройларча һәлак булды..." дигән сүзләрне ишетеп үсә. Бәлки шуңа күрәдер, ул бик хисле, дикъкатьле булып, бала чактан ук шигырьләр һәм кыска хикәяләр яза башлый.

Туган авылы Яңа Кенәр урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, ул башкалабыз Казанга юл тота һәм анда техник училищега кереп, тәүге һөнәре — радистлыкка укып чыга. Шунысы кызык — бу училище татар күңеленә изге булган Шәрык Клубы бинасында, хәзерге Татарстан урамында урнашканлыктан булса кирәк, Рим, радио белемен өйрәнү белән беррәттән, бик яратып татар әдәбияты белән дә үзлектән шөгыльләнә. Иҗади осталыгын шомарта бара, кайбер башлангыч әсәрләрен газеталарга тәкъдим итеп карый.

Ул заманда бик популяр, бик абруйлы радист һөнәрен үзләштереп кулына өр-яңа диплом алгач, Рим, туган ягына кайтып, район МТСында башта "Урожай" радиостанциясендә, аннары цехта белгеч булып ике елдан артык эшли. Әмма яшь радистның күңелен әдәбиятка мәхәббәт хисләре тәмам чолгап алган була инде, шуңа күрә ул 1958 елның җәендә кабат Казанга юнәлә. Каюм Насыйри, Хәлфиннар, Лобачевский һәм Ленин исемнәре белән дан казанган югары уку йортының тарих-филология факультетында укый башлый. Шушы университетта узган биш елны иң бәхетле, иң якты еллар дип саный чал чәчле профессор Салихов. Бай, раритетлар белән шыгрым тулы китапханәләре ни тора бит ул Казанның! Гарәп имлясы, латин графикасында тарихи язмалар...

Студент елларында Рим актив каләм тибрәтүчеләр арасында була. Университетта эшләп килгән әдәби түгәрәк җитәкчесе Ибраһим ага Нуруллин аның язмаларын бик хуп күрә, хәтта аның, әле үзе өченче курста гына булуына карамастан, диплом язучы каләмдәшләрен пыр туздырып тәнкыйтьләвен дә хуплый иде. Рим Салихов, яшь язучы буларак, ул елларда күп кенә билгеле шәхесләр белән аралашкан: әле дә аның күңелендә Мәхмүт Хөсәен, Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Атилла Расих, Нил Юзеев, Әбрар Кәримуллин, Әмирхан Еники, Хатип Госман һәм башка олпат әдәбиятчыларыбыз, әдипләребез белән әңгәмәләр изге ядкәр булып сакланалар. Мөгаен, шушы аралашулар да аны журналистикага кереп китәргә этәргәндер.

Ул 1963 елның ямьле язында диплом яклап, традицион "распределение" буенча, Нократ ярларында урнашкан Мамадыш каласына эләгә. Монда "Коммунистик хезмәт өчен" ("За коммунистический труд") исемле газета редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшли башлый. "Распределениесе" уңай туры килә Римның: тәҗрибәле журналистлар Кәрим Сафа улы Сафин, Зәки әфәнде Хәнәфиев һәм башкалар белән бергәләшеп эшләү бәхетенә ирешә ул. Озакламый үзе дә редакция каршында әдәби түгәрәк оештырып җибәрә. Соңрак аңа мөлаем исем дә табыла — "Агымсу". Нинди күренекле язучылар, шагыйрьләр чыкты "Агымсу" әдәби берләшмәсеннән: Зиннур Мансуров, Әхмәт Гадел, Ямаш Игәнәй, Ринат Мөхәммәдиев, Мөхәммәт Шәйхи, Марат Закир... Илһам, дәрт өстәп торучысы, таянычы да кем иде бит — Шәйхи ага Маннур!

Мамадыш шәһәрендә Рим әфәнденең тормышында тагын бер мөһим вакыйга булып узды. Ул монда үзенең гомерлек дустын, булачак хәләл җефетен — Светлана Семенов-наны очратты һәм аның белән гаилә корып җибәрде. Светлананың Питрәч якларыннан отпускыга кайткан көннәре иде. Рус әдәбияты һәм рус теле укытучысы булып Купаево авылында эшли иде ул. Яңа гаилә 1965 елны шул авылга күченеп китте. Анда бер уку елын йомгаклап, өлкән уллары дөньяга килгәч, кабат Мамадышка кайтып төште. "Кайтып төште" дигәне: газета редакторы Кәрим Сафа улы чакыртып алды Рим Салиховны. Бигрәк тә күңелле узды ул Мамадыштагы еллар: нәкъ менә шунда инде Болгар тарихына кагылышлы "Күчә комнар" повестен яза башлады, "Моңсу яңгыр ява" комедиясе язылды, "Нахак" драмасы өчен материаллар тупланды. Шул ук вакытта журналист күп укыды, үзе фәнни хезмәтләр язды. һәм, ниһаять, 1971 елның гыйнварында Казан дәүләт университетының аспирантурасына укырга да керде. Бу адым үз язмышыңны кискен рәвештә үзгәртеп, барлык сәләтеңне, көчеңне, яшәешеңне татар филологиясе фәненә багышларга әзерлек белдерү иде, әлбәттә. Аспирантурада фәнни җитәкчесе итеп абруйлы доцентны, филология фәннәре кандидаты Нил Юзеевны билгеләделәр. Көн-төн эзләнүләр, тынгысыз уйланулар, фәнни ачышлардан соң гына, 1975 елның гыйнвар аенда "Хәзерге татар повестьларында характер" дигән темага диссертация яклап, үзе дә филология фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәгә иреште. Менә шул вакыттан бирле Рим әфәнде Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында мөгаллим булып эшли һәм фәнни проблемалар өйрәнүне дәвам итә.

АДПИда татар әдәбиятын укытуны башлап җибәрүчеләрнең берсе иде ул. Леонид әфәнде Арсланов белән икәүләшеп, алар татар филологиясе кафедрасын оештырдылар,-ихлас күңелдән бирелеп эшләделәр. Институт өчен авыр булган 1990—1999 елларда Рим Салихов татар филологиясе кафедрасы мөдире Вазыйфаларын үтәде.

Һичшиксез, нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, Рим әфәнде өчен фән беренче урында. Егерменче гасыр әдәбиятында яңа герой темасын төрле яклап тикшерде ул. Берничә дистә фәнни хезмәт язды, монографияләр әзерләде. Менә ул дөньяга чыгарган, филология фәнендә зур әһәмияткә ия булган кайбер хезмәтләр: "Повестьларда характер һәм конфликтның мөнәсәбәте", "Реакция елларында татар әдәбияты", "Әдәбиятта рәсми дөнья" һәм башкалар.

Рус телен яхшы белүе белән дә ота Рим әфәнде, чөнки рус телендә мөгаллимлек эшен алып бару өстенә, ул әле фәнни эшләрен дә русча язып нәшер итә. Алар арасында "Герой и эпоха (концепция героя в татарском литературоведении)", "0 пересмотре содержания преподавания татарской литературы", "Елабуга и татарские писатели" дигәннәре аеруча зур әһәмияткә ия.

һәм менә 1999 елның октябрендә Рим Гариф улы Салихов "Татар әдәбияты белемендә герой концепциясе" дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклады.

Моннан тыш, Р.Салиховның әле көндәлек укыту мәшәкатьләре бихисап: һәр уку елында дистәләрчә студентның фәнни җитәкчесе дә, педпрактика чорында методист та, фольклор һәм археологик экспедицияләр вакытында табылган материалларны һәм иске китап-кулъязмаларны җыеп, эшкәртеп, аннан соң архив һәм гыйльми китапханәләргә тапшыручы да ул.

Тагын бер яктан бәхетле Рим әфәнде. Аның ике баһадир улы бар: Радик һәм Марат. Шуларның өлкәне — Радик инде шактый билгеле шәхес булып өлгерде. Утыз биш яшендә тарих фәннәре кандидаты, күпләгән фәнни язмалар авторы, Татарстан Фәннәр академиясенең тарихи-мәдәни мирас үзәге җитәкчесе һәм Татарстан Президенты каршындагы Геральдика Советының җаваплы сәркатибе дәрәҗәсенә җитте.

Менә шундый уңышлар, җиңүләр белән каршылый Алабуга профессоры Рим Салихов үзенең 65 яшьлек юбилеен. Зур планнар, якты өметләр юлдаш булсын иде аңа, киләчәктә дә замандашлары мәнфәгатен кайгыртып кылган игелекле эшләре арта барсын.

Мансур САФИН.
"Мәйдан" № 5, 2002.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018